
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 05.11.2013 21:03
- Автор: Айгуль
- Просмотров: 3121
Рус төркемендә татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе (6 сыйныф)
Төзеде: Әхмәдуллина А.Г. Әлмәт, МБОУ “СОШ №6”
Разработка урока татарской литературы в 6а классе (русская группа)
Тема: Казан – Татарстанның башкаласы
Дәрес тибы: ЛГКК (Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү)
Дәреснең максаты: 1) Белем бирү максаты. а) «Казан – Татарстанның башкаласы» тексты белән таныштыру;
б) Исемнәрнең килеш белән төрләнешен, саннарны кабатлау;
2) Тәрбияви максат: туган якка мәхәббәт, толерантлык тәрбияләү;
3) Үстерү максаты: логик фикерләргә өйрәтү, охшашлык-аермалык табарга өйрәтү;
4) Танып белү максаты (МРК): Казан шәһәре буйлап фотосәяхәт.
Җиһазлау: дәреслек 101-102 битләр, методик ярдәмлек 31 бит, мультимедиапроектор, Казан күренешләре (проектор өчен), «Исемнәрнең килеш белән төрләнеше» таблицасы (слайдларда), саннар язылган карточкалар.
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты. Укучыларны сәламләү, хәл- әхвал сорашу
II. Өй эшен тикшерү.
1) Кагыйдәне искә төшерү (1 укучы сөйли)
2) Ситуатив күнегүләр ярдәмендә башка укучыларның кагыйдәне белүен тикшерү.
Ситуатив күнегүләр:
- Настя, как скажешь, что от вашей деревни до города нужно ехать 2 часа;
- Катя, скажи пожалуйста, что от Казани до Альметьевска 260 км;
III. Актуальләштерү.
1) Исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү (Слайд №1), тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау (Слайд №2)
2) Саннарны кабатлау. (Укытучы саннар язылган карточкалар күрсәтә, укучылар дөрес итеп әйтергә тиеш)
3) Аудирование үткәрү (методик ярдәмлек, 31 бит)
IV. Яңа тема.
1) Казан күренешләрен карау (1-2 мин);
2) Текст белән танышу (укытучы укый);
3) Укучылар пышылдап укый;
4) Ярымтавыш белән уку;
5) Эчтән уку;
6) 2шәр җөмләләп чылбыр буенча уку.
V. Физминутка.
VI. Ныгыту. Күнегүләр эшләү.
2 нче күнегү. Исемнәрнең килешләрен билгеләргә (слайд №1,2)
3 нче күнегү. Дөрес тәрҗемәне табарга.
4 нче күнегү. Хикәягә туры килгән абзацларны табып укырга.
5 нче күнегү. (язмача) җөмләләрне дәвам итәргә (слайд №3 ярдәмендә)
VII. Йомгаклау.
- Укучылар, Казан нинди шәһәр?
- Анда нинди промышленность үскән?
- Казанда нинди театрлар бар?
- Ул кайсы республиканың башкаласы?
- 2013 елда Казанда нинди зур вакыйга булачак?
VIII. Өй эше. 102 бит, 6 к., укырга


