Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет бирү
учреждениесе “Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Математика 2 класс “Перспективалы башлангыч мәктәп”
Тема: Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр чишү.
План-конспектны төзеде: башлангыч сыйныфлар укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы
2012 ел
Математикадан мин яңа стандарт таләпләренә туры килгән ” Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп эшләнгән (авторлары – А.Л.Чекин) дәреслегенә һәм (А.Л.Чекин Р.Г.Чуракова авторлыгындагы) программаларга нигезләнеп белем бирәм.Укучылар бу дәреслекләр ярдәмендә кызыксынып белем туплый. Әлеге дәреслекнең төп геройлары Әминә белән Әмир укучылар белән бергә ”белем алуы” да балаларны кызыксындыра.Математика дәресендә сюжетлы арифметик мәсьәләләр чишкәндә укучы мәсьәләне чишәргә генә түгел, ә булган мәгълуматны кулланып аларны дөрес формалаштырырга өйрәнә.Бирелгән сюжет буенча мәсьәлә төзергә, бирелгән һәм табылырга тиешле зурлыкларны ачыкларга, кыскача язылышны язарга өйрәнә.
Максат :Бирелгәннәр һәм табылырга тиешле саннар (зурлыклар) арасында бәйләнешне
график модельләштерергә өйрәтү
Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр чишүне ныгыту
Логик фикерләргә өйрәтү
Предметны өйрәнү буенча белем, күнекмә осталык нәтиҗәләре
Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр чишә белү
Шәхескә кагылышлы һәм метапредметлы нәтиҗәләр (универсиаль уку гамәлләре формалашу.Дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып –белү инициативасы күрсәтү
Танып белү универсиаль уку гамәлләре инструментлар (фишкалар) белән бирем үтәү, парларда эш
Ярдәмлек:дәреслек А.Л.Чекин 75-78 бит, өстәмә дәфтәр 31 бит
Җиһаз: фишкалар, саннар җыелмасы, модельлләр , дәрес маршруты
Дәрес барышы
I : Оештыру
Безнең дәресебезнең девизы “ Уйла! Исәплә! Чиш!”
Дәресебезнең маршруты белән дә танышып китик.
1.Тылсымлы саннар(парларда эш) 2 Дәрес темасы 3 Фаразыңны әйт 4. Өстәмә бирем
6. Үзбәя
II Актуальләштерү
1. Бирелгән берурынлы саннарны матур язу , алгоритм буенча эш алымы
1. Саннарның суммасын һәм аермасын яз 2+6 6-2
2. Икеурынлы сан яз (26, 62)
3.Саннарны разрядларга таркат 26=20+6 62=60+2 моделен төзе
26
20 + 6
4.Берурынлы саннарны чагыштыр 2 <6 6 > 2
5. Беренче сан икенчесеннән ничәгә кечерәк яки зуррак
6.Чагыштыруга мәсьәлә төзеп крагыз әле 6 > 2
Без чагыштыруга мәсьәлә төзи белмибез.Беләсегез киләме?Димәк без буген мәсьәләләр чишәрбез.Саннарны чагыштыруга мәсьәләләр чишеп булыр микән соң?Мәсьәләне чишү өчен безгә аның кыскача язылышы, шарты, таләбе кирәк.Аннан соң без мәсьәләне чишәрбез һәм җавабын табарбыз.
Шарты Таләбе Чишелеше Җавабы
III. Яңа тема
Дәреслектәге №1 мәсьәләне укып карагыз әле. Әмир 5, Әминә 7 ак гөмбә тапты.Әминә Әмиргә караганда ничә гөмбәгә күбрәк тапты? Схема буенча телдән үз фаразыңны аңлату.
Әмир – 5 Чишү 5<7 7 >5 кайсы сан зуррак , ничәгә зуррак?
Әминә – 7
Ничәгә күбрәк? 7-5= 2(г.) Җавап 2 гөмбәгә күбрәк
Кемнең гөмбәсе күбрәк? Фишкалар кую.Нәтиҗә ясау.
Дәреслектәге №2 мәсәләләгә анализ.Үз фаразыңны әйтү
Кызыл тартмада 20, ә зәңгәр тартмада 15 конфет бар.Зәңгәр тартмада конфетлар кызыл тартмага караганда ничәгә азрак?
-Нинди тартмада конфетлар күбрәк?
-Кайсы тартмада конфетлар азрак?
-Ә ничәгә азрак?
20-15= 5 (кә азрак) Җавап: 5 кә азрак
Бу очракта 20 >15 15<20 Димәк нинди гамәл башкардык? Агу гамәле.
№3 мәсәлә укучылар үз фикерләрен әйтәләр
12<15 15>12 15-12=3 (кә азрак) Җавап :3 кә азрак
Мондый мәсьәләләр аерма буенча чагыштыруга мәсьәләләр дип атала.Чөнки без карап киткән барлык мәсьәләләр дә бер санның икенчесеннән ничәгә күбрәк яисә ничәгә азрак икәнен белү таләп ителә.(задачи на разностное сравнение)
-Ни өчен бу мәсьәләләр шулай дип атала?
-Без бу мәсьәләләрдә аерманы таптык. (кимүче, киметүче, аерманы искә төшерү. ) 15 кимүче, 12 киметүче, 3 аерма
-Кыйммәте бер санның икенчесеннән ничәгә зуррак яки кечерәк икәнен күрсәтә торган нинди аңлатма төзергә кирәк?
IV Ял минуты
V Ныгыту
Дәреслектәге 77 бит 2 бирем дәфтәрләрдә эш.
Рәсемгә карап таләпне шарт белән тулыландыр.
Әминә Әмиргә караганда ничә түтәлгә күбрәк эшкәрткән?
Парларда эш.(Хезмәт тәрбиясе бирү.)Әминә - Әмир > , димәк
Әминә –8 түтәл
Әмир - 5 түтәл
Ничәгә күбрәк?
Чишү 8>5 8-5=3 кә күбрәк Җавап: 3 кә күбрәк (Җаваплар төрле булырга мөмкин, чөнки укучылар төрле саннар ала)
3 бирем
Мәсьәләлне укыгыз. Мәсьәләнең шарты бар.Нәрсә җитми? Таләбе.
I – 10 карга
II- 14 карга
Ничәгә азрак?
10<14 чагыштыру буенча (азрак) мәсьәләгә таләп куй.(Беренче агачта икенчесенә караганда ничәгә азрак карга утыра?)
Чишү. 14-10=4 (кә азрак) Җавап 4 кә азрак карга.Нәтиҗә ясау.
Телдән чишелеше һәм җавабы буенча мәсьәлә төзе
18>15 модельләр бирелә
18-15=3 (чәчәк) Җавап:3 чәчәккә күбрәк
Модельләр белән эш
14 саны 24 саны
Ничгәгә зуррак 24 >14 ничәгә кечерәк 14 < 24
Һәр очракта да 24-14 =10 димәк 10 зуррак яки кечерәк була
Карточка тест буенча эш
1. Әмиргә 8 яшь , ә аның әбисенә 58 яшь.Әбисе Әмирдән ничә яшькә зуррак?
а) 66 б) 50
2.Бер кисемтәнең озынлыгы 12 см, ә икенчесе - 6см. Икенче кисемтә беренчесеннән ничә см га кыскарак?
а) 6 см б) 18 см
3.Агачта 8 карга һәм 5 чыпчык утыра.Каргалар ничәгә артык?
а) 13 кә б) 3 кә
4.Көтүдә 19 ат һәм 5 кәҗә бар. Кәҗәләр ничәгә азрак?
а) 14 кә б) 24 кә
5.Инештә 18 каз, ә яр буенда 8 каз йөзеп йөри. Казлар кайда күбрәк?
а) инештә б) яр буенда
VI Рефлекция. (Терәк схема ярдәмгә килә)
А) Дәрестәге эшчәнлегемнән мин канәгать канәгать түгел бөтенләй канәгать түгел
Б) Бүгенге дәрестә миңа..... кызык булды ..авыр булды .... биремнәр ошады
Без бүген дәрестә мәсьәләләр чиштекме?
Минем максатым нәрсә иде ( өйрәтү)
Сезнең максатыгыз нинди иде? (белү)
Бүгенге дәрестә өйрәтелгәнне белдегезме? (билгеләр куела)
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.