header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

 

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МББУ Апас "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Сабирова Айгөл Фәнис кызы.

 

Уртанчылар төркемендә интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге: «Татар халкының милли киемнәре һәм бизәкләре

 

Максат:

-         Татар халкының милли бизәкләренә кызыксыну уяту, балаларның иҗади сәләтен үстерү.

-         Татар гореф-гадәтләренә хәрмәт, ихтирам һәм хезмәткә кызыксыну уяту.

-         Балаларны  татар халкының милли  киемнәре (читек, түбәтәй, калфак, алъяпкыч) белән таныштыру, игътибарларын милли киемнәрдәге бизәкләргә бирү.

Үстерү бурычлары: күрү органнары ярдәмендә балаларның аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен үстерү, образлы күзаллауларын үстерү.

Интеграль белем бирү өлкәләре:  сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш, социаль аралашу үсеше, физик үсеш.

Төп белем бирү өлкәсе:  танып белү.

Методик алымнар һәм чаралар:  тәҗрибә үткәрү, сорауларга җавап, уеннар уйнау, әңгәмә.

Әзерлек эше:

-                     Шигырьләр ятлау,

-                     милли киемнәр, андагы татар бизәкләре белән танышу өчен иллюстрацияләр, - китаплар карау,

-                      милли киемнәр турында әңгәмә,

-                     “Түбәтәй” уенын өйрәтү,

Сүзлек эше: серле, тылсымлы, сихри сандык, ләлә чәчәге, алъяпкыч, түбәтәй, читек, калфак, камзул, кулъяулык.

Җиһазлау: Кулъяулык, чигелгән сөлге, чигелгән алъяпкыч, түбәтәй, сандык, туган якны өйрәнү музееның бер почмагы, мили ризыклар, дидактик уен «

Таратма материаллар

 

 

 

 

Эшчәнлек барышы:

Балалар бүлмәгә керә, ярымтүгәрәк тезелеп басалар.

Б: Оештыру минуты. Уңай халәт тудыру.

- Саумы , кояш!

Саумы , һава!

Саумы, иртә!

Саумы, бакчам!

Саумы, минем дусларым! (бергәләп кул чабалар).

Т: Исәнмесез, хәерле көн балалар һәм килгән кунаклар. Без сезнең белән бүген милли киемнәр һәм татар милли бизәкләре турында сөйләшербез. Балалар,бүген безгә бик куп кунак апалар килгән, алар белән дә матур итеп исәнләшеп алыйк әле.

1нче бала: Кунакларны бик яраткан,

                   Электән безнең халык.

                   Юмарт диеп, уңган диеп,

                   Килгән күптән макталып.

2нче бала: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

                 Менә сез дә килеп җиткәнсез.

                Безнең бакчабызның шау тормышын

                 Күреп китик әле дигәнсез.

Исәнмесез! Хәерле көн!

Т: Ә хәзер бер беребезгә матур итеп елмаеп алабыз.

Әйдәгез әле, балалар, шушы тылсымлы куляулык ярдәмендә “Әйтеп бетер” уены уйнап алыйк. Әйтемнең башы кулъяулык очында, ә ахыры сезнең телегездә.

Коры табынга........кунак утыртмыйлар.

Кунак ишегегезне ачса..... син йөзеңне ач.

Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, .....аннан кала ипи, тоз.

Каршы алу, озатып калу...... кунакка бар хөрмәт.

Кунак ашы...... кара каршы.

Кунакларга да мәкальләр әйтергә тәкъдим итү.

Тәрбияче:Яхшы балалар татар халык мәкальләрен беләсез икән. Балалар ә минем кулымда нәрсә?

Балалар: Кулъяулык.

Тәрбияче: Әйе, кулъяулык. Карагыз әле кулъяулык нинди матур итеп бизәлгән. Бу кулъяулык татар халкының милли бизәге белән бизәлгән. Алар безгә әби – бабаларыбыздан калган. Менә шундый милли бизәкләр белән бизәлгән читекләр, сөлгеләр, калфаклар, алъяпкычлар барысы да музейларда сакланалар. Сезнең музейга барганыгыз бармы ? Менә бу музей почмагында сез нәрсәләр күрәсез.

Балалар: Сандык, сөлгеләр,кашыклар, өчпочмак, самавар, гармун һ.б.

Тәрбияче: Балалар, элек заманда киемнәрне, сөлгеләрне, ашъяулыкларны хәзерге кебек шкафларда сакламаганнар, менә шундый сандыкларда саклаганан.

Элек-электән татар халкы матурлыкка омтылган. Матурлап киемнәр тегеп,  аларны матур татар бизәкләре белән бизәгәннәр , аякларында матур итеп бизәлгән читекләр, ир кешеләр башларында менә безнең малайларыбыздагы кебек чигелгән түбәтәйләр, ә хатын кызлар  – калфаклар кигән.

Менә бу - калфак, хатын кызларның баш киеме. Бизәкләп, матурлап эшләнгән.

Бу нәрсә икән, кем әйтә?

Дөрес, бу читек. Аларны хатын – кызлар да, ир егетләр дә кигәннәр. Бик матур, уңайлы,  чигелгән аяк киеме ул.

Ә бу нәрсә икән -  кем белә? (түбәтәй күрсәтелә)

Дөрес, бу түбәтәй. Безнең бабайларыбыз, әтиләребез әле дә мондый матур түбәтәйләрне киеп мәчетләргә, кунакларга баралар. Балалар әйдәгез шушы түбәтәй белән “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз:

Түбәтәй” уены.

Балалар түгәрәккә басалар һәм җырлыйлар, ә түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә.

Түбәтәем яшел минем,

Яшел чирәм төсендә.

Түбәтәемне бирәмен

Дусларымның берсенә.

(Түбәтәй кайсы балада туктый шул бала шигырь сөйли)

Тәрбияче: Балалар мин сезгә бүген шулай ук үз кулларым белән ясаган курчаклар алып килдем. Бу курчаклар милләтебезнең милли киемнәрен кигәннәр. Балалар бу курчаклар татар егете белән татар кызы. Алар татар халык киеменнән. Карагыз әле кыз алъяпкычтан, хатын кызлар ашарга пешергәндә шундый матур алъяпкычларны киеп тәмле ризыклар пешергәннәр кызның алъяпкычына нинди бизәк ясалган балалар?

Балалар: Ләлә чәчәге.(барыгыз бергә кабатлыйлар)

Тәрбияче: Балалар мин сезгә дә бүләк итеп шушындый ләлә чәчәге белән бизәлгән түбәтәйләр алып килдем. Тик аларның алъяпкычларын бизәргә өлгермәдем. Сез миңа ярдәм итмәссез микән, балалар. Казыл төстәге пластилин белән шушы бизәкләрне сылап ясап карыйк әле,балалар. Түбәтәйдә нинди чәчәк ясалган, балалар?

Балалар: Ләлә чәчәге.

Тәрбияче: Балалар ясаган ктүбәтәйләрне шушы курчаклар янына күргәзмәгә куясыгыз килмиме? Бик матур ясадыгыз балалар, барыгыз да тырыштыгыз. Минем яныма утырыгыз әле түгәрәккә.

Балалар, без бүген вакытыбызны күңелле һәм файдалы итеп уздырдык. Без бүген нәрсәләр эшләдек? Нинди яңалыклар белдегез? Нәрсәләр ясадыгыз? Тагын нәрсәләр белергә телисез?

Бик зур рәхмәт сезгә балалар, миңа сезнең белән шөгелләнергә бик тә ошады. Балалар, без әби – бабаларыбызның бик кунакчыл булуын, кунак киләсе булса, мул итеп ризык пешерүләрен дә беләбез. Менә мин дә сезне сыйларга дип өстәл әзерләдем. Әйдәгез әле балалар килгән кунакларыбызгә Рәхмәт әйтеп Саубуллашыйк та өстәл янына утырып тәмле итеп чәй эчик.

Балалар түгәрәккә басалар:

Бер-ике-өч-дүрт-биш (бармакларын бөгеп)

Без бастык түгәрәккә(түгәрәкә басып)

Кунаклар белән саубуллашабыз (кулга кул тотынышып)

(үз тирәли әйләнәләр,күзләрне йомып,келәмгә утырып)

У вас нет прав для создания комментариев.