header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 

Муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе икенче лицей

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Минем мәктәбем

темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

(1 нче сыйныф, рус төркеме)

 

 

 

 

 

Укытучысы: беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ризванова Алена Наил кызы

 

 

 

 

 

 

 

2011-2012 уку елы

Максат: Күплек сан һәм тартым кушымчаларын актив сөйләмгә кертү;

Лексик темага караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү;

Диалогик сөйләм телен үстерү;

Игътибарлылык,уку әсбапларына сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, рәсемнәр,уку әсбаплары.

Дәрес барышы:

I.Оеш.өлеше:

а) исәнләшү(кунаклар белән исәнләшү)

б)дежур белән әңгәмә

                                         -Бүген кем дежур?

                                         -Бүген мин дежур.

                                          -Класста кем юк?

-Класста барыбызда бар.

-Элина, бүген Максим дежурмы?

-Әйе ,бүген Максим дежур.

-Егор,Максим укучымы?

-Әйе,Максим укучы.

-Арина,Максим нинди укучы?

-Максим яхшы укучы.

II.Төп өлеш.

1.Укучылар, менә безнең дәресебез башланып та китте.Бүген без сезнең белән мәктәп турында сөйләшербез.Мәктәп темасына караган сүзләрне һәм сүзтезмәләрне кабатларбыз.-лар/-ләр кушымчаларын искә төшерербез.Карагыз әле, укучылар, онытып та торам бүген бездә кунакта безнең якын дустыбыз Мыраубикә.Ул үзенең иң матур күлмәкләрен киеп безнең янга кунакка килгән .Укучылар ул буш кул белән килмәгән, менә нинди матур сондык алып килгән ул безгә.Ә сондыкта ниләр барын без дәрес барышында белербез.

2.Кабатлау.

-Ә хәзер әйдәгез безгә кирәкле сүзләрне кабатлыйк.(Т-Р)(1нче слайд)

а)Мәктәп,укытучы,укучы малай,укучы кыз,китап,дәфтәр,акбур,такта,дәреслек.

Яңа мәктәп зур,китап пычрак түгел,акыллы укучы кыз,чиста такта,өч акбур,яшь укытучы, зәңгәр дәфтәр.

б)     (Р-Т)

стол,стул,школа,учиник,учитель,учебник,урок,мел,доска.

Белый мел,старая тетрадь,зелёная доска,4 учебника, хороший учиник , большая школа. Он очень умный ученик.

3.Ял итү.-Укучылар ,әйдәгез хәзер ял итеп алыйк һәм –лар/-ләр кушымчаларын искә төшереп уен уйныйк.(2нче слайд) (китап+лар,дәфтәр +ләр)

4.Менә инде хәзер безнең якын дустыбыз Мыраубикәнең сондыгын ачып карар вакытҗитте.(сондык ачыла,анда мәктәп темасына караган рәсемнәр).-Укучылар,Мыраубикә сезгә рәсемнәр алып килгән,аның әле минем,синең сүзләрен ничек өйрәнгәнегезне бик-бик беләсе килә.Кем ялгышмыйча рәсемнәргә карап дөрес кушым чалар ялгап сүзләрне әйтә ала шуларга Мыраубикә менә нинди “кояшчык”лар да бүләк итәчәк.М-н:минем китабым,синең китабың,минем дәфтәрем,синең дәфтәрең;(Укытучы беренче үзе әйтеп күрсәтә,укучылар дәвам итәләр)

III.Физминутка(музыка,без инде хәзер зурлар...)

5.Ә авазы.-Балалар сез инде беләсез татар теленә генә хас булган авазлар бар.Безнинди авазны беләбез әле?-Әйе,ә авазын.Ә авазы кергән сүзләрне кабатлау.У.-у. (дәфтәр,дәреслек,мәктәп,өстәл,тәрәзә һ.б.)Алар белән җөмләләр төзү һәм тәрҗемәитү.

6.Ә хәзер,без сезнең белән “укытучы” уены уйнарбыз.(3 нче слайд)Рәсемнәр буенча сораулар һәм аларга җавап бирү,беренче укытучы ? бирә укучылар җавап бирәләр,аннары укучылар үзләре.

1)-Бу нәрсә?

   -Бу китап.

-Китап нинди?

-Китап матур.

-Китап тагын нинди?

   -Китап яңа.

   -Китап искеме?

-Юк,китап иске түгел,китап яңа.

-Бу синең ктабыңмы?

   -Әйе,бу минем китабым.

2)икенче рәсем чыга   Вероника укытучы була ,ул сораулар бирә калганнар җавап бирә.

3)Шулай бер-бер артлы укучылар чыгып “укытучы” булалар .

IV.(4нче слайд)”Әйтеп бетер уены” уйнала.М-н: дәрес...-дәреслек,дәф...-дәфтәр...

V.Йомгаклау.(бу өлештә Мыраубикәнең “кояшчык”лары да укучыларга таратыла)

V.Балалар белән кунаклар белән саубуллашу.

У вас нет прав для создания комментариев.