header

Среда, Июль 15, 2026
 
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Дәрес конспекты

И.Газиның “Ак сирень” хикәясе

  

                                                                        

 

 

 

 

 

 

 

 

Башкарды:

Әлмәт шәһәре

“20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең

I квалификацион категорияле

татар теле һәм  әдәбияты укытучысы

Шарафеева Рәмия Әнәс кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                2014 нче ел

Тема: И.Газиның “Ак сирень” хикәясе  

Максат: И.Газиның хикәяләү остасы икәнлегенә басым ясау;

“Ак сирень” хикәясе белән таныштыру;

“Ак сирень” хикәясендә беренче мәхәббәт хис-тойгысының тууын, яралуын күзәтү;

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү;

Укучыларның хис дөньяларын уяту, аларны хис-кичерешләр әдәбенә өйрәтү, күңелләрендә матур хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау: И.Газиның портреты, китаплары күргәзмәсе, слайдлар, әсәргә иллюстрацияләр, ак сиреньнәр бәйләме, аудиоязмада әсәрдән өзек, видеоязмада Р.Вәлиуллинның “Ак сирень” хикәясе турындагы фикере.

                   Дәрес барышы:

  1. I.                  Оештыру моменты.
  2. II.               И.Газиның тормыш юлы, иҗаты турында искә төшерү.
  3. III.           “Ак сирень” хикәясе белән танышу.
  4.      Хикәябезнең төп герое кем? Сез аның турында ниләр белдегез? Аны нинди итеп күз алдына китерәсез?
  5.      Ә бу көзгегә Саниянең ни өчен шулай карыйсы гына килеп тора икән?
  6.      Ни өчен тәрәзә каршына килеп, урамга карап тора? Әллә берәрсен күзәтәме?
  7.      Саниянең күңелен яулаган, малай кем соң ул? Сез аны нинди итеп күз алдына китерәсез? Сания аның турында ниләр белә?
  8.      Ул малай Сания турында беләме соң?
  9.      Автор малайны тасвирлау өчен нинди тел-сурәтләү чаралары кулланган?
    1.      Шундый матур язгы кичтә Саниягә ни өчен бик моңсу булып китә?
    2.      Йөрәге өзлексез талпына дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз?
    3.      Йөрәк талпыну аны кая алып чыгып китә? Ул кемне күрә?
    4.      “Мондый тәмле күз яшьләрен ул әнә шушы серле кичтә беренче тапкыр татып карады...” дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз?
      1. IV.           Йомгаклау.
      2.      Хикәянең “Ак сирень” дип исемләнүендә берәр тирән мәгънә ятмыймы?
      3.      Ак сирень чәчәге нәрсә билгесе булып тора икән?
      4.      Әсәр күңелегездә нинди хис-тойгылар уятты?
      5.      Саниягә сез нинди киңәш бирер идегез?
        1. V.               Өй эше бирү.
        2. VI.           Билгеләр кую.

Исәнмесез, балалар. Әйдәгез әле бер-беребезгә елмаешып алыйк та, хәерле көн телик. Дәресебезне башлап җибәрик.

Укытучының кереш сүзе.

Без өлкән буын әдипләребезнең иҗат мирасын ихлас күңелдән хөрмәт итәбез һәм кадерләп саклыйбыз. Аларның әсәрләренә илһам, көч бирүче, күңелләребездә матур хисләр уятучы саф чыганак буларак мөрәҗәгать итәбез.

Менә узган дәресебездә без сезнең белән бөтен халык тарафыннан танылган атаклы язучыбыз Ибраһим Газиның тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Әйдәгез әле, шул турыда искә төшереп үтик. (Укучылар И.Газиның тормыш юлы, иҗаты турында сөйлиләр. Слайдта портреты күрсәтелә. Китаплары искә алына).

И.Гази иҗатының бер ягы, үзенчәлекле сыйфаты булып аның хикәяләү осталыгы тора. Соңгы вакытта әдипнең хикәяләре турында сүз көчәеп бара.

Аның хикәяләр язудагы осталыгы аеруча сугыш елларында һәм аннан соңгы чорда күзгә күренерлек булып үсеп китә. Ул элек-электән А.П.Чехов һәм А.М.Горький әсәрләре белән кызыксына, аларны тәрҗемә итә, хикәя язу осталыкларын өйрәнә.

И.Гази үз хикәяләренең ничек язылуы турында болай ди: “Һәр хикәям нинди дә булса бер вакыйга нигезендә туган. Алар һәммәсе дә үз заманының кыйпылчыгы. Барысына да заманның кайнар сулышы сеңеп калган. Һәркайсының тарихы бар... Кайвакыт, хикәя тусын өчен, әһәмиятле бер буяуның табылуы да җитә. Калганын язучының хыялы үзе эшләп җиткерә”. (Бу сүзләр слайдта бирелә. Бер укучы укып китә).

Укучылар, сез И.Газиның нинди хикәяләрен укыганыгыз бар?

Укучылар, бүгенге дәресебездә И.Газиның иң матур, гүзәл, якты әсәрләреннән берсе булган “Ак сирень” хикәясе белән танышырбыз. Хикәянең төп герое Сания күңелендә туган уй-хисләрне, тойгыларны күзәтербез. Үзебезнең фикерләребез, кичерешләребез белән уртаклашырбыз.

Без монда кеше күңеле үзенең серле, дулкынландыргыч эшен бик яшьли башлавын күрербез. Шул юлларны укыганда сокланырбыз, үзебезнең күңелләребездә дә матур хис-тойгылар уянганын сизәрбез. Беренче мавыгуның ләззәтен, сафлыгын, илаһилыгын тоярбыз.

Хикәянең “Ак сирень” дип исемләнүендә берәр тирән мәгънә ятмыймы? (Тактада проблемалы сорау языла).

Сүзлек өстендә эш.

Хис - тойгы, кичереш, уй

Моңсу – күңелсез, ямансу

Әсәрне сәнгатьле уку.

(“Кайтмады бит бүген ни өчендер...” дигән сүзләргә кадәр уку).

Сорауларга җавап бирү.

Әсәр белән танышуны дәвам итү.

(Әсәрнең иң мөһим өлеше аудиоязмада тыңлатыла. Әсәргә иллюстрацияләр күрсәтелә).

Сорауларга җавап бирү.

   Ә хәзер И.Газины якыннан белгән шагыйрь, композитор Р.Н.Вәлиуллинның И.Гази һәм аның “Ак сирень” хикәясе турындагы фикерен видеоязмада карап тыңлап китәрбез. Сез аның фикере белән килешерсезме?

Сорауларга җавап бирү.

Укытучының йомгаклау сүзе.

   Сез әйткәнчә, хикәянең “Ак сирень” дип исемләнүендә мәгънә ята. Ак сирень чәчәге яшьлек, мәхәббәт, сафлык, самимилек,чисталык, пакълек билгесе булып тора. Сирень – яз чәчәге. Табигатьнең уянуын, яшәрүен күрсәтә. Аның чәчәк атуы дөньяны җанландыра. Кеше күңеле дә шулай дулкынлана, уяна. Сиреньнең хуш исләре күңелне җилкетә, матур хис-тойгылар кузгата. (Сиреньнәр бәйләме күрсәтелә).

И.Гази Саниянең күңелендә үзгәрешләр тууын күрсәтә. Беренче ошату, гашыйк булу, мавыгуның гүзәллеген сурәтли. Саниянең уй-хисләрен эчкерсез, саф итеп тасвирлый. Теге малай белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне дә матур итеп бирә.

“Хуш бала чагым!.. Исәнме, мәхәббәт!” дип әйтеп булыр иде. Сания үзенең бала чагы белән саубуллашадыр төсле, беренче мәхәббәт хисен тоя, кичерә. Шушы беренче мәхәббәт хисенең ләззәтен дә, тәмен дә, сагышын да, сафлыгын да татып карый.

Иҗади бирем. Хикәяне ничек дәвам итәр идегез?

У вас нет прав для создания комментариев.