header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 12
ПлохоОтлично 

Ф.Хөсни “Йөзек кашы” .

(7 нче сыйныфта Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” исемле повесте буенча үткәрелгән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.)
Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Максат
. Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәрендә идеяне билгеләү,укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, баету, аларны иҗади фикерләргә, уйларга һәм үз фикерләрен дәлилли белергә өйрәтү.Укучыларга язмышларының үз кулларында булуын төшендерү, геройларның холкына бәя бирү аша аларда бары тик матур, күркәм сыйфатлар гына булдырырга теләк, омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау. Компьютер, экран, акбур, такта, йөзек, Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабы.
Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы.Укучылар,әйдәгез әле кулга – кул тотынышып, бер – беребезгә күңелләребездәге матур хисләрне тапшырыйк. Кулларыбыз элемтәче вазифасын башкарырлар. Күзләребезне бер минутка гына йомабыз да үзебезгә карата нинди матур сүзләрне ишетәсебез килсә, шушы сүзләрне уйларыбыз аша иптәшебезгә юллыйбыз. Инде күзләребезне ачабыз һәм бер – беребезгә карап елмаябыз.
Укытучы.Укучылар, бүгенге дәресне мин бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддиннең безгә атап язып калдырган нәсыйхәте белән башлыйсым килә.(Слайдтан берәр укучы укый. “Җәмгыятькә файдалы, чын кеше булу өчен белемле булу гына аз, яхшы холыклы да булырга кирәк”.)
Укытучы. Укучылар, Р.Фәхреддин нинди булырга өндәгән? (Көтелгән җавап: белемле генә түгел, ә яхшы холыклы да булырга кирәк дигән.)
Укытучы. Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшербез икән? ( Кешеләрнең холкы турында.)
Уку проблемасын кую. Ә кеше язмышы аның холкына бәйлеме?  Шушы сорауга җавапны без Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” исемле лирик – романтик повесте аша ачыкларбыз. Әсәр нәрсә турында иде? (Көтелгән җавап. Әсәр ике егетнең язмышы турында.) Идея сүзен сез гадәти тормышта кулланганыгыз бармы? (Көтелгән җавап. Минем бер идеям бар, фикерем, уем бар дибез)
Ә әсәрнең идеясе дип нәрсәгә әйтәбез? (Көтелгән җавап. Идея ул - сәнгать әсәренең эчтәлегенә салынган төп фикер.) Әдәбият белеме сүзлегенә мөрәҗәгать итсәк, идея сүзенә менә шундый аңлатма бирелә.(2 нче слайдтан укучылар укыйлар.)
 Бүген без сезнең белән шушы сорауга җавапны бергәләп эзләрбез.Моның өчен мин сезгә менә шундый формула тәкъдим итәм.
                                И= Г1 (С+С+С+С)
                                      Г2 (С+С+С+С)
Формула нигезендә без нәрсә эшләргә тиеш булабыз? (Көтелгән җавап. Конфликтка керүче геройларның сыйфатларын чагыштырырга.)
 Сыйфатларда килеп чыккан аерма әсәрнең идеясен тәшкил итә..
Төркемнәрдә эш. Әсәрдә конфликтка керүче геройлар бармы? (Җаваплар тыңланыла.) 1 нче төркем Айдарга хас булган сыйфатларны , 2 нче төркем Госманга хас булган сыйфатларны таблицага яза бара.

Айдар белән Госманга хас булган сыйфатлар төрле вакыйгалар, алар кылган эш – гамәлләр аша билгеләнә.       Айдарга хас булган сыйфатлар.                                               

Госманга хас булган сыйфатлар.

Авылга алма сатучы килгәч булган вакыйга. Матурлыкны күрә, соклана, күңелендә матур хисләр туа.  Көнләшә.
 Сабантуйда ат чабышы вакытында булган вакыйга. Уйламыйча эшли, кызу канлы, тәвәкәл, атлар ярата Көнче, тәвәкәл, атлар ярата
Кыз урлау вакыйгасы. Дуамал,уйламыйча эшли, кызу канлы, сүзендә тора, чын күңелдән ярата. Ялганлый, кеше бәхетеннән көнләшә, мәкерле.
Айдар һәм Госман тормышта бәхетле булдылармы? Бәхетсез

Бәхетсез

  Нәтиҗә:  Укучылар, ничек уйлыйсыз, Айдарның холкында нинди сыйфатлар күбрәк урын алды? (Көтелгән җавап: кызу канлылык, дуамаллык, сабырсызлык, чыдамсызлык).Айдарның бәхетсезлеге нәрсәдә? (Аның эшне уйламыйча ашыгып эшләвендә.)
Мәкаль.(3 нче слайд) Ашыкканның башы бәла – казадан чыкмас.
                                          Даими ашыгу бәхет китерми.
Килешәсезме? Ә нинди сыйфат Айдарны бәхетле итәр иде.
(Көтелгән җавап. Сабырлык, түземлелек.)
Укытучы. Әйе, сабыр төбе – сары алтын,яки, сабыр иткән, морадына җиткән, дигән халкыбыз .Бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин исә  болай дигән:”Көрәштә иптәшләрен җиңгән кеше түгел,ә нык ачуланган хәлдә,сабыр итеп,үз ачуын җиңгән кеше көчле кеше була”.                                                  Әсәрдә татар халкына хас булган сабырлык кебек матур сыйфатларны үзендә туплаучы образ бармы? (Укучылар аның Вәсилә булуын әйтергә тиешләр.)
Укытучы. Вәсилә  бәхетле булдымы? Ни өчен?(Көтелгән җавап. Дуамал, чыдамсызлык кешеләр үзләре генә бәхетсез булмыйлар, ә алар үзләре янында яшәүче кешеләрне дә бәхетсез итәргә мөмкиннәр.)
Укытучы.Укучылар, ә Госман ни өчен тормышта бәхетсез булды, аның  кайсы сыйфаты  сезгә ошамады ?(Җаваплар тыңланыла) Бөек мәгърифәтче Р.Фәхреддин “Көнчелек җәмгыятьтә һәрвакыт  дошманлык китереп чыгара, кешеләр арасында хөрмәт, сөю, мәхәббәтне бетерә.Әгәр кешеләр көнләшмәсәләр,тынычлык һәм яхшылык эчендә яшәрләр иде”, дип язып калдырган.Шуңа күрә мөмкин кадәр көнчелектән ерак торырга, мондый зарарлы гадәтләрне үзеңдә булдырмаска тырышырга кирәк.

Халык арасында кайвакыт ак көнләшү белән көнләшәм дип тә әйтәләр. Ул нинди көнләшү икән? (Укучыларның җаваплары тыңланыла)
Психологлар болай дип әйтә: ”Ак көнләшү белән көнләшәм” дию, эше уңмый торган кешенең үз – үзен яклау чарасы ул. Шулай әйтеп кеше көнчелек хисләрен яшерергә тели” икән. Ә ничек әйтергә кирәк соң, укучылар? (Көтелгән җавап. Сезнең уңышларыгызга сокланам, яисә сезнең бәхетле булуыгызга шатланам, куанам.)
Укытучы. Госман алдау юлы белән бәхеткә ирешә алдымы.? (Җаваплар тыңланыла.) “Бәхет ул – үз максатыңа гадел юл белән ирешү”.
“Гадәтләр чәчсәң – холык урырсың, холык чәчсәң – язмышыңны урырсың” дип әйткән халкыбыз. (5 нче слайд) Сез моны ничек аңлыйсыз? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.).

Әсәргә салынган идеяне укучылардан таптырабыз. Дуамаллык, эшне уйламыйча эшләү, кеше бәхетеннән көнләшү кебек начар сыйфатлар кешене бәхетсез итәргә мөмкин.
Укытучы.Айдарның таблицага язып куелган иң беренче сыйфатына игътибар итик әле. Ә ни өчен соң анарда шундый начар гадәтләр барлыкка килде? (Ул күп вакыт ямьсез күренешләргә каршы чыкты, дөреслек өчен көрәште). Айдарның ялгышы тагы нәрсәдә? (Дусларны дөрес сайламавында).
Укытучы. Укучылар, дәрес башында куйган соравыбызга җавап бирә алабызмы? Кешенең холкы аның язмышына бәйлеме? (Җаваплар тыңланыла.)
Төркемнәрдә эш.
Рефлексия
. Укучылар, тормышта Айдарлар, Госманнар кебек бәхетсез булмас өчен, үзеңдә нинди сыйфатларны булдырырга тырышырга кирәк? (Һәрбер төркем үзенең формуласын тәкъдим итә, укытучы белән берлектә гомуми сыйфатларны сайлап алалар.)
Йомгаклау. Һәрбер йөзекне асылташлардан ясалган кашы бизәп, матурлап тора, ә кешене күркәм холык бизи.Үзегездә менә шундый әллә каян ялтырап, күренеп тора торган күркәм сыйфатлар булдырыгыз, шул чагында үзегез дә йөзек кашыдай күркәм Шәхес булып җитешерсез. Бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин “Адәм баласы үзен – үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен – үзе тәрбияли ала”дип әйткән. “Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – ул тәрбияле баладыр”,  тәрбияле булыгыз.
Өй эше. “Минем холкым – минем язмышым” исемле инша язарга.

У вас нет прав для создания комментариев.