
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 14.01.2014 10:45
- Автор: Аниса
- Просмотров: 2161
Ф.И.О.: Хайруллина Аниса Гаязовна
Школа: МБОУ «Болгарская средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов» Спасского муниципального района Республики Татарстан
Район: Спасский муниципальный район
Название работы: Айсылуның туган көне ( музыкаль кичә)
Стаж педагога: 33
Категория: 1 категория
Предмет: татарская литература
Татарстан Республикасы
Спас муниципаль районы
МБГББУ “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче номерлы Болгар гомуми урта белем бирү мәктәбе”.
Айсылуның туган
көне
( музыкаль кичә)
Төзеде: Болгар шәһәре 1 нче уртамәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәйруллина Әнисә Гаяз кызы, эш
стажы-33 ел
2013
Катнашалар:укытучы, балалар, Айсылу ролендә кыз.
Җиһазлау:шарлар, чәчәкләр, презентация “ Айсылу, туган көнең белән!”, “Туган көн” җыр.
Күңелле музыка яңгырый. Балалар чәчәкләр тотып залга керәләр (1 слайд)
Кичә барышы: (талгын гына көй уйный).
Укытучы.
Айсылу, син бүген бигрәк матур киенгәнсең, матур күлмәк кигәнсең, матур бантлар таккансың. Кая барырга җыендың? Әйт әле безгә дә, әгәр сер булмаса.
Айсылу.Бүген бит минем туган көнем, хәзер минем янга дусларым киләчәк.
Ишектә звонок.
Әнә дусларым да килде
Балалар.Исәнме Айсылу. Без сине туган көнең белән котлыйбыз.
Рәхмәт сезгә, дусларым. Әйдәгез түрдән узыгыз. (Балалар Айсылуга чәчәкләр бүләк итәләр)
1 бала (2 слайд)
Көлеп кенә йөри Айсылу,
Бүген бит туган көне.
Чын күңелдән котлыйбыз,
Аны бәйрәме белән.
2 бала.
Котлы булсын, Айсылу , туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
3 бала.
Мин дә котлыйм, Айсылуны
Теләгем бар минем дә:
Күктән кояш балкып торсын,
Нурлар сибеп йөзеңә.
1 бала.
Туган көндә матур теләк
Булсын әле үзеңә:
Күктән кояш балкып торсын,
Нурлар сибеп йөзеңә.
Барысы бергә.Туган көнең котлы булсын!
Укытучы.Туган көн ул бүләкләр, чәчәкләр, шатлыклар, елмаюлар бәйрәме.
Балачакның гүзәл хәтирәсен
Көтеп алган Туган көндә,
Әкияттәгедәй бар теләкләр
Чынга ашкан бит бу көндә.
Нәни кеше дөньяга килгән мизгелдә күктә яңа йолдыз янар һәм гомере буе һәркайда һәм һәркайчан аңа дөрес юл күрсәтер”,- диелгән борынгы риваятьләрдә.
Шундый бәхетле йолдызлар астында, табигатьнең иң матур вакытында туган сылу кыз Айсылу. Без бүген бирегә Айсылуны туган көне белән котларга җыелдык.
Айсылу сине туган көнең белән котлыйбыз. Сине бүген кызыклы сюрпризлар, җырлар, биюләр, уеннар көтә.
Айсылу, ә хәзер менә шушы креслога утыруыңны сорыйбыз. (Айсылу креслога утыра)
Җыр “Туган көн”( Тәлгать Вәлиев көе, Роберт Миңнуллин сүзләре) 3 слайд
1 бала. Тыпыр-тыпыр тыпырдашып
Бергә басаек әле
Уйнап-көлеп,җырлап-биеп
Күңел ачаек әле.
Чәчәкләр биюе.
1 бала.
Бәйрәм белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзләрең,
Бәхетләр иңеп кенә.
2 бала.
Бакчадагы чәчәкләр дә,
Котлау сүзе әйтәләр.
Күбәләкләр Айсылу белән
Бии-бии уйныйлар.
3 бала.
Бу көн шулай күңелледер
Син туганга,
Бу дөнья шулай яктыдыр
Син булганга.
Җыр “ Ак калач”
Айсылу. Рәхмәт, сезгә дусларым.
1 бала.Айсылу, ә хәзер сиңа Алинә җыр бүләк итә
“ Минем аюым” ( Р.Гатин сүзләре, Ф.Батыршин көе)
А. баручы. Айсылуга матур теләкләребезне җиткерик әле.
Почта ящигыннан открыткалар уку.( укучылар открыткалар укыйлар) Айсылу, сиңа бүген бик күп котлау открыткалары килгән, әйдә укыйк әле.
Укытучы.Айсылу, сиңа дусларың тагын бер җыр бүләк итәрләр.
“ Шома бас” җыры
Айсылу.Рәхмәт
Укытучы.Ә хәзер сюрприз. (“Бүләкне тап”) уены.
Айсылу, без сиңа 2 тартма тәкъдим итәбез, шуның берсендә бүләк. Кайсысында икән,шуны белергә кирәк?
Сиңа нинди төс ошый?
Әйдә, яшел тартманы ачып карыйк.
Молодец, дөрес әйттең, без сиңа шушы фотоальбомны бүләк итәбез.
Бу альбомга дусларың белән, туганнарың белән төшкән фотоларны куярсың.
Айсылу.Дусларым, әйдәгез әле уйнап алыйк.
1 бала. Ә нинди уен уйныйбыз.
2 бала.“ Күрсәт әле үскәнем” уены.
Балалар. Әйдәгез,әйдәгез.
Уен “Күрсәт әле үскәнем”
Укытучы.Балалар Айсылу өчен тагын бер сюрприз. Бездә кунакта астролог. Йолдызлар Айсылу турында нәрсә сөйли, тыңлыйк әле.
Астролог.Хәерле көн, хөрмәтле дусларым! Таныш булыйк. Мин Болгар шәһәре 1 нче урта мәктәбе астрологы. Сезнең белән очрашуга мин бик шат. Минем исемем Алсу.
Айсылу мин сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйм!
Һәр кеше нинди дә булса йолдызлык астында туа. Яз көне туган балалар Балык, Кучкар, Үгезбозау йолдызлыгына туры киләләр.
Зодиак билгеләре буенча Айсылу Эт елының Үгезбозау йолдызлыгында туган. Үгезбозау йолдызлыгы астында туган кызлар чибәр һәм сөйкемле. Әлеге тамга -кызлары гаять эшлекле.Холыклары буенча йомшак күңелле, оялчан, мәрхәмәтлеләр. Алар үзләре сайлаган юл буенча барырыга омтылалар.Алар башлы, хәтерле, белемгә сәләтле, сәнгатьне яраталар. Үскәч, шәп рәссам, скульптор, музыкант, табиб, талантлы артист, журналист булырга мөмкиннәр.
Төсләре– сары, зәңгәр, кызгылт сары.
Чәчәкләре: Ландыш, сирень
Көннәре: дүшәмбе, җомга
Бәхетле саннары: 2, 4, 16,
Ел фасылы яз.
Айсылу борынгы төрки-татар исемнәренә керә. Исеменең мәгънәсе -ифрат матур, үзе гаять аһәңле , ай кебек сылу, гадел, тугрылыклы, йолдыз балкышы дигәнне аңлата.
Менә нинди ул Айсылу. Тагын бер мәртәбә туган көнең белән котлыйбыз Айсылу. Ә менә бу миннән сиңа бүләк. ( Астролог Айсылуга “ Йолдызлар ни сөйли?” китабын бүләк итә)
Укытучы.Хөрмәтле кунагыбыз Астролог, сезнең дә безнең белән бәйрәм итүегезне телибез.
Астролог.Бик рәхәтләнеп.
Укытучы.Айсылу сиңа Руслан нәрсәдер әйтергә тели.
Руслан. Айсылу мин сиңа җыр бүләк итәм.
(Руслан башкаруында “ Бииләр итек-читекләр җыры (М.Минһаҗев көе, Ш.Галиев сүз.) 4 слайд
1 нче бала.Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күнелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
2 нче бала.Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
Бергә.Туган көнең котлы булсын! (5 слайд)
Туган көн җырлар, биюләр белән дәвам итә.
2 бала. Айсылу, без кайтыйк инде, туган көн бик күңелле булды, рәхмәт сиңа.
Айсылу. Сезгә рәхмәт, дусларым
Бәйрәм ахырында барысы бергә фотога төшәләр.
Кулланылган әдәбият.
* Уртаклашыр тәҗрибәм бар. Г.Х. Гәрәева. Казан. Яңалиф нәшрияты. 2005.
*Тәрбия сәгатьләре. З.Т. Шәрәфетдинов, Яр Чаллы, 2004.
*Бәйрәмнәр бәйләме. Казан. Мәгариф, 2005.
* Үз илемдә, үз телемдә. Ф.М. Зиннурова. Казан. Мәгариф. 2009.


