header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 23
ПлохоОтлично 

Ф.И.О.: Хайруллина Аниса Гаязовна



Школа: МБОУ «Болгарская средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов» Спасского муниципального

района Республики Татарстан

Район: Спасский муниципальный район

Название урока: Абдулла Алиш – балалар язучысы.

Стаж педагога: 33

Категория: 1 категория

Предмет: татарская литература

Год: 2013









































































Татарстан Республикасы

Спас муниципаль районы

МБГББУ “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче номерлы

Болгар гомуми урта белем бирү мәктәбе”.



























Тема: Абдулла Алиш – балалар язучысы.

(3нче сыйныф, татар төркеме өчен укудан дәрес эшкәртмәсе)









































Төзеде: Болгар шәһәре 1 нче уртамәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәйруллина Әнисә Гаяз кызы





2013









Максат: 1. Абдулла Алишның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыру.

2.Мөстәкыйль фикер йөртергә, сөйләгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясарга өйрәтү.

3. Укучыларда әдәплелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: сәяхәт элементлары белән яңа материал аңлату.

Методлар: укытучы сүзе, энергизатор, төркемнәрдә эшләү, әңгәмә, иҗади эш, сүзлек эше.

Җиһазлау: “Абдулла Алиш язучы да, батыр да”презентация, карточкалар, әкиятенә караган иллюстрацияләр.



Дәрес барышы.


Оештыру өлеше.

Укытучы.Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларым! Хәзер безнең уку дәресе.

Укытучы.Дәресебезнең девизы...

Укучылар. Мин бик теләп туган телемне өйрәнәм.

Балалар девизны бергә әйтәләр.

Укытучы. Әйдәгез әле, дәресебезне “Менә мин нинди!” уены белән башлап җибәрик. (Укучы үзенең исеме башланган хәрефтән уңай сыйфатын әйтә. Мәсәлән, мин - Алинә, акыллы, мин-Рената, рәхимле һ.б.)

Укытучы.Балалар, сез бу сүзләрне әйткәндә нинди хисләр кичердегез?

Укучы.Горурлану, канәгатьләнү хисләре.

Укытучы. Ә хәзер шундый күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.

Бүген без сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәт иткәндә сезгә уйланырга туры киләчәк. Ә кем йөргән юллардан барачакны без бергәләп, әлеге бирем аша белербез.

Мин сезгә әкияттән өзек укыйм. Игътибар белән генә тыңлагыз.

“ Чукмар белән Тукмар” әкиятеннән өзек.



Укытучы.Бу әкиятне кем язган?

Укучы.Абдулла Алиш.

2. Яңа материал аңлату. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.

Укытучы.

Менә балалар, кем белән сәяхәткә чыгасызыбызны белдек инде. Әлеге өзек аның әкиятләреннән алынган иде. Бүген А.Алиш йөргән юллардан сәяхәткә чыгарбыз.

( Слайд. А.Алиш портреты)

Ә хәзер аның турында белгәннәребезне искә төшерик әле.

Дусларыгыз әкиятләренә рәсемнәр ясап килделәр. Әйдәгез, шуларны карап белик әле.

(“Куян кызы”на ясалган иллюстрацияләр).

Укытучы.Бу рәсемнәр нинди әкияткә ясалган?

Укучы.“Куян кызы”на.

( 1 укучы эчтәлеген сөйли)

Укытучы.Ә бу иллюстрация нинди әкиятенә карата ясалган?

Укучы.“ Сертотмас үрдәк” әкиятенә карата.

( “ Сертотмас үрдәк” әкиятенең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү)



Укытучы (мини –лекция) 1908нче елның 15нче сентябрендә Татарстанның Спас районы Көек авылында Габделбари һәм Газизә Алишевлар гаиләсендә алтынчы бала туа, аңа Габдуллаҗан дип исем бирәләр. ( Татарстан картасыннан туган урынын күрсәтү). Димәк безнең сәяхәтебез Көек авылыннан башланачак.

Аңа кадәр туган балалары үлә барганга, апасы Закирә белән Габдуллаҗан бик кадерле балалар булалар.

Әтисе Габделбари абзый шигъри күңелле кеше булган, әнисе Газизә апа да әкиятләрне шигырь юлларына салып сөйли белгән ( Слайд. Абдулланың әнисе һәм әтисе).



Шуңадыр мәктәптә укыганда Абдулла сочинениеләрне искиткеч тәэсирле итеп язган, укытучы аның эшләрен башкаларга укып күрсәтә торган була. Боргаланып аккан Актай елгасы, Камышлы күл буйлары, матур урманнары, чәчәкле болыннары аңа илһам биргәндер. ( Слайдта Көек авылы табигате)

Аудиоязмада А.Алишның “Ярканат” шигыре укыла.



Укытучы.Укуны кайда дәвам иттерергә? Кем булырга?-дигән сорау белән Абдулла Казанга килә. Күңеленең түрендә беркемгә әйтелмәгән хыял – язучы булу теләге. Урау юллар аша булса да Абдулла Алиш әдәбиятта ныклы урын алып, балаларның яраткан язучысына әверелә. Ә аңа кадәр Казан җир төзү техникумында укый, Минзәлә кантоны җир бүлегендә эшли. Төрле газета-журналларда балалар өчен язылган әсәрләре басылып чыгып тора.

А. Алиш балалар әдәбияты өлкәсендә күп эшли.Беренче китабы “Отряд флагы” исеме белән басыла, ә язучының таланты әкият жанрында киң ачыла.

Мультимедиада А.Алиш әкиятләреннән рәсемнәр күрсәтелә.

“Капкорсак патша”, “Куян кызы”, “Тукмар белән Чукмар”, “Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык”, “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Койрыклар”, “Нечкәбил”һ.б әкиятләре безгә таныш. Әкиятләренең күбесендә хайваннар һәм кошлар, бөҗәкләр дөньясы сурәтләнә, аларда кеше характерында була торган үзенчәлекләрне дә күреп була.

Укытучы. Ә хәзер ял итеп алыйк. “ Бала” китапханәсеннән “Тукмар белән Чукмар ” мультфильмын карау. Дәресебезне дәвам итәбез.

Автор әкиятләр аша балаларны табигать, тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтә, олыларны ихтирам итү, гаделлек, батырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.

Шулай илһамланып иҗат иткәндә ил күген кара болыт каплый: дәһшәтле сугыш башлана. Абдулла Алиш та, кулына корал алып, илне саклаучылар сафына баса. (Слайдта фронттагы фотосы). Туганнары аның исәнлеге турында бары җылы хатлары аша гына белеп торалар.

1941нче елның октябреннән башлап, А.Алиштан хатлар килү туктала. Сагынуына түзә алмаган әнисе-Газизә апа шигырләр яза.

1942 нче елда А.Алиш төрмәдә Муса Җәлил белән очраша. Алар дошманнарның мәкерле планнарын җимерү нияте белән әсирләрнең яшерен оешмасын төзиләр. Патриотларның эшчәнлеге нәтиҗәсез калмый. Ләкин фашистлар бер сатлыкҗан





ярдәмендә оешманың эзенә төшә. 1943нче елның августында кулга алулар башлана. Төрмәдә М.Җәлил А.Алишка багышлап “Дуска” шигырен яза.

М Җәлилнең “Дуска” шигыре укыла.

( Шигырьнең эчтәлеге буенча фикер алышу)

Берлинда, Плетцензее төрмәсендә Җәлил, Алиш һәм аларның иптәшләренең гомерләре өзелә, гильотинада җәзалап үтерелә.

Мультимедиада җәлилчеләр барельефы күрсәтелә.

Муса Җәлил батырлыгы белән бергә А. Алиш турындагы хакыйкать тә Туган илгә әйләнеп кайтты. Ул намусына тап төшермәгән, дошман алдында тез чүкмәгән, авыр әсирлек шартларында да фашизмга каршы көрәштә катнашкан һәм лирик хисләр белән сугарылган шигырьләр язарга да рухи көч тапкан.

“Кыр казлары “шигыре укыла.

Tатар халык җыры “Идел бит ул”

Фашистлар Алишны вәхшиләрчә җәзалап үтерделәр. Без хәтта аның мәете кая күмелгәнен дә белмибез. Әмма аның йөрәк каны белән язылган шигырьләре, мавыктыргыч китаплары бүген дә безнең белән. Әле дә А.Алишны халык зурлый, хөрмәт итә һәм горурлык белән искә ала. 1990нчы елда, соңлап булса да, А Алишка һәм аның көрәштәшләренә I дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены бирелде. Татарстан язучылары А.Алиш исемендәге премия булдырды. Балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә бу премия язучының туган авылындагы һәйкәл янында тапшырыла.

( Мультимедиада А. Алишка бирелгән орденга приказ, А .Алиш премиясе лауреатлары исемлеге (шунда ук ) .

Казан шәһәрендә бер урам һәм 55 нче мәктәп аның исемен йөртә, анда А.Алишка багышланган бай музей эшли. Без дә, мәктәп укучылары, А.Алишны онытмыйбыз, аның тирән эчтәлекле, мавыктыргыч әсәрләрен яратып укыйбыз. Туган авылы Көктә аңа һәйкәл куелды.

Мультимедиада А.Алишның туган авылындагы һәйкәле.

4. Ныгыту.

а). Төркемнәрдә эшләү. ( Сыйныф төркемнәргә бүленә, бирелгән темалар буенча фикер алышалар).

(Темалар.“ Абдулла Алиш-балалар язучысы” .“ Язучы да Алиш, батыр да”)

в). Викторина.



1. Абдулла Алишның тулы исеме?

2. Алиш туган авыл һәм район атамасы.

3. Ни өчен Абдулла Алишны балалар язучысы дибез?

4. Язучы булып китүдә аңа кемнәрнең тәэсире булган?



5.Апасының исеме ничек? (Закирә)

6. Апасының кызының исеме ничек? (Илсөяр)

7. Алишның хатынының исеме (Рокыя)

8. Абдулла Алишның улларының исеме (Алмаз, Айваз).

9. А.Алиш фронтта кем белән очраша?

10. А.Алиш кайда һәм ничек үлә? (Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашист палачлары тарафыннан җәзалап үтерелә)

11.А.Алишка багышланган “ Дуска” шигырен кем яза?

12. Абдулла Алиш исемендәге бүләкне кемнәргә бирәләр?

13.Бер әкиятеннән өзек карап китик. А.Алишның нинди әкияте?

14.Бу иллюстрация нинди әкиятенә карата? (слайд)

15. А.Алишның нинди әкиятләрен беләсез?

Викторина нәтиҗәләрен игълан итү, билгеләр кую.

5. Йомгаклау.

Укытучы. Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә, диеп уйлама!

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда.

Укытучы. Әйе, Алиш исеме күгебездә мәңге сүнмәс йолдыз булып янар. Ул әле безнең якташыбыз да һәм без моның белән чиксез горурланабыз.





Кулланылган әдәбиятның исемлеге:

*Үз илемдә, үз телемдә. Ф.М.Зиннурова. Казан. “Мәгариф” 2009.

* Язучы да Алиш батыр да.

*Әдәбият дәресләре. А.Г.Яхин. Казан. “Мәгариф” 2008.

*Иң матур сүз. Казан. “Мәгариф”. 2000.

*“Бала” китапханәсеннән “Чукмар белән Тукмар ” әкияте һәм мультфильмы.

* Татар балалары өчен календарь – 2014. Фатиха.

* Цифрлы белем ресурслары


 

У вас нет прав для создания комментариев.