А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицей
Әдәпле – әхлаклы шәхес тәрбиялик
1 кв. категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Биккинина Динә Абдулла кызы
Яшел Үзән 2014
Әдәпле – әхлаклы шәхес тәрбиялик.
“ Бер – беребезгә нинди бәгырьсез без,
Хәтта кансыз – кемнән өйрәндек?
Усаллыкка, әдәпсезлекләргә
Нинди иләк аша иләндек?
Ата – баба гомер юлымы бу –
Без нинди соң, нинди юллар алдык?
Аерылдык җирдән, йолалардан
Үзебездән үзебез югалдык.”
Наҗар Нәҗми “Ачыну.”
Татар милләте – кешелек җәмгыяте тарихында тирән эз калдырган халык. Аның искиткеч бай тарихы, дистә гасырларга сузылган кыйммәтле матди һәм рухи мәдәнияте, күркәм гореф – гадәтләре бар. Безнең халык - гаҗәеп тырыш, эшчән, батыр, киң күңелле халык. Татарларга кунакчыллык, киң күңеллелек сыйфаты хас. Элек – электән татарның йорты юлаучыларга, адашып йөрүчеләргә, хәерчеләргә һәрвакыт ачык булган, ягъни ул ачык йөзле, миһербанлы халык. Милләтебезнең ихтирам тудыра торган уңай сыйфатларының тагын берсе – чисталыгы, пөхтәлеге һәм дә эшне җиренә җиткереп эшли белүе. Урынлы горурлана белү – шулай ук халкыбызның күркәм сыйфаты. Без менә шул күркәм сыйфатлар ни сәбәптәндер бетеп барган заманда яшибез.
Дөрестән дә, урлашу, алдашу, үтерү, наркомания гадәти хәлгә әйләнде. Сәбәбен ачыклаучы галимнәребез әйткәнчә, яшь буында кешелек сыйфатлары саклап калучы әхлак тәрбиясе аксаган, үз агымына куелган, тәрбия бирүдә дини өйрәтүләр юкка чыгарылган.
Бик кызганыч, ата – аналарның күбесе хәзер” дөнья куа”, ягъни баласын кешедән ким – хур булмаслык итеп киендерергә, тәмле ашатырга, сораган әйберне алып бирергә тырыша, укырга кертү юлларын эзли, күбрәк матди байлык турында кайгырта. Шул сәбәпле аларның бала тәрбияләргә вакытлары калмый. Нәтиҗәдә, бөтен авырлык мәктәп өстенә төшә.
Р.Фәхретдин тәрбия темасына багышланган хезмәтләрендә яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үз эченә укытучыларның вә ата – аналарның даими игътибарын таләп итә, дигән фикер уздыра. Моңа дәлил итеп аның тарафыннан тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган 11 исемдәге 70тән артык китап язылуын күрсәтергә мөмкин.
Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабында Р.Фәхретдин болай ди: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас.Тәрбияле бала җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына бирелмәс, аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас”.
Шундый тәрбияле баланы ничек итеп тәрбияләргә соң? Бу турыда мәшһүр мәгърифәтчебез болай ди: “Сабанчы вә бакчачының орлык чәчмәктән һәм дә җимеш икмәктән элек җирләрен никадәр йомшартулары, чүп вә бозык үләннәрне тамырларына кадәр чыгарып ташлаулары мәгълүм. Бу – җир тәрбиясе. Тәрбиясе булмаган җирдән мул уңыш алып булмаган кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә – гүзәл кеше җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эштер.”
Һичшиксез, бала беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнә. Ата – ананың шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгамәләсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Халкыбызда “Сүз өйрәтә, үз артыннан ияртә” дигән әйтем бар. Ягъни балада тәрбияләнергә тиешле сыйфатларга, беренче чиратта, өлкәннәр ия булырга тиеш, чөнки бала шуларны күреп, шуның тәэсирендә үсә, тәрбияләнә. Безнең кайсыбыз гына балаларын тәрбияле, әдәпле итеп күрергә теләми икән? Бүгенге көндә тәрбия идеаллары булып түбәндәгеләр тора:
1. Баланы гадел, шәфкатьле, изге күңелле, кешелекле булырга, начарлыкка һәм бозыклыкка каршы торырга сәләтле итеп үстерү.
2. Нәфесне тыя белергә, кечкенәдән үк хезмәткә күнектереп, булсын дип эшләргә өйрәтү.
3. Ата – бабаларыбыз васыятеннән күренгәнчә, яшәү өчен һөнәр үзләштерүнең кирәклеген истә тотып, сәләтенә карап, һөнәр алуга юнәлеш бирү.
4. Балада белем алуга һәм аны өстәп торуга теләк һәм ихтыяҗ тәрбияләү, кешенең нуры гыйлем һәм мәгърифәт булуын төшендерү.
5. Башка милләт халыклары белән яхшы һәм дус мөнәсәбәттә аралашып яшәү, аларның рухи – мәдәни казанышларын, гореф – гадәт, традицияләрен, тормыш – көнкүреш рәвешен өйрәнеп, белемеңне арттыру, тормыш тәҗрибәңне баетып яшәүне балага аңлату.
6. Баланы дөрес тормыш рәвеше алып барырга, йорт – җирне тотарга, әйләнә – тирә мохиткә сак карарга күнектерү.
Бу идеалларны тормышка ашыру өчен гаилә тәрбиясе белән мәктәп тәрбиясен бер юнәлештә, бер үк юлдан, бер үк эздән алып барырга кирәк. Димәк, бу – ата-аналарның да, укытучыларның да уртак эше булырга тиеш.
Шулай да, бала тәрбияләүнең иң зур өлеше әниләргә туры килә. Р.Фәхретдин бу турыда “бала тәрбияләү – ананың гаиләдә генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора” ди. Олуг мәгърифәтче әйткәнчә, ана кеше үзенең балалары белән тыныч, тигез тавыш белән сөйләшергә, аларны кызыксындырган сорауларга сабыр гына җавап бирергә тиеш. Ана кеше үзенең балаларын кечкенә чактан ук үзләренең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә дә өйрәтергә тиеш.
Әйе, ана мәктәбе – тәрбиянең гомерлек чыганагы ул. Тәрбия дә кешелек белән, бала белән бергә туа. Ләкин монда барысы да ананың нинди булуына, баласы белән нинди мөнәсәбәттә торуына бәйле. Ананың көче – аның алдан күрә белүендә, зирәклегендә, гаиләдәге барлык мөнәсәбәтләрне җайга сала белүдә. Һәрбер ана түбәндәге гомуми кагыйдәләрне белсен һәм исендә тотсын иде:
- үз балаңны ярат, ләкин аны узындырма, иркәләп бозма;
- эшләтмәү, эштән азат итү аны киләчәктән мәхрүм итү була;
- баланы рәхмәтле булырга өйрәт; синең яратуыңа шундый ук җавап булмаса, баларыбызның үзләре турында гына кайгыртып, үз ихтыяҗларын өстен куеп яшәүләрен көт тә тор;
- балаларга гына түгел, сиңа, анага да уңай, яхшы булсын; синең кайгыларың аларны да борчысын;
- баланы байлыкка түгел, яхшылыкка шатланырга өйрәт;
Бер бәхетле карт анадан сораганнар: “Баалаларың ни өчен синең өчен дә, әтиләре өчен дә үлеп тора, шундый дәрәҗәләргә ирештеләр, шәфкатьлеләр, бөтен кеше аларны хөрмәт итә, безгә дә шулай тәрбияләргә өйрәт әле,”- дигәннәр. Ә ана болай дип җавап биргән: “И-и, кая инде ул безгә аларны тәрбияләргә, аңа вакыт калмады инде минем, хәер, мин тәрбияли дә белмәдем инде аларны,бары тик аталарын, күршеләрне, өлкәннәрне тыңларга, хөрмәт итәргә, намуслылыкка өйрәттем, үзем дә алар алдында беркемне дә гаепләп сөйләмәдем, үзем дә гомер буе эшләдем, балаларга да хезмәт итәргә, кешеләргә ярдәм итәргә генә өйрәттем,”- дигән. Нинди алтын бәясенә торырлык сүзләр. Бу тәрбиянең үзе түгелмени?
Халыкның педагогик мирасында бала тәрбияләүдә ата роленә дә югары бәя бирелә. Әти кешенең һәр сүзне уйлап, төпле, саллы итеп әйтә белүе, кылган гамәлләргә җавапчыл, үзеннән өлкәннәргә итагатьле булуы, хезмәт сөюе, бигрәк тә ир балалар өчен алыштыргысыз үрнәк булырга тиеш. “Аталар сүзе – акылның күзе” дип, тикмәгә генә әйтмәгән борынгылар.
Балаларыбызны әдәпле, шәфкатьле итеп тәрбияләү мәсьәләсе бүген кайсыбызны гына борчымый икән? Бу юнәлештә көч – хезмәт тә куябыз кебек. Тик шулай да иман бетә, әхлаксызлык тамыры тирәнәя. Нишләргә соң? Беренче чиратта ата – бабаларыбызның күп еллар дәвамында тупланып килгән тәрбия алымнарын өйрәнергә һәм аларны тормышта кулланырга кирәк. Без балаларга кечкенәдән үк гыйбрәтле кисәтүләр, катгый тыюлар ясамыйбыз, алар теләгәнне үтәргә, елатмаска тырышып, аларны бозабыз гына. Бу уңайдан халык педагогикасыннан бер мисал китерәсем килә: бер тиктормас малай яшел чирәмне йолкып, урам тузаны астына күмә. Бу кирәмәгән эш белән шөгыльләнгән оныгын күреп, әбисе тәмле тел белән чакырып ала да, аның башыннан 3 -4 бөртек чәчен йолкый, малай аптырап кала, ә әбисе, берни булмагандай, чирәмне йолкыганда да шулай ук аларның башы авыртуын кисәтә, бөтен тәрбия менә шул гына.
Шундый тапкыр, зирәк кисәтү, катгый тыюларга нигезләнеп тәрбияләгән ата-бабаларыбыз балаларны. Уйлап карасаң, алар беркемне дә рәнҗетми, бары тик әдәпле, иманлы булырга гына өйрәтә.
Хәзерге яшьләребезне дә, әнә шул тыю-кисәтүләргә, халкыбызның әдәп-әхлак турындагы тәгъбир-нәсыйхәтләренә, динебез кануннарына колак салып, алар белән исәпләшерлек итеп тәрбиялисе иде. Ә тәрбия эше гаятъ катлаулы, җаваплы бурыч, бу бурычны үтәү өчен иң беренче үзебезгә таләпләрне арттырырга кирәк. Р.Фәхретдин язганча, буй җиткән һәр адәм баласы үзен үзе гомер буе тәрбияләргә тиеш. Шушы уңайдан атаклы мәгърифәтчебезнең берничә язган китабы да бар. Һәр ата-ана ул китаплар белән һичшиксез таныш булырга тиеш. Шулай итеп, башта үзебез тәрбияле булыйк һәм шуннан соң гына балаларны үз үрнәгебездә акыллы һәм сабыр, олыларга ихтирамлы, нәниләргә шәфкатьле булып, бәхетле гомер кичерергә әзерлик.
Халкыбызның гасырлар буе тупланган тормыш тәҗрибәсен, зирәк акылын, тапкыр фикерләрен, үзенчәлекле тәрбия алымнарын, әхлак нормаларын, яхшы гамәлләрен тормышыбызда бала тәрбияләүдә юлдаш итик.