Татар теле. Автор Лилия.
МББУ 159 нчы лицей.
3нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теле һәм укудан уен –дәрес .
Башкарды: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Җәләлова Лилия Раил кызы
Кем күп белә ?
(уен –дәрес)
Ел ахырында укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан, мин еш кына уен - дәресләр үткәрәм. Бу балаларга да бик ошый, укытучыга да кыска вакыт эчендә укучыларның белем дәрәҗәләрен билгеләүгә ярдәм итә. Рус балаларына тел һәм әдәбият укытуда әлеге төр дәресләрне бик тә уңышлы дип саныйм. Әлеге дәресем 3нче сыйныфның рус балалары өчен И.А. Литвинов дәреслеге буенча төзелде.
Моның өчен мин сыйныфтагы балаларны ике төркемгә бүләм. Алар билгеләнгән вакыт эчендә үзләренә исем сайлыйлар.Һәр төркемгә дөрес җавап өчен күркәләр бирелә, шулай ук һәр баланың белем дәрәҗәсе дә исәпкә алына. Дәрес ахырында нәтиҗә ясала.
Дәрес барышы.
- Исәнмесез укучылар, кәефләрегез ничек?
- Яхшы, үзегез ничек?
- Укучылар, безгә бүген урманнан кунакка тиен килгән.Үзе белән сәзнең белемнәрегезне тикшерү өчен төрле биремнәр дә алып килгән.Дөрес җавапка сезгo бүләк итеп күркәләр дә алган. Биремнәрне үтәргә сез әзерме?
- Әзер.
- Димәк, башладык.
1нче бирем.” Сүзләр дөньясында”. КИТАПХАНӘ сүзе бирелә.Билгеле бер вакыт эчендә укучылар шушы сүз эчендәге хәрефләр белән сүзләр төзергә тиеш. Китап, хат, апа, әни, ат, әти, тап, һ.б.
2нче бирем. Җөмлә төзү. Төзелгән өч сүздән өч җөмлә төзергә. Мин китап укыйм. Әнием әбиләргә хат яза. Апа бүген өйдә, чөнки ул авырый.
3нче бирем.Рәсем буенча хикәя төзү.Ике командага да сюжетлы картиналар таратыла. Төркемдәге һәр бала берәр җөмлә әйтеп, хикәя төзергә тиеш.
4нче бирем. Командаларга предметлар бирелә, алар шул предметларны төрле билгеләр ярдәмендә ачып бирергә тиешләр.
Туп- ул түгәрәк, сикерә,кечкенә, кызыл төстә.
Алма- түгәрәк, яшел төстә, тәмле, баллы, зур.
Китап- матур, чиста, яшел төстә, кызыклы.
5нче бирем.” Ял итәбез! “Табышмакларның җавабын табу.( Дөрес җавап биргән командага күркә бирелә)
- Күлмәге күп өстендә,
- Үзе түгәрәк, кызыл төстә.
- Бар кешедән иртә тора,
- Үзе сары, үзе әче,
- 1) Син өйрәт- ул өйрәтте, син көл – ул көл..., син бар – ул бар..., син сикер - ул сикер..., син ят – ул ят... ; урман - урманннар, китап – китап..., лимон – лимон..., дәфтәр – дәфтәр... .
- 2) Син утыр – ул утырды , син җырла – ул җырла..., син ела – ул ела..., син сөрт – ул сөрт..., син яз – ул яз... ; урам – урамнар, өстәл – өстәл..., көн – көн..., җыр – җыр... .
- 1) “Табибта”
Үзе яшел төстә
Аша син аны көн дә.
Кәҗәгә дә ул ошый,
Аны яратып ашый
(кәбестә)
Сикерә, тәгәри, ә йөгерә белми.
(туп)
Йокыдан да уята.
Ул булган йортта
Кирәкми сәгать тә.
(әтәч)
Тураганда елата.
(суган) һ.б.
6нчы бирем. Кем тизрәк яза?
Тактада тиз һәм дөрес итеп бирелгән үрнәбуенча сүзләргә кушымчалар өстәп язарга.
7нче бирем. Диологик сөйләмгә өййрәтү. Укучыларга тема тәгъдим ителә.Алар кечкенә диолог төзеп, уйнап күрсәтергә тиешләр.
- Исәнмесеә, Фәния апа!
- Исәнме, Маша. Ни булды?
- Мин авырыйм.Башым бик авырта.
- Температураң юк. Сиңа дару эчәргш һәм йокларга кирәк.
- Рәхмәт, сау булыгыз!
- Сау бул, Маша, авырма!
- 2) “Кибеттә”
- Исәнмесеә!
- Исәнме! Сезгә нәрсә кирәк?
- Миңа бер ипи һәм сөт кирәк?
- Рәхим итегез.
- Ничә сум була?
- 31 сум 80 тиен
- Рәхмәт, сау булыгыз!
- Сау булыгыз!
8 нче бирем.1) Китап, дәфтәр; 2) чәчәк, урындык сүзләрен тартым белән төрләндерергә
Минем китабым Безнең ...
Синең ... Сезнең ...
Аның ... Аларның ...
9 нчы бирем. Укучыларның логик яктан эзлекле итеп уйларга, үз фикерләрен исбатларга өйрәтү.
- 1) Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт, мәче һәм тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше бар? (3)
- 2) Кубикның һәр ягы төрле төскә буялган. Моның чен барлыгы ничә төрле буяу кирәк булган?(6)