header

Среда, Июль 15, 2026
 
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
                                                                                                                                     


МБОУ “ Габишев урта гомуми белем бирү мәктәбе “



Татар теле дәресе
ТЕМА: ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ
Татар теле:Рус телендә урта гомуми белем бируче мәкт.
7 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/Р.Ә.Асылгәрәева,
М.З.Зиннәтова.-Тулыл.3 нче басма.- Казан:Мәгариф,2005


Йосыпова Гөлшат Рәхим кызы
югары категорияле татар
теле, әдәбияты укытучысы


2014 ел 
Хәзерге зман хикәя фигыль.
Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен (татар төркеме)
Максат: 1.Фигыль буенча алган белемнәрен тирәнәйтү, камилләштерү. 2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 3. Иҗади һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү. 4.Көзге табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Җихазлау: компьютер, интерактив такта, көз турында текст, тәрҗемә эшенә текст, таблицалар, табышмаклар, карточкалар.
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
Исәнләшү. Тема һәм максат белән таныштыру.
2. Өй эшен тикшерү.
Фигыль темасы буенча алган белем дәрәҗәсен билгеләү:
Фигыль нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап бирә, нәрсә белән төрләнә?(таблицага карап сөйлиләр)


9 ФИГЫЛЬ ТӨРКЕМЧӘЛӘРЕ
Сыйфат фигыль
Хәл фигыль
Исем фигыль
Инфинитив
Хикәя фигыль
Боерык фигыль
Шарт фигыль
Затланышлы төркемчәләр Затланышсыз төркемчәләр (зат белән төрләнәләр) (зат белән төрләнмиләр)


Барлыкта-юклыкта киләләр
Юнәлеш кушымчалары алалар

Тест(интерактив тактада)

1. Фигыль нинди сүз төркеме?
а) мөстәкыйль; б) ярдәмлек
2 .Фигыль нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен
б) предметның эшен,хәлен,хәрәкәтен
3. Хикәя фигыль
а) затланышлы; б) затланышсыз
4. Боерык фигыль
а) затланышлы; б) затланышсыз
5. Буяды
а) төшем юнәлешендә; б) төп юнәлештә
6 .Казыша
а) йөкләтү юнәлешендә; б) уртаклык юнәлешендә
7. Киенә
а) төп юнәлештә; б) төшем юнәлешендә
8 .Барыгыз
а) боерык фигыль III з. ,б.с. юклыкта
б) боерык фигыль II з. ,к.с. барлыкта
9. Коела
а) хәзерге заман хикәя фигыль
б) үткән заман хикәя фигыль
Ә хәзер үзара тикшерәбез, билгеләр куябыз.
3.Яңа материал өстендә эш.
Коела хәзерге заман хикая фигыль дидегез. Ни өчен? Әйе, дөрес эш хәзерге вакытта, сөйләп торган моментта бара (таблица өстендә хикәя фигыльләр турында аңлату)

Хикәя фигыль


Хәзерге Үткән Киләчәк
Нишли?


Нишләде? Нишләгән? Нишләячәк? Нишләр?
Билгеле Билгесез Билгеле Билгесез
Бүгенге дәрестә нишли? нишләми? сорауларына җавап биргән фигыльләр белә эшләрбез.Хәзер табигатьтә тагын ниләр күзәтелә? Телдән җөмләләр төзик әле.
Урманда көз көне нинди үзгәрешләр икән? Тактадагы текстны укыйк.


Хәзерге заман хикәя фигыльләрне таблицага тутырыйк.

Нишли? Нишләми?
-а /-ә -я -ый / -и -мый /-ми
Ява кия Тарый ашыкмый
Барлыкта Юклыкта
Фигыльләрне таптыгыз. Кайсылары барлыккта, кайсы юклыкта. Натиҗә ясала.
Ә хәзер чык, төя фигыльләрен хәзерге заманда зат-сан белән төрләндерәбез.(телдән юклыкта).
Физкультминут.Күзләргә гимнастика.
Табышмакларны укыйбыз.

.

1.Ялгыш кына тисәгез дә,
Елатабыз ,чагабыз.
Безгә үпкәли күрмәгез,
Шул – саклану чарабыз


2.Күп чәчәкләр белән бергә
Бер үк җирдә үсәләр.
Шифасы куп булган өчен
Чәен ясап эчәләр

Хәзерге заман хикәя фигыльләрне дәфтәргә язабыз; зат – санын күрсәтәбез.

Ныгытуга телдән 112 күнегү.
Тәрҗемә эше.
Гульнара всегда кладёт вещи на место. Она любит порядок в комнате. Хорошо знает цену времени. Девочка работает с желанием.

Фигыльләрнең астына сызабыз.Хәзерге заман хикәя фигыль җөмләдә нәрсә була?
Әйбәт, булдырдыгыз. Ә хәзер миненм күчтәнәчемне карыйк.(Фотослайд) Балалар көзге табигатьтә.Сез нишлисез? Шул турыда сөйләгез әле. Күл буеннан нинди хисләр белән кайттыгыз?



4.Йомгаклау.
Бүген дәрестә нәрсә белдек?
5 Билге кую. Өй эше бирү.
-114 күнегү.
-карточка тутырырга: фигыльләр яз!

 

 

У вас нет прав для создания комментариев.