Ә син беләсеңме?
Татарстан Республикасы Кукмара районы Туембаш төп гомуми белем бирү мәктәбе (М.Җәлил иҗатына багышланган викторина) Укытучы: 2 нче квалификацион категорияле татар теле укытучысы Динмөхәммәтова И.Х . 2014 Тема: Ә син беләсеңме? (М.Җәлил иҗатына багышланган викторина) Исәнмесез балалар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары Телимен һәммәгезгә. -Хәерле булсын һәрбер кичәбез, Хәерле булсын һәрбер эшебез. Исәнмесез,хәерле көн укучылар! Бүген без Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичәгә җыелдык. М.Жәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Анын ижатын белмәгән, анын искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр. Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагырьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон, венгр шагыйре Петефи һәм ниһаять, Муса Җәлил. Хәзер Муса Җәлил иҗаты буенча “ Ә син беләсеңме”дип аталган уенны башлыйбыз. Һәр команда үзенә исем, сәламләү һәм девиз сайларга тиеш. Уенчылар урыннарга рәхим итегез. Уенның I туры “Син беләсеңме?” дип атала. Мин хәзер һәр командага да Җәлилнең тормыш юлы буенча сораулар бирәм. Кайсы команда төгәл, тулы җавап бирә, алар җиңүче була. Сорауларны чиратлап бирәм. Игътибар белән тыңлагыз: 1 М.Җәлилнең әнисе кем исемле? ( Рәхимә) 2 М. Җәлил ничәнче елда хөкем ителә? ( 1944ел, 25.08) 3 М. Җәлил ничә көн токынлыкта була? ( 791 көн) 4 Тоткынлыкка ничәнче елда эләгә? (1942ел) 5 М. Җәлилнең кызының исеме ничек? ( Чулпан) 6 М. Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? ( М. Җәлил музее бар, һәйкәл куелды, М. Җәлил исемен музейлар йөртә, опера-балет театры) 7 Әтисенең исеме ничек? ( Мостафа) 8 М. Җәлил ничәнче елда һәм ничек үлә? ( 1944 ел 25.08 гильотинада башын кисәләр) 9 Төрмәдәге якын дусты, кем ул? ( Абдулла Алиш) 10 М.Җәлил кайда туа? (М. Җәлил 1906 елны Оренбург губернасы Шарлык районы Мостафа авылында туа) Бик дөрес укучылар. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата.Муса Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Табигать матурлыгы аның күңелен узенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә. Әйдәгез, II турны башлыйбыз. Биредә аерым шигырьләрдән сүзләр бирелә. Сез шул шигырьнең бер куплетын сөйләргә һәм исемен әйтергә тиеш. Шигырьнең бер куплеты һәм исеме Аерым шигырьдән сүзләр 1.Суык бабай, кил безгә Яңа ел бәйрәменә, Чыршы әйләнәсендә Җыр җырлап әйләнергә.(Суык бабай). 2.Ул якын сердәше Чишмәне сагына Таң кошын юксынып, Чишмә дә зарыга.(Сандугач һәм чишмә) 3. Үтеп барам шулай урам буйлап, Парадныйда күрәм бер бала. Звонокка үрелә, буе җитми, Аптырагач, карап уйлана. (Ишек төбендә) 4.Юл чатында ялгыз гына Үсеп утыра бер карт имән. Тирә ягы яшел чирәм, Ботаклары җиргә тигән.(Имән) 5. Җырларым, сез шытып йөрәгемдә, Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шул кадәрле җирдә хаккыгыз!(Җырларым) 6. Ерак түгел моңаеп Утыра ромашка кызы, Тик чуклары ак түгел, Кан шикелле кып-кызыл.(Кызыл ромашка) 7. Кешеләр. Сугыша, кан коя, Киселә меңнәрчә гомерләр. Төн буе улашып якында Иснәнеп йөриләр бүреләр.(Бүреләр) 8. Барыгыз болынга, балалар! Йөгерез, уйнагыз, көлегез! Елмайсын күреп шат аналар, Юансын боеккан күңлегез.(Чәчәкләр) 1.Чыршы әйләнәсендә Җыр җырлап әйләнергә. 2. Таң кошын юксынып, Чишмә дә зарыга. 3. Парадныйда күрәм бер бала. 4. Үсеп утыра бер карт имән. 5. Ил кырында чәчәк атыгыз! 6. Утыра ромашка кызы 7. Кешеләр. Сугыша, кан коя. 8. Барыгыз болынга, балалар! Музыкаль пауза. III тур М. Җәлилнең иҗаты буенча белемнәрен тикшерү 1 . Беренче шигыре? М. Җәлил 13 яшендә чын халыкчан пафос белән янып «Бәхет» исемле шигырен яза. Бу шигырь 1919 елда Оренбургта чыга торган «кызыл йолдыз» газетасының 65 нче санының беренче битендә «Кечкенә Җәлил» имзасы белән басылып чыга. 2. М. Җәлилнең беренче җыентыгы кайчан чыга? Җәлилнең беренче җыентыгы 1925 елда «Барабыз» исеме астында чыга. 3. Сугыш елларында нинди җыентыклары чыга? 1942 елда Казанда «Тупчы анты», 1944 елны «Окоптан хат» җыентыгы чыга 4. Муса Җәлилнең тоткынлыкта язылган шигырьләре? Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган 125 әсәренең безгә «Моабит дәфтәре» рәвешендә 93 шигыре һәи ике өзеге килеп иреште. 1946 елның язында илгә ике дәфтәр кайта. (Берсе - кулдан ясалган, 5 яшьлек баланың кул яссуы кадәрлек дәфтәр. Анда гарәп хәрефләре белән язылган 60 шигырь була.) Бу шигырьләр Моабит төрмәсендә утырганда тупланып язылганга «Моабит дәфтәрләре» исеме астына кертелә. 5.«Моабит группасы» шагыйрьләре? М. Җәлил, А. Алиш, Х. Мөҗәй, Р. Саттар, Ә. Симаев, Г. Кормаш, А. Баттал һ.б. 6.Моабит дәфтәренең туган илгә юлы? Беренче дәфтәрен 1946 елның язында Нигъмәт Терегулов Язучылар Союзына китерә. Соңыннан аны репрессиялиләр. Икенче дәфтәрен 1947 елны бельгияле Андре Тиммерманс консуллык аша җибәрә. 40 тан артык шигырь – җырларын Гарәф Фәхретдинов алып кайта. Ул 1989 елны гына аклана. Шул Сәбәпле шигырьләре вакытында басылып чыкмый. Шулай да 1957 елда Гази Кашшаф «Совет әдәбияты» һәм «Кругозор» журналында берничәсен чыгара. 7.Беренче дәфтәре. 1946 елда, икенче дәфтәре 1947 елда чыга. 40 тан артык шигырь – җырларын Гарәф Фәхретдинов алып кайта. Ул 1989 елны гына аклана. Шул Сәбәпле шигырьләре вакытында басылып чыкмый. Шулай да 1957 елда Гази Кашшаф «Совет әдәбияты» һәм «Кругозор» журналында берничәсен чыгара. 1947 елны Җәлилне «Ватанга хыянәттә» гаеплиләр. 1953 елның 25 апрелендә «Литературная газета битләрендә Моабит циклыннан шигырьләре басылып чыга. 8 «Моабит дәфтәренең» төп нөсхәләре кайда саклана? Атаклы «Моабит дәфтәренең» төп нөсхәләре 1983 елдан Казанда М. Җәлилнең музей–квартирасында саклана. 9. Акланганнан соң М. Җәлилне ничек зурлыйлар? Ватан герой-шагыйрьгә тиешле хөрмәтен күрсәтә: 1956 елны аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме, 1957 елны Моабит дәфтәрләре өчен Ленин премиясе лауреаты исеме бирелә. 10. М. Җәлилнең Казандагы hәйкәле авторы hәм ачылу елы. 1966 елны М. Җәлилнең 60 еллыгына Казанда һәйкәл ачыла. Авторы-Цигаль. 11. Әлеге hәйкәлгә өстәмәләр кем тарафыннан кертелә? Бу һәйкәлгә өстәмәләр Голубский тарафыннан кертелә. 12. Ни өчен Казандагы опера hәм балет татры М. Җәлил исемен йөртә? 1956 елны, Җәлилнең 50 еллыгы уңаеннан опре һәм балет театрына М. Җәлил исеме бирелә. Чөнки М. Җәлил 1938-1941 елларда Татар дәүләт опера театрында редактор – консультант булып эшли һәм татар опере сәнгатенең чишмәбашында тора. Ул – бу театрны оештыручыларның берсе. 13. М.Җәлил шигырьләренә язылган җырлар? М. Җәлил шигырләренә язылган җырлар: «Беренче дәрес», «Бишек җыры», «Карак песи», «Кызыл йолдыз», «Күке», «Май», «Маэмай», «Әтәч», «Парашютсыз курчак», «Сәгать» - Җ. Фәйзи; «Гөлләрем» - З. Хәбибуллин; «Куян», «Күрсәт әле», «Күңелле яшьләр», «Кө җитте», «Ленин бабай турында җыр», «Октябрь иртәсе» - Л. Хәмиди; «Дулкыннар» - Җ. Фәйзи, Р. Яхин. 14. «Алтынчәч» либреттосы кайчан языла hәм аңа кем көй яза. М. Җәлил «Алтынчәч» либреттосын 1936 елда яза. Бу әсәргә көйне беренче Б. Асафьев яза. 1939 елда Н. Җиһанов икенче вариантын эшли һәм ул Госполитиздат тарафыннан 1941 елда бастырыла. 15. Шагыйрьгә багышланган опера? «Җәлил» операсы Н. Җиһанов музыкасы, Ә. Фәйзи либреттосы. 16. «Хөкем алдыннан» картинасының авторы. Х. Якупов. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда улКазанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. Мәскәүдә чыгучы «Комммунист» гәзитендә әдәбият һәм сәнгать бүлеген алып бара. Редакция эшләре белән Уралга һәм Сарытау өлкәсенә иҗади сәфәрләргә чыга. 1933 елның җәендә Дергачи районында татарча газета оештыра. 1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза. IV тур рәсем конкурсы. Музыка астында Муса Җәлил шигырьләре буенча рәсемнәр ясыйсыз.Музыка туктауга, рәсемнәрне тапшырырга кирәк булачак. V турда Муса Җәлил шигырьләреннән өзекләр китерелә.Сез шигырьләрнең исемнәрен әйтергә тиеш буласыз. Бу юллар кайсы шигырьдән бәйгесе. …Я сузып кына, Я бик еш кына Кикриүу, Кикриүк. (“Әтәч”) …Сикереп торды Марат Күрә -- эшләр харап. Тагын соңга калган Шул йокыга карап (“Сәгать”) …Хәзер инде ачудан Кәбестәне ташладым. Һәм күршегә үч итеп Бүре асрый башладым. (“Күршеләр”) Яшь егет аз гына Торды да инештә, Таң калып бу серле Һәм гали күренешкә. (“Сандугач һәм чишмә”) Әкияттәге серле йомгак булып, Тәгәрәде тормыш сукмагым. Озак бардым, ахры, көн батканда Шушы йортка арып туктадым. (Серле йомгак) Бик унган безнен бакчачы бабай, Яше узенен туксанда бугай…(«Бакчачы»). Жиллэр, жиллэр, исегез, Болытларны кисегез! . . .(«Жиллэр»). Минем бар бер маэмаем, Кара борын Акбаем…(«Маэмай»). Шушының белән безнең бүгенге бәйгебез тәмам. Укучылар сез үзегезгә кирәкле мәгълүматлар алгансыздыр дип уйлыйм. Жюри нәтиҗә ясый. (2 командага да Дипломнар тапшырыла) . Ә мин уеныбызны Харис абый Мостафин шигыре белән тәмамлыйм. Үзең кайттың ...Янып калсын гомрең маяк булып үзеңнән соң килер буынга. (М.Җәлил) Теләкләрең кабул булды Синең, Дөрес юрагансың, әй, Җәлил. Буш сүз генә түгел бит бу сүзләр— Үз гомерең моңа чын дәлил. Җырларыңда күпме яшәү дәрте Мәхәббәт бар азат тормышка. Кеше булып кала алгансың Син Тап булып та шундый язмышка. Соңгы мизгелендә пистолетың Атылмаган, ярый, я Алла! Муса кебек җырчы—шагыйреннән Мәхрүм калыр иде бу дөнья. Фашист Сиңа оҗмах вәгъдә иткән Сындырырга теләп күңеленне. Байлык өчен кол булмыйм мин диеп Сайлагансың бит Син үлемне. Күпме куллар аша күчә-күчә Шигырьләрең кайтты илеңә. Әманәткә тугры калган дуслар, Яхшы кешеләр күп әле дә. Әллә нинди лагерь, төрмәләр дә Яшереп кала алмый чын җырны. Шул җырларың белән үзең кайттың Өзеп барлык богау-зынҗырны.