
Вторник, Июль 14, 2026
- Подробности
- Категория: Әдәбият
- Создано 01.10.2017 18:46
- Автор: Зарипова Фания
- Просмотров: 1877
Тема.Татар мәгърифәтенең юл башы. Зарипова Ф.Р. татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Китапсыз узган гомерне мәгънәсез узган гомер белән, ә китапсыз дөньяны - дөм-сукыр, караңгы дөньяга тиңлиләр Мин дә бу фикер белән тулысынча килешәм, чөнки китап ул һәркемнең, олының да кеченең дә якын юлдашы, киңәшчесе. Ул кешедә күркәм сыйфатлар,батырлык һәм ихтыяр көче тәрбияләргә, һәркемгә дөняны танып белергә булыша. Китапны укыган саен тормыш офыкларың киңрәк ачыла, күп еллар элек булган вакыйгалар, көрәшләр, халык батырлары күз алдына килеп баса.Татар халкының элекке газаплы тормышын күңелдән кичереп, бүгенге матурлыкны күбрәк күрергә өйрәнәсең, бүгенге якты тормышка шатланып туймыйсың. Китаплар безгә үткәнне онытмаска, бүгенге тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә өйрәтәләр. Китап ул бер буынның икенче буынга рухи васыяте дә. Бөек язучы А.М.Горький китапка булган мәхәббәтен мондый сүзләр белән әйтеп бирә: ”Үзенең бәхетенә һәм киләчәк куатенә бару юлында кешелек тудырган барлык могҗизаларның иң катлаулысы һәм бөеге, мөгаен, китаптыр...Китап безнең өчен җансыз бушлык дөньясыннан хәрәкәтчән тормыш дөньясына карый торган тәрәзә”. Кешелек дөньясы уйлап чыгарган бөек Китапның барлыкка килү тарихы мине дә уйланырга мәҗбүр итте һәм мин үземнең эшемдә шушы бөек “могҗизаның” беренче тапкыр барлыкка килү тарихын, безнең Идел буендагы бабаларыбызның элек нинди китаплар укыганнарын, басма китаплар барлыкка килү өчен әһәмиятле булган шартлар турында өйрәнүне максат итеп куйдым. Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдем: бөек галимнәрнең беренче милли басма китап бастыру тарихы буенча хезмәтләрен өйрәнү; татарларда язу барлыкка килү тарихына караган ачышлар белән танышу, 2.Басма китаплар барлыкка килү өчен әһәмиятле булган шартлар Тормышыбызга тирән үтеп кергән китап дигән могҗизага без шул хәтле күнеккәнбез,аңа сулый торган һава, эчә торган су кебек гадәти нәрсә дип кенә карыйбыз.Ә бит бу бөек могҗизаны уйлап табу өчен кешелек дөньясына дистәләрчә мең еллар кирәк булган. Без ияләшкән китапка хәтле нинди генә китаплар булмаган: таш китап, агач китап, сөяк китап, тукыма китап.Мондый китапларны язу өчен бик күп вакыт һәм зур көч соралган, аларны куллану да җиңел булмаган. Китапны “җиңеләйтү”, аны язуны гадиләштерү, файдалануны уңайлату өчен кешеләр яңа юллар уйлап чыгарганнар. Шуның нәтиҗәсендә папирус, пергамент һәм нихаять кәгазь уйлап табылган. Дөрес, мондый материалларга язылган китап та арзан булмаган.Уртача гына күләмле китапны күчереп язу өчен күп көч, озак вакыт,хәтта айлар,еллар кирәк булган. Европада үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең җәзасын еш кына китап күчереп язу белән алмаштырганнар. Кешелек тарихы алга барган саен информациягә, белемгә, аралашуга ихтыяҗ арткан. Белем, информация чыганагы булган китапка да сорау үсеп торган. Әмма китап җитештерү җиңел булмаган, шуңа күрә аны җиңеләйтү юлларын эзләгәннәр. Тора –бара кешеләр күчмә хәрефләр- шрифтлар кулланып,аларны җыеп китап басу формасын,юлын уйлап тапканнар. Бу ысул барлыкка килгәч, китап дигән төшенчә дә аерымланган.Кулдан язылганнарын - кулъязма китап, ә хәреф, шрифтлар җыеп басылганнарын басма китап дип йөртә башлаганнар. Күчмә шрифтлар җыеп китап басу XI гасырда Кытайда барлыкка килгән икән, ә Европага бу эш 15 нче гасырның уртасында гына кергән. Европада китап басу эше 1445 елда “Библия”не бастырган Йоганн Гутенберг исеме белән бәйле. Россиядә беренче басма китап 1564 елда барлыкка килә, ул Иван Федоров чыгарган “Апостол”дигән китап булган. Ә бездә, татарларда, хәреф җыю юлы белән китап басу кайчан барлыкка килгән соң? Ни өчен Европада бу эшкә соңга калып керешкәннәр? “Әлбәттә,иң элек китап басу эшенә керешү өчен аның тиешле җирлеге булырга тиеш. Әгәр андый җирлек булмаса, халыкка китап басуны көчләп тагып булмый” дип яза галим Ә.Кәримуллин. Мин үземнең әлеге эзләнү эшемдә шуларны ачыклауны дәвам иттем. Китап басу, иң элек, һәрбер халыкның мәдәни үсеше нинди дәрәҗәдә булуына бәйле. Ул халыкның үз язуы,үз графикасы,үз әлифбасы булуы төп шартларның берсе булып тора. Язусыз китап була алмый. Безнең борынгы төрки бабаларыбыз моннан мең ярым еллар элек үк рун язуы кулланганнар. Рун язулары белән бергә төрки халыкларга әкренләп гарәп язуы да керә башлаган. 8-9нчы гасырлар тирәсендә бөек гарәп культурасы барлыкка килә һәм безнең борынгы бабаларыбыз аларның культурасы белән бергә язуын да кабул иткәннәр. Бу чорларда уйгур язулары да билгеле була. Циньзянда археологик казынулар алып барган Америка галимнәре балчыктан ясалган уйгур хәрефләре тупламаларын табалар. Шуннан чыгып,алар уйгурларда хәреф җыю ысулы белән китап басу 12 – 13 гасырда ук билгеле булган дигән фикергә киләләр. Бездә уйгур язуы бик таралмаган,аны гарәп графикасы җиңеп чыккан. Рун графикасы исә 20 нче гасыр башына хәтле кулланылып килгән. Шулай итеп, китап басу өчен кирәк булган иң беренче һәм иң төп шарт булган язу, графика бездә 5 - 11 гасырларда ук булган дип фаразлана. Икенче мөһим булган шарт ул – халыкның китапка ихтыяҗы булырга тиеш. Халык арасында укый – яза белүчеләрнең күп булуы кирәк. Бу исә уку- укыту системасыннан башка була алмый. Мәгълүм булганча,чын мөселман булу өчен укый - яза белү зарури саналган. Шуңа күрә ислам динен кабул итү белән бергә бездә мәктәп – мәдрәсәләр дә барлыкка килгән.Аларда уку - укыту өчен китаплар кирәк булган. Менә ни өчен Болгар чорында да бездә китап, дөресрәге,кулъязма китап шактый киң тарала.Шул чорларда ук китап язу белән шөгыльләнүче, көн күрүче кешеләр булган. Бу күренеш бездә Казан ханлыгы чорында да, илебезне Иван Грозный басып алгач та яшәп килгән. Казан ханлыгы чорында башкалада кулъязма китапларга бик бай китапханәләр булган.18нче гасырларда татарлар арасында булган урыс һәм чит ил сәяхәтчеләре аз-маз гына хәлле кешеләрнең дә кечкенә генә булса да китапханәләре булуы хакында язып калдырганнар. Безенең ерак бабаларыбыз дин, сәүдә, башка төрле эшләр белән Бохара, Багдад, Каһирә, Стамбул, Самаркандларга, гарәп илләренә, Һиндстанга, Кытайга еш йөреп, бу сәяхәтләрдән бик күп кулъязма китаплар алып кайта торган булганнар. Бу шәһәрләргә барып белем алучы татар зыялылары, шәкертләре дә андагы бай шәрык китапханәләрендә сакланучы, үзләре әһәмиятле дип тапкан әсәрләрне күчереп язып алып кайтканнар.Ләкин болар гына китапка, укуга булган ихтыяҗны канәгатьләндерә алмаган. 3.Беренче милли татар китабы басылу тарихы Беренче милли татар китабы 1722 нче елның 15 нче июлендә Астраханьда, моннан 292 ел элек басылган дип яза академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин. 1722 елда Петр 1 Персия походына чыга. Бу походның максаты Һинд океанына чыгу өчен юл ачу, ул юлда торган территорияләрне басып алу була. Шул максаттан Петр 1 нең 106 мең кешелек армиясе Төняк-Көнчыгыш һәм Көняк Кавказ территорияләренә бәреп керә. Аннан Каспий диңгезенең көнягына,Персия җирләренә барып чыга. Бу походка тупланган гаскәрнең 30-50 меңе татар солдатларыннан торган. Петр 1 сугыш районнарында яшәүче мөселман халыклары арасында үзенә теләктәшлек табу йөзеннән, бу поход уңаеннан Манифест чыгара һәм аны татар телендә бастырып,ул якта яшәгән татарлар,ногайлар,карачайлар,кумыклар,фарсылар арасында тарата.Билгеле булганча,бу чорда Россия Көнчыгыш илләр белән аралашу өчен татар телен дипломатия теле итеп кулланган.Бу Манифестны татар телендә басу өчен махсус типография дә оештырыла. Көймәгә урнаштырылган шул типографиядә татар телендә хәреф җыю ысулы белән ,гарәп әлифбасы кулланылып басылып та чыга.Бу Манифестны татар теленә Петр1 нең яшерен советында тәрҗемәче,соңыннан Россиянең Иранда илчесе булган Тәфкилев дигән татар тәрҗемә итә.Аның текстын җыю өчен типографиягә грамоталы татар солдатлары чакырыла.Аларны китап басу серенә Дмитрий Кантемир үзе өйрәтә. Менә шушы басма беренче татар китабының башлангычы дип санала. Аның текстын татар кешеләре җыйган, китап өчен шрифтларны да татар осталары ясаган. Бу китап күпләп татар солдатлары арасында гына түгел, шул якта яшәүче татарлар арасында да киң таралган. 1727 елда Төркиядә гарәп шрифтлары белән китап басу эшенә төрекләр керешә.Анда чыккан беренче китаптан алып барлык Төркия басмаларын Идел буена ташып торганнар. Ләкин бу юл белән генә мәктәп – мәдрәсәләрне тәэмин итеп тора алмаганнар.Шуңа күрә үзеннән –үзе китап басу ихтыяҗы туган.Россия законнары урыс булмаган халыкларга типография ачарга,китап басарга рөхсәт итмәгән.Татарларның Пугачев хәрәкәтендә актив катнашуын яхшы белгән патша типография ачарга рөхсәт итмәсә дә, татарларның сорауларын искә алган булып, үзе Петербургта Коръән бастыру эшенә керешә . Екатерина11 вафат булгач, тәхеткә Павел1 утыра. Ул Казанга килгәч, шул үтенеч белән татар зыялылары аңа тагын керәләр һәм ул типография ачарга рөхсәт бирергә мәҗбүр була. 1799 елда чыккан Указ нигезендә Казанга китап басу өчен шрифтлар, типография машиналары, башка кораллар алып кайтыла.Типография ачу,аның машиналарын табу эше белән Петербургта отставкадагы татар прапорщигы Габделгазаиз Бурашев шөгыльләнә. Казанда беренче татар типографиясе ачылуы һәм беренче татар китабы басылуы менә шушы фидакарь затның тырышлыгы нигезендә барлыкка килгән. 1801 елда ук инде бу типографиядә беренче китаплар басыла башлый.Бер – ике ел эчендә Г.Бурашев җитәкчелегендә дистәгә якын китап басылып чыга. Алар арасында “Устувани китабы”,”Пиргули китабы”, Аллаяр Суфиның”Сөбәтел гаҗизин”,мең еллар буе диярлек татар мәктәбе дәреслеге “Әлифба иман шарты берлән” дәреслекләре дә була. Ләкин Казанда татар китабы басу эшенең шундый тиз алга баруы христиан миссионерларына,урындагы патша чиновникларына ошамый, алар 1803 елда типографияне, Г.Бурнашевтан тартып алып, Казан гимназиясенә тапшыралар. 1845 нче елның августында патша әмер чыгара.Анда ”Казанда”Коръән” һәм башка ислам дине китаплары басу тыела”, диелә.Ә бит гарәп хәрефе белән басылган һәрбер китап ислам дине китаплары итеп саналган. Шушы елдан алып, 19нчы гасырның ахырына кадәр татар китабына каршы өзлексез көрәш дәвам итә.20 нче гасыр башына чаклы татарларга типография ачу гомумән рөхсәт ителми.Татар китабы басу өчен Казанда ачылган урыс типографияләре аны нәшер итүгә бәяне күп тапкыр югары куялар.Шулай итеп, татар китабы басу урыс типография хуҗаларына күп керем китереп торган. Шуның белән бергә татар китабына гаять каты цензура да оештырыла.Ул кисәтү һәм хөкем итү характерында була. Татар китабы басуны тагын да авырайту өчен,1874 елда аның цензурасы Казаннан Санкт-Петербург цензура комитетына күчерелә.Менә шундый авыр шартлар аркасында меңләгән кулъязма китап басылмыйча кала. 1905 елның 17 октябрь революциясеннән соң Оренбург, Петербург һәм Казанда беренче татар типографияләре барлыкка килә.Казанда гына да дистәдән артык татар басмаханәләре ачыла.Татарлар яшәгән күп кенә башка төбәкләрдә дә күпләп китаплар басыла башлый. Әгәр 19 нчы гасырның урталарында алтмышка якын исемдә китап басылып килсә, 1905елгы революциядән соң ел саен 400-500 исемдә татар китабы басыла башлый. Ә инде 19 нчы йөз ахырында аларның еллык тираҗы 2 миллионга җитә,кайчак аннан да артып китә. Революциягә хәтле кайбер рус галимнәре һәм чит ил сәяхәтчеләре татарлар укый – яза белү ягыннан урыслардан, хәтта Австро-Венгрия халыкларыннан өстен торалар дип язып калдырганнар икән, моның шулай икәнлеге татар китабының зур тизлек белән басыла башлавы да раслый. 4.Йомгаклау Милли китаплар – халкымның көзгесе. Анда милләтнең меңләгән еллар дәверендә үткән тәҗрибәсе һәм уңышлары,ачыш һәм табышлары,хыял һәм өметләре, кайгы һәм хәсрәтләре – бөтен тарихы чагылыш тапкан.Аны тик укый, аңлый белергә генә кирәк. Әгәр халыкның язмышын барлыйм дисәң, һичшиксез,аның китабы язмышын барларга кирәк. Китап язмышы – халык язмышы кебек.Дөньяда әгәр китап дигән бөек ачыш ясалмаса,кеше бүгенге илаһи казанышларның берсенә дә ирешә алмаган булыр иде. Мең еллык әдәбият тарихы, аннан да артыграк язма культурасы булган халкыбызның китап басу эшенә шулай иртә керешүе һәм аның бик тиз үсеп китүе культурабызның зурлыгы,халкыбызның бай мәдәнияты турында сөйли. Без бары тик үзебезнең шундый фидакарь затларыбыз белән горурланырга һәм үткән тарихыбызны белергә,аларны үзебездән соң килгән буыннарга да тапшырырга тиешбез. 5.Кулланылган әдәбият исемлеге 1.Ә.Кәримуллин “Гыйлем нуры сибеп”,”Мәгариф” №7,1992. 2.Ә.Кәримуллин"Тел милләтенең сакчысы",1997. 3. Ә.Кәримуллин “Татар басма китабына - 270 ел”, “Сабантуй”,1992 ел 4.Г.Лотфи”Китап турында китап” Казан,Тат.кит.нәшр. 1989. 5.Җ.Фәйзрахманов”Китап - белем чишмәсе” Казан,Тат.кит.нәшр.,1990. 6. З.Мансуров”Татар китабы” ,”Мәдәни җомга”,№8,2007.


