header

Среда, Июль 15, 2026
 
Рейтинг:   / 13
ПлохоОтлично 

Интерактив такта кулланып төзелгән дәрес. 

               “Кыш килде”

Шайдуллина Ләйсән Сайфулловна,

 1 кв. категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең темасы: “Кыш килде”

Дәреснең максатлары:

1. Укучыларнын тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, аңлап ишетү күнекмәләрен камилләштерү.

2. Сүзлек байлыгын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Дәреснең методы һәм алымнары: укытучы сөйләме, әңгәмә, дәреслек белән эш, күрсәтү, сүзлек эше. 

Җиһазлау: дәреслек, сүзләр.

ТСО: компьютер,  мультимедиа проектор, экран.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.        

Исәнләшү.

-      Исәнмесез, укучылар, хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

 ( …)

II. Яңа дәрес.

  1. Ничә ел фасылы бар?

Ел фасыллары  нинди?

–Хәзер экранга карагыз. Анда сүзләр язылган. Аларны бергәләп, татар теленең специфик авазларын дөрес әйтеп, укыйбыз.

Кар, кар бөртеге, салкын, көчле, чаңгы, һава, җемелди, җир, көчле, ява.  (Сүзләр тәрҗемә ителә. Укучылар бер- бер артлы тәрҗемә итәләр.)

Все эти слова к какой теме относятся?

( Кыш темасына )

2. Слайд белән эш.                

 - Слайдка карыйбыз.Анда бирелгән сүзләрне укып, тәрҗемә итегез.

(Балалар укый, тәрҗемә итә, җөмләләр төзе)

Сүзләр:

  Салкын                           кыш                 җирне каплады

  Суык                               җил                 ява

  Карлы                             кар                  җитте

  Буранлы                       кар бөртеге         исә

  Йомшак                                                  килде

  Ап-ак                                                      җемелди

  Көчле                                                   

-      Бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзибез. ( Өченче багана чыга. Сүзләр укылып, тәрҗемә ителә.)

-      Хәзер җөмләләр төзик.

-      Мин сезгә русча әйтәм, сез тәрҗемә итәсез.                                       

 3. Сүзлек эше. Тактага карагыз. Анда бүгенге дәрестә булачак яңа сүзләр язылган. Сүзләрне укыйбыз һәм сүзлекләребезгә язып куябыз.     

                                        Җемелди - сверкает

Песнәк – синица

     Кызылтүш – снегирь

Поши - лось

Җәнлек – зверь

Эз - след

  

4. Аудирование.                         

– Мин сезгә шигырь укыйм, игътибар белән тыңлагыз.

Буран

Урамда буран

Мин өйдә торам.

Тәрәзә аша

Тик авыз ерам.

Ә җил выжылдый

Буран дуылдый.

Ачулы песи

Кебек мырылдый.

- Шигырь нәрсә турында? Что вы поняли?

( Шигырь кыш турында, буран турында )

- Шигырьне тәрҗемә итик. (Слайд

- Җил нишли?

( Җил выжылдый )

- Буран нишли?

( Буран дуылдый)

- Буран нәрсә белән чагыштырыла?

( Ачулы песи белән)

- Үзегез кыш турында нинди шигырьләр беләсез?

( Укучылар сөйли)

  1. Дәреслек белән эш.                               

-Хәзер дәреслекләрегезне ачыгыз. 95 бит, 7 нче күнегү. Текстны кем укый?

   Бүген көн җылы. Тыныч кына кар ява. Без чана, чаңгыларны алдык               һәм урманга киттек. Кышкы урман бик матур. Агачлар ап-ак тун кигәннәр. Безгә урманда бик күңелле, рәхәт. Без кичкә кадәр рәхәтләнеп шудык.

Какие слова вам не знакомы? Рәхәтләнеп – с удовольствием

-      Әйдәгез, текстны тәрҗемә итик. Урманны сурәтләгән җөмләләрне табыгыз. Здесь какое сравнение есть?

( Ап - ак тун кигән )

Физкультминутка ясап алабыз.         

6. Презентация өстендә эш.                  

- Без хәзер кышкы урманга сәяхәткә кузгалабыз. Урманга ничек барабыз?

( Чаңгыда барабыз )

- Сез чаңгыда шуасызмы?

(…)

- Слайдка карагыз. Сез нәрсә күрәсез?

( Кышкы урманны күрәбез )

- Җир нәрсә белән капланган?

( Кар белән капланган )

- Көн нинди?

( Көн аяз, кояшлы)

- Сез урманда нәрсәләр күрәсез?

( Агачлар )

- Бу нинди агач?

( Чыршы )

- Тагын карда нәрсәләр күрәсез?

( Карда эзләр бар. Җәнлекләр эзләре.)

- Кыш көне урманда нинди җәнлекләр була?

( Төлке, тиен, бүре, поши, куян)

- Нинди кошлар була?

( Тукран, песнәк, кызылтүшләр)

- Урман матурмы?

                               (...)

Тәрбияви момент – урман, аның әһәмияте, сакларга кирәклеге турында фикер алышу.

IV.  Йомгаклау.

- Димәк, без бүген нинди ел фасылы турында сөйләштек?

-Кыш турында хикәя төзеп карыйк.

- Кыш нинди?

-Урамда салкынмы?

- Кешеләр ничек киенгән?

- Кышкы урманда нинди җәнлекләр бар?

- Нинди кошлар бар?

Өй эше: Хикәя язарга. Дәрестә актив катнашкан укчыларга билгеләр куйдым.

                                                    

У вас нет прав для создания комментариев.