
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 16.01.2014 07:52
- Автор: Римма
- Просмотров: 2232
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы
“Исергәп урта гомуми белем мәктәбе”
“Шүрәледә кунакта”.
Г.Тукай иҗатына багышланган уен-ярыш.
Автор: Нәгыймова Римма Илдус кызы –
Татарстан Республикасы
Баулы муниципаль районы
МБГБУ Исергәп урта мәктәбенең
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2013
“Шүрәледә кунакта”.
Г.Тукай иҗатына багышланган уен-ярыш.
Татар теле укытучысы:
Күңелләргә шигырь кирәк.
Шигырь ул - тылсым.
Шигырь сезнең җаныгызны
Җылытып торсын.
Шигырь сезгә гүзәллекнең
Серләрен ачар.
Шигырь яраткан балалар
Булалмый начар.
Сүрелмәсен дә сүнмәсен
Шигырь утыгыз,
Әйбәт буласыгыз килсә.
Шигырь укыгыз!
Хәерле көн, балалар һәм кунаклар!
Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Рус халкының Пушкин һәм Лермонтов кебек үк, безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм даһи.
Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең күңелебездә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора. (Укытучының Г.Тукайның тормыш юлы турында чыгышы)
Бүген без Г.Тукай иҗатына багышланган “Шүрәледә кунакта” исемле уен- ярышны башлыйбыз. Әйдәгез, командалар белән танышыйк.
Беренче крманданың исеме - “Кызыклы шәкертләр”,
Икенче команданың исеме - “Бәхетле балалар”
Безнең уенны бәяләүче жюри составы белән дә танышып китик. Жюрида…………
Уенны башлыйбыз.
Беренче тур - Зирәкләр туры. Мин Г.Тукай әсәрләреннән һәр командага сораулар бирәм. Команда җавапны белмәсә яисә дөрес булмаган җавап бирсә, үз чиратыннан тыш бу сорауга каршы як командасы җавап бирә.
Сораулар
1. “Безнең гаиләдә” ничә кеше? (7)
2. Кызыклы шәкертнең этенең исеме? (Акбай)
3. Ә Акбайга ничә яшь? (2 ай)
4. Бакчадагы йөзем җимешләрен күрүче җанвар? (Төлке)
5. Шигырьдә кем сөткә төшкән? (Тычкан)
6. Кәҗәне кунак итүче малайның исеме? (Гали)
7. Гали кәҗәне нәрсә белән кунак итә? (чирәм)
8. “Бабай”га ничә яшь? (70)
9. Бүреләр нәрсә пешерәләр? (Ботка)
10. Кәҗә белән Сарык юлда нәрсә табалар? (Бүре башы)
11. “Һәр ялтыраган алтын түгел” шигыре нәрсә (кем) турында? (Күбәләк)
12. Пар җиктереп шагыйрь кая юл тота? (Казанга)
13. “Кечкенә музыкант нинди уен коралында уйный? (быргы)
14. Шаян песинең хуҗасының исеме? (Ләмига)
15. Ләмига нинди эш башкара? (Курчагына күлмәк тегә)
16. Зур бәхетләр каян килә? (Эшкә бирелгәннән).
17. Карлыгач яз хәбәрен каян алып килә? (Ак диңгез артыннан)
18. Карлыгач нинди төзү материалыннан оя ясый? (Балчык)
19. Шүрәленең борынын автор нәрсә белән чагыштыра? (Кармак)
20. Сандугач белән сөләшүче кызның исеме? (Фатыйма)
21. Күбәләкнең гомере күпме? (Бары бер көн генә)
22. “Бичара куян” ник моңлана? (Балаларын бүре ашаган)
(Жюри нәтиҗә ясый)
Икенче тур - “Шигырьләрне танып бел” дип атала. Мин шигырьләрдән, әкиятләрдән өзекләр укыйм. Сез, танып, әсәрне атарга тиеш буласыз.
1 - Ничек соң тормышың,
Ничек көн күрмешең? (Бала белән күбәләк)
2. “Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән” (Туган тел)
3. “Кая барсам,кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә калыр туган җирем” (Туган авыл)
4. “Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин” (Пар ат)
5. “Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым.шунда ауныйсым килә” (Кызыклы шәкерт)
6. “Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын:”Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген” (Бәйрәм бүген)
7. “Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз - аларның булганы юктыр гомер (Сабыйга)
8. “Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәрсен карый (Эш беткәч уйнарга ярый)
9. “Кырга ак кардан юрган ябылган;
Җир язга чаклы йокыга талган. (Җир йокысы)
10. “Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар (Көз)
11. “Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исемең кем синең? (Шүрәле)
12. “Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни. (Су анасы)
13. “Китте болар. Бара, һаман бара, бара, -
Күренмидер күзләренә ак һәм кара. (Кәҗә белән Сарык)
11. “Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! - дисең, - без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе. (Шүрәле)
(Жюри нәтиҗә ясый)
Өченче тур - “Серле сандык” дип атала. Серле сандыктан төрле әйберләр килеп чыкты. Шул әйберләрнең кайсы шигырьдән, әкияттән икәнен атарга кирәк булачак.
1. “Тарак” - “Су Анасы”
2. “Балта” - “Шүрәле”
3. “Чирәм” - “Гали белән Кәҗә”
4. “Капчык” - “Кәҗә белән Сарык”
5. “Алмагач” - “Эш беткәч уйнарга ярый”
6. “Йөзем җимеше” - “Төлке белән йөзем җимеше”
7. “Кәтүк” - “Шаян песи”
8. “Быргы” - “Кечкенә музыкант”
9. “Акбур” - “Ата илә бала”
10. “Бүләк” исемле әлифба” - “Сабитның укырга өйрәнүе”
(Жюри нәтиҗә ясый)
Дүртенче тур: “Тапкырлар туры”. Һәр команда үзенә конверт сайлап ала. Аның эчендә хәрефләр бирелгән. Шул бирелгән хәрефләрдән Г.Тукайның шигырен төзергә кирәк булачак.
1. “Сөткә төшкән тычкан”
2. “Бала белән күбәләк”
Жюри гомуми йомгак ясый. Җиңүче команда билгеләнә.
Китапханәче “Без - Тукай оныклары” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясый.


