
- Подробности
- Категория: География
- Создано 16.05.2014 08:10
- Автор: Саляхова Гульгена Габдулловна
- Просмотров: 2194
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы "Пәрәү гомуми урта белем мәктәбе"
8 сыйныф география фәненнән “Россия регионнары табигате бүлеге буенча гомумиләштереп кабатлау” темасы буенча дәрес конспекты.
Автор: Саляхова Гөлгенә Габдулла кызы
География укытучысы
2014 ел
План
Тема: Кешенең яшәвенә һәм сәламәтлегенә табигать шартларының йогынтысы
Максат: Кешенең яшәвенә һәм сәламәтлегенә табигать шарталарының йогынтысын ачыклау.
Мәсәләләре:
Укыту: укучыларга табигать шарталарының кеше сәламәтлегенә йогынты ясавын, медицина географиясе, экстремаль шартлар, стихияле күренешләр, стихияле күренешләрнең географиясе, стихияле күренешләрнең классификациясе төшенчәсен өйрәтү.
Үстерү: укучыларның уңайсыз табигать шартлары, аларның географиясе турындагы белемнәрен, карта белән эшләү, схемалараны анализлау күнекмәләрен үстерү.
Тәрбияви: коллектив белән һәм индивидуаль эшләргә өйрәтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Терәк белемнәр: сейсмик актив өлкәләр, җир кабыгы төзелеше, табигатьнең уңайлы шарталары, табигы зоналар.
Яңа белемнәр: Медицина географиясе, уңайлы климат шартлары географиясе, экстремаль шартлар, стихияле күренешләр, стихияле күренешләрнең географиясе, стихияле күренешләрнең классификациясе.
Дәрес формасы: аңлатмалы-күрсәтмәле
Дәрес методы: комбинацияле
Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.
Кулланылган әдәбият:
- Баринов И. И. География. Россиянең табигате: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек/ И. И. Баринова; Русча 10нчы стеретип басмадан Р. З. Закирова, Л. Р. Камалиева тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2006.-285б.: рәс. б-н.
- География. 8кл.: атлас.-4-е изд. стереот. – М.: Дрофа; Издательство ДИК, 2012-48 с.: карт., ил. Руководитель проекта О. Д. Дубовая.
- Географик диктант: Таудан түбәнгә төшкәндә исүче кайнар җилләр.
- Нарат урманнары белән капланган, 3-10 м га кадәоле ком өемнәре.
- Дала тигезлекләрен чолгап алган кече урманнар.
- Өскә атылып чыккан тау токымнары өслеге.
- Шул урында гына очрый торган, башка җирләргә таралмаган организм төрләре.
- Байкалда 60м/с тизлек белән исүче көчле җил.
- Башка җирдә очрамаган боз үзәкле гөмбәзсыман калкулыклар.
- Бер як бите сөзәк, икенчесе текә булып төшкән тезмәләрдән торган тау.
- Тауларда өстән исүче көчле салкын җилләр.
- Тезмә күлләрдән барлыкка килгән үлән инешләре.
|
Дәрес этаплары |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучы эшчәнлеге |
|||||||||
|
1. Оештыру моменты |
Укучыларны сәламләү, дежур укучыны билгеләү |
Укытучыны һәм бер-берсен сәламләү |
|||||||||
|
2. Укучыларның терәк белемнәрен актуальләштерү |
Географик диктант биремнәрен башкару: 1.Феннар 2. Гривалар 3. Колки 4. Трапплар 5. Эндемик төрләр 6. Сарма җилләре 7. Гидролакколитлар 8. Куэсталы тау төзелеше 9. Бора 10. Отуряхлар |
||||||||||
|
3. укучыларны яңа тема, максатлары белән таныштыру |
Дәрес темасы: Кешенең яшәвенә һәм сәламәтлегенә табигать шартларының йогынтысы Максат: Кешенең яшәвенә һәм сәламәтлегенә табигать шарталарының йогынтысын ачыклау. Сезгә биремнәрне үтәү өчен карточкалар бирелә, карточкага исемегезне язып, җавапларыгызны шунда теркәргә кирәк. (Приложение №1) |
||||||||||
|
4. Мотивлаштыру |
Аерым укучыга өстәмә материал белән чыгыш ясарга тәгъдим ителә |
Аерым укучының чыгышы: Галимнәр исәпләвенчә кешенең максималь гомер озынлыгы 112-115 яшь. Сәламәт яшәү рәвеше алып барганда, уңайлы шартларда һәркем уртача 95 яшькә кадәр яши ала. Россиядә уртача гомер озынлыгы – 66 яшь. Ләкин төньяк һәм урман-тайгалы районнарда яшәүчеләрнең гомер озынлыгы күпкә кыскарак. Уңай шартларда яшәүче хатын-кызларның гомер озынлыгы ир-атларныкына караганда озынрак: хатын-кызларның уртача яше-73, ир-атларныкы-56 яшь. Табигатнең уңайсыз шартларында яшәүче хатын-кызларның гомер озынлыгы, киресенчә, ир-атларныкы белән чагыштырганда кыскарак. Уңайсыз шартларда яшәүче хатын-кызларның гомер озынлыгы белән уңайлы шартларда яшәүчеләрнеке арасында аерма шактый зур икәнлеге билгеле. |
|||||||||
|
5. Яңа теманы өйрәнү |
Таймд Пэа Шэа: Укучыларга карточкаларда “Кешенең яшәвенә һәм сәламәтлегенә табигать шартларының йогынтысы” дигән схеманы тутырырга тәгъдим ителә, соңыннан укучылар парлап бер-берсенә тулы җавапларны аңалаталар. Медицина географиясе терминын аңлату: кеше авруларының географик таралу закончалыкларын таралуын өйрәнеп, бу авруларга каршы көрәш чараларын билгеләүче фәннең бер тармагы. Территориянең табигый үзенчәлекләрен өйрәнеп, аның кеше сәламәтлегенә йогынтысын ачыклый. Сималтиниус Рэлли тэйбл: 2 укучлар үзлектән табл-ны бер үк вакытта тутыра, һәм карточкаларны тикшерү өчен бер-берсенә бирә. Атласның 30-31 нче битен кулланып, карточкадагы “Уңайлы климат шартлары географиясе” дигән табл. тутырту. Экстремаль шартлар терминын аңлату: кеше организмы өчен гадәттән тыш уңайсыз шартлар. Экстремаль шартлар төрләре схемасын тутырту Стихияле күренешләр терминын аңалату: табигый процессларның нормаль барышы кинәт үзгәреп кеше өчен куркыныч тудыруы. Стихияле күренешләрнең классификациясе табл. дәреслекнең 243 нче битендәге 85 рәс . буенча тутырту. Атласларның 30-31 нче битен кулланып, стихияле күренешләрнең географиясе дигән графаны тутырту. Финк-Райт Раунд Робин. (уйла,яз, фикер алыш): “Экстремаль шартлар” белән “стихияле табигый күренеш” арасында нинди аерма бар? |
Карточкаларның беренче биремнәрен үтәү. Терминны тактадан карточкаларга күчереп язу Табл. Тутыру Тактадан терминны күчереп язу Схеманы тутыру. Терминны күчереп язу Табл. тутыру Стихияле күренешләр географиясен ачыклау. Җавап язу, фикер алышу |
|||||||||
|
Ныгыту |
Куиз-Куиз- Трэйд (Командадан һәр кеше бирелгән темага сорау уйлый һәм сорауны 2 нче командадан бер кешегә бирә, җавап бирүче сорауга җавап таба алмаса, сораучы җавапны аңлата) Тема: табигатьнең кеше эшчәнлегенә йогынтысы. Тик-Тэк-Тоу (квадрат эчендәге 3 сүзне төрле юнәлештә кулланып (вертикаль, горизонталь, диагональ) командадан һәр кеше 2 –әр җөмлә языгыз: 1 команда - диагональ буенча 2 команда - вертикаль 3 команда - горизонталь
|
Биремне үтәү |
|||||||||
|
Рефлексия. Йомгаклау. Өй эшләре бирү |
Табигатнең кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясаучы географик районнары презентациясен карау. Йомгаклау, билгеләр кую. Өй эше: п 44, табл. “Табигый стихияле күренешләр белән көрәшү чаралары” – эссе. |


