1.Гатауллина Назия Тимерьяновна
2.МОБУ СОШ №12, г. Нефтекамск РБ
3. Учитель татарского языка и литературы
“Сугыш” концепты һәм аның
Муса Җәлил иҗатында чагылышы.
Кеше тормышында сугыш, каршы тору темасы һәрвакыт мөһим урын алып торган. Бу күренешкә бик күп тикшеренү эшләре багышланган, шул исәптән тел өлкәсендә дә. Бу эшне башкарыр алдыннан мин аларның берничәсе белән таныштым һәм шуларга нигезләнеп хезмәтемне яздым.
“Сугыш” төшенчәсе халык иҗатында, бигрәк тә фразеологик әйтелмәләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә, бәетләрдә тулысы белән ачыла һәм шул халыкның үзенчәлелеген билгели.
Сугышка бәйле фразеологик әйтелмәләрне берничә төркемгә бүлергә мөмкин:
- куркаклык күрсәтү: дошманга арка күрсәтү, койрыкны кысу, калтырап төшү, дер калтырау;
- сугыш оештыру: сугыш ачу, сугыш башлап җибәрү, сугыш уты кабызу, яу чабу, ара бозу, дөнья болгату;
- батырлык күрсәтү: батырлык күрсәтү, юлбарыстай сугышу,утка ыргылу, дошманга ыргылу, дерелдәп төшмәү.
- Сугышны кире яктан характерлаучы: вәхшәтле, дәһшәтле, гаделсез, канлы, рәхимсез, аяусыз, югалтулы, ачы сугыш, салкын, империалистик.
- Сугышны уңай яктан характерлаучы: данлы, бөек, изге, гадел. Әлбәттә, бу сүзләр аз. Муса Җәлил өчен бу сугыш бер яктан ачы, канкойгыч, дәһшәтле, канлы көрәш, чөнки совет кешеләренә “кеше түгел ” дигән мөһер тагып, җир йөзеннән юкка чыгарырга уйлаган күпмиллионлы, көчле дошманга каршы сугыш. ”Ана бәйрәме” шигыре моңа бер мисал:
- “сугыш-юл”
- “сугыш-ярыш”
- “сугыш-хайваннар дөньясы”
- “сугыш бетү-бакчачылык”
- “сугыш-ул җимереклекләр”
- “сугыш бетү-төзелеш һәм ремонт”.
Халык бу төшенчәне мәкаль-әйтемнәрдә батырлык тәрбияләү максатында куллана: ”Сугышта арка биргәннән күкрәк бирү яхшырак”, “Мич башында үлүдән, сугышта үлү яхшырак”.
Сугыш белән бәйле вакыйгалар бәетләрдә киң чагылыш таба. Аларда солдатларның шәхси кичерешләре, сугышка карашлары гәүдәләнә. Идея-тематикасының нигезе- сугышны кире кагу, тыныч хезмәтне, туган җирне сагыну.
Кайчан илемә кайтырмын,
Бу яман сугыш бетеп.
“Беренче бөтендөнья бәете”.
Бәетләрдә сугыш түбәндәге мәгънәләрдә бирелә: “сугыш кан кою”, “сугыш- кайгы”, сугыш- якыннардан, туган җирдән аеручы афәт.
Бөек Ватан сугышы елларында туган бәетләр патриотизм рухы белән сугарылган. Аларда Туган илне дошманнан саклау һәм азат итү темасы яктыртыла.
“Сугыш ” концепты күп кенә язучылар әсәрләрендә дә ачыла. Нурихан Фәттах, Мөсәгыйт Хабибуллин, Нәби Дәүли, Габдрхман Әпсәләмов, Сибгат Хәким, Фатих Кәрим , Муса Җәлил иҗатында ул зур урын алып тора. Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләрне “туган ил азатлыгы өчен көрәш” төшенчәсе берләштерә. Ул изге һәм дошманны җиңү белән тәмамланырга тиеш. Бу язучылар әсәрләрендә “сугыш” патриотизм рухы белән сугарылган һәм аларда ил азатлыгы өчен үз- үзеңне корбан итәргә әзер булу күзәтелә.
“Сугыш” концептының лексик семантик кыры нигезендә “сугыш” сүзе тора. Ә перефериясен орыш, яу, дау, бәрелеш, үтереш, кан коеш, көрәш, кыйнаш, үлем уены, бәйге, ярыш, сугыш алласы, фронт, гаскәр кырылыш, сугыш уены сүзләре тәшкил итә. Югарыда китерелгән сүзләр “сугыш” мәгънәсе белән берләшкәннәр һәм ике якның капма-каршы торуын белдерәләр.
“Сугыш” концептының Муса Җәлил иҗатында чагылышын карап үтик. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк ул Совет Армиясе сафларына баса. Совет халкы кичергән зур сынау көннәрендә шагыйрь үзенең Ватан алдындагы бурычын тулысынча аңлап эш итә, үзенең үткен каләмен фашизмны тар-мар итү өчен көрәштә иң көчле коралга әйләндерә. Бигрәк тә “Моабит дәфтәрләре “ шигъри җыентыгы аңа дөньякүләм танылу алып килде. Сугышка, коллыкка , фашизмга нәфрәт, иреккә омтылу, җиңүгә өмет һәм ышаныч белән сугарылган бу шигырьләр тоткынлыкта яшәүче язучының никадәр тормышны яратуын, сынмас рухлы булуын күрсәтә. Халкы тарафыннан югары бәяләнгән поэтик мирасы аны күпмилләтле дөнья культурасының бер өлеше югарылыгына күтәрә.
Шагыйрьнең шигырьләре тоткынлыкта язылган булсалар да, “сугыш” концепты аларда төп сүз булып тора. “Моабит дәфтәрләре”ндә ул 14 әсәрендә куллана. Мәсәлән, “Чәчәкләр” шигырен алыйк:
Бу җирдә күп булды сугышлар
Янгыннар, явымнар, давыллар.
Киселде күп батыр тормышлар
Янды зур калалар, авыллар.
Яки “Кыз җыры” шигыре:
Мин озаттым аны сугышка
Йөрәгемнең сүнмәс кояшын.
Мин озаттым аны сугышка
Мәхәббәтем булсын юлдашым.
Башка сүзләрдән “көрәш” еш яңгырыш ала. Шул ук җыентыкта без аны 11 шигырендә очратабыз.
Көрәш озак, юлы урау булыр,
Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне!
Уттан, судан исән алып кайтыр
Мәхәббәте сөйгән егетеңнең.
“Сөеклемә”.
Сугыш фаҗигасен тирәнлеге белән сурәтләү өчен үз иҗатында башка сүзләрдән дә оста файдалана. Мәсәлән, “һөҗүм ”.
Һөҗүмгә бардым
Саклап шул хатны.
“Сержант”
Яки “Егет юлы ” шигырендә “яу” лексемасы:
Кайтыр иде егет, юлы урау,
Каршысында текә таулар бар.
Киртә түгел таулар, тау артында
Коралланган көчле яулар бар.
Бу төшенчәне ул “Атака алдыннан” да “атака” сүзе аша бирә:
Халкым мәхәббәтен алып килгән
Бу ялкынны иртән таң белән.
Алып кереп, дускай, атакага
Юл бизәлсен безнең дан белән.
Язучы рәхимсез, ачы сугышны тулысы белән ачу өчен индивидуаль-автор лексемаларын да куллануны кирәк тапкан.
Сугыш килде. Аерып иркәсеннән
Ут чүленә тартып китерде.
Кызы өчен, туган йорты өчен
Ул алдында булды көрәшнең. (Ут чүле)
“Сөю”.
Хыялландым ядрә давылында
Батырларча сугышып үләргә.
Юк, булмады, сукыр лампа төсле
Калдым инде пыскып сүнәргә.(Ядрә давылы)
“Авыру сызмалар”
Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләрне нигездә “Туган ил азатлыгы өчен көрәш ” ассоциатив кыры берләштерә. Ул уңай компонентлардан гына тора. Бөек Ватан сугышы гадел, изге һәм ул дошманны җиңү белән тәмамланырга тиеш. Бу еллар әсәрләре патриотизм белән сугарылганнар.
Сине саклап, туган җирем,
Мин ирләрчә үләр идем
Данлы сугыш кырында.
“Җыр”.
Татар телендә капма-каршы торуны белдергән күп кенә фигыльләр бар: сугыш башлау,сугыш ачу, сугыш уты кабызу, каршы тору, сугыш халәтендә булу, сугыш хәрәкәтләре алып бару, бәрелешү, сугыш игълан итү, сугышу, көч сынашу, көрәшү, атакалау, басып алу, басып керү, яулап алу, кырып ташлау, утка тоту, тар-мар итү, утка ташлану, кораллану, сугышка керү, һәлак булу, сугышып алу, һөҗүм итү, сугышта катнашу, сугыштан чыгу, сугыштан кайту, сугышка өндәү, сугышка омтылу, сугыш теләү, сугыш пропагандалау, сугышка ыргылу, атакалау, штурмлау һ.б.
Шагыйрь сугышның никадәр канкойгыч, дәһшәтле булуын күрсәтү өчен югарыда китерелгән фигыльләрне дә урынлы файдалана .Мәсәлән:
Кешеләр сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр, -ди ул “Бүреләр” шигырендә.
Яки,
Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы.
“Кызыл ромашка”.
“Тар-мар итү” фигылен дә бу төшенчәне ачу өчен берничә әсәрендә бик оста куллана.
Тар-мар итеп коллык, караңгылык
Саклап яткан дошман оясын,
Каны белән халык саклап калды
Кешелекнең якты кояшын, -ди ул шул исемдәге шигырендә.
“Сугыш билгеләре” кырын татар телендә күп кенә сыйфатлар билгели. Аларны ике группага бүлеп карарга мөмкин:
Абыйларым канлы сугышта
Җиңү юлын сызып үлделәр.(Канлы)
Икенче яктан Туган илне саклап калу өчен сугышу, шагыйрь фикеренчә, изге, данлы, бөек эш. Аның лирик герое халык ирке, ил азатлыгы өчен үзен корбан итәргә дә әзер.Моңа дәлил булып “Батырлык юлында” шигыре тора:
Авыр сугыш юлында
Ил онытмас бирсәң каныңны
Ватан өчен изге көрәшкә.(Изге).
Татар телендә “сугыш” төрле модельләрдә бирелә. Шуларның
кайберләрен карап үтик:
Бу модельләрне Муса Җәлил иҗатында ачык күрәбез.
“Сугыш-юл”:
Көрәш озак, юлы урау булыр,
Син, көт,бәгърем, өзмә өметеңне!
Уттан, судан исән алып кайтыр
Мәхәббәте сөйгән егетеңнең.
“Сөеклемә”
Юллар,юллар, мине илкәемнән
Аерып ерак алып киттегез.
Яңа дәртләр,яңа хисләр белән
Сөйгәнемә кире илтегез.
“Юллар”
“Сугыш-хайваннар дөньясы”:
Ул белә:сугыш кырында
Дошманның юлын бүлеп,
Абыйсы булыр егетләр
Сугыша арыслан кебек.
Юлы бүленгән каннибал
Һавадан, җирдән, судан,-
Тыныч өйләргә ташлана
Котырган бүресыман.
“Бүләк”.
“Сугыш-җимереклекләр”:
Авыл яна...шәфәкъ нуры булып,
Уйный күктә янгын шәүләсе.
Күмерләнгән өйнен тупсасында
Аунап ята ана гәүдәсе.
“Яшь ана”.
“Сугыш бетү- бакчачылык”:
Яз елмаер тиздән,
урманнарда
Ак каеннар яфрак ярырлар.
Чәчәк атар шомырт,
Бакчаларда
Сандугачлар тавышы яңгырар.
“Яз шатлыгы”.
“Сугыш бетү- төзелеш һәм ремонт”
Ватык юллар, янган зур калалар
Без килгәнне көтеп яталар.
Уянсыннар батыр тракторлар,
Уйнасыннар кулда балталар.
“Сугыштан соң”
Йомгак ясап шуны әйтергә була, татар телләр дөнья картинасында “сугыш” концепты “Туган җирне басып алучылардан якларга кирәк” дигән мәгънә бирә. Куркаклыкка кире караш күрсәтелсә, батырлык, кыюлык мактала. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” җыентыгына кергән шигырьләр үрнәгендә дә без моны ачык күрәбез.
Сугыш язучы өчен-үлем куркынычы, сугыш- азатлык өчен көрәш, сугыш- кан кою, сугыш- югалтулар, сугыш- сынау.
Тоткынлыкта язылган булуына карамастан, Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” китабына кертелгән шигырьләре рухи богауланмаган, шигъри сүзе белән дошманга каршы көрәшен дәвам итүче, җиңүгә өмет белән яшәүче шагыйрьнең мәһабәт образын күз алдына бастыра.
Багышлармын калган гомеремне
Ирек өчен изге көрәшкә,- дип яза ул төрмәнең тар, таш бүлмәсендә утырганда да соңгы тамчы канынача, соңгы сулышынача көрәшергә сүз биреп.
Кулланылган әдәбият.
1.Зиятдинова Г.И. Концепт «Сугыш» в языковой картине мира. Казань, 2009.
2.Муса Җәлил. Казан, 1969.
3.Шаяхметова Л.Х. Концепт “Ут” и его отражение в лирике Р.Миннуллина. Казань, 2007.