header

Среда, Июль 15, 2026
 
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

 

                     Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

Өлкәннәр көне уңаеннан 2 сыйныфта үткәрелгән класстан тыш чара

Максат: Өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү

Хөрмәтле кунаклар, кадерле өлкәннәр!Сезне өлкәннәр куне белән чын күңелдән котлыйбыз.Сезгә нык сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Табыныгыз мул булсын.

Оныкларыгыз сау-саләмәт булсын

Ял кичәгез гөрләп торсын.

               Җыр “Саумы кояш”

1. Кояш көлеп уянды да                          2. Һәр җирдә бер хикмәт көтә

Нурларын сипте мулдан                         Бүген гади көн түгел.

Әбиләр килде мәктәпкә                          Буген Өлкәннәр  бәйрәме

Атлап кояшлы юлдан.                             Шуңа шатлана күңел.

3. Нинди назлы, нинди эшчән              4. Кадерле әбиләребез

Синең куллар әбием!                             Чал чәчәле бабайларыбыз!

Бөтен дөнья бәйрәм итә                        Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне зурлап Әбием!                             Сезне ул һәм кызларыгыз!

5. Яшәгез сез мәңге яшь булып

Туган йортыгызга ямь булып.

Сез булсагыз таза-сәламәт

Оныкларга булыр бик рәхәт.

                  Җыр” Әбием күзлек кия”.

6. Оныкларга терәк булып                 7. Әбиемнең, бабаемның җылы кулы

Яшәгез сез шатлыкта                             Чәчәләремне сыйпады.

Сәламәтлек , ак бәхетләр                      Бүгенге матур көндә,

Юлдаш булсын картлыкта.                   Тәбриклибез без аларны.

8.Бик күңелле, бик тә рәхәт           9. Ышаныгыз без мәктәптә

Өлкәннәр карап торгач                      Бик тырышып укырбыз.

Эшләрендә булышырбыз                  Кайгы –хәсрәтләр китерми

Үсеп зур кеше булгач!                       Таянычыбыз булырбыз.

10. Минем әби бик уңган

Бар эшкә дә өлгерә

Юа, җыя, тегә,бәйли

Тәмле ашлар пешерә

Тор бәбкәм, уян дип

Дәү әнием уята

Көләч йөзле  әбиемне

Бар кеше дә ярата.

     Җыр”Әбигә хат”.

11. Бәйрәмебез гөрләп торсын

Уен-көлке күп булсын.

Әйдәгез, кызлар, биибез

Өлкәннәр карап торсын.

                Кызлар башкаруында бию

Нәфис сүз  (3 укучы сөйли)          Өлкәннәр

Бу өлкәннәр ни өчен дер

Кел киресен эшлиләр.

Мин үзем чәй эчмим, алар,

Кыстый-кыстый” Эч!”-диләр

Урамга чыга башласаң

“Ныгытып киен!”- диләр

Ә үзләре ни өчендер

Ныгытып киенмиләр.

Йоклыйсы килмәгән чакта

“Бар инде, йокла!”- диләр

Йоклаганда “ Тор инде, тор,

Аунама юкка!” –диләр.

Әгәр дә өйдә утырсам

“Бар урамда йөр!” – диләр

Ә урамга чыгып китсәм

“Бик күп йөрмә, кер!”-диләр

Эшсез йөрсәң дә ярамый

“Бераз ярдәм ит!”-диләр

Әгәр ярдәм итәм дисәң

“Борчып йөрмә, кит!”-диләр

Тотыңсаң вак-төяк эшкә

Алар бирә эресен

Аңламассың – бу өлкәннәр

Эшлиләр гел киресен.

              Балалар сөйләшә

                                     Зоопаркта

-Әни маймыл сатып алыйк әле.

-Аңа нәрсә ашатабыз соң?

-Әнә бит аларны “ашату тыела” дип язылган.

-Әни шушы язуны миңа да элик әле

-Ни өчен?

-Әби “аша” дип бәйләнмәсен өчен.

                         Күчтәнәч

Әбисенә барды Алмаз,

Ияреп әнисенә.

-Күчтәнәчсез килдек, - диде

Әнисе әбисенә.

-Юк,юк, зур күчтәнәч белән

Килгәнсез! – диде әби.

Менә бит күчтәнәч, -диеп,

Алмазны сөйде әби..

Алмазның әнисе тагын

Күчтәнәчләр әзерли.

-Әбиләргә кунакка

Барып кайтам хәзер, - ди

Дәшә Алмаз әнисенә

-Әни, әни, карале,

Күчтәнәч итеп бүген дә

Мине алып бар әле!

  Балалар сөйләшә.

Бабаем, әйт әле филнең әтисе баласының колагын борамы?

-Юк.

Кызганыч! Нинди зур колак әрәм!

               Чынлап аксады.

Үтеп бара бер бабай,

Чиста гына киенгән.

Тормыш изгән, күрәсең

Көянтәдәй иелгән.

Протезы авырмы,

Чак-чак сөйри аягын

Тук-тук итеп, адымын

Саный сыман таягы.

Аннан көлеп, бер малай

Бара иде аксаклап,

Абынды да , лап – җиргә

Кайтып китте чак атлап.

Хәзер чынлап аксый ул,

Маңгае да тишелгән.

Бәлки, инде моннан соң

Көлмәс гарип кешедән.

Ә хәзер” Ягез әле өлкәннәр!” дип аталган конкурсыбызны башлыйбыз.

Беренче конкурс.   

   “Баланың баласы балдан татлы”

Хөрмәтле әбиләр, берничә миннуттан соң сез оныгыгызны иркәләп әйтелгән исемен  әйтергә тиеш.Бәлки алар берничәдер, исегезгә төшерә торган арада күмәк бию.

Икенче конкурс

Әби, бабай – мәктәп баласы.

Мәктәптә укыганда берәр шигырегез истә калмадымы?

3. “Педагог –әби, бабай.”

1.Кибеттә йөргәндә сезнең оныгыз матур телефон күрә.Аны алырга куша. Сез нишлисез?

2. Оныгыгыз мәктәптән елап кайта.Сез нишлисез?

Рус халык биюе.

4 Минем кечкенә чагым

Әбиләр курчак курчак уйнап күрсәтә

Бабайлар Җепкә бәйләнгән машина белән уйныйлар.Җепне йомгакка чорнап машинаны алып кайталар.

5. “Телеңне йотарлык”

Оныгына алъяпкыч һәм яулык бәйләү.Кухня серен әйтү.

6.Сораулар балаларга

1.Әнинең әнисе сиңа кем була?

2.Әтинең әтисе сиңа кем була

3. Әкиятләр ничек башлана?

4.Әтием бар, әнием бар, ике апам

Әниемнең әнисен дә бик яратам

Ә без аның оныклары өчәү инде

Шулай булгач без барыбыз ничәү инде?

Сабыр , йомшак күңелле  өлкәннәр! Гомерегез буе тырышып хезмәт күрсәткәнегез өчен, авыр елларны үз җилкәгездә татысагыз да шушындый саф күңелле булып калганыгыз өчен,яхшы оныклар тәрбияләр үстергәнегез өчен сезгә зур рәхмәт.Озын гомер, сәламәтлек телибез сезгә әбиләр, бабайлар, өлкәннәр! Оныкларыгызның игелеген күрегез.Бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен бик зур рәхмәт.

Җыр “Ак яулыклы әбием.”

Күңелле булды кичә

Мичтә бәлешләр пешә

Хәзер инде ял итик

Бергәләп чәйләр эчик.

 

 

 

 

У вас нет прав для создания комментариев.