header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 16
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы”

муниципаль берәмлеге “Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбе”

бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Каралды

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышында              

Беркетмә № ___                                                                  

МБ җитәкчесе

_________________Солтанова Р.Р.                                                                                                                      

Килешенде                                                                                                                                      

Милли мәгариф буенча                                                

директор урынбасары                                                  

_________         Хайрова Р.Ф.

“____” ___________ 2014 ел.                                        

Расланды                                                               

Тимәш урта гомуми

белем бирү  мәктәбе

директоры

________________Шәрипов Х.Х.

Боерык №

“____    ” ___________   2014 ел.   

2014-2015 нче уку елына

 4 «б» сыйныфы өчен

татар теленнән башлангыч белем бирү буенча

эш программасы.

Барлыгы: 102 сәгать (атнага 3 сәгать) 

Дәреслек: “Күңелле татар теле” китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү

оешмалары өчен дәреслек 4 нче сыйныф (татар телен өйрәнуче укучылар өчен):

ике кисәктә; Р.З.Хәйдәрова, Казан “Татармульфильм” нәшрияте, 2014 ел.

Төзеде: башлангыч сыйныф укутучысы Гайнетдинова Д.В.

 

 

 

 

 

 

Тимәш, 2014

 

 

 

 

 

 

Аңлатма язуы.

    2014-2015 нче уку елына 4 нче сыйныфның рус телендә сөйләшүче балалары өчен татар теленнән эш  программасы түбәндәге документларга  нигезләнеп төзелде:

-Россия Федерациясенең «Мәгариф турында» законына;

-Татарстан Республикасының «Мәгариф турында» законына;

-Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартына. 2010 ел.;

-«Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку» фәненнән дәүләт стандартына. 1-4 нче сыйныфлар. Төзүчеләр: К. С. Фәтхуллова, Р. 3. Хәйдәрова. 2011ел.

-«Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»на (1-11 нче сыйныфлар). Авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева  Казан, «Татарстан китап нәшрияты»,  2011 ел.

     “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы” әдәби уку һәм татар теле дәресләре берләштереп укытуга нигезләнгән һәм елына 170 сәг. каралган. Мәктәпнең укыту планында татар теле һәм әдәби уку аерым предметлар итеп билгеләнгән. Шуның өчен 4нче “б” сыйныфының рус төркеменең эш программасына  үзгәрешләр кертелде. Татар теленнән программа елга 102 сәг. исәпләнде. Сәг. күләме атнага - 3 сәг., әдәби укудан елга 102 сәг.  (атнага – 3 сәг.) исәпләнде. Программадагы темаларның тәртибе дәреслектәге темалар тәртибенә туры килми. Укучыларга темаларны җиңел үзләштерү, белем бирү эзлеклелеген саклау өчен, Татарстан  Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы  тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта гомуми белем бирүче  мәктәпләрдә  татар  теле укыту программасы”нда бирелгән темалар тәртибе үзгәртелде. “ Кошлар һәм хайваннар дөньясында” темасы икегә буленде: “Туган як табигате” һәм “Хайваннар дөньясына”.  Башка бүлекләр темалары дәреслек темалары тәртибендә эшләнде. Бүлекләрдә дәрес саны татар теле һәм әдәби укуга түбәндәгечә бүленде:

Т/с

Бүлекләр.

Барлыгы

(сәгать)

Татар теле

(сәгать)

Әдәби уку

(сәгать)

1

Яңа уку елы котлы булсын

20(31)

15

16

2

Туган як табигате

20(38+15)

23

15

3

Хайваннар дөньясында

9

7

4

Кышкы уеннар

25(26)

10

16

5

Минем дусларым

25(28)

13

15

6

Дүрт аяклы дусларыбыз

15(16)

8

8

7

Яз килә

20(24)

13

11

8

Татарстан

20(12)

5

7

9

Матур җәй җитә

25(14)

7

7

 

Барлыгы

170(204)

102

102

    Шулай итеп, татар теленә 102 сәг. бирелгән, шулардан контроль һәм тикшерү эшләре – 10, диктант – 5.

Рус телле балаларга татар телен укытуның  төп максаты: укучыларны татар теленең орфоэпик, орфографик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү аша татарча аралашырга өйрәтү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү, хөрмәт тәрбияләү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1.    Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен  тирәнәйтү;
  2.    Морфология бүлегендәге исем, алмашлык, сыйфат, фигыль, рәвеш, сан кебек мөстәкыль сүз төркемнәренең лексик-грамматик мәгънәләрен системага салу, аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  3.    Татар һәм рус телләрендә җөмләдәге сүз тәртибе белән таныштыру;
  4.        Татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

      5) Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр  белән таныштыруны дәвам итү, алар белән төрле конструкцияләрне төзеп, җөмләләрдә куллану.

     Дәреслек:  “Күңелле татар теле” китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек 4 нче сыйныф. (татар телен өйрәнуче укучылар өчен):  ике кисәктә; Р.З.Хәйдәрова,_ Казан “Татармульфильм” нәшрияте, 2014 ел.

   Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

 Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм официаль хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

    Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

1. Башында, уртасында, ахырында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

2. Лексик темаларга караган сыйфатларны артыклык, чагыштыру дәрәҗәләрендә кулланырга өйрәтү.

3. Боерык фигыльнең барлык, юклык формаларын сөйләндә куллануга иренү.

4. Кушма, парлы исемнәрне, мәгънәләрен аңлап, дөрес кулланырга ирешү.

5. Биредә, тегендә, монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллануны ныгыту.

6. Актив үзләштерелгән исемнәрнең тартым белән төрләнешен гамәли белүне ныгыту.

7. Фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын аңлап аера белү һәм дөрес белдерү өчен кирәкле формаларны сайлап кулланырга күнектерү.

8. Саннарның өйрәнелгән төркемчәләрен гамәли белүне ныгыту.

9. Зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндереп, дөрес куллануга ирешү.

10.  Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен, тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру.

    Метапредмет нәтиҗәләр дигәндә реаль тормышта туган про­блемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (регулятив,

коммуникатив,    танып-белү) күз алдында тотабыз. Бу гамәлләр уку эшчәнлеген оештыруның һәм гон конпетенцияләр формалаштыруның

нигезе булып тора. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

    Предметара төшенчәләрне формалаштыру да метапредмет нәтиҗәләр яссылыгына куела.

Метапредмет (танып-белү, регулятив, коммуникатив) нәтиҗәләр:

-танып-белү

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

-классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

-ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

-үрнәк буенча эшли белү;

-аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

-рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

-аңлап укый белү;

-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-регулятив

-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

-уку хезмәтеңә бәя бирә белү;

-укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

 -коммуникатив

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

-аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

-парларда һәм күмәк эшли белү;

-әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

  4 нче сыйныф өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасының тематик эчтәлеге

Елга 170 сәгать (татар теле-102 сәг. атнага 3 сәг; әдәби уку- 102 сәг ,атнага 3 сәг)

Тема

Сәг. саны

 Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Грамматик материал

Матур әдәбият

 Яңа уку елы котлы булсын!

20

(15+16)

Яңа уку елы башланды. Без укытучыларны яңа уку елы белән котладык. <...>

Мин тәртип яратам. Минем эш урыны чиста.

Алеша иртән сәгать җидедә тора.

Оля яхшы укый. Ул - тырыш укучы.

Дәрестә нишләдең? Мин мисалны дөрес эшләдем, мәсьәләне дөрес ччишмәдем.

Сездә кошлар турында китаплар бармы?

Чәчәк бәйләме, бәйрәмчә, эчтәлек, сәнгатьле, тәрҗемә ит, уйла, куш, ал, тапкырла, бүл,  башлана, быел, былтыр, тәртип, эш урыны, һәрвакыт, кирәкле, игътибарлы(сыз), көндәлек, контроль эш, күчерә, чишә, гаепле, үкенә, оныта, күңелле.

чишмә,һава,кыска вакытлы яэгыр,көчле җил,көндезге температура, явымсыз,болытлы,

саргайды,көннәр суынды, тынды, җитте, башланды, исә.коелалар,китә.ява,оча,Туган ил, туган җир,туган як, гөлҗимеш, нарат,

чыршы ,бака яфрагы,үги ана яфрагы, кычыткан. мәтрүшкә, даруханә, агу, дару

Уку-язу әсбапларының исемнәрен атау.
Сузык авазлар,тартык авазлар.
Сорау алмашлыклары.
Микъдар, җыю саннары.
Сәгать ничә? конструкциясе
Чөнки, ләкин теркәгечләре.
Сыйфатлар.

Үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалышы.
Теркәгечләр.
Җөмләдә сүз тәртибе.
Җәенке җөмләләр.
Төшем килеш кушымчалары.

Сүз басымы.
Интонация.

Г.Тукай “И, туган тел”

Х.Гарданов “К хәрефе”

Р.Миңнуллин “Үсми калган хәреф”

Б.Рәхмәт “Хисап мәсьәләләре”

Г.Тукай “Бу кайчак була?”

А.Алиш “Сертотмас үрдәк” әкияте

М.Җәлил “Сәгать» шигыре

«Карак песи»

Кошлар һәм хайваннар  дөньясын

да 

20

(38+15)

Карлыгач, песнәк, чыпчык, карга, күке, сандугач, күгәрчен, торна, аккош, кыр казлары,тукран,кыр үрдәкләре, акчарлак, ашый, ашатам, эчә,
эчертәм, ул, аны, аның, бара алмый, бармады, өстендә, астында, канат, муен, уйнарага ярата, сәламәт, җилкә, шартлады, шаярырга, юкка чыкты, курыкты, кошчык, кайвакыт
бервакыт, инде, чөнки, шуңа күрә

Кыш көне кошларга бик салкын. <...> Марат кошларга таш ата. Ул мәрхәмәтсез малай. <...>

Аның төсе ... . Ул ... белән туклана. Ул кыш көне ... . Ул ... ашый. Ул ... бирә.

Буе, авырлыгы,  энә, энәле, ташый, ташбака, ярыша, ояла,үкенә, урлый, кызгылт,  чикләвек, каты, җәнлек, бөҗәкләр, арыслан, юлбарыс, таш, үлә..

Алфавит.
Баш,иялек,төшем килеш кушымчаларын куллану.
Сорау алмашлыклары.
Фигыльнең барлык, юклык формасы.
Бәйлекләрне сөйләмдә куллану.
Эш башлауны белдерүче конструкциясе.
Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.
Исемнәргә кушымчалар  ялгану тәртибе.
Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану.
Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы.
Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану;
Сорау кисәкчәләре.
Фигыльнең заман формалары.
Күрсәтү алмашлыклары.

Б.Рәхмәт “Кошлар киткәндә”

Ә.Бикчәнтәева “Каз бәбкәләре” шигыре

Татар халык әкияте “Өч кыз”

Һ.Такташ “Тәүфыйклы песи”

Ш.Маннур “Кошлар китә”

Г.Лотфи “Песнәк белән Әнисә” хикәясе

Җ.Тәрҗеманов “Чирик” хикәясе

Ә.Кари “Тиен”

Г.Тукай “Ташбака белән Куян”

Татар халык әкияте “Ялкау тиен”
“Яшел энәле керпе” әкияте

Кышкы уеннар

25

(10+16)

Мин хоккей яратам. Мин хоккей уйныйм. Әйдә, хоккей уйныйбыз. Хоккей сәгать унда башлана.

Әйдә, урамга чыгабыз. Урамда күңелле, рәхәт, саф һава. Синең чанаң бармы? Минем чанам юк. Миңа чана бир әле. Мин бармыйм, чөнки дәрес әзерлим.

Коля – батыр малай, ул абыйсына ярдәм итте.

Рәхәт, шатлана, мактый, шуа белә (белми), бата, елга буе, туңган, коткарды, батыр, җитез, очрашабыз, куркак, туңа, бата,  суза.

Сорау алмашлыкларын сөйләмдә куллану. Басым.
Фигыльнең заман формаларын аера белү.
Антоним сыйфатлар.
Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.
Рәвешләрне сөйләмдә куллану.
Инфиитив+телим конструкциясен сөйләмдә куллану.

Исемнәрнең урын-вакыт килеше.

Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр.
Бер һәм күпмәгънәле сүзләр.

Б.Рәхмәт “Кыш һәм кеше” шигыре

Кышкы сынамышлар

Җ.Тәрҗеманов “Камыраяк”

Г.Бакир “Кышкы уен”

Б. Рәхмәт “Яңа ел килгәч”шигыре

Минем дусларым

25(13)

Минем дустым бар. Аның исеме –Айсылу. Без аның белән бергә укыйбыз. Без бергә мәктәпкә йөрибез. Ул тырыш, әдәпле, тыйнак.

Бергә, тыйнак, ярар, соң, әйбер, бик, ямьле, гел, бал, эндәшмәде, кемдер, сылтау, сыйныфташ,

күрше, бию түгәрәге,  таныштык, көтә, табышмак, башмаклар, алып кайта, кия, сала.

Җыю саннары.
Сүз ясагыч кушымчаларның ялгану тәртибе; -чы/-че,-лык/-лек.
Эш башлануын белдерүче конструкциясен сөйләмдә куллану.
Бәйлекләрне сөйләмдә куллану.
Хикәя фигыльнең заман формалары.
Киләчәк заман хикәя фигыльнең ясалышы, зат-сан белән төрләнеше.
Билгесезлеек алмашлыклары.
Антонимнар.

Дуслык турында мәкальләр

Г.Бәширов “Сылтау”

И.Туктар “Алма”

Д.Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”

Яз килә

20 (13+11)

Ямьле, күңелле яз җитте. Елгада боз китә. Җылы яктан кошлар кайта. Без кошларга оя ясыйбыз. Көннәр озын, төннәр кыска була.

Кадерле әнием! Сине бәйрәм белән котлыйм. Сиңа сәламәтлек телим.

Яз көне матур бәйрәм була. Ул Карга боткасы.  <...>

Җылы як, боз китә, кайта, озын, кыска, тамчы тама, кояш җылыта, кар эри, күгәрчен, сыерчык, оя ясый, Карга боткасы, өйдән-өйгә, буенда, алып килә.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.
Бәйлекләрне сөйләмдә куллану.
Үткән заман хикәя фигыльнең юклык фоормасы.
Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
Сорау алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
Инфинитив_ярый, ярамый конструкцияләрен сөйләмдә куллану.
Антонимнар.
Билгесез үткән заман хикәя фигыльләр.
Кушма сүзләрнең язылышы.
Сан төркемчәләре;аларның язылышы.
Хикәя фигыльнең заманнары.
Сыйфатларны кешегә бәя бирүдә куллану.

Б,Рәхмәт “Яз килә”

К.Маховский “Язгы авазлар”

Әниләр турында җырлар

Татар халкының милли йолалары “Карга боткасы”,”Нәүрүз”.

Л.Толстой “Әбисе белән оныгы”

М.Газизов “Рәхмәт”

С.Сөләйманова “Кем уяткан Ләйләне?”

Ш.Галиев “Онытылган”

З.Туфайлова Әни сүзе”

Ә.Бикчәнтәева “Дәү әнием”

Язгы сынамышлар

Дүрт аяклы дуслары-быз

15

(8+8)

Песиемнең койрыгы йомшак, колаклары кечкенә, күзләре яшел. <...>

Мин этемне бик яратам, аш бирәм, аның белән урамга чыгам.

Хуҗа, эзли, маңгай, адаша, коткара, кача, ябыша.

Исемнәрнең чыгыш килеше.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.
Бәйлекләрне сөйләмдә куллану.
Үткән заман хикәя фигыльнең юклык фоормасы.
Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
Сорау алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
Исемнәрнең юнәлеш килеше.

Р.Мингалим “Дөньяда бер эт бар иде”

Г.Мөхәммәтшин “Ак песи”

Р.Батулла “Чикыл белән Мырый”

Б.Рәхмәт “Чүлмәк башлы кәҗә”

Һ.Такташ “Тәүфыйклы песи” шигыре

М.Җәлил “Карак песи”

Х.Вахит “Наратлыдан Каенсарга”

Татарстан Республикасы

20

(5+7)

Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?  Дәүләт флагында нинди төсләр бар?

Казан бик матур, зур шәһәр. Миңа Казан Кремле ошады. Кремльдә Кол Шәриф мәчете бар. <...>

Татарстанда нинди шәһәрләр бар? Алабуга Казаннан еракмы?

Бари Рәхмәт – шагыйрь. Ул шигырьләр яза. Дәрҗия Аппакова – язучы. Ул хикәяләр яза.

Дәүләт гербы, дәүләт, флагы, дәүләт гимны, дәүләт теле, манара, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, ерак (түгел), шәһәре, язучы.

Сорау җөмләләр.
Исем сүзтезмәләрнең ясалышы.
Тезмә сүзләр ясалышы.

Рәвешнең мәгънәләре һәм җөмләдә кулланылышы.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Алмашлыкларның килеш белән төрләнеше.

Боерык фигыльләр.

Кисәкчәләр.

Ф.Яруллин “Туган ягы кирәк кешегә”

Җыр “Мин яратам сине Татарстан”

Х.Туфан “Туган тел”

Татар халык әкияте “Зөһрә кыз”

Татарстан гимны

И.Юзеев “Татарстаным”

Матур җәй җитә

25 (7+7)

Син җәй көне кая барасың? Мин җәй көне авылга барам. <...>

Бакчада эшлим. Чүп утыйм, су сибәм. <...>

Ял итә, ярдәм итә, чүп утый, җыя.

Сорау алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.

Синоним,антоним,омоним сүзләр.

Тамыр һәм ясалма сүзләр.

Сүз ясагыч кушымчалар.

Җыйнак,җәенке җөмләләр.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

Җөмләдә сүз тәртибе.

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше.

Ш.Галиев “Тәмле җәй”

Г.Нәбиуллин “Урман сөйләшә”

Р.Корбан “Җиләктә”

А.Алиш “Сертотмас үрдәк” әкияте

Н.Әхмәдиев “Тәрбияле малай”

З.Мансур “Кырмыска” шигыре

Т,Миңнуллин “Кәрлә-мәктәп баласы”

Г.Тукай “Су анасы”

Г.Сабитов “Чүкеч” хикәясе

 

 

 

 

 

Календарь- тематик планы.

Татар теле.

 

Т.с

Тема

Сәгать

саны

План

Факт

Искәрмә

Яңа уку елы котлы булсын (15 с.)

1

Белем  бәйрәме.

1

01.09

   

2

Уку-язу әсбаплары.

1

03.09

   

3

Сузык авазлар.

1

05.09

   

4

Тартык авазлар.

1

08.09

   

5

[к], [къ] авазы, к хәрефе.

1

10.09

   

6

О, ы, э хәрефләре.

1

12.09

   

7

О, ө хәрефләре

1

15.09

   

8

Сорау алмашлыклары.

1

17.09

   

9

Саннар.

1

19.09

   

10

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? төзелмәләре.

1

22.09

   

11

Чөнки, шуңа күрә  теркәгечләре.

1

24.09

   

12

Кереш диктант.

1

26.09

   

13

Хаталар өстендә эш. Сыйфатлар. Эшләргә кирәк төзелмәсе.

1

29.09

   

14

Үзеңне тикшер! Контроль эш.

1

01.10

   

15

Хаталар өстендә эш. Татар теленең хәреф-аваз системасын кабатлау.

1

03.10

   

Туган як табигате  (23 с.)

16

“Көзге табигать” темасына лексик минимум.

1

06.10

   

17

Үткән заман хикәя фигыль.

1

08.10

   

18

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

10.10

   

19

Кисәкчәләр.

1

13.10

   

20

Җөмләдә сүз тәртибе.

1

15.10

   

21

“Көзге урман” текстындагы лексик - грамматик минимум

1

18.10

   

22

“Дару үләннәре” текстындагы лексик-грамматик минимум

1

20.10

   

23

Сорау алмашлыклары. (Кемне? Нәрсәне?)

1

22.10

   

24

Үзеңне тикшер!

1

24.10

   

25

Диктант.( Үткән һәм хәзерге заман хикәя фигыль темасы буенча.)

1

27.10

   

26

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү.

1

29.10

   

27

“Без кошларга ярдәм итәбез” темасына лексик минимум.

1

31.10

   

28

Сорау алмашлыклары.(Нәрсә?Нәрсәне?Нәрсәнең?)

1

10.11

 

 

29

Алфавит.

1

12.11

   

30

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формалары.

1

14.11

   

31

Бәйлекләр.

1

17.11

   

32

Эш башлауны белдерү.

1

19.11

   

33

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

21.11

   

34

Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибе.

1

24.11

   

35

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре белән җөмлә төзү.

1

26.11

   

36

Үзеңне тикшер! Саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

28.11

   

37

Диктант. (Исем темасы буенча)

1

28.11

   

38

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү.

1

01.12

   

Хайваннар дөньясында ( 9 с.)

39

“Хайваннар дөньясында” темасына лексик минимум.

1

03.12

   

40

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

1

05.12

   

41

Сыйфат дәрәҗәләре.(чагыштыру, артыклык)

1

08.12

   

42

Сорау кисәкчәләренең фигыльгә ялгану.

1

10.12

   

43

Фигыльнең заман формаларын кабатлау.

1

12.12

   

44

Күрсәтү алмашлыклары.

 

15.12

   

45

Үзеңне тикшер!

1

17.12

   

46

Диктант “Әниемә бүләк”.(Фигыльнең заман формалары буенча кабатлау).

1

19.12

   

47

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү.

1

22.12

   

Кышкы уеннар (10 с.)

48

“Кышкы уеннар” темасына лексик минимум.

1

24.12

   

49

“Кышкы уеннар” темасына лексик минимум.

1

26.12

   

50

Кебек, шикелле бәйлекләре.

1

12.01

   

51

Антоним сыйфатлар.

1

14.01

   

52

Башында, уртасында, ахырында бәйлек сүзләре.

1

16.01

   

53

Башында, уртасында, ахырында бәйлек сүзләре.

1

19.01

   

54

Үзеңне тикшер!

1

21.01

   

55

Мин эшли беләм төзелмәсе.

1

23.01

   

56

“Кышкы уеннар “ темасы буенча контроль эш.

1

26.01

   

57

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү.

1

28.01

   

Минем дусларым  (13 с.)

58

Фигыльнең теләк формасы.

1

30.01

   

59

Бәйләнешле сөйләм үстерү ”Минем дустым”.

1

02.02

   

60

Җыю саннары.

 

04.02

   

61

Сүзләрнең синоним парлары.

1

-6.02

   

62

Исем ясаучы –чы/-че кушымчалары.

1

09.02

   

63

Эш башлануны белдерү.

1

11.02

   

64

Хикәя фигыль заманнары.

1

13.02

   

65

Киләчәк заман хикәя фигыль.

1

16.02

   

66

Киләчәк заман хикәя фигыль.

1

18.02

   

67

Билгесезлек алмашлыклары.

1

20.02

   

68

Үзеңне тикшер!

1

23.02

   

69

Билгесезлек алмашлыклары темасы буенча диктант

1

25.02

   

70

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү.

1

27.02

   

Яз килә  (13 с.)

71

“Яз килә” темасына лексик минимум.

1

02.03

   

72

Инфинитив + ярый, ярамый, инфинитив + телим конструкцияләре.

1

04.03

   

73

Сүзтезмәләрнең антоним парлары.

1

06.03

   

74

8 нче март котлавын язу.

1

09.03

   

75

 Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

11.03

   

76

Кушма сүзләр.

1

13.03

   

77

Кушма сүзләр.

1

16.03

   

78

. Контроль эш.  Кушма сүзләр.

1

18.03

   

79

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү.

1

20.03

   

80

Хикәя фигыль заманнары

1

01.04

   

81

Итагатьле сорау формалары: миңа китап бирегезче, ...бирегез әле, зинһар.

1

03.04

   

82

Сыйфатлар.

1

06.04

   

83

Үзеңне тикшер!

 

08.04

   

Дүрт аяклы дусларыбыз (8 с.)

84

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына лексик минимум.

1

10.04

   

85

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

13.04

   

86

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

15.04

   

87

Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнүе.

1

18.04

   

88

Биредә, тегендә, монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллану.

1

20.04

   

89

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерү.

1

22.04

   

90

Зат алмашлыклары темасы буенча диктант

1

24.04

   

91

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү.

1

27.04

   

Татарстан ( 5 с.)

92

“Татарстан – туган ягым” темасына лексик минимум.

1

29.04

   

93

Сорау җөмләләр.

1

01.05

   

94

Исем сүзтезмәләр.

1

04.05

   

95

Сорау алмашлыклары.

1

07.05

   

96

Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләре.

1

11.05

   

Матур җәй җитә (7)

97

“Кояшлы җәй, ямьле җәй” темасына лексик минимум.

1

13.05

   

98

Билгене белдерүче сүзләр.

 

15.05

   

98

Тезмә сүзләр.

 

18.05

   

99

Үзеңне тикшер!

 

20.05

   

100

Контроль эш.

 

22.05

   

101

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү.

 

25.05

   

102

Үткәннәрне йомгаклап кабатлау.

 

27.05

   
                 

Өстәмә әдәбият:

          1. А.Г. Газизова “Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы” ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен) . Казан  ” Яңалиф” нәшрияты 2007

 2.Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятулина., Ф.Х. Хәбирова “Гомуми урта беләм бирү  мәктәпләренең 4 нче сыйныфында укычы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр.Яр Чаллы 2010.

           3. .Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятулина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле  укыту” Укытучылар өчен методик кулланма. Яр Чаллы 2010.

           4. Р.З. Хәйдәрова    “Рус телендә сөйләшү балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру өчен тематик план. “ Яр Чаллы 2009.

           5. Татарстан Республикасы мәгаиф һәм фән министрлыгы. Рус теләндә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы 1-4. Казан“Мәгариф” Нәшрияты. 2009.

          6. Р.З.Хәйдәрова “Дисклар”

У вас нет прав для создания комментариев.