header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Педсоветта ясалган чыгыш.

 Арча муниципаль районы Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе

Сәламәтбалаилбайлыгы!

(педсоветта ясалган чыгыш)

                                                        Хашимова Ләлә Фоат кызы

2012 ел

Яшь буынның сәламәтлеген саклау– җәмгыять һәм дәүләт алдында торган әһәмиятле бурычларның берсе. Укыту-тәрбия эше барышында да укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга һәрдаим игътибар итү сорала. Сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре балачактан гаиләдә һәм мәктәптә үзләштерелергә тиеш. Чөнки физик һәм рухи яктан сәламәт бала гына яхшы укый, ата-анасына, җәмгыятькә файда китерә ала. Дөрес туклану, көндәлек  режимны төгәл үтәү, физкультура һәм спорт белән даими шөгыль-ләнү, организмны чыныктыру сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. Балалар мәктәпкә кергәнче саф һавада ешрак булалар, төрле уеннар уйныйлар, бик күп хәрәкәтләнәләр. Кыскасы, аларның физик хәрәкәткә булган ихтыяҗлары тулысынча канәгатьләндерелә. Ә мәктәпкә килеп  кергәч, аларның хәрәкәт эшчәнлеге нык кими. Шуны истә тотып балаларны җитез, чыдам, кыю, тәртипле итеп тәрбияләү йөзеннән озайтылган көн төркемнәрендә без төрледән-төрле яңа уеннар, уен-ярышлар оештырырга тырышабыз. Хәрәкәт күнекмәләрен үстерә торган барлык төр уеннар баланың физик үсешенә генә түгел, акыл үсешенә дә уңай йогынты ясый. Һәр занятиедә диярлек әңгәмәләр, сюжетлы, хәрәкәтле уеннар, физик күнегүләр оештырырга тыры-шабыз.Уйнау шартларына, укучыларның яшенә (чөнки төркемнәргә төрле яшьтәге укучылар йөри) кызыксынуына карап, уен кагыйдәләре, эчтәлеге дә үзгәртелә. Шуңа күрә ял вакытларында хәрәкәтле уеннар җырлы-биюле уеннар белән чиратлаша. Көндезге аштан соң 13.20 дән-14.20 сәгатькә кадәр озайтылган көн төркеме режимында сәламәтләндерү вакыты  каралган. Шушы вакытта без физик  күнегүләрне барыннан да бигрәк умыртка сөяген сәламәт тотуга юнәлтәбез, чөнки Гиппократ әйтүенчә “Умыртка баганаң төз булса, барлык әгъзаларың да сау булыр”,- дигән. Бу күнегүләр баскан яки утырган килеш тә эшләнә. Мәсәлән: стенага арка белән терәлеп басарга, үкчәләр дә тиеп торырга тиеш һәм шушы торыштан гәүдәне туры тотып берничә адым алга, ә аннан кире артка хәрәкәтләнергә кирәк. Аннан соң баш өстенә китап яки башка шундый әйбер куеп төшереп җибәр-мәскә тырышып йөрү дә гәүдәне төз тотырга ярдәм итә. Дәрес хәзерләгән вакытта бармаклар гимнастикасын балалар бик теләп эшлиләр. Чөнки бармак очларында үзәк нерв системасына бәйле нокталар күп. Сәламәтлеккә кагылышлы әңгәмәләр үткәрү дә уңай йогынты ясый. Мәсәлән: “Компьютер һәм сәламәтлек”, “Көндәлек режим”, “Ничек ял итергә?”, “Хәрәкәттә-бәрәкәт”, “Туклану һәм сәламәтлек”, “Тешләрне ничек чистартырга?”, “Кояш, һава һәм су-безнең иң якын дуслар” һ.б. шундый әңгәмәләр тәрбия планы буенча үткәрелеп бара.Һәр чирек ахырында “Күңелле стартлар”, “Кышкы уеннар”, “Язгы шаярулар”  кебек мавыктыргыч уен-ярышлар оештырырга мөмкин.   Балалар безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Шуңа күрә яшь буынның сәламәт булуы өчен көрәшү – һәркемнең изге бурычы.  

 
 
 
 

У вас нет прав для создания комментариев.