
- Подробности
- Категория: Математика
- Создано 10.02.2014 07:14
- Автор: Гульназ
- Просмотров: 2725
Технологик карта
Мозафарова Гөлназ Гыйлметдин кызы
Апас муниципаль районы
Муниципальгомумбелем бирү учреждениесе
“Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Предмет: математика
Класс: 2
|
Дәрес темасы |
7, 8, 9, һәм 10 га бүлү |
|
Дәреснең максаты һәм бурычлары |
1. 7, 8, 9, һәм 10 га бүлүне өйрәтү, укучыларны тапкырлау һәм бүлү гамәлләрен кулланып мисаллар һәм мәсьәләләр чишүне ныгыту, белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтү; язмача һәм телдән исәпләү күнекмәләре формалаштыру. 2. Укучыларның логик фикерләүләрен, уйлау сәләтләрен үстерү. 3. Укучыларда эшлекле мөнәсәбәт тәрбияләү.
|
|
Көтелгән нәтиҗәләр |
Тапкырлау һәм бүлүне практикада куллана белү. |
|
Предметара бәйләнешләр |
Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку |
|
Ресурслар: - төп - өстәмә |
“Математика” дәреслеге, 2 класс, авторлары – Г.В.Дорофеев, Т.Н.Миракова. Ноутбук, презентация, тест, биремле карточкалар. |
|
Үткәрү технологиясе |
Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре. |
Һәр этапның диагностик биремнәре. |
||||||||||||
|
1 этап. Оештыру өлеше. Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру. Көтелгән нәтиҗә:дәрескә уңай психологик халәт тудыру.
|
1 этап:Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру. Укучылар(барысы бергә). Хәерле иртә миңа, Хәерле иртә сиңа, Хәерле иртә безгә, Хәерле иртә сезгә! Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә. Укытучы:Кояш та үзенең елмаюы, нурлары белән безгә яхшы кәеф бүләк итә.(слайд 3) |
Коммуникатив эшчәнлек. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация ясап уңай атмосфера тудыралар. |
||||||||||||
|
2 этап. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: телдән исәпләү күнекмәләре булдыру. Көтелгән нәтиҗә: күңелле мәсьәләләр ярдәмендә логик фикерләүләрен үстерү, тиз һәм дөрес исәпләүгә ирешү. |
1. Өй эшен тикшерү (№3, 102бит) (слайд 4) ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (Аңлатмаларның җавабын тикшерү.) Кемнең җавабы 1, 5, 9баса. 1, 2, 9 1, 5, 9 1, 5, 9
2. Телдән күнегү эшләү. (слайд 5) - Укучылар, әйдәгез игътибар туплыйк әле.(Карточкада саннар язылган.) 12 6 24 18 30 36 42 54 48 - Бу саннар турында нәрсә әйтә алыр идегез? (6 га бүленүче саннар.) - Иң кечкенә санны әйт. - Иң зур санны әйт. - Арта бару тәртибендә укы. - Кими бару тәртибендә укы. 3. КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (слайд 6) Сезнең өстәлегездә ак кәгазь ята. Шул кәгазьнең аскы өлешен 2см итеп бөкләгез. Өске өлешенә тапкырлау яки бүлүгә 2 – 5 мисал языгыз. Аскы өлешенә җавапларын язасыз һәм бөклисез. А номерлы укучы В номерлы укучыдан сорый. В номерлы укучы җавап бирә. Җавап дөрес булмаса А номерлы укучы өйрәтә, төзәтә. Җавап дөрес булса мактый.
|
Регулятив эшчәнлек: укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү. Танып-белү эшчәнлеге: мәсьәлә эчтәлеген аңлау. Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы, информаөия табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү. |
||||||||||||
|
3 этап. Яңа тема буенча эш. |
1. Укучылар дәреслектән №1, (104нче бит) карыйк әле.(слайд 7) - 1*7=7 ( тапкырлауның компонентларын атыйбыз) 1 - тапкырлаучы 7 – тапкырлаучы 7 – тапкырчыгыш 2 * 7 1 * 8 1 * 9 1 * 10 2 * 8 2 * 9 2 * 10 - Җавапларны табабыз, бүлүгә икешәр мисал төзибез. 7 : 1 14 : 2 8 : 1 16 : 8 9 : 1 18 : 2 7 : 7 14 : 7 8 : 8 16 : 2 9 : 9 18 : 9 10 : 1 20 : 2 10 : 10 20 : 10 Нәрсә килеп чыкты? (Әйе,7, 8, 9, 10га бүлү). 1. №2, (104нче бит) рәсемнәр ярдәмендә бүлүгә мисаллар эшләү. - арәсемен карыйк, ничә квадрат? Ничә бүлектә? (7) 7 : 7 икенчесендә ничә? (14) 7 бүлектә 14 : 7 - брәсемендә ничә өчпочмак? (8) Ничәгә бүлгән? (8) 8 : 8 икенчесендә ничә? (16) Ничә бүлектә?(8) 16 : 8 - в рәсемендә ничә түгәрәк? (9) Ничә бүлектә? (9) 9 : 9 икенчесендә ничә? (18) Ничә бүлектә? (9) 18 : 9 - г рәсемендә ничә турыпочмаклык? (10) Ничә бүлектә? (10) 10 : 10 Икенчесендә ничә? (20) Ничә бүлектә? (10). 20 : 10
Физкультминут. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (слайд 8) Класста лидер сайлана. Кемнең чәче озынрак, шул лидер була. Калганнары аны кабатлыйлар. Лидерлар алышына, шулай дәвам итә.
|
Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль. Танып-белү эшчәнлеге: сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү, тикшерү. Шәхес буларак эшчәнлек: әхлакый-этик бәяләү.
|
||||||||||||
|
4 этап. Ныгыту. Максаты:алган белемнәрне ныгыту. Көтелгән нәтиҗә: тапкырлау һәм бүлүне өйрәнү, мисаллар эшләгәндә куллана белү.
|
2. №3, 104бит, мәсьәлә. Укытучы белән берлектә мәсьәләләр чишү. (слайд 9 – 13). Укытучы: - Балалар, дәреслекнең 104 нче биттәге 3 нче биремне карагыз әле. Безгә мәсьәләләр чишәргә кирәк.(телдән) 1). Походта 7 көндә, һәр көнне тигез итеп, 14кг ярма тотканнар. Һәр көнне ничә килограмм ярма тотканнар? - Походта ничә көн булганнар?(7) - Барлыгы ничә килограмм ярма тотканнар?(14) - Бер көнгә ничә килограмм ярма тотылган? (2) - Мәсьәләнең җавабы ничек? (Бер көнгә 2 кг ярма тотылган) 2). Белоснежка 7 кабартма пешергән һәм аларны, тигез итеп, 7 гномга бүлеп биргән. Һәр гномга ничә кабартма тигән? - Белоснежка ничә кабартма пешергән? (7) - Ничә гномга биргән?(7) - Һәр гномга ничә кабартма тигән? (1) 3) 16 марканы, тигез итеп, 8 конвертка ябыштырганнар. Һәр конвертка ничә марка ябыштырганнар? - Барлык маркалар саны? (16) - Ничә конвертка ябыштырганнар?(8) 4) Парлы шууда 18 фигурист катнашкан. Парлы шууда барлыгы ничә пар фигурист катнашкан? - Барлыгы ничәфигурист катнашка? (18) - Барлыгы ничә пар фигурист катнашкан?(9) |
Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль. Танып-белү эшчәнлеге: сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу.
|
||||||||||||
|
5 этап. Тикшерү күнегүләре. Максаты:үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
|
1. ТИК-ТЭК-ТОУ “крестики-нолики” (слайд 14). Укучылар шушы саннарны кулланып, вертикаль, горизонталь, диагональ тәртиптә аңлатмалар төзиләр. 3 4 2 6 2 8 12 4 8 2. Ә хәзер әйдәгез, тест ярдәмендә белемнәребезне тикшерик. (Тест сораулары язылган карточкалар таратыла. Урында эшлиләр, дөрес җавап астына сызалар. Бер-берсенекен алыштырып тикшерәләр.)
3.Логик мәсьәләләр чишү. (слайд 15-17) а) Бер шоколадка тотсак әгәр 8 сум, Ун шоколадка кирәк булыр ничә сум? б) Илгиз, Фәрит, Марат һәм Айрат берәр кар бабай ясаганнар. Илгиз белән Фәритнең кар бабайлары себерке тоткан.Айрат белән Фәритнең кар бабайлары чиләкле. Кайсы кар бабай кемнеке?
в)Өч туры сызык ярдәмендә кәбестәләрне куяннардан аерырга.
|
Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль. Танып-белү эшчәнлеге: логик, проблема кую һәм чишү.
|
||||||||||||
|
6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлекция. Максаты:дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау. |
Укытучы.- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек? (слайд 18). Өй эше: № 6, 105 бит. Дәрестә актив катнаштыгыз. Барыгызга да рәхмәт (билгеләр куела). Дәрес тәмам. |
Шәхси эшчәнлек: тапкырлау һәм бүлү гамәлендәге саннарның исемнәрен атау, искә төшерү. Регулятив эшчәнлек: математик төшенчәләрне тормыштагы хәлләр ярдәмендә өйрәтү. Танып-белү эшчәнлеге: Тапкырлаучы, тапкырлаучы, тапкырчыгыш. Бүленүче, бүлүче, өлеш төшенчәләрен формалаштыру. Коммуникатив эшчәнлек: бер-береңне хөрмәт итә белү ысулларын үзләштерү, бердәм хезмәттәшлек булдыру. |
||||||||||||




![Описание: C:UsersУченикAppDataLocalMicrosoftWindowsTemporary Internet FilesContent.IE5X2X15AFJMCj04301290000[1].wmf](file:///C:UsersF5A8~1AppDataLocalTempmsohtmlclip11clip_image007.gif)
