Белем һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә технология кабинетын җиһазлауның тоткан роле.
Мәктәпләрдә технология һәм хезмәт тәрбиясен бәяләмәү хәзерге заман яшьләрендә техник иҗат һәм материаль җитештерү сферасында хезмәткә хөрмәт һәм кызыксыну формалашмауга китерә. Белем сыйфаты тәрбия потенциалы белән аерылгысыз бәйләнештә. Мәктәп ул укучыны вакыт таләпләренә җавап бирердәй белем нигезләре белән генә түгел, ә бәлки киләчәктә баланың югары белем һәм үзе яраткан, үзе булдыра ала торган һөнәр алу өчен дә хәзерләргә тиеш.
Хезмәт кешесе тәрбияләү теләсә нинди социаль-экономик шартларда да фундаменталь бурыч булып калачак. Шунысы да бар, хәзерге җәмгыятьтә коллектив өчен хезмәт кую шәхси уңышка ориентлашу белән алышынып бара. Хәтта мәктәп эшчәнлеген регламентлаштыручы документларда да “хезмәт”, “хезмәт тәрбиясе” дигән төшенчәләр төшеп кала.
Ничек кенә булмасын технология дәресләрендә укучылар тукыма, азык продуктларын эшкәртеп, кеше өчен кирәкле һәм файдалы эйберләр, ризыклар әзерләү күнекмәләрен үзләштереп хезмәт тәрбиясе алалар. Һәм шуңа өстәп туплаган белем , тәҗрибәләргә таянып заманча җитештерү өлкәсе һәм аның состав өлешләре, базар икътисады шартларында хуҗалык алып баруның мөһим ысулы булган предпринимательлек нигезләре, һөнәри белем алу юллары өйрәтелә. Укучылар теоретик белем алу белән бергә гамәли эшчәнлек башкаралар.
Укыту-тәрбия процессында хезмәт тәрбиясе бирүнең ролен күтәрүдә дәресләр үткәрү, гамәли эшчәнлек алып бару өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Кабинетларны оештыру санитар таләпләрнең үтәлүенә генә кайтып калырга тиеш түгел. Кабинетта дәрес үткәрү өчен кирәкле барлык җиһазлар булу һәм аларның эмоциональ атмосфера тудыруы да мөһим роль уйный. Дөрес итеп җиһазланган технология кабинетында уку һәм укыту – белем һәм хезмәт тәрбиясе бирү процессын гарантияли. Кабинетны фәнни һәм эстетик зәвык белән бизәү укучыларның теоретик материалны үзләштерүен эффектлы итә. Дәресләрне заманча укыту өчен дәреслекләр , методик кулланмалар гына җитми. Технология дәресләренең төп асылы укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ә хезмәт күрсәтү өчен укучыларның теоретик белемнәрен гамәли эшчәнлектә мөстәкыйль куллана белүләре мөһим. Мәгариф һәм фән министрлыгының “Об утверждении федеральных требований к образовательнымучреждениям в части минимальной оснащенности учебного процесса и оборудования учебных помещений” 04.10.2010 ел № 986 приказына нигезләнеп катнаш кабинет җиһазладым.
Кабинет тукыма белән эш һәм кулинария бүлегеннән гыйбәрәт. Һәр бүлек өчен почмаклар булдырдым.
1. Кулинария почмагында юынгыч, элекр плитәсе, өстәл, шкаф, маркировкаланган турагыч такталар, кухня өчен кирәкле савыт-саба,
эш киемнәре һ.б.
2. Тукыма белән эшләү почмагы: тегү машиналары , кисү өстәле, коллекцияләр, тегү машинасы механизмнары модельләре, почмак һәм линейкалар, манекен, кайчылар, өлгеләр, шаблоннар һ.б.
3. Дымлы җылылык белән эшкәртү почмагында үтүкләү өстәле ,пар белән эшли торган үтүк .
4. Чигү өчен тулы комплектлы эш тартмасы, чигү элементларын зурайтып эшләп күрсәтү өчен станок, җепләр, үрнәк эшләр һ.б.
5. Бәйләү бүлегендә ыргаклы энә һәм бәйләү энәләреннән комплект тупланган.
6. Туку станогы, үрнәк эшләр.
7. Стендларукучылар күреп укырлык, дәресләрдә кулланырлык итеп һәр почмак өчен аерым төзелгән.
Тукыма белән эш бүлегендә:
- Величины размерных признаков девочек старшего школьного возраста
- Размерные признаки фигуры девочки
- Техническое моделирование
- Построение чертежей воротников
- Дымлы җылылык белән эш
- Тегү машиасы белән эш
- Кайчы белән эш
- Энә һәм булавкалар белән эш
Кулинария бүлегендә:
- Татар халык ашлары
- Кайнар сыеклык белән эш иткәндә
- Электр плитәләре белән эш иткәндә
- Пычак һәм башка җайланмалар белән эш иткәндә
- Санитария – гигиена таләпләре
“Чигүче почмагы”, “Бәйләү үрнәкләре”, “Күңел бизәкләре” дип исемләнгән укучыларның үрнәк эшләреннән күргәзмә
Кабинетта куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре (стенд)
Аш-су (17) һәм тегү дәресләре (54) өчен таблицалар тартмаларга номерлап тезелгән , исемлеге бирелгән.
Методик кулланмаларөчен шкафларның куллану эчтәлеге:
1. Үрнәк эшләр
2. Методик әдәбият. Кул эшләре.
3. Методик әдәбият. Аш-су бүлеге.
4. Папкалар (42)
5. Дәреслекләр.
6. Аптечка (беренче ярдәм күрсәтү турында инструкция, ФАП адресы)
7. Огнетушитель
8. Инструкция журналы
9. Компакт-дисклар.
Кабинетта мебель ГОСТ 22046-89, ГОСТ 20064-86 стандарт таләпләренә туры килә.
(Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән материаллар, инструментлар, җиһазлар тупланмасы турында www.ed.gov.ruсайтыннан табарга мөмкин.)
Кабинетта төсләр яраклашуына да игътибар итәргә кирәк, чөнки төсләр күрү-нерв аппаратына төрлечә тәэсир итә. Шуңа күрә буяу эшләре вакытында ,стендлар ясаганда яшькелт- сары төсләргә өстенлек бирәм. Кабинетта матур гөлләр үстерү дә укучыларга уңай йогынты ясый.
5-6 еллап инде кабинетта чыгарылыш класс укучыларының истәлеккә кул эшләре калдыруы традициягә керде. Бу гамәл беренче мәртәбә технология кабинетына керүче кечкенәләр өчен мавыктыргыч булса, чыгарылыш укучылары өчен горурлык хисе тәрбияли.
Технология кабинетларын дөрес һәм уңайлы, матур һәм зәвыклы итеп җиһазлау кабинет җитәкчеләренең осталыгыннан, иҗади эшләүләреннән тора. Әгәр дә минем кабинетымнан укучылар, укытучылар өзелми икән, укулар беткәч чыгарылыш укучылары иң беренче булып минем яныма килеп кабинеттагы яңалыклар белән кызыксыналар икән, бу инде тырышлык юкка булмаган дигән сүз.
Яңа стандарт таләпләрен өйрәнеп 5-7 сыйныфларда сынлы сәнгать дәресләрен укыту
Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Росссия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесе үсешен- белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты, ә аларның активлыгын стимуллаштыруны мәгариф сәясәтенең стратегик бурычы дигән фикергә килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде һәм сынаулар узды, ә рәсми рәвештә 2011-2012 елларда гомуми кулланышка кертелде.
Икенче буын яңа стандартларының нигезеняңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә:бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.
Икенче буын яңа стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.
Беренче буын стандартларыннан аермалы буларак уку эшчәнлеге түбәндәге дүрт блокка берләштерелгән:
-шәхси эшчәнлек;
-регулятив эшчәнлек;
-танып-белү эшчәнлеге;
-коммуникатив эшчәнлек.
Без дә акрынлап укучыларга белем биргәндә шушы таләпләргә туры китерергә тырышып эш программаларын камилләштерегә тиешбез. Программа төзелеше укыту фәнен тулы система буларак ачыклый, укытучы дәреснең максат һәм бурычларын дөрес билгеләргә, эш төрләрен һәм укытучы укучы эшчәнлеген дөрес планлаштырыга тиеш.
5-7 сыйныфлардасынлы сәнгать фәне буенча эш программасын Россиянең халык художнигы, акдемик Б.М.Неменскийның “Изобразительное искусство и художественный труд” программасына нигезләнеп түбәндәге темаларга бүлеп төзедем:
- 5 класс “Декоративно -прикладное искусство в жизни человека”
- 6,7 класс “Искусство в жизни человека”.
Укыту формалары:
- гамәли эшләү
- әңгәмә
- лекция
- экскурсия
- зачет.
Укыту методлары:
- аңлатмалы-күрсәтмәле
- сөйләм үстерү
- гамәли
- тикшеренү-эзләнү.
Укыту технологиясе:
- гамәли эшләр
- мәгълүмати технологияләрдән файдалану (презентацияләр үткәрү, интернеттан материаллар табу һ.б.)
- проектлар эшләү
- слайдлар ясау.
Сынлы сәнгать фәне буенча татарча дәреслекләр юк, әмма яңа комплект төзеләчәге турында ышандыралар ,ләкин аның әзерләү вакыты билгелән-мәгән әле. Программа буенча куллану өчен һәр класска рус телендә дәреслекләр сатып алынды. Дәреслек буенча темалар 4 кисәккә бүленгән. Уку елының һәр чиреге саен тест формасында белемнәрне тикшерү үткәрәм.
Дәресләрдә компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану- бүгенге көндә укытучының мөһим бурычларыннан берсе. Компьютердан уңышлы файдалану укучының фән белән кызыксынуын арттыра,укытуның сыйфатын күтәрергә булышлык итә. Һәр дәрестә өйрәнелә торган темага слайдлар күрсәтелә, бу исә белемнең укучы хәтерендә яхшы саклануына ярдәм итә.
Фәнара бәйләнешнекиң кулланам. Геометрия, технология, тарих,музыка, рус , татар әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне рәсем белән бәйлибез. Проект эшчәнлеге дә белем һәм күнекмәләрне системалаштыруга зур булышлык ясый.
Сынлы сәнгать дәресләрендә укучыларны рәсем һәм архитектура сәнгатенең төрле чорларда төрле халыкларда ничек үсүе, ничек үзгәрүе турында таныштыру бурычын үтәгәндә кулланма әсбапларны кулланам.
Папкаларясап куелды: “Ватаныбызның героик үткәне”, “Чит ил сынлы сәнгате”, “Яңарыш чоры сәнгате”, “Балалар тормышы”, “Бөек Ватан сугышы чоры”, “Татарстан художниклары” һ.б.
Шулай ук репродукцияләрне саклап тотабыз, чөнки алар сатуда хәзер юк. Мәсәлән:
- 5,6 класслар өчен “Репродукции произведений русских, советских и западноевропейских художников для учебно-воспитательной работы”,издательство “Советский художник”. Бу репродукцияләрдәге барлык әсәрләр Государственная Третьяковская галериядә урын алган.
- “Микеланджело 1475-1564”- яңарыш чоры буенча скульптура, живопись, архитектура бүлекләре өчен (24 картина тулы анализ белән )
- Живопись советских художников
историко-революционный и бытовой жанры, портрет, пейзаж, натюрморт (20 картина)
- Графика советских художников (5 картина)
- Скульптура советских художников (9 картина)
- Советская архитектура (5 картина). Репродукцияләрдә һәр хезмәтнең авторлары турында тулы белешмә, шул әсәрнең эчтәлеге ачылган язма да урын алган.
- Таһир – Зөһрә галереясында Татарстан художникларының хезмәтләре тупланган. Анда авторлар турында мәгълүмат, аларның хезмәтләренә сәнгать белгечләренең бәяләмәләре бирелгән.
- Кулдан ясалган рәсемнәр дә темалап тупланган, исемлек төзеп номерланган таблицалар да кулланыла.
Рәсем дәресләрен мөмкин кадәр кызыклы, мавыктыргыч һәм нәтиҗәле үткәрү максатын куям. Эш программасы буенча рус һәм татар культурасын өйрәнүгә басым ясыйм. Һәр теманы үткәндә региональ компонентка 15 % вакытны бүләргә тырышам, чөнки балалар хәзер көнбатыш илләре идеаллары белән тулы информация агымында яши. Алар көнбатыш фильмнары карый, чит ил уеннары белән мавыга, чит ил киемнәре , чит ил көнкүреш техникасы белән кызыксына. Хәзер халык әкиятләре, җырлары , киемнәре һ.б. үткән заманда калып бара. Буыннар арасындагы чылбыр өзелә, балалар үзләренең нәселен белми үсә. Шуңа күрә педагогик практикада милли культурага караш гадәттән тыш актуаль булып кала.Укучыларда тарихка, халык иҗатына , сәнгатькә уңай караш , мәхәббәт тәрбияләү проблемасы көнүзәк проблемаларның берсе булырга тиеш.
Дәресләр үткәрү өчен тәкъдим ителгән дәреслек һәм методик кулланмалар исемлеге
Укучы өчен:
5 класс. Школа Неменского. Н.А.Горяева. О.В.Островская. ИЗО Декоративно-прикладное искусство в жизни человека
6 класс. Школа Неменского. Л.А.Неменская. ИЗО Искусство в жизни человека
6-7 класс. Школа Неменского. Л.А.Неменская. ИЗО Искусство в жизни человека
Рабочая тетрадь для 5 класса. Н.А.Горяева. ИЗО Твоя мастерская
Укытучы өчен:
Изобразительное искусство и художественный труд. 1-9 класс. Программа с краткими методическими рекомендациями Неменского.
Сокольникова Н.М. Основы рисунка. Ч.1.
Сокольникова Н.М. Основы композиции. Ч.2.
Сокольникова Н.М. Основы живописи. Ч.3.
Сокольникова Н.М. Краткий словарь художественных терминов. Учебник по изобразительному искусству для 5-8 классов.