header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 25
ПлохоОтлично 
 

  

1. Полное название школы - МБОУ «Черемшанский лицей»

2. Название разработки. «Җөмләнең баш кисәкләре»

3. Данные автора:

Ф.И.О. – полностью – Халиуллина Альсина Раисовна

категория, если есть -     I квалификационная категория

должность - учитель

4. Год - 2014

                                                        

Эл.почта - Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

     Тема. Җөмләнең баш кисәкләре.

     Максат. 1.Укучыларга җөмләнең   баш кисәкләре турында тулырак мәгълүмат бирү. Аларның нинди сүз төркемнәре белән

белдерелүен ачыклау, рус теле белән чагыштырып хәбәрнең җөмләдә урнашу тәртибен билгеләү.

                               2.Бәйләнешле сөйләмне,

иҗади фикерләүне үстерү.                                                 

                          3.Укчыларда бөек шагый-

ребез – Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

       Җиһаз. Терәк-схема, сюжетлы рәсем,

кисәкләргә бүленгән Шүрәле рәсеме, карточкалар.    

Материал. 1.Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле әдәбияты укыту программалары . – Казан : “ Мәгариф нәшрияты , 2003.                                                

                                                                                                                
                                                                                2.Башлангыч рус мәктәбенең

                                                       3 нче сыйныфында укучы татар балаларына        

                                                        татар теле дәреслеге. – Казан : “Мәгариф”    

                                                       нәшрияты , 2003.  

                                                                             3.Татарча – русча сүзлек – Ка-  

                                          зан: Татарстан китап нәшрияты , 1998.

                                                                   4.Г. Ясәбиева . Татар теле    

                                                     дәресләрендә вак жанр әсәрләрен куллану.-

                                                       Яр Чаллы” типографиясе , 2004

                                             Дәрес планы.  

     I. Оештыру.                                                                             

   Исәнләшү , сыйныфны тынычландыру, дәресне башлау.

   II.Үткәннәрне кабатлау.                                                                      

   1.Сорауларга җавап.

- Узган дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? (сүзтезмә һәм җөмлә турында)

- Сүзтезмә һәм җөмләне чагыштырыгыз, мисаллар китерегез.

     III. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә хәзерлек.

   1.Кроссворд чишү.

   2.Дәреснең максатын ачыклау.

   IV.Яңа белемнәрне үзләштерү.

   1.Текстны уку, сүзлек өстенддә эш.

- Барлык сүзләр дә аңлашыламы? (зирәклек- акыллылык-мудрость)

- Сүз кем турында бара?

- Ни өчен без, апрель җиткәч, Тукай турында ешрак сөйләшәбез?

   2.Текст өстендә эш. (Җөмләләрнең баш кисәкләрен, табу, нинди сүз төркемнәре белән белдерелүләрен карау, хәбәрнең җөмләдәге урынын билгеләү)      

   3.Нәтиҗә ясау, схема төзү.

- Ия турында нәрсәләр белдегез?

- Хәбәр турында ниләр әйтә аласыз?

   4. Матур язу минуты.

   5.Тактада бирелгән сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзү, баш кисәкләрне табу тыныш билгесен аңлату. (Тактага сүзләр тасмасы эленә)

- Ни өчен сызык куйдым?

   6.Физминутка.

    V.Яңа материалны ныгыту.

   1.Дәреслек белән эш. 281нче күнегү

- Кайсы җөмлә башкаларына охшамаган?

   VI.Яңа материалны системага салу.

   1.Телдән сюжетлы рәсем буенча хикәя төзү, баш кисәкләрне күрсәтү. (Укучыларга рәсемнәр таратыла)

   VII. Яңа материалны гомумиләштерү.

   1.Пазлы җыю уены. (Кисәкләргә бүленгән Шүрәле рәсемен җыю брышында сорауларга җавап бирү)

   VIII.Контроль һәм үзконтроль.

   1. Дәреслек белән эш. 281 нче күнегү.

     IX.Йомгак һәм анализ.

- Бүген нәрсә турында сөйләштек? (Дәрескә нәтиҗә,билгеләр кую)

     X.Өй эше.

   I-вариант – Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятен 6-7 җөмлә белән язарга, баш кисәкләрнең астына сызарга, өсләренә нинди сүз төркеме белән белдерелүләрен билгеләргә.

   II-вариант – 279 нчы күнегү.

                              

                                 Дәрес барышы.

     I. Оештыру.

- Исәнмесез,укучылар!

- Исәнмесез, саумысыз!

- Хәерле көннәр сезгә!

- Имин үтсен көнегез.

- Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен – анам телен

Өйрәнергә дип килдек!

- Утырыгыз, укучылар. Дәрескә барыгызда әзерме? Әзер булсагыз эшкә тотыныйк.    

     II.Үткәннәрне кабатлау.

   1.Сорауларга җавап.

- Узган дәресләрдә без нәрсәләр турында сөйләштек? (сүзтезмә һәм җөмлә турында)

- Сүзтезмәгә һәм җөмләгә билгеләмә бирегз, мисаллар китерегез.

     III. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә хәзерлек.

   1.Кроссворд чишү.

- Ә хәзер тактага карыйк. Тактага нәрсә әленгән? (кроссворд)

- Димәк, хәзер нишләбез? (Кроссворд чишәрбез)

- Мин укыйм, сез кул күтәреп җавап бирәсез һәм җавапны чыгып язасыз. Килештекме?

                                          

 

1.Кем? нәрсә? соравына җавап бирүче сүз төркеме.

2.Г.Тукай кайсы ел фасылында туган?

3.Авазның язудагы тамгасы.

4.”Тәмле сүз” хикәясенең, “Үрдәк беренчелекне алган” әкиятенең авторы.

5.Кушымчасыз килеш.

6.Г.Тукай Шүррәле турында нәрсә язган?

7. “Тәмле” сүз.

 

и

с

е

м

 

я  

з

 

х

ә

р

е

ф

 

ә

м

и

н

ә

 

б

а

ш

 

ә

к

и

я

т

 

р

ә

х

м

ә

т

- Беренче шакмаклардагы хәрефләрне аска таба укып төшегез. Нинди сүзләр килеп чыгар? (ия,хәбәр)

   2. Дәреснең максатын ачыклау.

- Димәк бүген нәрсә турында сөйләшербез? (ия,хәбәр)

- Әйе, укучылар, бүгенге дәресебезнең төп максаты – ия һәм хәбәр турындагы белемнәребезне тирәнәйтү.

     IV.Яңа белемнәрне үзләштерү.

   1.Текстны уку, сүзлек өстендә эш.

- Ә хәзер игътибарыгызны тактага юнәлтегез һәм текстны эчтән генә укып чыгыгыз, аңлашылмаган сүзләрне сорагыз. (Зирәклек сүзен аңлату)

- Текстта сүз кем турында бара? (Г.Тукай турында)

- Ни өчен без апрель җиткәч Тукай турында ешрак сөйләшәбез? (Чөнки аның 26нчы апрельдә туган көне)

- Дөрес, ике көннән бөек шагыйребезнең туган көне. Аның нинди әсәрләрен беләсез?

   2.Текст өстендә эш.

- Ә хәзер яңадан текстка әйләнеп кайтыйк. Тексттагы җөмләләрне аерым-аерым укыйбыз, баш кисәкләрен табабыз, өсләренә сүз төркемнәрен билгелибез.

   Беренче җөмләне Ландыш укый.

   Г.Тукай бик күп шигырьләр һәм әкиятләр язган.

 

- Ландыш, бу җөмләдә сүз кем турында бара?

- Г.Тукай турында,димәк,бу җөмләнең иясе, аның астына бер сызык сызабыз, ул исем белән белдерелгән. Тукай нишләгән? Язган. Бу җөмләнең хәбәре, аның астына ике сызык сызабыз, ул фигыль белән белдерелгән

- Дөрес, безгә бу җөмләдә Тукайның әкиятләр, шигырьләр язганлыгы турында хәбәр ителә.

- Яхшы, икенче җөмләне шушы тәртиптә Рамил тикшерә.

     Без аның әкиятләрен яратабыз.

-Кем? Без. Бу җөмләнең иясе,аның астына бер сызык сызабыз, ул алмашлык белән белдерелгән. Без нишлибез? Яратабыз. Бу хәбәр, аның астына ике сызык сызабыз, фигыль белән белдерелгән.

- Өченче җөмләне Илүзә укый.

     Тукай әкиятләре зирәклеккә өйрәтә.

- Нәрсә? Әкиятләре. Бу ия, аның астына бер сызык сызабыз. Әкиятләре нишли? Өйрәтә. Бу хәбәр, аның астына ике сызык сызабыз, ул фигыль белән белдерелгән.

   3.Нәтиҗә ясау, схема төзү.

- Укучылар, инде нәтиҗә ясыйк, алган белемнәребезне схемада күрсәтик.

Ия турында нәрсәләр белдегез? (Бер укучы җавап бирә һәм сөйләгәннәрен схемада күрсәтә)

- Ия булып килгән исемнәр нинди килештә? (баш килештә)

- Хәбәр турында ниләр белдегез? (Нишли? соравына җавап бирә, фигыль сүз төркеме белән белдерелә)

                                                                                                                                              

                              

                                  Җөмләнең баш кисәкләре

Ия

кем?

нәрсә?

Хәбәр

кем?

нәрсә?

нишли?

нинди?

  

     4.Матур язу минуты.

- Ә хәзер бармакларны эшкә җигәр вакыт җитте. Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны һәм теманы язабыз. Укучылар, мин теманы ия һәм хәбәр дип язмадым, ә җөмләнең баш кисәкләре дидем. Ни өчен? Иядән һәм хәбәрдән генә торган җөмләлр бармы? (бар)

- Димәк, алар үзләре генә дә җөмлә төзи алалар. Шунлыктан алар җөмләнең баш кисәкләре дип атала. (Матур язу минуты)

 

     V.Яңа белемнәрне беренчел тикшерү.        

1.Тактада бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү, баш кисәкләрне табу, сүз төркемнәрен билгеләү.

- Мин тактага сүзләр тасмасы элдем. Сез әлеге сүзләрдән 2 җөмлә төзеп язарга тиеш буласыз.

1нче юлда – татар, Тукай, шагыйре, халык

2нче юлда – “Су анасы”, аның, бик, әкияте, кызык

- Беренче юлдагы сүзләрдән бер җөмлә, икенче юлдагы сүзләрдән бер җөмлә төзисез, дәфтәрләрегезгә язасыз, җөмләнең баш кисәкләре астына сызасыз, сүз төркемнәрен билгелисез.

   Тукай – татар халык шагыйре. Аның “Су анасы” әкияте бик кызык.

 

- Җөмләләрнең хәбәрләре нинди сүз төркеменәре белән белдерелгән? (исем, сыйфат)

- Укучылар, беренче җөмләдә Тукай сүзеннән соң сызык куябыз? Ни өчен дип уйлыйсыз? Яхшылап карыйк әле, ия дә хәбәр дә нинди сүз төркеме белән бирелгән? (исем)

- Шунлыктан алар арасына сызык куябыз. (Мисаллар китерелә)

   2. Физминутка.

Укытучы. Кояш арыган, ял итә.

Балалар кулларын – партага, башларын куллары өстенә куеп, күзләрен йомалар.

Укытучы. Кояш уянды, күтәрелә башлады.

Балалар башларын күтәрәләр, күзләрен ачалар.

Укытучы. Кинәт җил чыкты, яшен яшьнәде, күк күкрәде.

Балалар торып басалар, уңга, сулга кул чабалар.

Укытучы. Шыбырдап яңгыр коя башлады.

Балалар бармак очлары белән парта өстенә чиртәләр.

Укытучы. Яңгыр туктады, кояш чыкты, кешеләр эшкә тотындылар. Без дә эшкә керешәбез.

Балалар утыралар, дәрес дәвам итә.

                                                                                                                     

     VI. Яңа белемнәрне системага салу.

   1.Сюжетлы рәсем буенча телдән хикәя төзү.

- Укучылар, хәзер мин тараткан сюжетлы рәсемнәр буенча телдән хикәя төзисез. Бер җөмләгез ия белән хәбәрдән генә торсын.

     Бүген көн җылы. Балалар агач утырттылар. Марат җир казыды. Алмаз булышты. Алсу агачка су сипте. (Хикәяләр тыңланыла, бәя бирелә)

     VII. Яңа белемнәрне гомумиләштерү.

   1.Пазлы җыю уены.

- Беренче партада кисәкләргә бүленгән рәсем ята. Рәсемнең һәр кисәгенең артында сораулар язылган. Сез шул сорауларга җавап бирәсез һәм рәсем кисәген тактага ябыштырасыз. Нәрсә рәсеме килеп чыгар?

                                     Сораулар

         1.Ия турында нәрсәләр белдегез?

         2.Хәбәр турында нәрсәләр белдегез?

         3.Ни өчен ия һәм хәбәр җөмләнең баш кисәкләре дип атала?

             4.Ия белән хәбәр арасына кайчан сызык куела?

             5.Татар һәм рус телләрендә хәбәр җөмләдә ничек урнаша?

         6.Кайсы очракта ия хәбәрдән соң килә?

- Нәрсә сурәте килеп чыкты? (Шүрәле)

- Аның турында кем әкият язган дидегез? (Г.Тукай)

     VIII. Контроль һәм үзконтроль.

   1.Дәреслек белән эш. 281нче күнегү. (Укучылар күнегүне башкаралар укытучы ярдәме белән бер - берсенең дәфтәрләрен тикшерәләр)

- Укучылар, кайсы җөмлә башкаларына охшамаган. (4нче җөмлә)

- Ни өчен? (Чөнки хәбәр иядән алда килгән)

- Ни өчен шулай икән? (Чөнки бу шигырь, рифма туры килсен өчен)

     IX. Йомгак һәм анализ.

- Бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? (Дәрескә нәтиҗә ясау, билгеләр кую)

     X. Өй эше.

- Дусларым, өй эше алыр вакыт җитте. Мин сездән юкка гына Шүрәле рәсеме төзетмәдем. Өй эшен вариантлап бирәм.

   I - вариантка, ягъни Алсу, Илүзә, Ландыш, Артур, И.Ләйсән, Айсылу, Рамилгә Г.Тукайның ”Шүрәле” әкиятен укып чыгасыз, 5-6 җөмлә белән эчтәлеген язасыз, баш кисәкләрнең астына сызасыз, нинди сүз төркеме белән белдерелүен өстенә билгелисез.

   II - вариантка, ягъни калганнарга - 279нче күнегү. Яз турында текст бирелгән, күчереп язасыз ия һәм хәбәр астына сызасыз, өсләренә сүз төркемнәрен билгелисез. (Көндәлекләргә билгеләр куела)

- Укучылар, дәрес тәмам. Саубулыгыз.

                                                                                                                                            

  

У вас нет прав для создания комментариев.