header

Среда, Июль 15, 2026
 
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Тема: Чәчмә әсәрләрдә сюжет төзелеше

Максат: Чәчмә  әсәрләрнең сюжет төзелеше үзенчәлеге белән танышу

Кулланыла торган әсәрләр: “Акыллы Каюм бабай”, “Шомбай” татар халык әкиятләре

Дәрес барышы:

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: алдагы дәресләрдә нинди уку мәсьәләсе чиштек?

Көтелгән җ.: Тезмә әсәрләр үзенчәлеген өйрәндек.(I слайд)

Укытучы: Аларның үзенчәлеген ничек үзләштердек? Нинди нәтиҗә ясадык?

Көтелгән җ.: Ни турында? дигән сорау куеп, хисне таптык, аның сәбәбен, дәрәҗәсен, юануны билгеләдек.Тезмә төр әсәрләрнең эчтәлегендә хис ята, хис тудыручы өлешләрне җыеп торучы рифма, ритм, кабатлану кебек чаралар да бар. Шигырьләр, бәетләр, поэмалар, балладалар тезмә әсәрләргә керә.

2.Өй эшләрен тикшерү:Ш. Галиевның “Файдалы җиләк” шигыренә анализ.

Үзбәя. Критерий: “5”- шигырьнең строфалар үзенчәлеге дөрес билгеләнгән, шигырь өлешләргә дөрес бүленеп, эчтәлек табылган; “4” – шартларның икесе генә үтәлгән; “3”- шартларның берсе генә үтәлгән яки барысы да өлешчә генә үтәлгән.(слайд)

3.  Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

Укытучы: Ничек уйлыйсыз, хикәя, әкиятләр тезмә әсәрләрдән  нәрсә белән аерыла?

Көтелгән җавап:  Төзелешләре белән аерыла. Хикәя һәм әкиятләрдә ритм, рифма сакланмаган, строфалар юк.

Укытучы: Дәреслекләрнең 49нчы битеннән укыгыз әле,  хикәя һәм әкият жанрларын  берәштерә торган  әдәби төр ничек атала икән? Тагын нинди жанрлар керә?

Көтелгән җавап:  Алар чәчмә әсәрләр дип атала. Әдәбиятның бу төре дә  бик күп жанрларны берләштерә: әкият, хикәя, повесть, истәлекләр, юлъязмалар.

   Өйрәнелгән материал слайдта һәм укучыларның эш дәфтәрләрендә түбәндәгечә модельләштерелә:

                              Чәчмә әсәрләр

Әкият

Хикәя

 Повесть

Роман

истәлекләр

юлъязмалар

 

Укытучы:  Димәк, чәчмә әсәр жанрларын өйрәнә башлаячакбыз. Мин сезгә   эшне әкият  жанрыннан башларга тәкъдим итәм.  “Акыллы Каюм бабай” татар халык әкиятен алыйк. Ничек уйлыйсыз, эшне нәрсәдән башларбыз икән?

Көтелгән җавап: әкиятнең сюжетын игътибар белән укыйбыз.

Укытучы:  Димәк, сюжет өйрәнүдән эш башлыйбыз. Ә ничек була соң ул чәчмә әсәр сюжетын өйрәнү?  Дәреслекнең 49нчы битеннән чәчмә әсәрләр сюжеты турында укыйк әле. Монда сезгә нинди яңа төшенчәләр очрар икән, шул турыда сөйләргә әзерләнегез.

   Өйрәнелгән материал слайдта  һәм укучыларның эш дәфтәрләрендә түбәндәгечә модельләштерелә:

Үстерелеш

кульминацион нокта

Чишелеш

 

 (схемага карап, вакыйгалар хәрәкәте турында сөйләү, үз-үзләренә, бер-берләренә кабатлау)

Укытучы: Без бүгенге дәрестә нинди уку мәсьәләсен чишәрбез икән?

Көтелгән җавап:  Әкият жанры нигезендә чәчмә әсәрләрнең сюжет үзенчәлеген өйрәнербез.

 Тактага(слайд)  һәм дәфтәрләргә тема языла “Әкиятләрнең сюжет  төзелеше”

II. Уку мәсьәләсен чишү

1.      “Акыллы Каюм бабай” татар халык әкиятенең сюжетын  гөжләп укыгыз .

Әдәби әсәрне уку ысулы искә төшерелә: сюжетын игътибар белән укыйбыз, персонажларны табабыз, әсәрнең исеменә игътибар итәбез, әкиятнең сюжетын  текстка якын итеп сөйләргә әзерләнәбез 

2.      Сюжетны  текстка якын итеп чылбырлап сөйләү.

3.      Сюжет төзелеше.

Көтелгән җавап:

Вакыйгалар:Каюм бабай яхшы киңәш бирә һәм аның киңәше байга зур табыш китерә. Бу вакыйгаларның үстерелеше. Каюм бабайның байга хәтере калуы турындагы урында сюжет үзенең кульминацион ноктасына җитә.

 Каюм бабайның начар киңәш бирүе  һәм байның бөлүе турындагы вакыйга – сюжетның чишелеш өлеше.

Укытучы: Әсәр ни турында? Ничек беләбез?  Әкиятләрдәге вакыйгаларны бербөтен  итүче чара нинди? (моның өчен әсәрне үз сүзләре белән кыскартып әйтергә тәкъдим итәбез)

Көтелгән җавап: Әсәрне ике өлешкә бүләбез.Әкиятнең беренче өлешендә бай, яхшылыкның кадерен белмичә, бабайны рәнҗетә. Икенче өлештә бай үзенең тәкәбберлеге өчен җәзасын ала – байлыксыз кала. Икенче өлеш  беренче өлешнең киресе була. Башта бай бабайны үпкәләткән булса, соңыннан бабай байның ачуын китерердәй, аңа зыян салырдай киңәш бирә. (Беркайчан да үзеңнән түбәнрәкне кимсетергә ярамый, дигән нәтиҗәгә китерәбез). “Акыллы Каюм бабай” татар халык әкияте  яхшылыкның кадерен белмәгән байның җәза алуы турында  .

Нәтиҗә:  Димәк, чәчмә әсәрләрнең сюжет  төзелешен ничек өйрәнәбез?

·         Сюжетын игътибар белән укыйбыз, персонажларны табабыз.

·         Вакыйгаларга бүләбез. Вакыйгаларның үстерелешен, кульминация ноктасын һәм чишелешен билгелибез.

·         Охшаш вакыйгаларны берләштереп  әсәрне  ике өлешкә калдырабыз.

·         Әсәрнең ни турында булуын ачыклыйбыз.

·          Я гыйбрәт, я үрнәк алабыз.

Үзбәя:  Критерий (слайдта)

 чәчмә әсәрләрнең сюжет  төзелешен өйрәнү ысулын терәк конспекттан файдаланмыйча гына сөйләү - “5”;

терәк конспектка “күз төшергәләп”сөйләү - “4”;

терәк конспекттан файдаланып кына сөйләү - “3”;

терәк конспекттан файдаланып  та сөйләп бирә алмау -  “2”;

5.”Шомбай”әкияте сюжетын укыгыз,   киңәшеп вакыйгалар хәрәкәтен билгеләгез.

Укытучы:Эшне нәрсәдән башларбыз? 

Көтелгән җавап:“Шомбай”әкиятенең сюжетын искә төшерәбез (берничә укучы, бер- берсен дәвам итә-итә, сюжетны сөйли)

Укытучы:  Бер укучыга сюжетны кыскартыбрак сөйләргә тәкъдим итәм (бер укучы сюжетны кыскартып сөйли).

Көтелгән җавап: Вакыйгалар: әкияттә өч вакыйга бар. Беренчесе өлкән агаларының байдан җиңелеп кайтуы турында, икенчесе - уртанчы агаларының җиңелүе, өченче вакыйга кече агаларының байны җиңеп кайтуы турында. Беренче ике вакыйга -  сюжетның үстерелеше, өченче вакыйганың башында сюжет кульминацион ноктасына җитә (егет байларның хәйләсен аңлап ала).Соңгы вакыйга сюжетның чишелеше була.

Укытучы: алга таба вакыйгалар арасындагы бәйләнешне табу өчен, нинди эш башкарырбыз?

Көтелгән җавап: Охшаш вакыйгаларны берләштерербез.Беренче һәм икенче вакыйгалар охшаш, шуңа күрә аларны берләштерәбез. Бу вакыйгалар өлкән һәм уртанчы агаларының җиңелүе турында. (Шулай итеп вакыйгалар икегә калды.)

Укытучы: Вакыйгалар арасындагы каршылыкны нидән гыйбарәт соң?

Көтелгән җавап: Вакыйгалар җиңү - җиңелү, бөлү- баю каршылыгы белән аерылалар.

-Әкият сюжетының үзенчәлеген ачыклау.

Көтелгән җавап: Вакыйгалар арасындагы бәйләнешне беренче өлештә явыз бай агаларны алдап җиңде, икенче өлештә кече агалары байны кызык итте. Икенче өлештә беренче өлешнең киресе килеп чыкты. Бу әкияттә дә яман кеше оттырды.

Үзбәя.(“5”-сюжетны вакыйгаларга дөрес бүлү, охшаш вакыйгаларны берләштерү, вакыйгалар арасындагы каршылыкны дөрес табу, әкиятнең сюжет үзенчәлеген билгеләү; “4”- сюжетны вакыйгаларга дөрес бүлү, охшаш вакыйгаларны берләштерү, вакыйгалар арасындагы каршылыкны дөрес табу, “3”-1-2 генә шарт дөрес үтәлсә яки барысы да өлешчә үтәлсә ).

III.Рефлексия, бәяләү этабы

1.      Рефлексия.

“Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗәгә килдек?”

Көтелгән җавап: Чәчмә әсәрләрнең сюжет төзелеше үзенчәлеген ачыклау максаты белән ике әкиятне анализладык. Сюжетның үстерелеш, кульминация, чишелеш өлешләренән торуын белдек.Әкиятләрдә  икенче өлеш беренчесенең киресе була, дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки әкиятләрнең беренче өлешендә кара көч әкият каһарманнарын нинди дә булса юл белән җиңә. Икенче өлешендә исә әкият каһарманы кара көчне җиңә, аңа җәза бирә. Югалган нәрсәне таба һәм, аңа өстәп, башка нигъмәтләргә дә ия була.

2.      Дәрескә гомуми бәя кую.

3.      Өй эше алу: (слайдта языла)1) мәҗбүри өй эше: теоретик материалны кабатларга

                        Сайлап алырга:

                       2) Һ. Такташның “Хикәяне ничек язарга?”, яки Н. Гыйматдинованың “Төнбоек” хикәясен укырга.

                       3) әкият иҗат итәргә.

У вас нет прав для создания комментариев.