Еш кына укучыларның аңында белемнәр аерым предметлар буенча фактлар җыелмасы буларак формалаша. Бу дөньяны, тормышны бербөтен итеп кабул итәргә комачаулый, укучыларга җәмгыять, мәдәният һәм табигать күренешләре арасындагы үзара бәйләнешне күрергә мөмкинлек бирми. Бүген бу проблема белән күпләребез даими очрашып тора. Әлеге мәсьәләне төрле предметлардан алган белемнәрне синтезлау аша, ягъни предметара комплекслы биремнәр эшләп хәл итеп була.
Темасының актуальлеге шунда: бүген предметара биремнәр педагогик алым гына түгел, ә заманча белем бирүнең бер ысулы булып тора. Алар предметларның аерым-аерым яшәүләрен җиңәргә ярдәм итә һәм укучыларны реаль тормыш проблемаларын хәл итәргә әзерли.