
- Подробности
- Категория: Математика
- Создано 02.12.2013 17:44
- Автор: Ахметзянова Диляра Галимзяновна
- Просмотров: 2255
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ САРМАН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “ЮЛТИМЕР ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ” КООРДИНАТАЛАР ЯССЫЛЫГЫ 1 категорияле математика укытучысы Әхмәтҗанова Диләрә Галимҗановна Юлтимер 2013 Фән: математика. Класс: 6 Тема: Координаталар яссылыгы. Максат: кординаталар яссылыгында бирелгән координаталар ярдәмендә нокта төзергә өйрәтү, ноктаның координаталарын табу. Бурычлар: o координаталар турысы һәм аның элементлары турында белгәннәрне искә төшерү, белемнәрне системалаштыру; o укучыларны яссылыктагы координаталар системасы белән таныштыру, o нокталарны координаталар яссылыгында билгеләү; o иҗади мөмкинлекне үстерү; o математика фәненә кызыксыну тәрбияләү. Дәреслек: Н.Я.Виленкин.,В.И. Жохов. Математика, 6 класс. Җиһазлау:интерактив такта, проектор, компьютер, рәсемнәр. Дәрес барышы: I. Оештыру өлеше. Исәнмесез, укучылар. Бүген безнең дәресебез үзенчәлекле, бездә кунаклар бар. Укучыларны дәреснең темасы, максаты белән таныштыру. II. Белемнәрне актуальләштерү. Үткәннәрне кабатлау: 1. Координаталар нуры нәрсә ул? 2. Координаталар турысы нәрсә ул? 3. Нокталарны координаталар нурында ничек билгелиләр? 4. Координаталар турысында һәр ноктага ничә сан тиңдәш була? 5. Бирелгән нокталарны координаталар турысында билгеләгез: А(4), В(-2), С(-3), D(2,5), E(-3,5), F(-7), R(9), H(-12). III. Яңа материал өйрәнү. 1. - Укучылар, сезнең театрга, концертка барганыгыз бармы? Слайдта ике билет күрсәтелгән. Шул билетлар буенча сез нинди урыннарга утырыр идегез? - Сезнең алда шахмат тактасы, андагы фигураларның урнашуларын шулай ук сан һәм хәреф ярдәмендә күрсәтергә мөмкин. - Морской бой уенын бөтенегез дә уйный беләсездер?! Анда дошман корабларының урынын сез ничек сайлап аласыз? 2. Тарихи мәгълүмат (Слайд 4-7 ) 3. Координаталар яссылыгы белән танышу. (слайд 9-13 ) Яссылыкта ике перпендикуляр координаталар турысы: х һәм у үткәрәләр. Бу турылар исәп башлангычында – О ноктасында кисешәләр. Бу турыларны – ясссылыктагы координаталар системасы дип, ә О ноктасын координаталар башлангычы дип атыйлар. Координаталар системасы сайлап алынган яссылыкны координаталар яссылыгы дип атыйлар. Яссылыктагы һәр нокта саннар пары белән ачыклана. Бу саннар пары ноктаның координаталары дип атала. Мәсәлән, М(4,-5) бирелгән булса, 4 саны ноктаның абсциссасы, -5 саны ноктаның ординатасы дип атала. Координаталар турысы х ны – абсциссалар күчәре дип, ә у ны ординаталар күчәре дип атыйлар. Яссылыктагы һәр ноктага саннар пары тиңдәш, киресенчә һәр саннар парына бер нокта тиңдәш була. Координаталары буенча нокта төзү алгоритмы слайдта күрсәтелә. (слайд 14-16) IV. Физкультминутка V. Үткән материалны ныгыту. 1. Интерактив тактада нокталар билгеләү: А (5;1), В (3;-2), С(-5,4), Х(-6;-4). 2. Дельфин рәсеме (слайд 19-20) (-8;7), (-7;8), (-5;7), (-4;8), (-2;9), (0;9), (2;8), (5;6), (9;4), (10;3), (8;3), (6;2), (6;0), (5;-3), (4;-5), (2;-7), (0;-8), (0;-11), (-1;-12), (-2;-10),(-3;-9), (-5;-8), (-4;-7), (-3;-5),(-4;-3), (-6;-2), (-8;-3), (-9;-5), (-8;-7), (-6;-8), (-4;-7), (-1;-7), (1;-4), (1;-1), (0;1), (-1;2), (-6;6), (-8;7). Күз: (-2;7) . 3. Тиен(вакыт калырлык булса) 1берәмлек кисемтә дәфтәрнең ике шакмагына тигез. (слайд 22-23) (3;-5), (4;-3,5), (4;-2,5), (3;-0,5), (2;0,5), (1;1,5), (0;3) , (-1;3,5), (-1,5;4) (-1,5;4,5) (-2;5) (-2;4,5) (-2,5;5) (-2;4) (-2;3,5) (-2,5;3) (-3;1,5) (-2,5;1) (-1,5;1) (-1;1,5) (-0,5;0,5) (-0,5;0) (-1,5;-1) (-2;-2) (-1,5;-2) (-0,5;-1) (0;-1) (0,5;-2) (-0,5;-2) (-1,5;-3) (-1,5;-4) (-1;-5) (0;-5,5) (-0,5;-5,7) (-2;-5,5) (-2,5;-6) (2;-6) (2,5;-5,7) (3,5;-6) (4,5;-5,5) (5,5;-4,5) (5,5;-3) (5;0) (5,5;2) (6,5;2) (6;4) (3,5;5,5) (1,5;4,5) (1;3,5) (1;2,5) (2;0,5). Күз: (-2;2,5). VI. Дәрескә йомгак. Сорауларга җавап бирү: 1. Яссылыкта ноктаның торышын билгеләү өчен ничә сан күрсәтергә кирәк? 2. Яссылыкта ноктаның торышын билгеләүче саннарны ничек дип атыйлар? 3. Беренче сан ничек дип атала? 4. Икенчесе ничек атала? 5. А(-1;-4) ноктасының абсциссасы һәм ординатасы ничәгә тигез? 6. Х лар күчәре ничек атала? 7. У лар күчәре ничек атала? 8. О ноктасы ничек атала? (слайд 26) VII. Өйэше. (слайд 27) 1. №1417, 248 нче бит, №1421, 249 нчы бит; 2. Координаталар буенча нокталар төзеп, рәсем ясап килергә.


