Дата:
Укытучы: Рахманова Г.Ф.
Класс: 5а
Фән: татар теле
Тема: Фонетика һәм орфоэпия турында төшенчә. Сөйләм органнары.
Максат:
1. Фонетика, орфография, орфоэпия турында төшенчә бирү, “хәреф” һәм “аваз” төшенчәләрен аера белергә өйрәнү, авазларның ясалу урыннары турында күзаллау булдыру.
2. Балаларда анализлау, гомумиләштерү күнекмәләрен булдыру, үзара ярашып эшләү күнекмәләрен үстерү, аваз белән хәрефне аера алу күнекмәләрен ныгыту.
3.Мәктәптә үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләренә өйрәтү, Риза Фәхреддин мирасы белән таныштыру.
Дәрес барышы:
- a) Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
- Өй эшен тикшерү. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен аңлату. Моделен төзү. Тактада.
- c) Актуальләштерү.
Тактада: Мәктәп эчендә булган тавышларга катнашмагыз уйнаучы вә тәрбиясез балалар белән иптәш булмагыз алар белән бер җирдә утырмагыз үзегезгә билгеләнгән урыннан рөхсәтсез күчмәгез. (Р.Фәхреддин. “Тәрбияле бала)
-Бу җөмлә мәгънәсе буенча дөресме?
- язылышы буенча хаталар китмәгәнме?
- Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне табып, билгеләгез.
- Ни өчен аларны тиңдәш кисәкләр дип атадык?
- Катнашмагыз, булмагыз, утырмагыз, күчмәгез. Тиңдәш хәбәрләр, барысы да фигыль сүз төркеме белән белдерелгән.
Без нишләдек? (тыныш билгеләрен куйдык, сүз төркемнәрен билгеләдек, җөмлә кисәкләрен таптык, җөмлә турында сөйләдек)
-Без боларны кайсы тел белеме бүлегеннән белдек?
45 бирем. Модельне укыгыз. Тел белеменең сез өйрәнмәгән бүлекләрен ачыклагыз. (фонетика, орфоэпия. орфогрфия)
Тактада сызыклар белән тоташтырыгыз:
Морфология- сөйләм төзелешен
Синтаксис- тыныш билгеләре кую кагыйдәләре җыелмасын
Пунктуация- сүз төркемнәре
- Мотивлаштыру.
- Фонетика һәм орфоэпия бүлекләре нәрсәне өйрәнә микән? Фикерләрегез?
- Фон грекчадан – “аваз” дигән мәгънәне аңлата.
- аваз бирү
- 1) подава́ть/пода́ть го́лос; звать, по- зва́ть || го́лос; зов
- 2) отклика́ться/откли́кнуться, отзыва́ться/отозва́ться
- ничә кычкырдык, һаман аваз бирмисең — ско́лько (раз) тебе́ крича́ли, всё не отклика́ешься (отзыва́ешься)
Аваз бирде Идегәй: – Акылың чонтык Киң Җанбай, Йорт белмәгән тинтәк би, Кыбырсынмый ары кит, Сын битләгән сорандай.
Кич салкында аваз биреп, Күкрәк киереп җырласаң, Җанга рәхәт булып китә, Бер озын көй моңласаң. Эх, күңелле өмәсе!
Димәк, аваз ул – голос, звук, зов ып буламы?
Тактадагы сүздз аваз сүзенә синонимны табып буламы? (ТАВЫШ)
-Тавыш, фон, звук сүзләрена тамырдаш сүзләрне атагыз әле?
Магнитафон, микрофон, телефон, звукооператор, мегафон, фонотека, һ.б.
Магнитафон – магнит тасмаларына яздырылган тавышны тыңлау, микрофон тавышны көчәйтеп тыңлау, телефон тавышны ерактан тыңлау җайланмасы, звукооператор – тавшны көйләүче кеше, фонотека – тавышлар яздырылган тасмалар җыелган җир.
Яңа теманы аңлау. Бергзләп уку мәсьәләсен чишү
Димәк, тавыш , аваз дигәч без нинди органнарыбыз белән аны тоябыз?
( колак)
- Колак нишли?
- Колак ишетә. Ә кайдан ишетелергә мөмкин ул аваз?
- Бөтен җирдән дә.
- Ә кеше нинди органары белән аваз бирә?
- Авыз.
-
Димәк, авазны без колак белән ишетәбез, авыз белән әйтәбез.
Тел белеменең орфоэпия, офография, фонетика тармаклары турында ни әйтә аласыз?
Сезгә ярдәмче сүзлек бирәм:
Орфо – дөрес, эпос – сүз, сөйләм
Без хәрефләрне яза беләбез, ә авазларны шартлы рәвештә ничек язабыз?
- Ныгыту.
- Дәреслек белән эшләү. 307 нче күнегү. Сүзләрне аваз һәм хәрефләргә таркатып язу. Авазларның аваз һәм хәреф составын чагыштырып язу.
Нәтиҗә: сүзд ә авазлар төрлечш булырга мөмкиню Чөнки кайбер хрефләр ике аваз белдерәләр, ә айберләре ава белдермиләр, билге генә булып киләләр.
- Авазны без авыз белән әйтәбез дидек. Ләкин авазларны әйткәндә бик күп органннар катнаша. Сөйләм органнар ясауда катнаша торган органнарны сөйләм аппараты дип атыйлар.
308 нче күнегү. Рәсемнән сөйләм авазларын ясауда катнашучы органнарны әйтегез.
Әлеге белешмәдә бирелгән мәгълүматны модельләштерегез.
(Төркемнәрдә)
- Рефлексия.
Җөмләләрне төгәллә.
Аваз ............... ярдәмендә ясала.
Авазларны өйрәнә торган фән ................ дип атала.
Авазларның дөрес әйтелешен ................... өйрәтә.
Орфография ............... дөрес язарга өйрәтә.
- Өй эше бирү. Билгеләр кую.
-Инсерт.
“+”, “-“, “!”, “?” схемасын тутыру.
-Бүген син дәрестә нәрсәләргә өйрәндең?
- . 308 нче күнегүдә рәсем- схеманы кагыйдә дәфтәренә күчереп ясарга.
- 309, 310, 311 – сайлау буенча.