
- Подробности
- Категория: Начальная школа
- Создано 12.10.2014 16:30
- Автор: Лилия
- Просмотров: 2809
Татар теле . Җәләлова Лилия Раил кызы
Казан шәһәре Совет районы МББУ 159 нчы лицей
“ Сабантуй” текстын уку
( 3 нче сыйныфның рус төркеме өчен)
Башкарды:
Татар теле һәм татар теле укытучысы
Җәләлова Лилия Раил кызы
Казан 2014
Тема: “ Сабантуй” текстын уку( 3 нче сыйныфның рус төркеме өчен)
Дәреснең максаты:
1. Укучыларның сәнгатьле укулары белән җитәкчелек итү.
Аңлап, йөгерек уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту.
2. Укучыларны текст белән эшләргә өйрәтү, иҗади фикерләү сәләтләрен үстеү.
3. Укучыларда татар халкының милли бәйрәмнәре, уеннары белән кызыксыну уяту,
милли йолаларга хөрмәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:мультимедиа,видеосюжетлар, биремнәр язылган слайдлар
Дәрескә эпиграф:
Сабан туе – хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе,
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп
Бәйрәм итик көн буе.
Дәрес тибы: Катнаш дәрес
Дәрес барышы.
I Оештыру өлеше
- Хәерле иртә! Исәнмесез, укучылар!
- Кәефләрегез ничек?
- Бүген ничәсе? Атнаның кайсы көне?
- Сыйныфта кем юк?
- Дәрескә барыгыз да әзерме?
- Бик яхшы, димәк, дәресебезне башлыйбыз.
II Ишетеп – аңлау күнекмәләрен ныгытуга күнегүләр эшлибез, өй эшен тикшерәбез.( Өй эшенә сүзләр кабатлап килергә бирелгән була)
Бирем. Бирелгән сүзләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү һәм җөмләләр төзү.
Сүзләр: праздник – бәйрәм
подарок - бүләк
молодой - яшь
лето - җәй
летом – җәй көне
деревня - авыл
весело - күңелле
в деревне – авылда
на улицу – урамга
в деревне праздник – авылда бәйрәм,һ.б.
Җөмләләр. Бүген бездә бәйрәм. Авылда җәй көне бик күңелле.
Мин әниемә бүләк алдым.Җәй көне авылда бәйрәмнәр күп була.һ.б.
III Актуальләштерү.( Теманы аңлауга әзерлек)
- 1. Рәсем буенча әңгәмә.Сораулар.(Мультимедийный тактада Сабантуй рәсеме
күрсәтелә.)
- Рәсемдә елның кайсы вакыты сурәтләнгән?
- Җәй
- Бу нинди бәйрәм ?
- Сабантуй
- Бәйрәмдә малайлар, кызлар, кешеләр нишлиләр?
- Уйныйлар, йөгерәләр, елмаялар, һ.б.
- Малайлар һәм кызлардан башка тагын нәрсәләр күрәсез?
- Әтәч, сарык, атлар, кешеләр, һ.б.
2. Фонетик күнегү. (Картина өчен мөһим булган сүзләрне сайлап алырга,
иҗекләргә бүлергә ,дөрес басым белән укырга, дәфтәрләргә язарга.Сүзләр
мультимедийный тактада чыга.)
Сүзләр: бәйрәм, урам, җәй көне, кыш, шәһәр, яшьләр, урман, авыл, болын,
күңелле, уеннар, җил һ.б.
IV Төп өлеш. Текст белән эш.
- “Сабантуй” текстын уку.
- Яңа сүзләр белән танышу.(Сүзләр бер кат -укытучы тарафыннан укыла, икенче кат- укучылар күмәк укыйлар, өченче кат-берничә баладан укытыла)
- Сүзлек эше. Әлеге сүзләр сүзлекләргә яздырыла.
- Текстны уку.(Текстны сәнгатьле итеп укытучы укый, укучылар карап бара, аңлашылмаган сүзләр аңлатыла)
- Физкультминут
халык - народ
татар халкы – татарский народ
милли - традицион
кыр – поле
авыл буенча – по деревне
балачага – детвора
болын – луг
көрәш – борьба
узышлар – гонки
чүлмәк – кувшин
йорт – җир - хозяйство
Сабантуй – татар халкының милли бәйрәме. Ул җәй көне була. Авылда кыр
эшләре тәмамлангач,авыл кешеләре Сабантуй бәйрәменә әзерләнә башлый:
йорт – җирләрен җыештыралар, юалар, матур киемнәр алалар. Яшьләр:
авыл егетләре һәм кызлары матур киенеп, урамга чыгалар. Таяк башына сөлге
бәйләп һәм шул таяк белән өйдән өйгә кереп яулык, сөлге һәм башка бүләкләр җыеп йөриләр.
Бөтен авыл халкы – хатын – кызлар, балачага болынга төшәләр, күңел ачалар, шатланалар.
Сабантуйда төрле уеннар була: көрәш, капчык белән сугышу,чүлмәк вату,
капчык киеп чабу, атлар чабышы һәм көрәш.
Бәйрәмнең төп уены – милли көрәш. Җиңүчегә бүләк итеп тәкә(сарык) бирелә.
V Яңа теманы ныгыту.
- Укучылар текстны чылбыр буенча укыйлар һәм тәрҗемә итәләр.
- Сорауларга җавап бирү.
- Дәрес сезгә ошадымы?
- Нинди бәйрәм турында белдек?
- Сез бу бәйрәмдә катнашыр идегезме?
Текстта сүз нинди бәйрәм турында бара?
Сабантуй кайчан була?
Бәйрәмгә авыл халкы ничек әзерләнә?
Яшьләр нинди бүләкләр җыялар?
Сабантуйда нинди уеннар уздырыла?
Бәйрәмнең төп уены нинди уен?
Җиңүчегә нинди бүләк бирелә
VI Дәресне йомгаклау, өйгә эш бирү, билге кую.



/ 4