
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 08.11.2013 13:03
- Автор: Аниса
- Просмотров: 3442
Ф.И.О.: Хайруллина Аниса Гаязовна
Школа: МБОУ «Болгарская средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов» Спасского муниципального
района Республики Татарстан
Район: Спасский муниципальный район
Название урока: “Туган ягым” тексты
Стаж педагога: 33
Категория: 1 категория
Предмет: татарская литература
Тема: “Туган ягым” тексты.
Максат: “1. Туган ягым” тексты белән танышу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;
2. Укучыларның өйрәнелгән лексик берәмлекләрен кулланып сөйләм телен үстерү;
3. Туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
Дәрес тибы:яңа белем һәм күнемәләр формалаштыру.
Методлар:укытучы сүзе, әңгәмә, сүзлек эше, иҗади эш, энергизаторлар.
Җиһазлау: Татарстан турында рәсемнәр, символика, компьютер, дәреслек, тестлар, “ Туган илең - туган өең” плакаты,китаплар күргәзмәсе;
Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.
“ Исәнме, дус” энергизаторы
Укытучы. Дәүләт теле буларак татар телен өйрәнүне дәвам итәбез.Дәресебезнең девизы: “Мин бик теләп татар телен өйрәнәм” Сөйләшеп алыйк әле.
-Хәзер нинди дәрес?
-Ничәнче дәрес?
-Елның кайсы фасылы?
-Син татарча яхшы сөйләшәсеңме?
-Сиңа татар теле ошыймы?һ.б.
( нәтиҗә ясала)
2.Фонетик күнегү.
“Мин кунакка барам, үзем белән “Ә” хәрефен алам.([ә] авазы кергән сүзләрнең дөрес әйтелешен кабатлау) Сүзләр экранда.
Әлмәт- [Әлмәт]
Бөгелмә- [Бөгөлмә]
кечкенә-[кэчкэнә]
хәйләкәр-[хәйләкәр]
( Бу сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Бу авазлар турында кыска шигырьләр, тизәйткечләр кулланырга мөмкин.)
3. Яңа тема өйрәнү.
Укытучы. Ә хәзер экранга карагыз әле. Биредә матур шигырь юллары язылган.( 1 укучыдан шигырьне укыта)
Татарстан үз илебез,
Безнең газиз җиребез.
Шушы газиз җиребезнең
Балалары инде без.
Укытучы. Шигырь нәрсә турында?
Укучы. Татарстан турында.
Сез республикабыз Татарстан турында нәрсәләр беләсез?
Укучы.Татарстан-бай, матур республика.
Укытучы. Әйе, дөрес. Без сезнең белән “ Татарстан- туган җирем” дигән матур тема өйрәнә башлыйбыз, “Туган җирем-туган өем” сүзләре дәресебезнең эпиграфы булыр( экранда эпиграф язылган, барысы бергә кычкырып укыйлар, тәрҗемә итәләр) һәм бүген дәрестә “Туган ягым” дигән текстны укырбыз, тәрҗемә итәрбез, эчтәлеге буенча фикер алышырбыз.
а) Әңгәмә уздыру.
Укытучы. Балалар, ни өчен без Татарстанны “туган җирем “ дип атыйбыз?
Укучы.Чөнки без Татарстанда яшибез.
Укытучы.Татарстанның президенты кем?
Укучы. Татарстанның президенты-Рөстәм Миңнеханов.
Укытучы.Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?
Укучы. Татарстанның башкаласы-Казан.
Укытучы. Казанда нәрсәләр бар?
Укучы. Казанда театрлар, музейлар,циркзоопарк бар.
(Нәтиҗә ясау).
б) Ә хәзер яңа сүзләр белән танышырбыз.
( экранда сүзләр)
яшим-живу
кырлар-поля
менә-вот
яратам-люблю
( Укучылар укытучы артыннан сүзләрне кабатлыйлар, алар белән җөмләләр төзиләр).
4. Текст өстендә эшләү.( Дәреслекнең 47 нче битендә).
Текстны укытучы үзе укый.
Абзацлап укыйлар, тәрҗемә итәләр.
Ял минуты.” Статуялар”
Укучыларга бүлмә буйлап ирекле рәвештә хәрәкәтләнергә киңәш ителә. Бераздан укытучы сүзләр әйтә, ә укучылар үзләре аңлаганча, шушы сүзне күрсәтерлек статуя булып басарга тиешләр. Мәсәлән, укытучы “кояш”сүзен әйтә, укучылар кояшны күрсәтәләр.Төрле сүзләр аталып, уен дәвам итә.
4.Белем-күнекмәләрне ныгыту.( Текстның эчтәлеге буенча биремнәр эшләү).
а) 4-5 слайдтан торган компьютерпрезентациясе( Кремль рәсеме, табигать күренешләре, елга рәсеме, шәһәр рәсемнәре) күрсәтү.
Укучылар, рәсемнәргә туры килгән урыннарны тексттан табып укыйлар.
б) Укытучы. Хәзер мин сезгә текстның эчтәлеге буенча тест сораулары тәкъдим итәм.
* Мин
-Бөгелмәдә
-Татарстанда
-Әлмәттә яшим.
* Татарстанда
-елгалар
-диңгезләр
-таулар күп.
* Татарстанда шәһәрләр
-кечкенә
-чиста
-матур.( Нәтиҗә ясала).
в). Бу раслаулар дөресме?
Раслаулар экранда чагылдырыла.
*Татарстан- минем туган ягым.
*Украина- минем туган ягым.
*Татарстан урманнарында жираф, фил, арыслан яши.
*Татарстан урманнарында аю, бүре, төлке яши.
*Татарстанның табигате бик матур.
*Татарстанда шәһәрләр чиста,матур.
Укучылар бу раслаулар белән килешү, килешмәүләрен әйтәләр.
г). Коммуникатив бирем.
Америкадан кунаклар килсә, Татарстан турында нәрсә сөйләр идегез.( Укучыларның җаваплары тыңлана)
Укучы.Татарстан бай, матур, кунакчыл, мөстәкыйль, гүзәл республика. Мин республикам белән горурланам.
Укытучы. Әйе, балалар мин дә сезнең белән килешәм. Татарстан дөньяда иң матур,иң гүзәл республика.
5. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау. 6. Укучыларның дәрестә катнашуларын бәяләү. Өй эше. “Татарстан- туган җирем” текстын сәнгатьле укырга өйрәнергә.
Кулланылган әдәбиятның исемлеге:
*Үз илемдә, үз телемдә. Ф.М.Зиннурова. Казан. “Мәгариф” 2009.
*Әдәбият дәресләре. А.Г.Яхин. Казан. “Мәгариф”2008.
* Татарстан турында шигырьләр. Г.Зәйнашева.
*Иң матур сүз. Казан. “Мәгариф”. 2000.


