
- Подробности
- Категория: Начальная школа
- Создано 11.02.2014 09:03
- Автор: Римма
- Просмотров: 4009
Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызының 3 класста әдәби уку дәресе.
Тема: Кар – ул муллык билгесе.
Максат: 1)Укучыларның явым-төшемнәр турында белгәннәрен ныгыту, яңа төшенчәләр белән баету. М.Мазунов, И Солтан, Ф.Зыятдинов, М.Мирза әсәрләре белән таныштыру
2) Әсәрләр арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү, чагыштыру, җанландыру табу.
3) Кыш көне үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтүне дәвам итү, матурлыкка соклану хисе тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
Регулятив (РУУГ): максат кую, план төзү, план буенча эш алып бару, нәтиҗәне бәяләү
Танып белү (ТБУУГ): яңа информация туплау, ( әсәрләр арасындагы охшаш, аермалы якларны билгеләүанализлау , чагыштыру, классификацияләү)
Коммуникатив (КУУГ): үз фикереңне белдерү, башкаларныкын тану, партадаш күршең белән хезмәттәшлек итү
Шәхси( ШУУГ): эш гамәлләрне бәяләү, кызыксындырулы бәяләүне аңлату
Материал: Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф 1 кисәк. . М Мазунов “Яңа карлар ява”, И Солтан ”Кар ник шыгырдый?” Мөстәкыйль эш дәфтәре. И. Солтан “Кар ник ява?” Дәреслек-хрестоматия 63 бит Ф. Зыятдинов “Муллык билгесе”, М. Мирза “Кышның китәсе килми”.
Җиһаз: Кыш темасын презентация, рәсемнәр, кар бөртекләре, мәкальләр.
Предметара бәйләнеш: Әйләнә-тирә дөнья
Эш формалары: Эзләнүле, фронталь, индивидуаль,парларда.төркемнәрдә.
|
Үткәрү технологиясе |
Белем бирүче үстерешле биремнәр |
УУГ |
|
1 этап. Дәресне оештыру, психологик уңай халәт булдыру. Максат: Укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру
|
-Хәерле көн, укучылар!Кәефләрегез ничек? (Минем кәефем яхшы) Нигәяхшы? (...чөнки...) Синең кәефең яхшымы? Синең дә кәефең яхшымы? Кулларны кулга тотышыйк, Кулдан җылы йөгерсен, Бер-беребезгә карап елмаешыйк, Күңелдән-күңелгә нур иңсен. -Нәни дустым, бик кыен чакларда да кешеләргә елмаю бүләк итәргә онытма!Үзеңә дә рәхәт булып китәр! |
КУУГ |
|
2этап. Актуальләштерү Максат: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклану хисе тәрбияләү |
Укучылар, карагыз әле тәрәзәгә, урамда елның кайсы вакыты? (Урамда кыш) Ә көн нинди? (Көн салкын) -Ә нәрсә яуган? (Кар яуган) -Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була соң? “Кышкы табигать темасына сез өй эше итеп иҗади эш, рәсем ясап килгән идегез.Без сезнең белән кыш турында үзегезнең рәсемнәргә карап хәзер хикәя төзербез. Хикәяне бер укучы башлый, икенчесе дәвам итә. |
РУУГ |
|
3 этап. Уку мәсәләсен кую ситуциясе тудыру Максат: “Яңа белем ачу” өчен кирәк булган материалны табу, кайсы укучының кайда кыенлык кичерүен ачыклау, күзәтү-чәнлек сыйфатлары тәрбияләү. |
- Нәрсә ул кар? Кар – туңган су кисәкләре. Укучылар, карлар ничек барлыкка килә? Океан, елга, күлләрдән кояш нурлары тәэсирендә су тамчылары бик югарыга күзгә күренми торган парлар булып күтәреләләр. Югарыга менгән саен алар суыналар, бер-берсенә ябышып кар бөртекләре хасил итәләр. - Синең нинди формадагы кар бөртекләрен күргәнең бар? Бизәкләре буенча төрле-төрле булсалар да, формалары белән барысының да алтыпочмаклы йолдызчыклар булуына да игътибар иткәнегез бармы? -Нинди карлар була? ( беренче кар, җепшек кар, ябалак кар, тәңкә кар, бозлы кар....) Кар ак төстә була, үтә күренмәүчән, көпшәк, сибелүчән, юеш, мамык кебек, җылылык тәэсирендә суга әверелә, суык тәэсирендә боз була. Боз төссез, үтә күренүчән, уалучан. Табигатьтә кар белән бозны кыш көне күзәтергә мөмкин. Төркемнәрдә киңәшеп “Кар бөртеге” уены (һәр укучы чылбыр тәртибендә кар бөртеген кулга алып, укытучы сорауларына җавап бирә һәм бертөрле кар бөртеген эзләп табу) 1 төркем: Кар бөртеге нинди? (ак, матур, салкын, кечкенә, юеш.......) 2 төркем: Кар бөртеге нишли? (ява, эри, оча, ябыша,саклый.... ) |
КУУГ ТБУУГ |
|
5 этап . Уку мәсьәләсен чишү Максат: Авырлыкны чишү юлларын билгеләү, карның муллык билгесе булуын төшендерү |
-Карның файдасы һәм зыяны нидә? Бала нинди авырлыклар белән очраша. Карның муллык билесе булуын аңлату бала өчен кыенрак. Авырлыктан чыгу юллары. Әйләнә-тирә дөнья дәресендәге белемнәрне искә төшерү. Басуларда кар тоту, аның файдасы турында сөйләшү, слайдтан карау. Кыш көне карны күп тотсаң, язын туфракта дым күп була һәм үсемлекләр яхшырак үсә. Кырларга махсус кар тоткычлар урнаштыралар, яисә тирән итеп буразналар сукалыйлар, төрле киртәләр янында кар күбрәк өелә. |
ТБУУГ |
|
6 этап. Яңа материалны аңлату Максат: Әсәрләр арасын- дагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү, чагыштыру, җанландыру табу. |
Дәреслек, аңлатмалы сүзлек белән эш. Шадра –йөздә, тәндә чәчәк авыруыннан соң калган вак-вак чокырлар, тигезсез, кытыршы урыннар. 1. М.Мазуновның“Яңа карлар” шигырен бер укучы сәнгатьле укый. “Кар нилектән ява?” сорауына җавап эзләү һәм биремнәрне үтәү. Шигырьне чылбыр тәртибендә уку. Автор кар явуга шатланамы? Ул үзенең шатлыгын кайсы юлларда ачык әйтә? Нигә автор күкне “шадра” дип атый? Катлаулы бирем: Өй түбәләре турында нәрсә әйтә аласың? Карлар ничек ява? Автор аларны нәрсә белән чагыштыра? Үз фикереңне әйт.Текстатагы җанландыру урынлымы? “Ак кыш”, “ак кар”,”ак кош” сүзтезмәләрен ничек аңлыйсың? 2. И. Солтанның “Карлар ник шыгырдый” шигыре буенча эш. шигырьне мөстәкыйль уку. шигырь эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. “Кар ник шыгырдый?” соравына җавап эзләү. Әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә өйрәнгәннәрне искә төшерү. -Әсәрдә җанландырулар бармы? Кайсы урыннарда? Кем дөрес итеп тапты? |
ТБУУГ РУУГ |
|
6 этап. Ял минуты |
Без карлар –очабыз, түбәнгә төшәбез Җитешәбез дигәндә, җил белән китәбез. Шунда без һавада җилпенеп торабыз. Җил тынган арада , җирдә ял итәбез. |
|
|
7 этап. Белемнәрне беренчел ныгыту Максат: Өстәмә материал белән эшләү күнекмәсе булдыру. |
Ф Зыятдиновның “Муллык билгесе” шигырен уку, анализлау. Автор карны ничек сүрәтли? Мөстәкыйль эш М.Мирза. “ Кышның китәсе килми” шигыре өстендә эшләү.Сүзлек белән эш. Автор нинди буран турында яза? “Сыерчык бураннары” нәрсә ул? Ник алай дип атала? (Кышның ахыры кары. Яз көне сыерчыклар килгәч була ул. Якынча март ахыры - апрель башларында.) |
ШУУГ |
|
8 этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре Максат:Алган белемнәргә таянып парларда эш күнекмәсе булдыру |
1.Кар сүзе кергән сүзтезмәләр төзү (парларда эш) (Кар бабай, кар малай, кар чәчәге, кар атыш, кар бөртеге, карлы-буранлы, кар тоту..) 2. Кар турында мәкальләрне сүзләрдән төзү һәм аңлату. Калган эшкә кар ява. Кышкы кар – көзге икмәк. |
КУУГ |
|
9 этап. Эшчәнлекне бәяләү (рефлексия). Максат:Укучылар эшчәнлекне ничек башкаруларын , белемнәрне үзләштерүләрен аңлаулары |
-Укучылар, сез үзегез өчен яңалык ачтыгызмы? -Кемгә кайсы шигырь ошады? Ни өчен? -Яңа белемне кайда куллана алабыз? -Дәрестә сезнең нәрсә бик яхшы, нәрсә авыррак килеп чыкты? - Тагын нәрсә өстендә эшләргә кирәк?
|
ШУУГ |
|
10 этап . Йомгаклау Максат: Үзеңнең эшчәнлегеңә дөрес бәя бирү |
Нәни дусларым, ә сез табигатьне саклар өчен нәрсәләр эшләр идегез? Менә бу кар бөртекләренә үз фикерләрегезне язып куегыз әле . Кышкы серле бизәкләрне Күзәтәм күз талганчы Күңелемә җыеп барам Күземнән югалганчы. Матурлык күбәйтер идем Дөньяны саклар өчен Бар җиһанны бизәр идем, Җитсә әгәр минем көчем Билгеләр кую. |
|
|
11 этап. Өй эше 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә |
1) Шигырьләрне сәнгатьле укырга, теләгән укучы яттан өйрәнергә 2) “Кар нигә шыгырдый?” соравына җавап алу . 3)”Карлар ява җиргә, тәңкә карлар” темасына проект яки иҗади эш.
|
|


