Репрессияләнгән язучылар.
Мирсәй Әмир
Башкарды: Биектау районы 2 нче номерлы
урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар
теле һәм әдәбият укытучысы Исмәгыйлева
Гөлнар Мансур кызы
Мирсәй Әмирнең тормыш юлы
(1907-1980)
Совет чоры татар язучыларының олы буыны вәкиле — күренекле прозаик, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Мирсәй Әмир (Мирсәяф Мәсәлим улы Әмиров) 1907 елның 6 гыйнварында Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Мәләвез районы) Җиргән авылында игенче гаиләсендә туа. Әти-әнисеннән яшьли ятим калып, башта туганнан туган абыйсы гаиләсендә, аннары балалар йортында һәм Эстәрлетамак шәһәрендәге җидееллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбе интернатында тәрбияләнә. 1925 елда мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанның хәзерге Авыргазы районы Яңа Карамалы авылында волость башкарма комитеты хезмәткәре һәм бер үк вакытта авыл комсомол ячейкасы секретаре булып эшли, Башкортстандагы «Яшь юксыл» газетасының селькоры да була. 1926 елда Казанга килә һәм сәнгать техникумына укырга керә. Шул елда «Авыл яшьләре» журналының ноябрь санында аның «Дуслар һәм дошманнар» исемле беренче хикәясе, аннары, күп тә үтми, үз рәсемнәре белән бизәлеп, «Сәйфулла», «Әби васыяте» дигән хикәяләре басыла.
1929-1931 елларда М.Әмир Кызыл Армия сафында хезмәт итә: башта полк мәктәбендә укый, соңрак Идел буе хәрби округының Казан горнизонында татарча чыга торган «Кызылармеец» газетасында журналист булып эшли, газетаның күчмә редакциясе белән Урта Азиягә барып, татар-башкорт солдатлары арасында ЛОКАФның (Кызыл Армия һәм Кызыл флот язучылары берләшмәсе) татар әдәбияты түгәрәкләре оештыру эшен башкара. Армия хезмәте аның иҗатына яңа темалар алып килә. Армиядән соң, 1931-1932 елларда, М.Әмир ТатЛОКАФның идарә сәркәтибе булып эшли. 1932 елда ул Татарстан Язучылар берлеген оештыру комитетына сәркәтип итеп билгеләнә. 1933-1935 елларда «Чаян»-журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркәтип эшен башкара. 1934—1936 елларда марксизм-ленинизм институтының аспирантурага хәзерлек бүлегендә укый. 1936-1937 елларда Татарстан дәүләт нәшриятының (Татгосиадат) матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли.
1937 елда М.Әмир яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана. Ләкин тоталитар режимның шул елда махсус оештырган репрессияләр шаукымы М.Әмирне дә читләтеп үтми: әле ике ай элек кенә Татарстан Язучылар берлегенә рәис итеп сайланган әдипне милләтчелектә гаепләп, НКВД органнары кулга ала һәм Казандагы Пләтән төрмәсенә яба. Суд тикшерүе барышында М.Әмир үзен батырларча тота, ялган гаепләүләрне кире кага һәм 1939 елда, гаебе расланмыйча, суд тарафыннан акланып, иреккә чыгарыла, 1939 елда М.Әмир Мәскәүдәге Әдәбият институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә.
1941-1943 елларда М.Әмир Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире (вакытлыча рәис тә, баш мөхәррир дә) булып эшли. 1943 ел башында Язучылар берлеге командировкасы белән (партиянең ӨК карары буенча) Төньяк-көнбатыш фронтка сәфәр кылып, өч айга якын «Ватан өчен» исемле хәрби газета редакциясендә эшләп кайта.
М.Әмир иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашкан язучы. Ул КПССнын XXIII съезды делегаты, партиянең өлкә комитеты әгъзасы, РСФСРның ике чакырылыш Югары Советы депутаты (1963-1971), РСФСР Югары Советы Рәисе урынбасары (1967-1971), РСФСР Югары Совет Президиумы Рәисе урынбасары (1963-1967), РСФСР, СССР Язучылар берлекләре идарәсе әгъзасы булып сайлана; 1947-1959 елларда Казан шәһәр район советы һәм шәһәр советы депутаты була, утызынчы еллардан башлап гомеренең ахырларына кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, рәис урынбасары һәм рәисе булып эшли, 1940-1950 еллар арасында Берлекнең проза, драматургия, тәрҗемә секцияләрен җитәкли, озак еллар «Чаян», «Казан утлары» журналлары редколлегияләрендә әгъза булып тора, 1937 елда ике ай һәм 1961-1968 елларда Республика Язучылар берлегенә җитәкчелек итә. .
Иҗтимагый тормыш һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен М.Әмир Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә, «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була (1945).
Мирсәй Әмир 1980 елның 1 июнендә Казанда вафат була. М.Әмир – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
“Мин ике мәхшәр аша үттем...”
Мирсәй Әмир яшәү белән үлем арасында торган бик кыен ике чор кичерә. Башкорт-стандагы 1921нче елгы ачлык һәм 1937-1939нчы еллардагы канлы мәхшәр... Аннан тыш ул әле фронтта да булган, фронт газетасы редакөиясендә эшләгән, бомбалар, атышлар астында булган. Ачлык елның корылыклы җәендә граңданнар сугышы һәм өзлексез реквизицияләр тарафыннан хәлсезләндерелгән татар авылының тамыры белән кырылуы күңелендә уелып калган. Кешеләр алабута, агач кайрысы ашаган... Тирә-юньдә этләр-песиләр юкка чыгып беткән. Каргаларга кадәр курыкканнар, кулына таш тоткан ябык малай-шалайны күрсәләр дә, ямьсез каркылдап, һавага күтәрелгәннәр... Мародерлык.... Талау... Җирләүчеләр кешеләрне күмеп өлгерә алмаганнар; каралган, күбенгән мәетләр атналар буе юл читендә аунап яткан [Р. Мостафин. Репрессияләнгән язучылар 117б.]
Мирсәй Әмирнең гаиләсе дә шулай үлеп беткән. Әти-әнисе, дүрт бертуганы исән кала алмаганнар. Үзе чак кына исән калган. Аны балалар йортына урнаштырганнар.
Икенче чоры турында сөйләргә яратмаган. “Утызынчы елларда мин ничек үләргә, бу мәхшәрдән ничек котылырга дип уйлый идем,” – дия торган булган. Мирсәй Әмирне бик нык газаплаганнар. Башына тимер кыршау кидереп, шөрепләрен бора-бора, тагы да тыгызлыйлар икән. Мирсәй ага бу хакта кемгәдер: “Ул чакта баш мием менә-менә күзләремнән чәчрәп чыгар төсле тоела иде”, – дип сөйләгән. [Р. Мостафин]
Кулга алулар дулкын рәвешендә барган. Утыз җиденче елда гына да өч көчле дулкын бәргән. Ел башында республиканың барлык җитәкчелек составын һәм партия-хуҗалык активын кулга алып бетерә язганнар.
Кулга алыну
Мисәй Әмир хатыны Фәүзия Әмирова сөйләгәннәрдән:
“ Бу хәл 1937нче елның 4 декабрендә булды... Кемдер ишекне шакыганда, төн уртасы узган иде инде. Икеләнергә урын юк: таләпчән, каты итеп шакыйлар, өстәвенә: “Хәзер үк ачыгыз! Юкса ишекне ватып керәбез!” – дип кычкыралар. Караклар, талаучылар алай шауламый, җитмәсә без коммунальфатирда яшибез бит...
Ул чакта минем Мирсәйгә чыкканыма да ике генә ай. Юрган астында бөргәләнеп, дерелдәп ятам, аңа ишекне ачарга рөхсәт итмим. Әйтерсең моның белән генә язмышны тоткарларга, үлемне туктатырга була... Шулай да Мирсәй торды, иңенә пиджагын элеп, ишекне барып ачты. Аның борын төбенә ниндидер кәгазь китереп төрттеләр – тентүгә һәм кулга алырга рөхсәт ордеры булгандыр инде ул, аннары үзен читкә этәрделәр... Урын-җирне, китапларны, кулъязмаларны селкеп аттылар. Хәер, тентү озакка сузылма-ды. Нәрсәбез генә бар иде соң? Тимер карават, аш өстәле, урындыклар һәм китап шкафы. Бутлеров урамындагы сигез метрлы кечкенә генә бүлмәдә яши идек... Мине Мирсәйнең тынычлыгы шаккатырды – әйтерсең ул бу хәлне көтеп торган һәм эченнән генә әзерләнгән. Күп тә үтмәде, мине шушы тәртипсезлек уртасында һәм башыма көтмәгәндә ишелеп төшкән бәхетсезлек янәшәсендә ялгызымны калдырып, аны алып чыгып киттеләр...”
М. Әмир сөйләгәннәрдән:
“Мине төрмәгә алып киткән чакта, җайлырак булыр дип, итек кияргә җыенган идем. Моны күреп торган яшь кенә солдат-конвойчы, башын чайкап янәшәдәге киез итек ягына ымлады – янәсе, шунысы яхшырак булыр. Соңыннан бу киңәш өчен мин рәхмәтләр укыдым.
Безне, төнге тоткыннарны, йөзебез белән стенага каратып, кулларны күтәртеп һәм аяк очларын плинтуска терәтеп, коридорга тезеп бастырдылар... Бәлки, буш камералар булмагандыр. Төнге төрмә туздырылган умартага тиң иде: тоткыннарның яңадан-яңа төркемнәрен китерә торалар, кемнәрнедер каядыр чыгаралар, күчерәләр.
Һәм менә шундый ыгы-зыгы уртасында без, кыймылдарга да, борылып карарга да куркып, хәрәкәтсез басып торабыз. Кемдер берәү оеган кулларын түбән төшергән иде, шул арада конвойчылар, очып килеп җитеп, аны кыйнап ташладылар. Мескен, тыела алмый өйткерә башлады, авыз читеннән кан саркып чыкты... Берничә сәгатьтән соң талчыккан кешеләр бер-бер артлы шапылдап аварга тотынды. Андыйларны, бөерләренә туры китерергә тырышып, типкәләп кыйныйлар, чиләктән салкын су белән коенды-ралар. Торып баса алмаганнарын, аякларын сөйрәп, каядыр аска, подвалга алп төшеп китәләр. Сөйрәлеп баручы башның таш баскычларны “санаган” тонык тавышы безгә дә ишетелеп тора...”
Аның төрмәдәге беренче тәүлеге әнә шулай үтә... Аннан соң да шундый хәлләр кабатланып тора.
Кави Нәҗми, Шамил Усманов, Сафа Борһан һәм башка татар язучылары кебек үк Мирсәй Әмир дә “атарга ” дигән 58нче статья белән хөкем ителә. Мирсәй Әмирне “оборона әдәбияты өлкәсендә алып барган корткычлык ” эше өчен гаеплиләр. Сорау алу беркетмәләрен карасаң бу тигезсез көрәшнең ничек алып барылуы шунда ук күз алдына килеп баса. Тикшерүче Усманов аның биографиясен бик каты тикшерә. Тик бәйләнер урын таба алмый. Социаль чыгышы? Ярлы крестьяннардан. Партиялелек? Ундүрт яшеннә – комсомолда Комсомол ячейкасының бюро члены һәм секретаре булган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. ВКП (б) дан башка бер генә партиядә дә тормаган, оппозицяләрдә катнашмаган. Якын туганнарыннан чит илдә түгел, туган илебездә дә беркеме калмаган. Димәк, алар арасында хөкем ителүчеләр дә, репрессиягә таручылар да юк. Мирсәй Әмирдә сорау алулар дәвам итә. Шамил Усманов сорау алганда һәлак булган. Аны үтергәнче кыйнаганнар. Шуннан соң төп басым Кави Нәҗмигә төшкән. Ул бирешмәгән, нык торган, әмма ахыр чиктә түзә алмаган. 1938 нче елда аны Мирсәй Әмир белән очраштыралар. Бу вакытта инде Кави Нәҗми тиешле күрсәтмәләргә кул куйган була. М. Әмирнең “Советка каршы яшерен хәрби оешмага торганлыгы” һәм үзен шәхсән аның шушы оешмага тартуы турындадагы сүзләрен кабатлый. М.Әмир беркетмәгә “ К. Нәҗметдинов күрсәтмәләрен расламыйм,” – дип язып куйган. Аларны кабат очраштыралар. Кави Нәҗмине тәмам “эшкәрткән” булалар. Ул тагын шул ук сүзләрне кабатлый. М.Әмир исә тагын: “Гаепләнүче Нәҗметдинов-ның күрсәтмәләре шыр ялган, шуңа күрә мин аларны расламыйм... ” – дип яза.
Мирсәй Әмирнең ныклыгы тагын да зур ихтирам уята. 1938нче елда сындырылган Х.Әһлетдинов күрсәтмәсен дә кире кага. Аның да йомшаклык, икеләнү минутлары, хәтта җитди генә хата җибәрүе дә билгеле. Кави Нәҗми хатыны Сәрвәр Әдһәмованың җинаять эшендә М. Әмир кулы белән язылган шикаять бар. Шулай итеп, ул ул үзе дә, ирексездән булса да, бер гаепсез кешенң кулга алынуына сәбәп тудырган...
И. Гази күрсәтмәләре буенча, аның иҗатының бөтен мәгънәсе “контрреволюцион”, “корткычлык” эшчәнлегенә кайтарылып калдырылган. Суд барышында И.Гази, К. Нәҗми дә үз күрсәтмәләреннән баш тарталар. Кави Нәҗми көчле басым астында һәм улымны үтерәчәкләр дигән куркыныч булганга гына шулай эшләдем ди. Һәм 1939нчы елдан нихаять аны азат итәләр.
Мирсәй әмирнең “Җан көеге” әсәре
Мирсәй Әмирнең «Җан көеге» (1969) исемле повестенда исә язучы бөек сынау елларында шәхси мәнфәгатен ил-халык интересларыннан өстен куйган куркак жанлы, дезертир бер кешенең гыйбрәтле язмышын бәян итеп, халык азатлыгы хакына үз-үзен аямыйча көрәшүнең кеше өчен иң изге максат булуын раслый. Илленче еллар ахырыннан бөтен совет әдәбиятындагы кебек, татар прозамсында да башланган гомум тенденция – тормышны һәм кешене бөтен барлыгында һәм катлаулылыгында күрсәтүгә омтылыш көчәю М. Әмирнең киләчәк иҗатына да мәгълүм эз салды. Аерым алганда, сугыш темасын яктыртуны дәвам итеп, ул хәзер бу гаять күпъяклы теманың моңа кадәр әдәбиятта чагылыш тапмаган яңарак яклары яки мәсьәләләре белән кызыксына башлый. Нәтиҗәдә аның сугыш заманы турында моңа кадәр үк язганарыннан шактый аерыла торган яңа әсәре – “Җан көеге” повесте (1969) туа. . Каядыр 40-50нче елларда “ямьсез факт” дип үз игътибарыннан читтә калдырган күренешкә әдипнең 60 елларда кабат кайтып мөрәҗать итүе һәм аны әдәби анализ объектына әверелдерүе М. Әмирнең идея-эстетик карашларында яҗа сыйфатлар барлыкка килүе турында сөйли иде. Сүз моңа кадәр сугыш чынбарлыгынң башлыча уңай күренешләре белән кызыксынган язучының хәзер андагы “ямьсез” фактларга да игътибар итә башлаы турында бара. Шулай ул бу чынбарлыкны төрле яклап карауга килә.
Әйтергә кирәк, мондый эзләнүләрендә М. Әмир ялгыз түгел. “Җан көеге”ндә күтәрелгән мәсьәлә тагын мисал өчен, М. Кәримнең “Кара сулар” поэмасында һәм В Распутинның “Яшә һәм хәтереңдә тот” повестында да урын ала. Әсәрләрдә уртак мәсьлә төрле чаралар ярдәмендә яктыртыла. Әгәр М. Кәрим үз героеның дезертирлыгын фәлсәфи планда гәүдәләндерергә алынса, М. Әмир белән В. Распутин повестьларында дезертир кырыс реалистик планда һәм шундый ук реалистик чаралар ярдәмендә алга бастырыла.
“Җан көеге”ндә сюжет ике сызык буенча үстерелә. Бер яктан, автор игътибары башта үзен хаклы дип санаган дезертир Камәретдиннең тора-бара үз җинаятен һәм үзенең нинди нинди түбән бәндә икәнен аңлавын ачуга юнәлдерелә. Икенче сюжет сызыгы исә персонажның иң якын кешеләре булган Сабира белән хатыны Хатирәнең аңа мөнәсәбәтләре үзгәрүен сурәтләүгә нигезләнә. Авторның болар хакында хикәяләү алымы да шактый үзенчәлекле. Ул геройлар турында эзлекле рәвештә һәм бөртекләп сөйләргә алынмый, бәлки аерым үтемле детальләр һәм штрихлар белән эш итү ягын карый. Бу алымнан уңышлы файдалана. Мәсәлән, байтак вакытлар өй базында качып ятучы Камәретдингә үзенең мөнәсәбәтен Хатирә блай белдерә. Беркөнне үзләрендә фатирда торучы Зәкия исемле кыз фронттагы егетенең фотосын ялгыш кулыннан төшереп җибәрә. Фото идән астына ук төшеп китә. Базга төшеп Камәретдин аның кулларыннан тотып алгач, Хатирә үзен-үзе белештермичә чирканып кычкырып җибәрә:
– Паразит!.. Әрәмтамак! Каян ияләшкән безгә шундый хәшәрәт! Бөтен өйнең ямен җибәрә, шакшы!
Кызлар аны күсегә шулай кычкыра дип уйлыйлар. Ә Камәретдин Хатирәнең “ире өйгә кайтканнан бирле эченә җыелып килгәннәрен әйтеп бирүен” аңлый һәм, бу сүзләрне ишеткәч, “башына сугылган песи кебек, җыерылып, кечерәеп” кала.
Хатирә белән Сабира апа Камәретдинне көтәләр, исән -сау гына булсын дип өмет итәләр. Хатирә күңеле тыныч түгел иде. Дөньяның ачысын-төчесен татыган каенананың: “Кайтыр, Алла боерса. Исән булсын, хәере белән кайтсын” дигән сүзләре Хатирә йөрәгендә тагын әрнүле тойгылар уятты. Аның күңеленә кемнәрнеңдер инде аяксыз-кулсыз булып яки телсез-күзсез калып кайтырга да өлгерүләре турындагы җан өшеткеч хәбәрләр килә торды... Әйе, Хатирә белән Сабира апа көтә иделәр. Алар Камәретдин шулай качып кайтып керер дип уйламый иделәр шул. Әмма аяз көнне яшен суккандай Камәретдин бусагадан атлап керә. Бу вакытта әнисе белән Хатирә ни кылырга, ни дияргә дә белмиләр, чөнки электән тыйнак, сабыр холыклы Камәретдиннән алар моны көтмәгәннәр иде. Аны печәнлеккә качыралар, шунда яши башлый. Бу башка сыймаслык куркаклыгын, шушы хаталы гамәлен гаиләсе аңлый алмады. Әмма аны сатмадылар, барып әйтмәделәр, качырып яши бирделәр. Хатирә эштә онытылып торды, хәтта төннәрен атлар янында үткәрә торган булды. Иренә карата ул көннән көн үзгәрде: салкыная , ерагая барды. Шулай да ул Камәретдингә тугрылыгын саклады, Майбәдәр һәм башка солдаткалар кебек Каһарманнар белән чуалмады. Каты тора белде, үз эшен белеп, тырышып башкарды, колхозда үзенә бирелгән җаваплылыкны онытмады. Шуңа да Хатирә кебек хатын - кыз бездә горурлану, соклану хисләре уята. Ул түзде, соңга чикле түзде, инде түзәр гамәле калмагач кына Камәретдиннең качып ятуын хәбәр итте. Камәретдинне аклап булмый шул. Дөрес ул үлемнән куркып кайткан, әмма аның шикелле башка солдатлар калганнар, көрәшкәннәр бит. Күршесе Камалетдинне генә алсак та, ул да качмаган, киресенчә герой исеме алып кайта әле. Аның да Майбәдәре янына кайтасы килгәндер. “Җан көеге” әсәрендә Ватан, Туган ил, Сугыш темаларын үз эченә ала. Шушы темалар Хатирә, Камәретдин, Майбәдәр, Камәлетдиннең гыйбрәтле язмышлары аша ачыла бара. Сугыш һәркемгә күрмәгәнне күрсәтте. Бигрәк тә Сабира апа һәм Хатирәгә. Камәретдингә иң ачы хөкемне әнисе Сабира апа карчык чыгара. Моның өчен әсәрдә шулай ук үтемле деталь табылган. Бервакыт Сабираларга Шәргыя карчык керә. Ул бердәнбер улының фронтта үлүе турында хат алуын, анда командирның аның кайгысын уртаклашуын, шундый батыр егет үстергәне өчен рәхмәт белдерүен әйтә. Күршесенең кайгысын уртаклашып һәм аны юатып Сабира болай ди:
– Сабыр бул. Улыңның әнә шулай ил рәхмәтен алырлык батыр булып үлүе кайгы гына түгел, аның юанычы да зур. Моңардан начаррак хәсрәтләр дә була бу дөньяда. Ә Шәргыя апа чыгып киткәч үзалдына әйтеп куя:
– Бәхетле ана!
Идән астында тыңлап яткан Камәретдиннең йөрәгенә пычак булып кадала бу сүзләр. Чөнки ул үзенең анасына сугышта үлеп калуга караганда да зуррак кайгы-хәсрәт китергәнен аңлый. И алдындагы бурычын үтәмәгәне өчен иң якын кешеләре тарафыннан кире кагылуы, каһәрләнүе Камәретдингә бик көчле тәэсир итә, аның тормыш фәлсәфәсен җимереп ташлый, соңгы өметләрен юкка чыгара.
Ахыр чиктә Камәретдин, шундый җаваплы заманда шәхси мәнфәгатльләрен халык һәм җәмәгать интересларыннан өстен куйганы өчен, әсәрдә социаль һәм эхлакый яктан фаш ителә, иң газаплы күңел җәзасына дучар була. Персонажның шул нигездә кешелек сыйфатларыннан мәхрүм булуы, ниндидер ярым хайванга әверелүе аның тышкы кыяфәтендә дә ачык чагыла. Ахырдан үзен закон кулына тапшырырга теләп идән астыннан чыкканда ул “базда үскән бәрәңге кебек төссез ак чырайлы, мыегы белән тоташып, чәбәләнеп, укмашып беткән кара сакаллы, килбәтсез озын һәм пычрак чәчле, кабердән чыккан төсле арык” бәндә булып, “шомлы өрәк” булып алга баса.
“Безнең авыл кешесе”
Баштан ук үз иҗатын яңа чынбарлык белән тыгыз бәйләгән М. Әмир торган саен бу чынбарлыкны тирәнрәк аңларга, аның тагын да мөһимрәк мәсьәләләрен һәм күренешләрен яктыртырга омтыла. 30 еллар башында ул, башка күп кенә каләмдәшләре кебек үк, игътибарын колхозлашу хәрәкәтенә юнәлтә. Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Толымбай, Ф. Хөсни. К. Рәхимов һәм башкалар белән беррәттән ул да бу темага багышлап күләмле әсәр — «Безнең авыл кешесе” повестен (1933) яза. Бу әсәрдә утызынчы еллар прозасының колхозлашу хәрәкәтен яктыртудагы күп кенә уртак сыйфатлары чагылыш таба. Үзәккә шул чор авылындагы сыйнфый көрәш идеясен куеп, М. Әмир аны башлыча публицистик планда гәүдәләндерә. Бу көрәштә әйдәп йөрүчеләр (колхоз председателе Бикташев һәм элекке кулак Миргали) бер-берсенә капма-каршы куелалар. Антагонистик сыйныф вәкилләре итеп күрсәтү ниятеннән чыгып, автор аларның үзара мөнәсәбәтләрен күпмедер ялангачландырып күрсәтә, сыйнфый дошманлыгына адым саен басым ясый. Әйтик, икеләнебрәк йөрүче Сабирга Бикташев та һәм Миргали дә бер үк киңәш бирәләр: «Я теге якка, я бу якка чыгарга кирәк!» Аерма тик шунда: әгәр Бикташев Сабирның намуслы колхозчы булуын теләсә, Миргали исә аны колхозга каршы котырта. Икенче мисал. Язгы кыр эшләре вакытында комсомолка Сәгыйдә күңелендә ике фикер бәрелешә. Бикташев аңа болай ди: «Комсомолецларның күзе җитмәгән җир булырга тиеш түгел, комсомол бөтен колхоз өчен җаваплы». Ә чәчүдә катнашучы кызларга башлык итеп куелган Камали исә: «Ярышта җиңеп чыгыйк дисәгез, бөтен күңелегез тырмагызда гына булсын... Күзләрегезне атларыгыз белән тырмагыздан алмагыз»,— ди. Шул рәвешле, кызларның тәҗрибәсезлегеннән файдаланып, Миргалинең иярчене булган Камали язгы чәчүне өзмәкче, корткычлык эшләмәкче була. .
Кыскасы, бу повестьта утызынчы еллар башы авылындагы сыйнфый көрәш идеясе, башка күп кенә әсәрләрдәге кебек, башлыча публицистик пафос белән гәүдәләндерелә. Бу хәл бигрәк тә үзәк герой Бикташев образында сизелә. Без аны күбрәк хуҗалык эшләрендә күрәбез. Ул каты куллы һәм кырыс күңелле җитәкче булып алга баса. Әмма герой үзенең бу сыйфатларын заманга хас сыйфатлар итеп карый һәм бу карашын болай нигезли: «Бөтен бер сыйныфка яшәү алып килгән шикелле, бөтен бер сыйныфка үлем алып килә торган идеягә көрәшсез генә барып булмый. Ә көрәшнең катылык сораган чаклары күп була” .
«Безнең авыл кешесе» повесте белән М. Әмир, башка күп кенә каләмдәшләре кебек үк, колхозлашу хәрәкәте чорында авылда башланган зур социаль-рухи яңарышны күрсәтеп бирә алды. Ул бу юлда эзләнүләрен алга таба да дәвам итә. Шуларның нәтиҗәсе булып «Агыйдел» повесте (1935) туа.
“Агыйдел”
Безнең әдәбият тарихына утызынчы еллар прозасының мөһим казанышларыннан берсе булып кергән бу әсәр барыннан да элек М. Әмирнең художник буларак шактый җитлегә һәм камилләшә төшкәнен күрсәтә. «Безнең авыл кешесе»ндә күтәрелгән мәсьәләне — авылда яңа тормыш өчен көрәшне әдип хәзер төрле яклап һәм төрле чаралар ярдәмендә яктырта. Авторны хәзер көрәш үзе генә түгел, бәлки көрәштә катнашучыларның шәхесе дә, социаль һәм әхлакый йөзләре дә кызыксындыра. Әлеге көрәшне тасвирлаганда артык турысызыклы һәм ялангач хикәяләүдән качарга омтылыш сизелә. Бу яктан үзәк геройлар итеп кемнәр сайлануы ук игътибарга лаеклы. Биредә яңа тормыш өчен көрәшне башлап йөрүчеләр итеп “бөтен көчен авыл хуҗалыгын социалистик нигездә яңадан кору эшенә багышлаган” һәм бу эштә зур тәҗрибә туплаган Бикташев кебек кадровый работниклар түгел, ә шәһәрдән авылга ялга кайткан яшьләр алына. Мондый геройларга мөрәҗәгать итеп, М. Әмир үзенең 20 еллар әсәрләрендә үзәк урын алган персонажларга кире әйләнеп кайта кебек. Дөрестән дә, язучының ике чор иҗатына караган әлеге геройлары арасында билгеле бер охшашлык һәм бәйләнеш бар. Әмма кабатлану юк. Эш шунда: «Пар күгәрчен» повестенда һәм күп кенә хикәяләрендә М. Әмир күбрәк яшь геройларның 20 еллар авылында культура-агарту һәм агитация эшләре алып барулары белән кызыксынган иде. Әмма геройлар үзләре үк мондый эшләр белән генә шөгыльләнүнең җитмәвен сизә башлыйлар. «Пар күгәрчен»дәге персонажларның берсе иптәшләренә болай ди: «Әйе... кәнсиртләр белән генә эш бетми, һаман-һаман җырлап-биеп кенә дөнья көтеп булмый», һәм алар үзләрендә ташып торган энергияне тагын да зуррак максатларга сарыф итәргә тиешләр. Әйтерсең лә. «Агыйдел» повесте геройлары шушы теләкләрне кабул итеп алалар һәм тормышка ашыралар. Әсәр проблематикасының киңәюе һәм тирәнәюе автордан әдәби чараларны баетуны һәм төрлеләндерүне дә сорый. Нәтиҗәдә повестьта 20 еллар әсәрләреннән килә торган лиризм һәм «Безнең авыл кешесе»нә хас булган сыйфат — тормышны һәм геройларны үтә ачык сыйнфый позициядән торып сурәтләү — романтика һәм психологизм белән баетыла. Болар хикәяләүнең эмоциональлеге көчәюгә китерәләр. Әдипнең художник буларак җитлеккәнлеге тагын тормышны һәм геройларны табигый үсештә карарга, кешенең күңел диалектикасын ачарга омтылуында күренә. Нәтиҗәдә герой хәзер, әйтик, «Безнең авыл кешесе»ндәге кебек бер хәлдә генә күрсәтелми. Повесть геройларын без төрле-төрле рухи халәттә күрәбез. Әсәрнең беренче битләрендә Ильяс белән Гаяз Агыйдел буе табигатенең матурлыгына сокланып туя алмаган романтик рухлы шәхесләр булып гәүдәләнәләр. Сүз уңаенда геройларның рухи дөньясын ачуда авторның пейзаждан уңышлы файдалануын әйтергә кирәк. Бу әсәргә кадәр М. Әмирнең мондый чарага бу кадәр мул мөрәҗәгать иткәне юк иде әле. Ильяс туган як табигатенең «никадәр матурлыгын, никадәр көчлелеген: аның төшкән күңелләрне күтәрү, сәламәтлекне ныгыту өчен кирәк булган барлык даруларга иксез-чиксез дәрәҗәдә бай табигать икәнлеген» беренче мәртәбә сизгәндәй була. Тирә-якны күзәтүдән артык хисләнеп, ул: «Әйе, дөнья матур, чиксез матур!» — дип кычкырып җибәрә яза. Әмма егетләргә болай озак хозурланырга туры килми. Табигатьнең «чиксез матурлыгына күмелеп утырган тыныч авылның тынычсыз яклары, күңелсез яклары безгә күренергә ашыктылар»,— ди Ильяс. Якыннанрак таныша башлагач, башта табигатьнең тыныч бер почмагы кебек күренгән бу авылның асылда бик киеренке тормыш белән яшәве, анда искелек тарафдарларының яңалыкка каршы әле шактый нык торулары ачыклана. Ильяс һәм Гаязга искелек көчләре белән көрәшне көчәйтеп җибәрергә туры килә. Ул, агитация-пропаганда чараларыннан башланып, ахырдан сыйнфый дошманнар белән үлемгә-үлем бәрелешүгә барып җитә. Әгәр «Безнең авыл кешесе»ндә яңалык белән искелек арасындагы көрәш башлыча сыйнфый күзлектән генә чыгып сурәтләнсә, хәзер әдип аңа әхлакый ноктадан да карый. Авторны геройларының сыйнфый йөзе генә түгел, бәлки әхлакый йөзе дә кызыксындыра. Уңай һәм тискәре Персонажларның бу яктан да бер-берсенә капма-каршы торулары ачыклана, Таквә Сәхәү төркеме, кешенең рухын буа торган иске дини гореф-гадәтләр һәм тәртипләр тарафдары булуы белән, мораль яктан да фаш ителә. Яңалык өчен көрәшүче Ильяс, Гаяз, Артыкбикә, Күчәрбай, Имәли һәм башкалар исә рухи бай тормыш белән яшиләр, матурлыкны аңлый беләләр. Чорның сыйнфый киеренкелеге һәм кырыслыгы һич тә аларның рухи дөньясын ярлыландырмый, интим хисләрен тупасландырмый, бәлки тагын да тирәнәйтә, җитдиләндерә генә. Иптәш егете дошманнар тарафыннан үтерелгәннән соң Ильяс үзенең сөйгән кызына булган хисләрен болай аңлата: «Бу вакытта инде мин Артыкбикәне Гаяз исән вакыттагы яратуым белән яратмый идем: Гаязны яраткан ярату белән ярата идем мин аны. Аның да миңа булган әүвәлге шаян карашлары беткән, алар урынына гади, ачык-көрәштәш иптәшлек мөнәсәбәте урнашкан иде». Сыйнфый дошман белән канлы бәрелешләрдән яшь геройлар һәм политик, һәм рухи яктан тагын да чыныгып чыгалар, яшәүнең ямен һәм тәмен тирәнрәк сизә һәм аңлый башлыйлар. Мирсәй Әмир үзенең повестенда Агыйдел буена урнашкан бер татар авылының егерменче еллар ахырындагы тормышын һәм кешеләрен күрсәтүне максат итеп алган. Нәкъ менә шушы уңай белән дә, язучының А. М. Горькийдан ишеткән киңәшенә эш белән җавап бирергә омтылуы бик табыгый. 1929нчы елда татар язучыларына А. М. Горький мондый киңәш бирә:
“Татар язучыларының кыйммәте – татар тормышыннан язылган художество әсәрләре тудыруда. Мин татар язучыларыннан кайбер иптәшләрнең әсәрләрен укыганым бар. Алар үзләренең татар язучылары икәнлекләрен онытып ялгыш итәләр. Татар тормышына хас специфик моментларны художество сурәтләре аркылы күрсәтү, формасы белән милли, эчтәлеге белән советчыл булган татар әдәбияты тудыру, шундый әдәбият аркылы татар тормышы белән дөньяны таныштыру – татар язучыларының төп бурычлары”
Кыскасы, кеше тормышының иҗтимагый һәм шәхси өлкәләрен үзара тыгыз бәйләнештә карау, бу өлкәләрнең һәркайсы белән бердәй кызыксыну, минемчә, «Агыйдел» повестена уңыш китергән сәбәпләрнең берсе ул. Бигрәк тә әхлакый якка җитди игътибар бирү, авылда яңа тормыш төзү өчен көрәштә актив катнашкан геройларны бай рухлы һәм тирән хисле шәхесләр рәвешендә күрсәтү, аларның күңел матурлыгын ачу бу әсәрне озын гомерле дә итте. Ул инде ничәмә-ничә буын укучыларының мәхәббәтен казанып килә. .
Кулланылган әдәбият:
- Әмир М. М. Безнең авыл кешесе: повестьлар / Мирсәй Әмир. –Казан: Татар.кит.нәшр., 2007 – 511 б.
- Даутов Р. Саф күңелләр җырчысы // Мирас. – 2007. – № 1
- Мусин Ф. Мирсәй Әмир //повесьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1897. – 512 б.
- Р. Мостафин. Репрессияләнгән татар әдипләре. – Казан: Татар.кит.нәшр.