Лаеш муниципаль районы Кече Елга урта гомуми белем мәктәбе
Гайнутдинова Фирдәвес Миннехан кызы,
1 нче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.
Тема: Кабарынкы аппликация. Төнбоек чәчәге.
(2 нче сыйныф өчен технология дәресе)
Максат:1. Кабарынкы аппликация кулланып төнбоек чәчәге ясарга өйрәтү.
2. Укучыларның игътибарын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын
үстерү.
3. Табигатькә сакчыл караш , матурлыкка омтылыш , бер-берсенә
ярдәм итүне тәрбияләү.
Җиһазлау:күл рәсеме, төнбоек чәчәге, яшел катыргы, ак кәгазь, сары төсле кәгазь.
Эш кораллары: кайчы, клей, салфетка.
Эш төре: төсле кәгазь һәм катыргы белән эш. Эш объекты: “Зәңгәр күл”.
Дәрес төре: яңа материалны аңлату.
Технология:Иҗади үсеш технологиясе.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
Укытучы.Исәнмесез, укучылар! Әйдәгез , дәресебезне бер-беребезгә хәерле көн теләп башлыйк.
Укучылар. -Хәерле көн, уң күршем!
-Хәерле көн, сул күршем!
-Хәерле көн, дусларым!
-Хәерле көн, кунаклар!
II. Уку мәсьәләсе кую.
1. Актуальләштерү.
Укытучы. Укучылар, без бүгенге дәресебезне “Зәңгәр күл” янында үткәрербез.( Тактада ватманга ясалган күл рәсеме беркетелгән.) Ә хәзер күл турында шигырь тыңлап китегез.(Укытучы шигырь укый.)
“Зәңгәр күл”. Бари Рәхмәт
Әкияттәге күлләр күк,
Бар бик матур зәңгәр күл.
Әйтерсең лә күк шәүләсе
Төшеп зәңгәрләнгән күл.
Суы чиста: топ-тонык,
Гөлгә кунган чык кебек,
Шундый тонык: күренә төбе...
Анда су да юк кебек.
Анда зәңгәр төннәрдә
Ай да төшеп тирбәлә,
Сайрап туймый таң алдында
Кошлар якын тирәдә.
Ялт иттереп су өстен,
Көндез кояш та төшеп.
Матур итеп күзен кысып,
Күлдә ята су эчеп.
Укытучы.Шигырь ошадымы , укучылар?
Укучылар. Әйе, ошады. Бик матур шигырь.
Укытучы.Тик күлебез бүген моңсу күренә. Нәрсәдер җитми бит күлебезгә. Нәрсә җитми икән күлебезгә, бер- берегез белән киңәшеп карагыз әле?
(Укучылар парларда сөйләшеп алалар).
Укучылар. Күлдә төнбоеклар аз калган. Ул шуңа күңелсезләнә.
Укытучы.Әйе, шул. Бигрәк аз инде, чәчәкләр булмагач күлебез дә моңсу.
Чәчәкләр нигә шулай аз калды икән соң?
Укучылар. Кешеләр төнбоекларны , матур булган өчен, күпләп җыеп бетергәннәрдер.
Укытучы. Әйе, укучылар, төнбоекларны матур булганнары өчен күпләп җыйганнар, сулар пычрангач алар корыганнар да. Төнбоек чәчәге
“Кызыл китапка” кертелгән. (Кызыл китап белән таныштыру.)
2. Өй эшен тикшерү.
Укытучы. Төнбоек турында нәрсә белеп килдегез? (Укучыларның чыгышлары.)
1 укучы. Төнбоек чәчәге серле һәм матур чәчәк. Ул күлдә үсә. Аның төсе ак һәм сары була. Яфраклары зур, аңа бакалар, бөҗәкләр дә утыра алалар. Җәйге матур көндә күлдә яшәүче бакалар Төнбоек чәчәге өстендә кызыналар.
2 укучы.(Шигырьукый.)
Матур күл бар, нәкъ
Безнең авыл уртасында,
Чәчәкләр үсә шунда.
Көндә күлгә киләмен
Төнбоеклар күрәмен.
Алар аны беләләр,
Көндә мине көтәләр.
3 укучы.Мин Төнбоек чәчәге ясап алып килдем.(Чәчәк рәсемен тактага беркетә.)
Укытучы. Табигатьне кадерләп саклап тотмасаң, ул ямен югалта. Табигать – ул матурлык. Матурлыкны кешеләр үз куллары белән тудыра. Без дә бүгенге дәрестә матурлыкны үз кулларыбыз белән эшләрбез , күлебезне матурайтырбыз. Күлгә ничек булышырбыз икән әйтеп карагыз әле?
Укучылар. Чәчәкләр ясап күлгә куярбыз.
Укытучы.Әйдәгез, күлгә тизрәк булышыйк. Эшебезне башлыйк.
III. Уку мәсьәләсен чишү.
1. Әзер Төнбоек чәчәге белән таныштыру.
( ӘзерТөнбоек чәчәге күрсәтелә.)
Укытучы.. Төнбоекны эшләү өчен, нинди кәгазьләр кирәк булыр икән? (Укучылар җавабы.)
Укучылар.Төнбоек 4 өлештән тора.
1) Яфрагы берәү , яшел катыргы кирәк.
2) Чәчәге икәү , ак кәгазь кирәк.
3) Үзәге, сары кәгазьдән.
2. Эш барышы белән танышу.
( Эш барышы слайдлар буенча билгеләнә.)
Укытучы.Укучылар, рәсемнәргә карап әйтегез әле, беренче эшебез нинди булыр икән?(Парларда сөйләшеп җавап бирәләр.)
Укучылар.1 эш. Яфрак әзерләү. Яшел катыргыга яфрак сызу һәм кисү.
2 эш.Чәчәк әзерләү. Ак кәгазьгә шаблон буенча 2 түгәрәк сызабыз һәм кисәбез. Һәр түгәрәкне 3 тапкыр бөклибез.
3 эш.Бөкләгән эздән , уртасын бөтен килеш калдырып , кисеп чыгабыз.
4 эш.Түгәрәкнең һәр киселгән өлешен ябыштырып чыгабыз. Чәчәк барлыкка килә.
5 эш. Чәчәкнең үзәген кисәбез.
6 эш.Җыю. Яшел яфракның уртасына бер тамчы клей тамызып чәчәкнең берсен ябыштырабыз. Икенче чәчәкнең таҗ яфраклары астагы чәчәкнең таҗ яфраклары арасында булырлык итеп икенче чәчәкне ябыштырабыз.Соңыннан чәчәкнең үзәген ябыштырабыз.
3. Эш коралларын барлау.
Укытучы.Төнбоек чәчәген ясау өчен безгә нинди эш кораллары кирәк булачак?
Укучылар. Кайчы һәм клей кирәк булачак.
Укытучы.Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп китик.
(Кайчырәсеме куела, шигырь укыла.)
Кайчы. Мин кайчы булам, дуслар.
Кисәргә мин бик оста.
Үткен, очлы күрегез,
Шуңа да бер-берегезгә
Бик сак кына бирегез.
Укучылар. -Кайчыны ачык килеш калдырырга ярамый.
- Кешегә биргәндә сабы белән бирергә кирәк.
- Эш барышында кайчы өстәлнең уң ягында ябык килеш
ятарга тиеш.
( Клей рәсеме куела , шигырь укыла.)
Клей.Мин- клей, бик тиз генә
Ябыштырам һәммәсен.
Сак һәм чиста, пөхтә бул,
Күзеңә керә күрмәсен.
Укучылар.-Клейлы кул белән күзләрне тотарга ярамый, киемгә дә
сөртмиләр.
- Клей белән эшләп бетергәннән соң кулларны салфеткага
сөртергә кирәк.
Укытучы. Укучылар, сез кайчы белән клей биргән киңәшләрне һәрвакыт исегездә тотыгыз.
4.Физкультминут.
5.Практик эш.Эш тәртибе экранда язылган рәсемнәр буенча башкарыла.
(Талгын гына музыка уйнатыла. Укучылар план ярдәмендә мөстәкыйльэшли.) Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтелә.
6. Йомгаклау.
Укучылар әзер чәчәкләрне күлгә беркетәләр.
Укытучы.Менә чәчәкләребез әзер. Әзер чәчәкләрне күлгә беркетегез. Күлебез матурайды. Барыгызга да бик зур рәхмәт. Дәрестә барыгызда бик тырышып эшләдегез. Табигатьне яратуыгызны күрсәттегез.
Бүгенге чәчәкләрне әниләргә, әбиләргә, дусларга бүләк итеп тә бирергә була.
Аларның үзәгенә поролон ябыштырып энә кадагыч эшләргә мөмкин.
Алдагы дәрестә без аны эшләп карарбыз.
7. Укучылар эшчәнлеген бәяләү.
8. Өйгә эш. Энә кадагыч эшләргә әзерләнергә. (Поролон, катыргы, төсле кәгазь әзерләргә)
9. Эш урынын җыештыру.
Ял итеп алу өчен , дәресебезне җырлы уен белән төгәллибез.
“ Чума үрдәк, чума каз” уены.