header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 12
ПлохоОтлично 

Татар әдәбияты дәресенең ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ

 

ДӘРЕС: Татар әдәбияты        класс: 9  Дәреслек. Урта гасыр һәм Х1Х йөз татар әдәбияты. Х.Миннегулов,  Ш.Садретдинов.

Татар әдәбиятыннан хрестоматия.  Х.Миннегулов,  Ш.Садретдинов.

 

ТЕМА:   ХV-  ХVI йөзләрдә иҗат иткән әдипләр.

Максат: Казан ханлыгы чоры әдәбияты һәм аның күренекле шәхесләре, әдәби   ядкәрьләре белән танышу, белемнәрне ныгыту.

Бурычлар:

  •       Укучыларның мөстәкыйль рәвештә эзләнү-тикшеренү сәләтләрен үстерү.
  •       Материаль эзләү чыганакларын табарга, текстан төп фикерне аерып алырга өйрәтү.
  •       Дәрестә төрле алымнар кулланып укучыларның активлыгын, сөйләм күнекмәләрен үстерү;
  •       Казан ханлыгы чоры әдәбияты һәм аның күренекле шәхесләре, әдәби   ядкәрьләре белән танышу.
  •       Халкыбызның үткәненә тирән ихтирам, матур әдәбият әсәрләренә ярату хисләре тәрбияләү.
  •       Укучыларда мөстәкыйль танып белү һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.

 

 

Дәрес тибы: Яңа материальны  гомумиләштерү.

Дәреснең төре:

Җиһазлау: дәреслек, презентпция,

 

                                                   Дәрес барышы.

1.Дәресне оештыру.

             1).Классны туплау.

             2) Класста уңай психологик халәт булдыру.

Укытучы.

Казан, Казан, сабый чакларымнан

Күңелләргә якын ташкала!

Туган илгә кайнар мәхәббәтем

Синең исемең белән башлана.

              Зур шәһәрләр сиңа сәлам юллый,

              Сузыла сиңа дуслык эзләре

              Гасырларга күчеп гөрлә, Казан,

              Туган җиребезнең үзәге.

Чал тарихтан килгән матур исемең

Данга күмгән изге башкала

Һәйкәл булып җирдә гүзәллеккә,

Бар телләрдә бүген мактала.

              Матур Казан, мәгърур, горур Казан,

              Халыкларың булсын гел бергә,

              Балкып торсын һаман мәйданнарың,

              Гөрләп яшә, Казан, гомергә.

Исәнмесез, хәерле көн укучылар. Ә хәзер татар әдәбияты буенча алган белемнәребезне искә төшереп үтик.

2.Актуальләштерү.

1.Татар әдәбияты тарихы нинди кисәкләргә бүлеп өйрәнелә?

-Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты.

-XIX гасыр әдәбияты.

-XX нче гасыр әдәбияты.

-Октябрь революциясеннән соңгы чор татар әдәбияты.

2.Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты нинди чорларга бүлеп өйрәнелә?

-Гомумтөрки, ягъни төрки әдәбият.

-Болгар –хәзәр чоры әдәбияты.

-Алтын Урда чоры татар әдәбияты.

-Казан ханлыгы чоры әдәбияты.

-XVII  йөз әдәбияты.

-XVIII йөз әдәбияты.

3.Алтын Урда дәүләте шагыйрьләре нинди жанрларда иҗат иткәннәр?

Алтын Урда дәүләте шагыйрьләре дастан, кыйсса, шигъри роман, газәл, робагый  һәм башка жанрда иҗат иткәннәр. Фарсы һәм гарәп әдәбиятыннан иҗади файдаланганнар.

 

 4.Казан ханлыгы чорыннан бүгенге көнгә кадәр нинди истәлекләр сакланып калган?

Казан ханлыгы чорыннан бүгенге көнгә кадәр истәлекләр сакланып калган.Язучыларның әсәрләре, ярлыклар, сәяхәтнамәләр, халык-авыз иҗаты һәм башкалар.

 

5.Казан ханлыгы әдәбияты турында нәрсәләр беләсез?

Казан ханлыгы чорына кадәр үк әдәбият үсеш алганын белдек. Бу чорда да әдәбият үскән. Бигрәк тә халык авыз иҗаты әсәрләре, дастаннар, төрле ярлыклар, дини китаплар, каберташ язмалары һәм башкалар.

Укытучы.

Әйе, укучылар бүген без сезнең белән Казан ханлыгы чоры, ягъни XV-XVI         йөзләрдә иҗат иткән бөек шәхесләребезне, аларның әдәби ядкәрләрен искә төшерербез, яңа мәгълүматлар алып күңел байлыгыбызны арттырырбыз. Бу чорда Казанда гарәп, фарсы, шагыйрьләренең әсәрләрен яхшы белгәннәр, Шәрык шигъриятен яратып укыганнар. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк диләр.Ә безнең тарихи үткәнебез-бик кадерле мирас. Без аны саклыйбыз, өйрәнәбез. Башкалабыз, Казаныбыз-чыннан да бай тарихлы, мәдәниятле шәһәр. Анда танылган шәхесләр, күренекле галимнәр, фән, сәнгать эшлеклеләре яшәгән һәм яши. Бүген без Казан ханлыгы чорында яшәгән әдипләребез турында белеп үтәрбез.Алар арасында Казтуган, Хәсән Кайгы, Дусмәмбәт, Чалгиз Җырау, Өмми Камал, Мөхәммәд Әмин, Кол Шәриф, Мөхәммәдьяр һәм башкалар бар. Тикмәгә генә заманында Мөхәммәдьяр “Казан шагыйрьләр шәһәре” дип әйтмәгәндер. Казанда Сарай шагыйрьләре һәм халык җыру осталары да күп булган.

(1,2,3 слайд)

Ә хәзер Казан ханлыгы чоры әдипләренең тәрҗемәи хәлләре белән таныштыру өчен сүзне укучыларга бирәм.

 Рәис.             Казтуганның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра. (4 слайд)                                                                                                                                       

Казтуган -ХV нче йөздә Кызылъяр төбәгендә туып үсә. Ул   чыгышы  белән Әстерхан татары. Казтуганның язган шигырьләре аз сакланып калган, әмма туган җиргә, Идел-йортка дан җырлаган. Үзенең туган җиренә сокланып “Хәйран минем Иделем!”- ди. Ул батыр, чичән. Шуңа күрә еш кына “Казтуган батыр”, “Казтуган җырау” дип йөртәләр.

Рәхмәт.

 Г.Тимур сөйли             .             Хәсән Кайгы турында таныштыра.  (5 слайд)

Хәсән Кайгы- ХV йөздә иҗат итә, шигырьләр       яза. Сарайда, Казанда яши. Ул хөрмәтле, дәрәҗәле кеше була. Х.Кайгының иҗатында горурлыкны, табигатьне яратуын, тормышны- яшәешне олылап язуын күрәбез. Шигырьләрендә әхлакый үгет-нәсыйхәткә киң урын бирә.Мәсәлән “Киңәшсез сүз башлама”, “Исәнең дә - терең дә бер булыгыз барыгыз”, “Карендәшең яманлап үзеңә туган табылмас”. Һ.б. Хәсән Кайгы гомеренең ахырында Җаек буйларына-Нугай ханлыгына күчеп китә.

Сезне аның бер шигыре белән таныштырып үтәм.

               . (Мин дә сезне Х.Кайгының бер  шигыре белән таныштырам).

Дусмәмбәт турындагы истәлекләр белән таныштыру өчен сүзне М.Тимурга бирәбез. .

(6 слайд)

ХVгасырның соңгы чирегендә Азовта туып үсә. Һөнәре буенча гаскәри, хәрби кеше була. Әйе, шигырьләрендә язма һәм авыз иҗатын кушу (синтезлау) күзәтелә.

 (Рәхмәт)

 Гүзәл                   Ул безне Казан ханлыгының тагын бер әдибе Чалгиз Җырау белән таныштыра.  (7 слайд)

Чалгиз Җырау ХV йөзнең соңгы чиреге 1560 елларда яши. Ул.Казан ханбикәсе Сөембикәнең туганнан-туганы була. Идел-Җаек, Идел-йорт төбәгендә яши һәм иҗат итә. Шигырьләрен татар телендә иҗат иткән, ул чорга хас булган жанрда яза.Дастан жанрын куллана.

Укытучы.

Әйе, укучылар без дүрт шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштык, аларның иҗатларына хас сыйфатларны күрдек. Һәрберсендә дә язма һәм халык авыз иҗатын кушу (синтезлау) көчәя. Хәтта охшаш юллар да очрап куя. Аларның әсәрләре дә дастан жанры, аеруча “Идегәй” белән якын. Дүрт әдипнең дә шигырьләрендә туган җиргә, аеруча Идел-Йортка, Идел-Җаекка мәхәббәт, дан җырлана. Үз укучыларына әхлакый үгет-нәсыйхәт бирәләр. Иҗатларына кешенең рухи халәтен, иҗтимагый күренешләрне тасвирлау хас.

Әдипләр белән танышуны дәвам итәбез.

Рузилә.

Өмми Камалның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру өчен сүзне Алинәгә бирәбез.  (8-9 слайд)

Өмми Камал ХIV гасыр азагында туа, 1475 елда вафат була.Аның

чын исеме Исмәгыйлҗь. Әдип бер генә урында яшәмәгән, ул Идел-Җаек буйларында, Кырымда, Кече Азиядә гомер кичергән. Өмми Камалның әсәрләре татарлар арасында киң таралган. Кулъязмалары хәзер дә төрле җирләрдән табыла.Шигырьләр җыентыгы Казанда берничә тапкыр басыла. Иҗаты икеюллы бәетләр, газәлләр жанрында. Иҗатында мөнәҗәтләр, мәдхия-мәрсияләр дә бар. Өмми Камалның лирик герое аллага ышанучан. Ул бөтен барлыгы белән алланы ярата, аңа омтыла. Кешеләрне дөнья малына кызыкмаска, игелекле гамәлләр кылырга, булган гөнаһларыннан арынырга үз күңелен пакъларга чакыра.Ул иҗатында пейзаңж лирикасына аерым урын бирә.Шагыйрь табигатьне, андагы матурлыкны, җанлылыкны гаҗәеп оста итеп тасвирлый. Ул шигырьләрендә синонимик вариантларга һәм формаларга мөрәҗәгать итә.

Миһман-кунак, син-сән, шул- шу....

Шигырьләренең Казан ханлыгының үзендә иҗат иткән әдипләр иҗаты белән охшашлыгын күрәбез.

Рузиләгә рәхмәт.

Укытучы. Өмми Камал “Акар күзем яше...”

Бу шигырь юллары аша Әхмәд Ясәви, Сөләман Бакырганый традицияләрен дәвам итүен күрәбез..Үзеннән соңгы татар әдипләренә, аеруча Кол Шәриф, Мәула Колый, Дәрдмәнд һ. б. шагыйрьләргә зур йогынты ясаган.

 

 

Зәринә. . (10 слайд)

Мөхәммәд Әмин иҗаты белән безне Зәринә таныштырып үтәр. Сүз сиңа Зәринә.

1487-1496 һәм 1502-1518 нче елларда фәндә бу шагыйрьне Казан ханы булып торган Мөхәммәд Әмин дип әйтәләр.Татарстан Дәүләт музеенда бүгенге көнгә кадәр сакланып калган комганга фарсыча һәм татарча шигырь юллары язылган.Ул комганны М. Әминнең остасы ясаган. Казан ханлыгының иң күренекле әдибе Мөхәммәдьярның М.Әмин төрбәсендә сакчы булып торуы билгеле.

Аның бүгенге көнгә кадәр сакланып калган (12 юллык) “Гыйкаб” (Үч) шигыре.Ул бу шигырендә Аксак Тимерне гаепли,алла тарафыннан аңа каты җәза бирелүен үтенә.

Укытучы. “Гыйкаб” шигырен укый. (Музыка тавышы ишетелә) . (11 слайд)

 

“Мәгърифәт” газетасындагы мәкаләне уку. (28 ноябрь, 2009 ел)

Казан ханлыгының тагы бер күренекле әдибе Кол Шәриф. Аның турында безгә Алсинә сөйли. Сүзне Алсинәгә бирәбез. . (12-13 слайд)

Колшәриф ХVI гасырның беренче яртысында яшәгән һәм иҗат иткән. Кол Шәриф дигәч безнең күз алдына Казан ханлыгының шагыйре акыл иясе Казан ханлыгы тарихында иң зур роль уйнаган шәхес килеп баса. Кол Шәриф тәрбияле, укымышлы, затлы нәселдән була.

 Әтисе үлгәч Кол Шәриф 1546 елда Казан руханиларының җитәкчесе итеп сайлана. Бу Казан халкының катлаулы, каршылыклы һаләкәт алды еллары була. Колшәриф илдә иминлекне торгызырга, Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне тыныч юл белән хәл итәргә тели. Әмма явыз Иван бу тәкъдимнәрне кире кага. Казанга каршы сугыш башлый. Колшәриф көрәшкә күтәрелә.

Колшәриф –җәмәгать эшлеклесе, рухани, көрәшче генә түгел- ул әле шагыйрь дә.Әмма бик аз әсәрләре генә сакланып калган.Аның газәл жанрында язылган дүрт шигыре бар.Әсәрләре дини-суфыйчыл характерда.Шагыйрь үз укучысын ваемсызлык йокысыннан уянырга, күңелләрнеъ, нәфескә бирелмәскә, алланы һәрвакыт истә тотарга чакыра.

Колшәрифнең “Кыйсса Хөбби Хуҗа” дигән дастаны да бар.

Алсинәгә рәхмәт.

Укытучы.

Чыннан да, укучылар Колшәрифнең мирасы югалмаган, Казаныбызның йөзек кашы татар халкының милли бизәге булып Кол Шәриф мәчете тора. Бүгенге көндә Кол Шәрифкә багышлап әдипләребез бик күп шигырьләр яздылар. Милләттәшләребез мәчеткә барып үзләреннең күңелләрен иман нуры белән

баеталар, гаед намазлары укыйлар. Сез дә булганыгыз бардыр, барырга тәкъдим итәм.

14,15 нче слайдларны карау, шигырьләрне уку.

 

 Роза. . (16 слайд)

Шәрифи иҗаты белән безне Роза таныштыра.

Шәриф Хаҗитархан- автор үзен шулай дип атый.Әстерхан шәһәре белән бәйләнеше була.Шагыйрь анда туган яисә яшәгән.Әдип безгә “Зөфәрнамәи вилаяти Казан” (“Казан мәмләкәтенең җиңүе”) дигән әсәре аша билгеле.Бу әсәрендә ул Мәскәү патшасы Иван  IV нең 1550 нче елда Казанга ясаган һөҗүмен сурәтли.

Шәрифи беренчеләрдән булып Казан каласы турында кызыклы язмалар калдыра.”Казан, -ди ул,- борынгыдан бер мөселман шәһәре булган.Автор Казан хакындагы уй-кичерешләрен шигъри юлларда да гәүдәләндерә:”Казан кебек мәһабәт (төзек)) шәһәр дөньяда һич булмас”, Шәрифи фикеренчә Казан элек-электән хан  шәһәре.Иванның Казанга дәгъва кылырга хакы юк ди ул:”Ничек килгән ушал мәлгунь”-ди.

Шәрифи әсәрләрендә коръән аятләрен дә бирә.Бу әсәре тарихи    чыганак булып тора. Чынлап та бу беренче тарихи публицистик әсәрдер. Хәзерге вакытта  “Зөфәрнамәи вилаяти Казан” әсәренең бер нөсхәсе Төркиядә саклана.

Розага рәхмәт.

Зөлфия . (17 слайд)

Зөлфия безне Мөхәммәдьяр белән таныштырып китә.

Казан ханлыгының шигъри мирасында Мөхәммәдьяр иҗаты иң югары урында тора. Ул үзенең «Төхфәи Мәрдан» («Егетләр күрке»—1539) һәм «Нуры Содур» («Йөрәкләр нуры» —1542) поэмаларында гаделлеккә һәм халыкка тугрылыклы хезмәт итәргә чакырган:

—  Йахшылык кыйл, йахшылыкда бар мәза (тәм),

—  Кем йаманлык кыйлса, ул табгай җәза.

—  Кем йыгылганда кулын тот бер моңлының,

          Ул тәкъи тоткай кулың бер көн сәнең...

Мөхәммәдьяр әсәрләрендә кешелеклелек идеаллары мактала һәм әхлак мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Шагыйрь теле аһәңле һәм матур:

—  Йармөхәммәд, сәңа бирмеш хак теле,—

Бу фәләк (язмыш) багыстанының былбылы.

Рәхмәт Зөлфия.

Укытучы.(18слайд)

Бүген без  сезнең белән халкыбызның тарихын, аның бөек шәхесләрен искә төшердек, яңа мәгълүматлар алып күңел байлыгыбызны арттырдык.

 Ч  ы гыш     ясаган укучылар хезмәтегезне югары бәялим.

 

Өй эше.

 Киләсе дәрескә Мөхәммәдьяр иҗатын дәвам итәбез, аның дәреслектәге поэмалары белән танышырга, мөмкинлеге булган укучыларга интернетны файдаланып презентацияләр төзергә.

Йомгаклау. (16 слайд)

  Кат-кат кайтып, кешеләргә һәрчак

Үткәннәре бәя бирәчәк

Карындагы баласыман туа

Үткәннәрдән безнең киләчәк.

        Әйе, үткән, хәзерге һәм киләчәк бер-берсе белән аерылгысыз бәйләнгән. Яшәргә теләгән халык үткәннән сабак алып, үзенең аксакаллары белән киңәш-табыш итеп киләчәккә карап яши.Шушы әдипләрнең әсәрләре әле һаман да күңелләребезне нурлап, безгә көч һәм ялкын өстәп тора.

Минемчә, еллар үткән саен милләте, халкы өчен янып яшәгән кеше бу турыда ныграк уйлана.

      Кеше язмышы халык, ил, дәүләтләр язмышы һәм, ниһаять, Казан ханлыгы язмышы.

Сезнең игътибарга җыр.”Яшә, Казан!”

Дәрес тәмам. Саубулыгыз.

У вас нет прав для создания комментариев.