7нче сыйныфта татар теле дәресенең технологик картасы
Класс: 7 класс
УМК: Татар теле, Сафиуллина Ф.С.
Уку предметы: татар теле
Дәреснең тибы: яңа тема аңлату
Дәреснең темасы: Хәбәрлек сүзле сүзтезмәләр, бифункиональ кушымчалар
Белем бирү максаты: Хәбәрлек сүзле сүзтезмә белән таныштыру,
Бифункциональ кушымчаларны аера белергә өйрәтү;
Бурычлар:логик фикер йөртү сәләтен үстерү;
сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү
УУГ(УУД) формалаштыру:
- Личностные УУД (шәхес буларак): күнегүләр эшләү барышында үзбәягә ия булу
- Регулятивные УУД (көйләгеч): Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Укучының белгәннәрен яки белергә тиешле күнекмәләрне билгеләү.
- Коммуникативные УУД(коммуникатив):
Информациятабуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек
Иптәшеңенең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү
Тикшерү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә белү
- Познавательные УУД (танып белү): төшенчәләрне билгеләү,нәтиҗәләрне чыгару;
логик фикерләү чылбырын төзү,
-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйльтабу.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Дәрес буенча:
-сүзтезмәләрнең мәгнә буенча төрләрен дөрес итеп билгели алу.
шәхси:
-эшләү барышында үз-үзеңә төгәл бәя бирү алу.
Предмет ара:
Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Укучының белгәннәрен яки белергә тиешле күнекмәләрне билгеләү.
Информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек
Иптәшеңенең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү
эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.
|
Дәреснең этаплары |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучы эшчәнлеге |
УУГ |
||||||||||||
|
1.Укыту эшчәнлеген оештыру.(1 мин.) Максат: уңай халәт тудыру аша уку эшчәнлегенә әзерләү. |
Укучыларны сәламләү. Дәрескә әзерлекне тикшерү. Психологик әзерлек. |
бер-берсен сәламлиләр. дәрескә әзерлекне тикшерәләр |
Коммуникатив УУГ иптәшеңне тыңлый белү |
||||||||||||
|
2.Белемнәрне актуальләштерү(8 мин.) Максат: уйлау фикерәрен үстерү: сүзләр арасындагы бәйләнешләр буенча укучыларның белемнәрен тикшерү. |
Игътибар! Укучылар әле үзегез дә сизмәгәнсездер, әмма татар теленең сүзләре, алар арасындагы бәйләнешләр, сүзтезмәләр сезнең каникуллардан мәктәпкә килүегезне бик зарыгып көттеләр. Әйдәгез, алар белән дә сөйләшеп алыйк. Тактада сүзләр тезмәсе бирелгән. Сез аларны билгеле бер кагыйдәгә таянып, ике төркемгә аерып язарга тиешсез. Төркемнәрдә эш: аяз һәм кояшлы; авылга кайту; күл аша чыгу; әти, әни, апа; бардым, тик күрмәдем; алдан беренче, җиденче сыйныф; кадерле әнием; китап уку; шәһәрләр һәм авыллар. Нәтиҗә ясау (тезүле һәм ияртүле бәйләнешләргә аердык) Тикшерү. (..) Күрше иптәшләребез белән эшләү. 1-2 номерлар бергә ияртүле бәйләнешкә хас үзлекләрне, 3-4нче номерлар тезүле бәйләнешкә хас үзенчәлекләрне алдыгызда яткан кечкенә карточкаларга язабыз. Бер-берегезне кабатламагыз. Башладык. Җавап бирүне һәр партаның 2нче һәм 4нче номерлары башлый. Димәк,
|
партнерлар белән эш
ян күрше иптәшләр белән эшләү: тезүле һәм ияртүле бәйләнешкә хас үзенчәлекләрне язу.
|
Танып белү УУГ Алдагы дәрестә алган белемнәрне системалаштыра белү. Коммуникатив УУД: иптәшеңне тыңлау, үз фикереңне әйтә белү |
||||||||||||
|
3. Яңа темага кереш: 15 мин Максат: сүзтезмә төрләрен дөрес итеп билгеләү, теманы ачыклау.
Таблица буенча эш: үз-үзеңне бәяләү.
|
Сүзтезмәләрнең төрләрен билгелибез. 1нче номерлар- рәвеш һәм фигыль сүзтезмәләрне, 2нче номерлар- исем сүзтезмәләрне, 3нче номерлар –сыйфат һәм алмашлык сүзтезмәләрне, 4нче номерлар- сан сүзтезмәләрне аерып яза. Язган битләргә исемнәрегезне язарга онытмагыз. Игътибар! Кайсы сүзгә игътибар итәбез? –ияртүче. Башладык. Акыллы бала, шатлыктан йөгерү, миннән беренче, кошның канаты, йөрергә яхшы, кайткач күрү, авылда тору,дусларымнан монысы, атлы кеше, моңлы җыр,ападан уңганрак, тездән түбән, биленә чаклы юеш,аларның һәммәсе,арадан берничәсе, рәттән өченче, арадан берәү, капчык саен бишәр, Авылга якын, саф татарча, кибеттә бар, керергә мөмкин,ашыгырга ярамый, миндә юк, әтиемә кирәк, миңа тиеш, Бакчадагы түтәл, китапсыз өстәл, иптәшләре кебек матур.
тикшерү: 1 хата- 4, 2 хата-3ле билгесе. Тикшерү барышында ишетелгән сүзтезмәләрне сызып барыгыз.(укучылар алдындагы биттәгесен) Укучылар әлеге биремне эшләү барышында берничә сүзтезмә артык калды: кибеттә бар, керергә мөмкин,ашыгырга ярамый, миндә юк, әтиемә кирәк, миңа тиеш. Әйдәгез аларны да тикшереп, төрләрен билгелик. –хәбәрлек сүзле сүзтезмәләр. Дәфтәрләрдә язу. Сүзтезмә төренең санын ачыклау. Бүгенге дәреснең яңалыгын билгеләгез. Димәк, сүзтезмәләрнең 7нче төре- хәбәрлек сүзле сүзтезмәләр.-Җөмләләр төзү. Тормышта һәрбер кешенең максаты бар. ул нәрсәгә дә булса омтыла, белергә тели. Алда кабатлаган күнегүләрдән чыгып, бүгенге дәрескә сез дә максат куегыз. |
һәр номер аерым-аерым эшли
төркемнәрдә уйлау, 4нче номерлар җавабы Теманы билгеләү, җөмләләр төзү |
Коммуникатив УУГ: иптәшеңне тыңлау Танып белү УУГ: кирәкле информацияне таба белү, төрле күнегүләр эшли алу |
||||||||||||
|
4. Ял итү 2 мин Максат: Эш төрен үзгәртү
5. Ныгыту. Яңа термин белән танышу. 12 мин Максат: Өйрәнелгән темалар аша укучыларның аңлау дәрәҗәсен билгелү
|
Игътибар! Өй эше ( өй эше: кагыйдәләр буенча сорау әзерләргә) биремнәрен алдык. Музыка астында ял итү һәм биремнәр эшләү.
Соңыннан кабатлау, слайд белән эш: Иярүче сүз ияртүче сүзгә нинди чаралар белән бәйләнә? - Төрле кушымчалар: исемдә - килеш, тартым, фигыльдә - зат-сан, хәл ф., шарт ф. кушымчалары: апаның китабы, мәктәптә укыйм, тырышса булдыра, кычкырып сөйләшү, бишенче сыйныф; - Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: апа белән бару, әнием кебек апам, мәктәп янында тора, өй саен керү; - Ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр: килми чөнки авырый,эшләгәнгә күрә арган; - Янәшә килү, кабатлаулар: матур күлмәк, тиз эшләү, өч китап, көлә-көлә сөйләү. Бифункциональ кушымчалар Ахырга таныш булмаган яңа сүз яздым. Нәрсә аңлатуын сүзлек ярдәмендә билгеләгез. Төркемнәрдә сөйләшәләр. Аннан ян иптәшләр белән 1-1сенә аңлаталар. Әгәр 1се аңлата алмаса, иптәше яңадан аңлата. Димәк, БК 2 төрле функцияне үти: 1-яңа сүз ясый, 2- сүзләрне бәйләү хезмәтен үти.- дәфтәрләргә язу. Ныгыту. Сүзтезмәләр арасыннан Бифункциональ кушымча ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәләрне табу. Аерым-аерым эшләү. (...). Мисаллар язу. ТЕСТ эшләү
33нче күнегү. |
өй эшен тикшерү
сүзлекләр белән эш
мисаллар төзү
тест эшләү
дәреслек буенча эш. |
Танып белү УУГ Алдагы дәрестә алган белемнәрне системалаштыра белү.
|
||||||||||||
|
6. Рефлексия: Максат: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен бәяләү 5 мин |
кабатлау- сүзтезмә нәрсә ул? Нинди сүзтезмәләрне беләбез? Нинди кушымча ул Бифункциональ кушымча. Кайсы тема сезгә авыр тоелды? Дәрес буенча фикерләрегез. (1 биткә язып укытучыга тапшыру) Әлеге фикерләрегез буенча алдагы дәресләрдә эшне планлаштырырга тырышырбыз. |
кечкенә карточкаларга язу |
Шәхес буларак УУГ үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен бәяли алу |
||||||||||||
|
7. Өй эше: 2 мин
|
Иҗат итәбез. Сүзтезмәләр бирелгән. минем өчен бер, су кебек кирәк, бераз кыйбат, бүген матур, кылычтай үткен, сиңа караганда оста, ышанычлы кеше, игътибарлы күз, чәчәктәй кызлар, безгә мөмкин, аңа ярамый Әлеге сүзтезмәләр ярдәмендә иҗади эш башкарабыз. Теләгән укучы шигырь, яки хикәя, яки мәзәк, бер дә булмаса, җөмләләр төзергә тиеш. |
|
Регулятив УУГ Бирелгән юнәлештә үзеңнең фикерләреңне әйтә белү |