header

Вторник, Июль 14, 2026
 
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнни-эзләнү эше

Язучы Вахит Имамов стиле

 

 

 

Учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории Салахов Рамиль Замигнурович

Чуракай мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салахов Рамил Җәмигънур улы

2014

Эчтәлек.

  1.                    Кереш.     "Үткәнгә күзе җиткән, киләчәккә үзе җитә”             2 бит
  2.                 Төп өлеш. В.Имамов стиле.                                                     3-4 бит
    1.      “Казан дастаны” тарихи романында тел-стиль
    2.      “Утлы дала” романында   тел-стиль
    3.      “Тозлы яра” тарихи романында тел-стиль
    4.      “Уфалла” арбасы” әсәрендә тел-стиль
  3.              Йомгак. В.Имамов әсәрләренең әһәмияте.                              9   бит                                                                  
  4.             Файдаланылган әдәбият.                                                           10 бит

                                                        үзенчәлекләре.           3-4 бит

                                                         үзенчәлекләре.            5 бит

                                                        үзенчәлекләре.          6-7 бит

                                                         үзенчәлекләре.             8 бит

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-1-

I.Кереш.

 

    Үткәне булмаганның киләчәге юк, диләр. Кем без? Каян килдек һәм кая таба барабыз? Бу сорауны үз-үзенә биреп карамаган кеше юктыр. Шул җәһәттән күренекле тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең "Үткәнгә күзе җиткән, киләчәккә үзе җитә”,- дигән бик гыйбрәтле сүзләрен дә искә төшереп үтү урынлыдыр.

   “Язучы Вахит Имамов стиле” темасы астында башкарган фәнни-тикшеренү эшенә алынуның сәбәбе- бүгенге көн белән үткәннәр арасында югала башлаган бәйләнешне яңартучы, үзенең саллы тарихи әсәрләре белән иҗат мәйданына киерелеп аяк баскан якташ язучыбыз Вахит Имамов пәйда булу, дияр идем. Һәркемнең хаклыгы үзе белән, диләр. Тарихны төрле мәгълүмат чаралары, төрле галим-голамәләр төрлечә бәян итә. Ләкин соңгы елларда чорларга карата заманның күзе ачылды. Әле тарихның үз карталарын тулаем ачып салырына да байтак еллар кирәк булыр. Ел саен диярлек табадан төшкән коймак сыман әсәрләр иҗат итүче В.Имамов әсәрләренә дә белгечләр тарафыннан анализлар әле ясалмаган. Гомумән, язучы әсәрләренә күзәтү ясаган Марсель Галиев та, шаяртып: ”.... аны Сорбонна университетын тәмамлап кайткан тәнкыйтьче белгечләргә калдырыйк”,- ди бит. Теманың актуальлеген дә инде мин шунда күрәм. Максатым- Вахит Имамовның язу стилен билгеләү. Аңа ирешү юлында миңа түбәндәге бурычларны хәл итәргә кирәк булды:

-Вахит Имамовның “Казан дастаны”, “Тозлы яра” , “Утлы дала”, “Уфалла” арбасы” әсәрләрен укып чыгып, тел-стиль чараларын ачыкларга; сәнгать алымнарын язып алырга; анализлап, язучы стилен билгеләргә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-2-

II.Төп өлеш.

       Менә минем кулымда В.Имамовның бер-бер артлы дөнья күргән 4 әсәре: “Казан дастаны”, “Тозлы яра” , “Утлы дала”, “Уфалла” арбасы”. Бирегә һәр заман, чор вакыйгаларын җанлы тасвирлауның, халкыбыз җәүһәрләре булган мәкаль-әйтемнәрнең уңай үрнәкләре тупланган.

     Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә (2 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты) стиль төшенчәсенә болайрак аңлатма бирелгән:

-         Язучы стиле – аерым авторның иҗат эшчәнлегенә һәм формасына хас булган үзенчәлекләр, билгеләр.

В.Имамов сөйләменә, язу рәвешенә хас үзенчәлекләрне башта бер әсәреннән, аннан соң калган әсәрләреннән эзләп карарбыз. Чөнки язучы иҗатын бербөтен итеп карамый торып, язучы стилен билгеләп булмый.

“Казан дастаны”

Мәкальләр:

 

-         Ә аның калганнары да безнең өчен зыянга түгел бугай,- диде Даян үпкә белдермичә.- Әгәр үгезләр сөзешә башлый икән, сыерлар ял итә. Киев тәхетенә утырырга тиешле Святослав бик яшь, бүген булмаса, иртәгә баш күтәрә, үзара сугыша башлаулары мөмкин.

Каудар эшкә шайтан катыша” диләр, хак, күрәсең.

Җитәр, мондый хурлыкларга тагын күпме түзмәк кирәк? Бәләкәй буйлы эт гомер буе көчек хисабында йөри, диләр.

Хуҗасын бер мәртәбә сөзгән сыер иртәгә дә сөзә.

 

Атай- мәрхүм- хикмәтле бер сүз әйтеп калдырган иде. “Бүре теше тигәнне бүрегә бирү фарыз

Дилбегәсе бушатылган ат йөкне читкә сөйри. Бәнҗәгә әмир китереп утыртырга кирәк.

 

Малай кешене вакытында тездән төшермәсәң, атасының сакалын йолка, диләр. Минем Рахманга да үз казанын асарга вакыттыр бит инде.

-         Учакка якын утырсаң, утка пешәсең икән, улым. Ә без, сантыйланып, учакның уртасына ук барып кергәнбез икән бит.

   Соңыннан, шәһәрдән чыгып китешли, качак Нуретдин ташлаган сүзне әйтеп көлдерделәр: “Кәҗә- хайван, баҗай- туган түгел. Моңа ышанган җүләр мин икән.

-3-

   Аланнар, чиркәсләр инде алты-җиде ел буена ясак китермәгән. Авызыңа китереп тондырган йодрыкны эт шикелле каптырып алмасаң, бер дошман да тешең барын белмәс.

 

-         Ә син болай да минем колым түгелме соң инде? Бер тәкәне ике кат печмиләр бит.

Җен башка, пәри башка дигәндәй, дошманны тыеп үз ояңда сугышу белән үзең дошман өстенә ташлану икесе ике әйбер шул.

Алдагы язмышны кемнәр белгән әле? Тәҗрибә бөкре түгел, ул җикәгә ятмый.

Икеләнү-газап эчендә бер ай вакыт узды. “Акыл- күәс чиләге төбендәге әче камыр да, бер чеметем тоз да түгел шул ул, аны күршеләргә кереп әҗәткә алып булмый”,- дип сызланды хан.

-Этнең ялваруы Ходай Тәгаләгә барып ишетелсә, күктән ит явар иде, дип әйтә торган иде бер аксакал.

Авызына су керсә, аю булып аю да йөзәргә өйрәнә ул. Без дә, юлда туктап ыстан корган саен, күнекмәләр ясадык, өйрәндек инде менә.

Чагыштырулар:

-Син дә Нуретдин шикелле канга сусадыңмыни?- дип кычкырды Мөхәммәт көтмәгәндә, кайнар суга салган кысла кебек кызарып.

 

Сабый әнисенең күкрәгенә чәчәк таҗына кунган корт шикелле ябышып байтак чупылдады.

Йокы сөйгән килен күәсеннән ташыган әче камырмыни, дәрьяның ике як ярына да җәелеп урнашкан ул.

Болгар өстенә килгәч, ул аю өненә башын тыккан мескен аучы хәленә калды бугай. Ни Киев ягыннан өстәмә гаскәр көтәрдәй бер әмәл юк, ни Болгар аюы якасыннан тоткан көе һич җибәрми аны.

Чит ир назын татыган кыз-кыркынга ышаныч юк. Алар инеш суына утыртып агызган чүмеч төсле. Теге якка, бу якка янтаеп чөмерә-чөмерә, бары батмый калмый.

Әйтемнәр:

Алар калага күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төн уртасында якынайган иде.

Хәзер таҗдар тәхетеннән гомерлеккә колак кагыйкмыни?

Мөхәммәт хан каршында бил бирмәүне аерым акча сугудан башлап җибәрделәр.

Мөхәммәт хан моны ишетүгә, чынлап торып, тиресенә сыеша алмыйча, ярсып купты.

-4-

Теге чакта да мине чак төп башына утыртмады, кабих.

Утлы дала

Мәкальләр:

Йомычка агымга каршы йөзә алмый, дигән борынгылар. Ә бөтен Болгар дәүләтеннән аерып карасаң, Ибраһим бәк тә инештәге йомычка гына бит ул.

Сыңар бармак белән җәя бөгеп булмый бит ул, Андрей кенәз,- дип, көтмәгәндә Әрбәт үзе дәвам итте.

Син тач шул икәнсең. Атасына охшаган бала бәхетле була, диләр.

Мәгәр чылбырын салган этне сүз белән генә кабат оясына кертеп буламыни?

Ярар, Андрейның үзенә җил тимәсен, ул әтисенең куенында “үгез үлсә- ит, арба ватылса- утын” дип кенә яшәсен иде дә ди.

Бәрәҗ сүзендә нык торды:

-         Сусаган ат, инешкә борынын төрткәч, кире чигенүне белмәс. Мин шул аттыр.

Әллә карт агайларның “адәм күбрәк белгән саен тилеләнә” дигән сүзләрендә хаклык бармы?

Чагыштырулар:

Шәмгун хан, каенанасының энә очы кебек төртмәле карашыннан шүрләгән яшь килен җитезлеге белән кабалана башлады, каушап калды.

Бәрәҗ бәк койрыгын кысла эләктергән төлке сыман кыбырсый башлаган иде.

Юк, ул идән ярыгына төшеп югалган көмеш тәңкә сыман инде юкка чыккан, Хәмбәл аны исенә төшерерлек хәлдә түгел иде.

Әйтемнәр:

Туган энекәше тарафыннан агуланган хаким үлем түшәгендә соңгы сәгатен көтеп ята иде инде.

Всеволод адәм җанын телгәләүнең ысулларын шәбрәк белә иде, күрәсең.

Синең башыңа тай типтеме әллә?

Ибраһим ханның ачык күзләрендә тормыш чаткысы да сүнгән иде инде.

Нагу-Баянның алдагы сүзләре Тимучин күңеленә сары май булып ятты.

Тозлы яра

Мәкальләр:

 

Мәхәббәт маңкага карамый икән шул.

-5-

Коры сөякне эт тә яламый, дигәннәрен ишеткәнең юкмыни?

Коры кашык авыз ерта.

 

-         Авызың эче тулы кан булса да, берүк кешеләр алдында төкермә, ничек тә түз.

Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең, ди.

Кул кулны, ике кул битне юа, ди.

Бәхетсезнең чалкан ягылса да борыны каный, дигәннәре хак икән шул.

Агыйделнең аръягында бер энәгә бер дөя, ансат икән бу дөнья.

Чагыштырулар:

 

Аннары яңгыр, зәһәрлеген бер мәртәбә күрсәтеп өлгергән усал килен сыман, аза-көчәя барды.

-Син ярамаган ризык ашаган песи баласы кебек икәнсең. Ул да шулай бит. Хет башына сук син аның, хет авызын каер- космыйм дисә, космый.

Бәләбәйдәге судья Шарапованың кыланмышлары моныкы янында мендәрдән сыпылып чыккан сыңар мамык кебек кенә булган икән.

Әмма, әмма... киртәне сикереп чыкмый торып, “Һоп!” дип кычкырырга ашыкма икән бит ул!

Ә үзең печән кибәне өстенә менеп яткан явыз эт шикелле.

Һәр җыелеш саен техникумда мохит, мунча миченә су бөркегән сыман, кыза гына бара.

Ә табибә ярым һушсыз хәлдәге әсирнең тырнак астына энә кадап интектерүдән ләззәт алучы җәллад кыяфәтендә акрын-салмак тезә:

-ашау кирәк, җаным, ныклы ашау кирәк.

Зифа кайнап торган казан капкачын саксыз ачып парга пешкән шикелле куырылып төште.

Зифа хуҗасы берәр төрле ризык белән кызыктыра-кызыктыра чакырып китереп тә, соңыннан тибеп очырылган эт баласы кебек мескен хәлдә иде.

Тимерҗанның артына бер уч борча ябыштырганнар диярсең, бер кичтә дә өйдә утыруны белми теге.

Көлкесен көлке, ләкин читлек-тәгәрмәчкә утыртылган тиен язмышыннан ким җире юк моның.

Бәла-явыз бер очракта да алны-ялны белми, урысларның “Ванька-встанька” дигән уенчыгы сыман сикерә дә тора икән, каһәр!

-6-

Гөлтуташ, балаларын җуйган аю сыман илереп, өр-яңадан күз яшенә батты.

Суга төшкән балта сыман булды шул атагыз.

Гөлтуташ әле һаман бер сүз дәшми, ул өске ягы кисеп ташланган агач төбе шикелле кымшана алмый утыра иде.

Бераз гына вакыт көттеләр дә, бозылган пластинкага куелган энә шикелле, тагын иске эзгә кайтып төште болар.

Мин студент дигән булып, күкрәкләрне гармун күрегедәй мул киереп үтеп китү үзе генә дә күпме ләззәт тора!

Тик каникул турында әмер булгач кына, ике яр уртасында ишкәкләрен җуйган мескен көймәче шикелле, ул ни кылырга да белми утка төште.

Һәммәсе тулай торак белән техникум арасында йөгереп һөри, һәр студент самавыр торбасы шикелле уттай кызган.

Гомумән, күзе яңа гына ачыла башлаган эт баласы шикелле, күп нәрсәне аңламый әле ул бу дөньяда.

Әйтемнәр:

 

Авызыңнан җил алсын! Бөтен нәселеңә толлык юрап утырмале, хатын!

Табылган алланың кашка тәкәсе, тот капчыгыңны!

 

Чыдамасаң, бәр дә үтер шушы хәреф кортын,- дип, Ислам милиция бүлегеннән сөмсере коелып чыкты.

Нишләп инде мин, эт типкесе булып йөрергә дип, монда кайтып керим?..

Иллә мәгәр аның белән уртак тел табуга ирешәсең икән, ашың пешүе бар.

Барыйк, карыйк, аннары күз күрер, дип әйткән ди дөм сукыр бер бәндә.

Менә монысы- баласы, мичтә калган анасы, дигәндәй, Фәттаховның чыгышы башы гына булган икән әле.

Аннары бар, гомер буе дөя түгеллегеңне исбатлап йөр.

Кыз баланың бәхете ирдән аның.

 

 

-7-

“Уфалла” арбасы

Мәкальләр:

Борыным тыңкыш яисә артым сасы, дип кенә бер кеше дә үзенең тәнен кисеп ташлый алмый.

“Гел утлы казан тирәсендә бөтерелгән бәндәнең авызы пешми калмый”, дигәне дә хак, “күп тапкырлар эт өереннән коткарган таякны ахыр чиктә учакка ыргыталар”, дигән сүзләр дә дөрескә чыга икән... Күрәчәк каза мең аяклы була, ди бит. Көтү кирегә борылса, аксак тәкә алга чыга, ди бит. Әллә “Агыйделнең аръягында бер энәгә - бер дөя”, дигән шикелле, “казах кызымы, казах даласы” атлы шырпы Тукай күзенә бүрәнә төслерәк булып күренгәнме?.. “Тибешкәндә тиңең булсын”, дигән һич искермәс канунны онытмалы түгел. “Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына”, дигән шикелле, Баязит та аклый мондый кәнәфине.

Чагыштырулар:

Яраланган арыслан шикелле котырды бу елга.

Тик барыбер туган авылларын ташлап китмәделәр, төпкә үгез сыман җигелеп йөкне тарттылар бит.

Ә кул сузымында гына Түбән Кама белән Яңа Чаллы төзелә башлаган иде, һәммәсенең дә баласы, эт өстергән сыман, шунда чыгып качты.

Хәзер Каенсар авылы өстеннән сугыш үткән сыман, колхоз юкка чыкты.

Өстендә сагыз сыман ялтырап торган кап-кара күн пәлтә.

Ике милиционер, икесе дә - нәсел айгырлары сыман албастылар.

Шаһи утын пүләне сыман җансыз калгач кына ярсуыннан тыелды Хәсән.

Кала урамнары мал улагы шикелле искиткеч тар, әле аларының да ике яны җәяүлеләр белән шыплап тулган.

Ачыкавызлары, кулын болгый-болгый, мүкләк сыер сыман, тәгәрмәч астына ук килеп керә.

Кармак салу барып чыкты, ахры, кызый табадагы май шикелле эреде дә китте.

Таң сәгате дими, кичәге шифаханә умарта оясы шикелле гөж килә бит, әнә...

Әйтемнәр:

Хуҗа кеше - Берлинны алуда һәм Җиңү парадында катнашкан азамат ир икән. Хәсән шикелле үк, ыкы-мыкы килеп, кинаяләп сөйләүне һич өнәми, үгезне мөгезеннән эләктерүне яратарак төшә.

Күрмәгәннең күрәсе, ә күргәннең качасы килә, дигән сүзне ишеткәнең бардыр инде, иптәш первый.

Павлов – Одесса оборонасын ташлап качкан кеше, арты юеш.

Егет күз дә йоммый, борчак сибә икән.

   Күрүегезчә, әсәрләрдән сайлап алган сәнгать алымнары мин укыган һәр 4 әсәрдә дә күзәтелде. Әле болар язылып бетмәгәннәренең чиреге кадәр генә. Чөнки мин барысын да чүпләп язуны максат итеп куймадым, ә бары тик язучы стилен билгелисем генә килгән иде. Димәк, В.Имамов төрле чор, заман эчендә иркен йөзәрлек тарихи әсәрләр иҗат итә, һәм әсәрләре халыкчан телдәге төрле чагыштыру, әйтем-мәкальләргә бай дигән нәтиҗәгә киләбез.

III.Йомгак.

 

     Заман, чор вакыйгаларын җанлы тасвирлауның, халкыбыз җәүһәрләре булган мәкаль-әйтемнәрнең уңай үрнәкләрен мин В.Имамов әсәрләрендә күрдем. Халыктан чыккан, зирәк бабаларыбызның зур тормыш тәҗрибәсеннән алынган һәм әле бүген дә әһәмиятен югалтмаган хикмәтле сүзләр ташкынына юлыктым. Вакыйгалары белән язучы әсәрләре бер-берсен тулылындырып, шушы сурәтләү чаралары, мәкаль-әйтемнәре барысы бергә кушылып, язучының интонациясен тудыра. Шуңа күрә әсәрләре гади, халыкчан дияр идем.

   В.Имамов иҗатын өйрәнеп, без, укучылар, үзебезнең туган телебезнең, халкыбызның тел бизәкләрен тоярга өйрәнәбез, үз илебезнең, милләтебезнең патриоты булып үсәргә омтылабыз, туры сүзле, җор телле булып тәрбияләнәбез.

   Кызганычка каршы, соңгы елларда китапка игътибар кимеде, балалар матур әдәбиятка салкынрак карашта. Югыйсә, халкыбыз бик авыр чорларда да, бик кыен шартларда да белем алып, югарыга үрмәләргә тырышкан; әниләре “Тозлы яра”дагы Зифаларны укытыр өчен бар көчен куйган. Әлбәттә, “Утлы дала” кебек саллы тарихи роман “Тозлы яра”, “Уфалла” арбасы” әсәрләре кебек бер сулышта җиңел генә укылмый. Ләкин җир йөзендә ныклы аяклары белән басып йөргән, читеклеләр ертык чабаталыларга ясак түләми дип, бер караудан бу уйларыннан кире кайтарырлык горур бабаларыбыз тарихы белән дә кызыксынмасак, милләтебезнең киләчәге булырмы? Фәнни-эзләнү эше минем өчен бик мавыктыргыч та, кызыклы да, авыр да булды. Әсәрләрне уку барышында телем баеды, күңелемдә шушы кадәр тарих чоңгылында казынырлык, үз сүзен әйтә алырлык тырыш, тирән белемле, үзсүзле якташыбыз белән горурлану уянды.

  

-9-

IV. Файдаланылган әдәбият исемлеге.

1.Вахит Имамов. Казан дастаны. Тарихи роман. Казан Татартан китап шәшрияты, 2005 ел.

2.Вахит Имамов. Тозлы яра. Роман. Казан Татартан китап шәшрияты, 2004 ел.

3.Вахит Имамов. Утлы дала. Тарихи роман. Казан Татартан китап шәшрияты, 2012 ел.

4.Вахит Имамов. “Уфалла” арбасы. “Мәйдан” журналы, 2013 ел, 10,11,12 нче саннар.

5.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге./3 томда: Т.1.,2.-Казан. Татарстан китап     нәшрияты. 1977./

6.Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. Казан: Мәгариф, 2000 ел.

-10-

     Үткәне булмаганның киләчәге юк, диләр. Кем без? Каян килдек һәм кая таба барабыз? Бу сорауны үз-үзенә биреп карамаган кеше юктыр. Шул җәһәттән күренекле тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең "Үткәнгә күзе җиткән, киләчәккә үзе җитә”,- дигән бик гыйбрәтле сүзләрен дә искә төшереп үтү урынлыдыр.

   “Язучы Вахит Имамов стиле” темасы астында башкарган фәнни-тикшеренү эшенә алынуның сәбәбе- бүгенге көн белән үткәннәр арасында югала башлаган бәйләнешне яңартучы, үзенең саллы тарихи әсәрләре белән иҗат мәйданына киерелеп аяк баскан якташ язучыбыз Вахит Имамов пәйда булу, дияр идем. Һәркемнең хаклыгы үзе белән, диләр. Тарихны төрле мәгълүмат чаралары, төрле галим-голамәләр төрлечә бәян итә. Ләкин соңгы елларда чорларга карата заманның күзе ачылды. Әле тарихның үз карталарын тулаем ачып салырына да байтак еллар кирәк булыр. Ел саен диярлек табадан төшкән коймак сыман әсәрләр иҗат итүче В.Имамов әсәрләренә дә белгечләр тарафыннан анализлар әле ясалмаган. Гомумән, язучы әсәрләренә күзәтү ясаган Марсель Галиев та, шаяртып: ”.... аны Сорбонна университетын тәмамлап кайткан тәнкыйтьче белгечләргә калдырыйк”,- ди бит. Теманың актуальлеген дә инде мин шунда күрәм. Максатым- Вахит Имамовның язу стилен билгеләү. Аңа ирешү юлында миңа түбәндәге бурычларны хәл итәргә кирәк булды:

-Вахит Имамовның “Казан дастаны”, “Тозлы яра” , “Утлы дала”, “Уфалла” арбасы” әсәрләрен укып чыгып, тел-стиль чараларын ачыкларга; сәнгать алымнарын язып алырга; анализлап, язучы стилен билгеләргә.

   Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә (2 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты) стиль төшенчәсенә болайрак аңлатма бирелгән:

-         Язучы стиле – аерым авторның иҗат эшчәнлегенә һәм формасына хас булган үзенчәлекләр, билгеләр.

В.Имамов сөйләменә, язу рәвешенә хас үзенчәлекләрне башта бер әсәреннән, аннан соң калган әсәрләреннән эзләдек, чагыштырдык. Чөнки язучы иҗатын бербөтен итеп карамый торып, язучы стилен билгеләп булмый.

     Мин фәнни эзләнү эше барышында В.Имамовның бер-бер артлы дөнья күргән 4 әсәре: “Казан дастаны”, “Тозлы яра” , “Утлы дала”, “Уфалла” арбасы”н укыдым. Бирегә һәр заман, чор вакыйгаларын җанлы тасвирлауның, халкыбыз җәүһәрләре булган мәкаль-әйтемнәрнең уңай үрнәкләре тупланган, дияр идем.

    

   Күрүегезчә, әсәрләрдән сайлап алган сәнгать алымнары мин укыган һәр 4 әсәрдә дә күзәтелде. Әле болар язылып бетмәгәннәренең чиреге кадәр генә. Чөнки мин барысын да чүпләп язуны максат итеп куймадым, ә бары тик язучы стилен билгелисем генә килгән иде. Димәк, В.Имамов төрле чор, заман эчендә иркен йөзәрлек тарихи әсәрләр иҗат итә, һәм әсәрләре халыкчан телдәге төрле чагыштыру, әйтем-мәкальләргә бай дигән нәтиҗәгә киләбез.

   Заман, чор вакыйгаларын җанлы тасвирлауның, халкыбыз җәүһәрләре булган мәкаль-әйтемнәрнең уңай үрнәкләрен мин В.Имамов әсәрләрендә күрдем. Халыктан чыккан, зирәк бабаларыбызның зур тормыш тәҗрибәсеннән алынган һәм әле бүген дә әһәмиятен югалтмаган хикмәтле сүзләр ташкынына юлыктым. Вакыйгалары белән язучы әсәрләре бер-берсен тулылындырып, шушы сурәтләү чаралары, мәкаль-әйтемнәре барысы бергә кушылып, язучының интонациясен тудыра. Шуңа күрә әсәрләре гади, халыкчан дияр идем.

   В.Имамов иҗатын өйрәнеп, без, укучылар, үзебезнең туган телебезнең, халкыбызның тел бизәкләрен тоярга өйрәнәбез, үз илебезнең, милләтебезнең патриоты булып үсәргә омтылабыз, туры сүзле, җор телле булып тәрбияләнәбез.

   Кызганычка каршы, соңгы елларда китапка игътибар кимеде, балалар матур әдәбиятка салкынрак карашта. Югыйсә, халкыбыз бик авыр чорларда да, бик кыен шартларда да белем алып, югарыга үрмәләргә тырышкан; әниләре “Тозлы яра”дагы Зифаларны укытыр өчен бар көчен куйган. Әлбәттә, “Утлы дала” кебек саллы тарихи роман “Тозлы яра”, “Уфалла” арбасы” әсәрләре кебек бер сулышта җиңел генә укылмый. Ләкин җир йөзендә ныклы аяклары белән басып йөргән, читеклеләр ертык чабаталыларга ясак түләми дип, бер караудан бу уйларыннан кире кайтарырлык горур бабаларыбыз тарихы белән дә кызыксынмасак, милләтебезнең киләчәге булырмы? Фәнни-эзләнү эше минем өчен бик мавыктыргыч та, кызыклы да, авыр да булды. Әсәрләрне уку барышында телем баеды, күңелемдә шушы кадәр тарих чоңгылында казынырлык, үз сүзен әйтә алырлык тырыш, тирән белемле, үзсүзле якташыбыз белән горурлану уянды.

У вас нет прав для создания комментариев.