Лаеш муниципаль районы Державино муниципаль бюджет төп гомуми
белем мәктәбе
Тема: Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре буенча йомгаклау дәресе.
(сочинения язуга әзерлек)
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бикмуллина Зилә Әсфан кызы
2013 ел.
Максат.1)Укучыларның сөекле шагыйребез Г.Тукайның тормыш
мизгелләрен, иҗат үзенчәлекләрен искә төшерүләре.
2) Укучыларның сөйләм телен, күзәтүчәнлекләрен үстерү.
3)Г. Тукай иҗатына карата балаларда кызыксыну уяту, аның
иҗатына ихтирам хисләрен тәрбияләү.
4) Г. Тукай белән горурлану хисе уяту.
Материал: Әдәбият дәреслеге ( М.Ш.Җәләлиева, Г.М.Әдһәмова,
Д.Ш.Сибгатуллина)- 5 нче сыйныф, 77-98 нче битләр
Җиһазлау.Тукай портреты, аудиоязмалар, Тукай иҗатына
күргәзмә, компьютер, проектрда слайдлар күрсәтү, экран...
Экскурсия планы.
I Кереш өлеш.
II. Тукай иҗатына сәяхәт.
1) Тормыш мизгелләре.
2) Тукай шигърияте.
3) Тукай һәм музыка.
4) Тукай мәңгелек.
Экскурсия барышы.
" Туган тел " симфоник музыкасы яңгырый. Музыка астында укытучы сөйли башлый.
Тукай дигән бөек бер шагыйрь бар,
Саф йөрәкле шагыйрь, татарда.
Еллар үткән саен аның моңы
Күңелләрдә кабат яңара..
Тукай бүген дә әдәбиятебезнең алгы сафында баруын дәвам итә. Тәпи басып, тел ачылгач та без аның иҗаты белән таныша башлыйбыз. Әти - әниләр, әби - бабайлар авызыннан беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы хакында ишетәбез. Бүген без сезнең белән Тукай иҗаты буенча сәяхәткә чыгарбыз. Һәр тукталышта Тукай иҗаты буенча биремнәргә җаваплар эзләрбез.
Гасырлар буена халыкка хезмәт итәрлек иҗат тудыру өчен, һичшиксез, табигать тарафыннан бирелгән шагыйрьлек сәләтенә ия булырга кирәк. Ләкин талантны җәелдереп җибәрү өчен тиешле шартлар, мөмкинлеклэр булуы да зарур. Ә боларны без шагыйрьнең тормыш юлыннан, иҗатыннан эзлик.
Слайд №1
Слайд №2
Без сезнең белән Г. Тукайның “ Исемдә калганнар” әсәре белән таныштык. Ә бүгенге дәрестә мин сезнең әсәрне ни дәрәҗәдә үзләштерүегезне тикшерәсем килә һәм бу эш безнең сезнен белән икенче дәрестә язачак сочинениягә нигез булып торыр.
I тукталыш. Тормыш мизгелләре.
Без хәзер экранда Тукайның тормыш юлына күзәтү ясарбыз. (Компьютерда диск материалы белән танышу.)
" Тормыш мизгелләре " тукталышы буенча биремнәргә күчик.
1. Тукай кайсы авылда туган ( Кушлавыч ) Слайд №4
2. Тукайның әнисе һәм әтисе кем исемле ( Мәмдүдә, Мөхәммәтгариф ) Слайд №5
3. Габдуллага ничә ай булганда әтисе үлеп китә? (5-ай ) Слайд №6
4. Әтисе үлгәннән соң, әнисе Габдулланы кемгә тәрбиягә калдыра? (Шәрифә карчык) Слайд№ 7(а)
5. ------Шәрифә карчыкта торганда аның исендә калган иң күңелсез вакыйганы искә төшерегез? (Бозланып каткан ишек төбе)
-------. Өзектә кем йортындагы тормыш турында сүз бара. "Мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән" ( Шәрифә карчык, Кушлавыч ) Слайд №7(б)
6. Түбәндәге җөмләне сез ничек аңлыйсыз?
-.... Үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә.... Слайд № 8
7. Өзектә кем йортындагы тормыш турында сүз бара: " Үги әбинең 6 күгәрчене эчендә мин бер чәүкә баласы булганга, мине еласам юатуы, иркәләним дисәм сөюче, ашыйсым - эчәсем килсә кызгануч бер дә булмаган ( “ Өчиле “, бабасы Зиннатулла ) Слайд № 9(а)
8. Тукайның яраткан туган апасы кем була? (Саҗидә) Слайд №9(б)
9. Өчиле авылында яшәгәннән соң, бабасы белән үги әбисе киңәшләшеп аны кая озаталар? (Ямщикка утыртып, Казанга озаталар) Слайд №10(а)
10. Тукайны нинди базарда асрамага алып китәләр ( Печән базары )
Слайд №10 (б)
11. ---Казанда Тукайны кемнәр уллыкка ала ( Мөхәммәтвәли, Газизә )
---- Алар нәрсә белән шөгыльләнәләр? (Мөхәммәтвәли – толчокта сату итә, Газизә- байларга кәләпүш тегә) Слайд №11
12. Мөхәммәтвәли белән Газизә ни өчен Тукай белән аерылышырга мәҗбүр булалар, аны кая озаталар? (авыртып китү сәбәпле, Өчилегә- бабасы йортына ) Слайд № 12
13. Өчиледән Тукайны кем кая алып китә? ( Сәгъди абзый, Кырлай авылына ) Слайд № 13
14. Өчиледә җәен иптәш малайлары белән нәрсә белән шөгыльләнә? (Уйный, су коена) Слайд №14
15. Көз җиткәч, авыл малайлары белән бергә аны кая бирәләр? (Укырга, мәдрәсәгә) Слайд № 15 (а)
16. Иң беренче белемен Габдулла кайсы авылда ала? (Кырлай авылында) Слайд № 15 (б)
17. Җаек (Уральский)шәһәреннән Габдулланы кем эзләтә? ( Әтисенең бертуган апасы гаиләсе, җизнәсе Галиәсгар Госманов) Слайд № 16
Алдагы тукталышка киттек.
2 тукталыш. Тукай шигърияте.
- Г. Тукай кыска гына гомере эчендә искиткеч шигырьләр язып калдырырга өлгерә. Бүгенге дәрестә аның шигырьләрен искә төшермәсәк дөрес булмас.
Әлеге шигырьләрнең исемен атарга.
1. Кырга ак кардан
Юрган ябылган
Җир язга чаклы
Уйкуга талган ( " Җир йокысы " )
2..Әлли-бәлли итәр бу
Мәдрәсәгә китәр бу
Тырышып сабак укыгач
Галим булып китәр бу ( " Бишек җыры " )
3.- И Куян, куркак Куян, йомшак Куян
Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан ( " Бичара Куян " )
4. Тау башына салынгандыр безнең авыл ( " Туган авыл " )
5.Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр.
Барчасы юк сүз аларның, булганы юктыр гомер ( “Сабыйга” )
6.Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә
Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә ( " Эшкә өндәү " )
7.Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый
Ян тәрәзә каршында иртәнге дәресен карый ( " Эш беткәч уйнарга ярый " )
8. Шүрәле әсәрендәге егет ( Былтыр )
Дәвам ит:
1." Әйдәле Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор
( Аума, аума, туп - туры тор, төз утыр, яхшы утыр ) ( "Кызыклы шәкерт" )
2. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
( Оя итте минем сөйгән Карлыгачым ) (" Карлыгач" )
Алдагы тукталышка килеп җиттек.
3 тукталыш . Тукай һәм музыка.
Тукайны музыкасыз, көй - җырсыз күз алдына китерергә кыен. Габдулла мәдрәсәдә укыганда ук халык авыз иҗаты белән кызыксына, халык җырларын җыя һәм өйрәнә. Искә төшерик әле: татар халкының иң топуляр гимны дәрәҗәсенә күтәрелгән нинди җыры Тукай сүзләренә язылган? ( " Туган тел " ) Диск
- Хәзер сезгә яңгырыйсы көй Тукайның нинди шигыренә язылган ( " Әллүки " )
Сорау. Тукайның нинди шигырләренә халык көй язган ( “Туган тел”-Диск
“Тәфтилләү”-Диск
“Әллүки”- Диск
“ Пар ат”- Диск
“Зиләйлүк”- Диск
һ.б.)
Тукай шигырьләренә татар композиторлары да көй язган.
Сорау. Композиторлар көй язган нинди шигырьләрен беләсез?
“Туган авыл”-Диск
“Бәйрәм бүген”- Диск
“Бала белән Күбәләк”- Диск
“Сәгать чылбыры”- Диск
“Җир йокысы”- Диск
“Бишек җыры”-Диск
“Җил”- Диск
“Карлыгач”-Диск
“Эшкә өндәү”-Диск
“Җир йокысы”-Диск
Тукай әкиятләренә язылган музыкаль әсәрләр дә күп:
--- "Шүрәле" балеты – Фәрид Яруллин, бер өзеген тыңлагыз әле...Диск
---"Су анасы" әкиятен нигезләнеп "Алтын тарак" исемле балет яза Әнвәр Бакиров,бер өзеген тыңлагыз әле...Диск
--- "Кәҗә белән сарык" әкиятенә Мансур Шәмсетдинов шул исемдәге мюзикл иҗат итә.
Нәҗип Җиһанов "Кырлай" симфониясен язган.
Алдагы тукталышка киләбез.
4 тукталыш. Тукай мәңгелек.
Габдулла Тукай иҗаты мәңгелек! Ул җиһанга яшь, яктылык бөркеп торучы, күңелләргә җылылык бирүче кояш кебек.
Сорау. Тукайның исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? ( Һәйкәлләре, музейлары, урам исемнәре, район исеме, Тукай премиясе, һәр елны уздыручы шигърият бәйрәме, Казанда Тукай клубы, Казанда Татар дәүләт филармониясе)...
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк булып.
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.
Укучылар без сезнен белән Тукай эзлэре буенча сэяхэттэ булдык. Бу кабатлау дәресе безгә сочинение язу очен ярдәм итәр дип уйлыйм мин. Дәрестә актив катнашып утырганнарга билгеләр куябыз(................билгеләр алды).
Өй эше: Габдулла Тукай иҗатын тагын бер кат укып, кабатлап килергә.
Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин. Саубулыгыз.