МБОУ “Малоелгинская СОШ” Лаишевского муниципального района Республики Татарстан
Урок окружающего мира во 2 классе по
УМК “Школа России”
Автор: Кадыйрова Райхана Наилевна,
учитель начальных классов
первой квалификационной категории
Предмет: Әйләнә-тирәбездәге дөнья
Сыйныф: 2
Тема: Туган көн.
Максат: 1)Укучыларны туган көнгә чакыру, кунакта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру.
2) Балаларның үзара аралашу культурасын үстерү.
3) Балаларда татар халык иҗатына кызыксыну тәрбияләү.
Материал: әйләнә-тирәбездәге дөнья (58-61 битләр)
Җиһазлау: компьютер, җыр тасмалары
Дәреснең төре: яңа материалны өйрәнү.
Предметара бәйләнеш: тормыш иминлеге нигезләре, музыка, әдәби уку.
Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
- Укучылар, хәерле көн. Бер – беребезгә елмаеп алыйк та, күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.
I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
1.Актуальләштерү.
– Балалар нинди тылсымлы сүзләр беләсез?
– Үткән дәрестә өйрәнгән нинди әдәплелек кагыйдәләрен исегездә калдырдыгыз?
– Исәнмесез, рәхмәт, сау булыгыз, гафу итегез һ.б.
II. Уку мәсьәләсен кую.
- Балалар, бер җыр тыңлыйк әле.
( “Туган көн” җырын тыңлау)
• Җыр нәрсә турында барды?
• Шулай итеп, бүген дәрестә без нәрсә өйрәнербез?(Слайд 2)
– “Туган көн” турында
- “Туган көн “ темасын өйрәнербез
III. Уку мәсьәләсен чишү.
1) -Балалар, туган көн уздыру өчен иң беренче нишлиләр?
• Балалар, шулай булгач туган көнгә ничек чакырырга?
• Туган уөнгә ничек чакырырга мөмкин?(Слайд 3)
- Димәк, без әле генә нишләдек?
2) Менә кунаклар да килеп җитте! Уйлап карагыз: балалар, очрашкач, бер-берсенә нинди сүзләр әйтәләр?
3) Кунаклар безгә буш кул белән генә килмиләр бит әле. Алар нәрсә алып киләләр?
• Бүләкне кабул итә дә белергә кирәк икән. Алган бүләк белән нишләргә? (Слайд 4)
• Димәк, нинди кагыйдәне белдек?
4)Туган көндә күңелле булсын өчен тагын ниләр эшлисез?
• Туган көндә нинди уеннар уйнарга мөмкин? (Слайд5)
• Татар халык уены “Ак калач”ны уйнап алый әле, балалар.
• Кунаклар чакыралар. (Дусларны, туганнарны һ.б)
• Гафу үтенергә, рәхмәт әйтергә һ.б.
Туган көнгә чакыру әдәбен белдек.
• Исәнме! Исәнмесез! һ.б.
• бүләк алу кагыйдәсен белдек.
• Уеннар уйныйбыз.
Ял минуты “Без чакырдык кунаклар”
5) - Балалар, әйдәгез бездә “Мин башлыйм, син дәвам ит!” уенын уйнап алабыз. Сез мәкальләр беләсезме? Мин мәкальнең яртысын әйтәм, ә сез калган өлешен әйтеп бетерегез.
• Кунак булсаң,
• Инә дә бүләк,
• Киемгә карап каршы алалар,.
• Матурлык күлмәк белән сәдәптә түгел,
• Димәк, туган көндә тагын нишләргә мөмкин инде?
6)Туган көнгә кунаклар килде, бүләкләр алдык, уеннар уйнадык, тагын нишлибез?
– Балалар, өстәл янында үз-үзеңне ничек тотарга? (7 нче слайд) Әдиләнең туган көненә
Без чакырдык кунаклар;
Кунакларның килүенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шулай күпергән.
Менә шулай җәелгән,
Менә шулай кысылган.
Коймагыңны майлап ал,
Теләгәнең сайлап ал.
тыйнак бул.
дөя дә бүләк.
акылга карап озаталар
оят белән әдәптә
• Уеннар уйнарга.
• Табын янына чакырабыз.
7.Ысул чыгару.
Әйдәгез, төп адымнарыбызны барлыйк.
• Туган көнгә чакырабыз
• Кунакларны каршы алабыз
• Бүләкләр кабул итәбез
• Уеннар уйныйбыз
• Табын янында үз – үзебезне матур тотабыз
8 .Күнекмәләр формалаштыру.
Укучылар, мин сезгә бер бирем укыйм. Игътибарлы булыгыз (Слайд 7)
- Чакыру. Алсу, туган көнгә чакырам.Әдилә.
- Әдилә кайда хата җибәргән
• Көнен, вакытын язмаган, Алсу шуның өчен туган көнгә кайчан барасын белмәгән.
9.Модельләштерү.
- Укучылар, әйдәгез, алган белемнәребезне модельләштереп куйыйк
Менә минем модель шулай чыккан иде. Сезнеке белән туры киләме?
IV. Рефлексия.
• Без бүген дәрестәт нәрсә белергә тиеш идек?
• Ничек белдек? (Ысулны әйтү)
V. Өй эше.
1)Өстәл янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ятларга.
2) “Туган көнгә” чакыру язып килергә
3) “Туган көнгә” нинди бүләк бирүләрен теләр идең?