Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе –
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
Теләче урта гомумбелем мәктәбе
Фоат Садриев.
“Боз өстендә” хикәясе.
(3 нче рус сыйныфының татар төркемендә әдәби уку
дәресенең план-конспекты)
Шәяхмәтова Гөлфия Наиловна, икенче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2013 нче ел
Тема: Фоат Садриев. “Боз өстендә” хикәясе.
Максат:
1. Укучыларны Фоат Садриевның “Боз өстендә” хикәясе белән таныштыру.
2. Укучыларның аңлап һәм йөгерек уку күнекмәләрен үстерү.
3. Көзге боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү; гади генә әйберләрдә дә тылсым, матурлык күрергә өйрәтү.
Материал:
1. “Әдәби уку”, рус телендә гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ 1 нче кисәк/ Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2013.
2. Интернет чыганакларына сылтамалар:
http://kitap.net.ru/sadriev.php
http://kitap.net.ru/galiev2.php
Җиһазлау:компьютер, проектор, презентация.
Дəрес барышы
I. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысез!
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
II. Актуальләштерү.
1. Тест үткәрү:
1) “Сиреньле натюрморт» картинасының авторы:
а) Харис Якупов;
ә) Исаак Левитан;
б) Искәндәр Рафиков.
2) “Урман күле” картинасының авторы:
а) Харис Якупов;
ә) Исаак Левитан;
б) Искәндәр Рафиков.
3) табигать күренешләрен сурәтләгән картина:
а) пейзаж дип атала;
ә) натюрморт дип атала;
б) портрет дип атала.
3) җансыз табигатьнесурәтләгән картина:
а) пейзаж дип атала;
ә) натюрморт дип атала;
б) портрет дип атала.
3) кеше яки кешеләр төркеме сурәтләнгән картина:
а) пейзаж дип атала;
ә) натюрморт дип атала;
б) портрет дип атала.
2.Өй эшен тикшерү:
Г.Рәхимнең “Көз йөри”, Рөстәм Мингалимнең “Торналар” шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе. 1, 2, 3 нче урыннарны җирәбә ярдәмендә укучылар билгели.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
1. Дәрес темасын хәбәр итү:
1-2 нче слайдлар.Табышмак чишү:
Су өстендә җәяү йөрим,
Тып-тып басып атлыйм мин,
Иң тирән җирдән үтәм,
Әз генә дә батмыйм мин. (Ш.Галиев)
Җавап: Боз өстендә.
- Бүгенге дәрестә Фоат Садриевның “Боз өстендә” хикәясе белән танышырбыз.
2. Фоат Садриев турында кыскача белешмә бирү. 3 нче слайд.
3. Сүзлек эше.
4-8 нче слайдлар.
тимераяк– коньки
инеш – речка
колакчынлы бүрек– ушанка
тамаша– представление, развлечение
Ык елгасы– река Ик
4. Хикәяне уку:
а) укытучының үрнәк укуы: “Көзге каникулдан соң ... рөхсәт итте”.
- Бу өзектә нәрсә турында сөйләнә?
- Әти-әниләре малайларга кайда шуарга рөхсәт иткән?
ә) 1 нче укучыдан укыту: “Бүген алар мәктәптән ... кесәләренә тыктылар”.
- Бу өзектә нәрсә турында сөйләнә?
б) 2 нче укучыдан укыту: “Малайлар инешнең ... Карале, кара!”
- Бу өзектә нәрсә турында сөйләнә?
- Илнур Кәримгә нәрсә күрсәтергә уйлаган?
в) 3 нче укучыдан укыту: “Алар икәүләшеп ... балыклар карыйбыз”
- Бу өзектә нәрсә турында сөйләнә?
- Малайлар нәрсә турында оныттылар? Әти-әниләре нәрсә турында кисәткән иде?
Ял минуты.
Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур түгәрәк ясыйк.
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Шөгылебезне башлыйк.
Җил исә, исә, исә,
Агачларны селкетә.
Җил тына, тына, тына,
Агачлар үсә, үсә.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Хикәяне “чылбыр буенча” кабат укыту.
2. 9 нчы слайд. Хикәя буенча сорауларга җавап бирү:
- Хикәядә кайсы вакыт турында сөйләнә?
- Илнур белән Кәрим нәрсә белән шөгыльләнәләр?
- Аларның тимераякта шууы турында нәрсәләр әйтелгән? Хикәядән шул турыда укып күрсәтегез.
- Илнур нәрсәне аквариум дип атый?
- “Аквариум”нан нәрсәләр күренә? Шул урынны табып, укып күрсәтегез.
- Боз өстендә нинди саклану чаралары күрергә кирәк?
V. Йомгаклау.
1. Дәрескә нәтиҗә ясау.
- Укучылар без дәрестә нинди хикәя белән таныштык?
- Аны кем язган?
- Хикәя безне нәрсәгә өйрәтә?
2. Өйгә эш бирү (сайлап):
а) Хикәянең эчтәлеген өйрәнергә;
ә) хикәянең ахырын уйларга.
3. Билгеләр кую.