header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 
 

Татарстан Республикасы

 Яр Чаллы шәһәре

 муниципаль бюджет гомуми белем бирү  учреждениесе

                              “20нче урта гомуми белем бирү  мәктәбе”

Дәрес конспекты

  Татарстан Республикасы

                                                                        

 

 

 

Башкарды:

Яр Чаллы   шәһәре

“20нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең

I квалификацион категорияле

татар теле һәм  әдәбияты укытучысы

Гарипова Дилбәр Гафият кызы

 

 

 

2014 ел

Татар теленнән дәрес конспекты

 

Сыйныф:

Төркем: рус төркеме

         Дәреслек: Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек (рус балалары өчен).Р.З. Хайдарова; Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.-126 бит. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим  ителгән.

 

  Тема: Татарстан Республикасы

Максат: 1. “Татарстан ” темасына бәйле сүзләрне өйрәнүне дәвам итү, актив сөйләм теленә кертү;

                   -текст өстендә эш;яңа сүзләр белән таныштыру;

 2.  туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү;

 3. Бер- береңә ярдәмләшү  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

  •          Көтелгән нәтиҗәләр: “Татарстан ” темасына бәйле сүзләрне актив сөйләмдә куллануга ирешү;
  •          Темага кагылышлы лексик материалны үзләштерү;
  •          Дөрес уку, язу,сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

Җиһазлау:    

                    1. Компьютер, кулланма материаллар;

              2. Презентация

 

Материал: дәреслек, 126-128  бит.

Метод: аңлатмалы-иллюстратив метод.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш

Кулланылган структуралар: 1.Инструмент: МЭНЭДЖ МЭТ

                                                     2.Структуралар: А)ИНСАЙД-АУТСАЙД-СЁКЛ(тышкы һәм эчке түгәрәкләрдә фикер алышу)

                                                     Б МИКС-ФРИЗ-ГРУП (ял минутында)

                                                     В)КЛОК БАДДИС(дустың белән очрашу)

                                                     Г)КУИЗ-КУИЗ- ТРЭЙД(үткән материалны кабатлау)              

                                                      Д)ТАЙМД ПЭА ШЭА(ситуатив бирем эшләгәндә)

 

Дәрес төре: катнаш

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I Оештыру моменты

Укучыларның дәрескә хәзерлеге тикшерелә.

Укытучы өчен максат:

балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укучылар өчен максат:

дәрестә игътибар булдыру.

а) Психологик уңай халәт тудыру.Группаларга бүленеп утыру.(пазллар җыю:герб,гимн,флаг,президент рәсеме)

-Исәнләшү.

-Кояшны, көнне, дусларны сәламләү

  1.      - Артикуляцион гимнастика. (Сузык авазларны әйттерү) И], [Ы] , [О] ,[Ө] ,[Э] , [У],  [Ү], [А], [Ә]
  2.      Фонетик зарядка. Мин әйтәм,сез  кабатлагыз.

II     1. Актуальләштерү.

ИНСАЙД-АУТСАЙД-СЁКЛ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2.Өй эшен тикшерү.Кроссворд чишү.

Инструмент: МЭНЭДЖ МЭТ

Укытучы өчен максат:

үткән теманы аңлау дәрәҗәсен ачыклау.

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.

1.Үтелгәнне кабатлау.

-Күзгә күз партнерыгызга карагыз.Сәламләгез.

-№1,2 чыгып түгәрәккә басыгыз.

-№ 3,4 чыгып бер –берегезгә карап басыгыз.1 матур сүз әйтегез.

30 сек.вакыт.Тышкы түгәрәк сорый,эчке түгәрәк җавап бирә.СОРАУЛАР:

-Татарстан нинди республика?(вакыт үткәч парлар алышына)

-Татарстанда  нинди хайваннар яши?

-Татарстан аша нинди елгалар ага?

Партнерлар сулга борылыгыз.4кә кадәр санагыз һәм атлагыз.Яңа дустыгызга ”5не бирегез”.(структура 3 тапкыр кабатлана)

Укучылар алдында дәреслек,дәфтәр

-127нче битне ачыгыз.6нчы күнегү. Б2 сорый, Б4 җавап бирә.

Җаваплар:Нократ,Алабуга,КамАЗ,Кама,Яхин.

III Төп өлеш.

КЛОК БАДДИС

ТАЙМД ПЭА ШЭА

Укытучы өчен максат:

-Сүзләрнең дөрес әйтелешен кабатлау;

-фигыль заманнарын искә төшерү;

-ситуатив күнегүне аңлап эшли белүне тикшерү.

Укучылар өчен максат:

Татарстан темасы буенча белгәннәрне искә төшерү

ТАЙМД ПЭА-ШЭА(вакытка)

(Сүзләр зур итеп тактага яки экранга танскрипция белән  язылган)

 [Ил],[Ыкъ],[Нокърат], [төлкө],[ бүрэ], [усаол], [үсә], [Аогъидэл],[көмбагъыш], [аогъа],[таобигъәт], [пошой][(поши)]

-Мин фигыльләр әйтәм,сез  заманын әйтегез. Җавап бирә А1,А4.

Яшим,яши,ага,үсте,яратачак,язган,явачак,җиңеп чыккан,урнашкан.

2.Ситуатив бирем.Сәгать 12гә билгеләнгән дустың белән очраш. Кем кечкенә,шул башлый. 3 минут вакыттан соң парлар алышына.

Слайд 1.

-Спроси у друга,где он живёт?

-В каком городе он живёт?

-Татарстан какая республика?

-Каие реки Татарстана  он знает?

-Кто президент Татарстана?

- В Татарстане какой климат?

Слайд 2.

3.Яңа сүзләрне күчереп языгыз.(Алар транскрипциядә бирелә)Рәсемгә карап тәрҗемәсен языгыз.

А)Арыш,бодай,карабодай,борчак,карлыган,миләш,балан.

Б)Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш.

В)Яңа сүзләр белән җөмләләр  төзибез.Язабыз.2минут вакыт.Җавап бирә диагональ буенча булган парлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

IVНыгыту

МИКС-ФРИЗ-ГРУП

Укытучы өчен максат:

Текстны аңлап үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучылар өчен максат:

яңа белемнәрне кулланып күнегүләр эшләү

 

 

Ял минуты.”Мин яратам сине,Татарстан!” җыры.

МИКС-ФРИЗ-ГРУП (сорауга җавап булган санга берләшеп басарга)

- Татарстан сүзендә ничә хәреф бар?(9)Кукуруз сүзендә ничә иҗек?(3) Чия сүзендә ничә сузык бар?(2) Туган ил ничәү?(1)  Алабуга сүзендә ничә А бар?(3) Бу ничәнче дәрес?

1. Дәреслек буенча эш. 127б. Беренче күнегү.Укытучы текстны укый.Укучылар эчтән укыйлар,чылбырлап укыйлар.А1,Б2,А3,Б4

-Яңа сүзләр булган җөмләләрне укыгыз.Төркемдәге иң озын укучы җавап бирә.

-Г.Тукай шигырен укыгыз.Төркемдәге иң кыска фамилияле укучы җавп бирә.

-Кем ул Г.Тукай?Аның туган көне кайчан?Чаллыда Тукай исеме белән бәйле нәрсәләр бар?

2.Карточкалар белән эш. КУИЗ-КУИЗ- ТРЭЙД.Укытучы тараткан биремнәр буенча . Карточкаларга түбәндәге сораулар язылган,ә җаваплар бөкләп куелган.

-Татарстан аркылы нинди елгалар ага?

-Басуларда нәрсәләр үсә?

-Татарстанда нинди җиләк-җимешләр үсә?

-Татарстанда нинди хайваннар яши?

-Татарстан нинди республика?

V Өй эше бирү

Укытучы өчен максат:

яңа материалны ныгыту.

Укучылар өчен максат:

Алган белемнәрне мөстәкыйль куллана алу

Билгеләр кую.Өй эше бирү. 128бит. №2. (яз).Татарстан турында сөйләргә өйрән.

-Без бүген нәрсә өйрәндек?Татарстан турында нәрсәләр белдегез?

 

У вас нет прав для создания комментариев.