
- Подробности
- Категория: Татар теле
- Создано 12.05.2014 09:33
- Автор: Айсылу
- Просмотров: 4379
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы
Баулы 5нче санлы автономияле гомуми белем бирү мәктәбе
“Киемнәр кибетендә”
(1 нче сыйныф өчен татар теленнән дәресе эшкәртмәсе)
Төзеде: 2 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Могыйнова Айсылу Альберт кызы
2014 ел
“Киемнәр кибетендә” бүлеген кабатлау.
Максат: 1) өс-баш киемнәрен атаган сүзләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү; 2)диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү; 3) кием-салымга сакчыл булырга өндәү.
Җиһазлау: өс-баш киемнәре ясалган рәсемнәр,
Дәрес барышы
1. Оештыру өлеше.
Исәнмесез , балалар! Бүген без дәрестә "Киемнәр” темасы буенча алган белемнәребезне ныгытырбыз.
2. Фонетик зарядка.
3.Үткәннәрне ныгыту
Рәсемгә карагыз әле,сез рәсемдә нәрсә күрәсез? (Кибет). Нинди кибет? (Киемнәр кибете). Без бүген киемнәр кибетенә барырбыз.
Сүзлек эше.(Рәсемнәр буенча киемнәрнең исемнәре искә төшерелә.
Бу нәрсә? соравын укучылар бер-берсенә бирәләр).
Күлмәк- платье
Яулык- платок
Башлык-шапка
Бүрек- ушанка
Бияләй- варежки
Итек-сапоги
Итәк- юбка
Чалбар- брюки
Киемнәр кибетендә
Менә киемнәр кибете. Әйдәгез кибеткә керәбез.
-Исәнмесез!
-Исәнмесез!
-Балалар, кибеттә нәрсәләр бар? (күлмәк, итәк, башлык, чалбар...)
Ситуатив күнегүләр:
1) Тебе хочется узнать , есть ли в магазине варежки. Как ты об этом спросишь?
- Бияләй бармы?
2) Спроси, сколько стоят
а) платье
Күлмәк ничә сум тора?
б) шапка
Башлык ничә сум?
в) брюки
Чалбар ничә сум?
3)Ты покупаешь юбку. Как ты спросишь?
Миңа итәк бирегез әле.
4) Тебе хочется уточнить, 10 рублей ли стоит этот платок?
Бу яулык 10 суммы?
Диалог төзү.
А сейчас, ребята, давайте разыграем диалог продавца и покупателя.
- Исәнмесез!
- Исәнмесез!
- Әйтегез әле, чалбар ничә сум?
- 20 сум.
- Миңа чалбар бирегез әле.
- Рәхим итегез.
- Сездә башлык бармы?
- Әйе.Бар.
- Миңа башлык бирегез әле.
- Рәхим итегез.
- Рәхмәт. Сау булыгыз!
- Сау булыгыз!
- Ял минуты.
- “Киемнәр кибетендә” дигән темага диалоглар төзү.
- “Биредә нинди кием юк?” уенын уйнау.
- Күлмәк,яулык сүзләрен дәфтәрләргә язу.
- Джот Тотс структурасы. Киемнәр кибете темасына сүзләр уйлап язу.
- Дәрескә йомгак ясау.


