Тема: Кереш сүзләр (5 класс рус төркеме өчен татар теленнән технологик карта)
Баулы шәһәре “3 нче санлы урта белем бирү мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кыямова Алия Муллахмәт кызы
|
Тема |
Кереш сүзләр. |
||
|
Теманың максаты |
1.Белем бирү: логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик-монологик сөйләмне үстерү. 2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. 3. Тәрбияви: туган якка, туган илгә патриотик хис тәрбияләү. |
||
|
Планлаштырылган нәтиҗә |
Предмет күнекмәләре |
Универсаль уку эшчәнлеге |
|
|
1.Предмет нәтиҗәләре 2.Метапредмет нәтиҗәләре 3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр |
1. Кереш сүзләр кулланып, үз фикереңне әйтергә өйрәтү. 2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү . 3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү. Сөйләмдә фикерне ассызыклаган сүзләрне тоя белү. |
Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру Регулятив: Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау. Танып – белү: матурлыкны күрә, аңлый белү. Коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү. |
|
|
Төп төшенчәләр |
кереш сүзләр, тыныш билгеләре, өтер. |
|
|
|
Предметара бәйләнешләр |
Әдәбият,рус теле, тарих. |
|
|
|
Ресурслар -төп -өстәмә Җиһазлау: |
” Татар теле” дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова), кереш сүзләр, презентация. Ноутбук, презентация ,таратма материаллар |
||
|
Төркемнәрне оештыру |
Төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы,күмәк эш. |
||
|
|
|||
|
Оештыру технологиясе |
Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре |
Һәр этапның диагностик биремнәре. |
|
|
I этап. Оештыру моменты. Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару. |
I этап. Мотивлаштыру. 1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру. А)Дәрескә әзерләнү. Исәнләшү. -Исәнмесез,укучылар! Слайдтагы геройларны нәрсә берләштерә? (слайд №1) Әйе, алар барысы да табышмаклар чишәргә яраталар, хәзер сез үзегез дә ребус чишеп карарсыз. Идеяләр кәрзиненнән бер ребус алыгыз.Нинди сүз килеп чыкты? Килеп чыккан сүзләрне табып, шул өстәл артына утырыгыз. Балалар, сез нинди яңа сүзләр белдегез? (хор белән кабатлыйлар) Төркемнәр барлыкка килде, хэзер сез 30 секунд эчендә эш вазифаларын бүлешергә тиешсез.(Координатор, спикер, секретарь , тәрҗемәче). |
Барысы да табышмаклар чишәргә яраталар, детективлар.
Журналист, краевед, историк.
Журналистлар, туган якны өйрәнүчеләр , тарихчылар. |
|
|
II этап.Уку мәсьәләсен кую. Максат – сүзләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. |
II этап. Танып белү универсаль уку эшчәнлеге Җөмләләр язылган карточкалар белән эш .(яшел карточкалар белән эш). Укыгыз, тәрҗемә итегез, ике җөмлә бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла? 1 төркем. 1.Ул яхшы укучы. Әлбәттә, ул яхшы укучы.(слайд №2) 2. Ул начар укый. Кызганычка каршы, ул начар укый. 2 төркем. 1.Буген көн салкын. Минемчә, бүген көн салкын.(слайд №3) 2.Ул мультфильмнар карарга ярата. Минем фикеремчә, ул мультфильмнар карарга ярата. 3 төркем. 1.Мин яхшы укыйм. Әлбәттә, мин яхшы укыйм.(слайд №4) 2. Марат иртә тора. Рөстәм киресенчә, соң тора. Һәрбер группаның координаторы таныш булмаган сүзләрне тактага беркетә. Эш барышында һәрбер кереш сүз табылып бара. Сез аларны тәрҗемә итә аласызмы? Бу сүзләрнең тәрҗемәсен белү өчен китапның 47 нче битен ачыгыз. Группаның калган укучылары чыгып сүзләрнең тәрҗемәсен язалар.(хор белән укыйлар). Бу сүзләрне нинди сүзләр дип атыйлар? Алар ни өчен кирәк? Кайчан кулланыла? Барлык сорауларга без җавапны креш сүзләр темасын өйрәнгәч табарбыз. (слайд №5) Һәрбер группаның секретарьлары стикерлар тараталар. Укучылар стикерларга кереш сүзләр турында нәрсәләр белергә теләүләре турында язалар.(2 укучы үзенең идеясе белән уртаклаша).
|
II этап. 1.Диагностик бирем: сорауларга җавап эзләү,әйтү. (Шәхси универсаль уку эшчәнлеге)
Әлбәттә, кызганычка каршы.
Минемчә, минем фикеремчә.
Әлбәттә-конечно, киресенчә-наобарот, минемчә-по-моему, минем фикеремчә-по –моему мнению, кызганычка каршы- к соңалению, к счастью-бәхеткә каршы.
Җөмләләрне бергәләп уку, тәрҗемә итү.Аермалы ягын табу. |
|
|
I II этап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү Максат – алган белемнәрне го-мумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. |
III этап. Барлык сорауларга җавапны сез зәңгәр карточкадагы биремнәрне үтәгәч табырсыз.(парларда эш). 1 группа. 1 пар. Прочитайте, переведите текст. Найдите вводные слова, подчеркните их. Лёня Голиков Лукино авылында туа. Кызганычка каршы, малайга 15 яшь тулганда сугыш башлана. Бәхеткә каршы, ул бик кыю малай була.
2 пар. Прочитайте, переведите текст. Определите, на что указывают вводные слова в данных предложениях. Бәхеткә каршы, ул акыллы егет була. Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Указывает на источник информации. Указывает на уверенность или на неуверенность. Указывает на чувства. (тактада күрсәтелә) 2 группа. 1 пар. Прочитайте, переведите текст. Найдите вводные слова, подчеркните их. Минем бабам сугышта катнашкан.Минем фикеремчә, ул кыю булган. 2 пар. Прочитайте, переведите текст. Прочитайте, переведите текст. Определите, на что указывают вводные слова в данных предложениях. Сугышта ул яраланган (был ранен). Минемчә, сугышта бик кыен булган. Указывает на источник информации. Указывает на уверенность или на неуверенность. Указывает на чувства. (тактада күрсәтелә) 3 группа. 1 пар. Прочитайте, переведите текст, найдите вводные слова, подчеркните их. Шәһәр уртасында билгесез солдат һәйкәле (памятник) тора. Әлбәттә, аның исемен мин белмим. 2 пар. Прочитайте, переведите
текст. Определите, на что указывают
вводные слова в данных предложениях. Указывает на источник информации. Указывает на уверенность или на неуверенность. Указывает на чувства. (тактада күрсәтелә) Бу текстларны нәрсә берләштерә? Текстта нәрсә өчен кулланылганы тактада күрсәтелеп бара. (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)
Һәрбер группаның секретарьлары аерым өстәл артында коллаж ясыйлар. "Кереш сүзләр»темасына коллажны тәмамлагыз: - һәр кереш сүз янына тәрҗемәсен языгыз; - сөйләмдә нәрсә өчен кулланылганын санап чыгыгыз; - кереш сүз белән җөмлә төзегез һәм языгыз. Коллажны якларга әзерләнегез.
|
III этап.
Җөмләләрне бергәләп уку, тәрҗемә итү.Аермалы ягын табу.
Указывает на чувства.
Указывает на источник информации. Сугыш темасы.
Указывает на уверенность или на неуверенность. |
|
|
IV этап. Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту Максат.Кереш сүзләрне дөрес куллана белү. |
IV этап. Калган укучылар кереш сүзләрне кулланып җөмлә төзиләр.
|
IV этап.
|
|
|
V этап. Рефлексия. |
V этап. -Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек? (кереш сүзләр) - кереш сүзләрне өйрәнү өчен нәрсәләр эшләдек? (җөмләләр тикшердек, сорауларга җавап бирдек,, сүзлек эше үткәрдек) |
V этап. үзбәя
|
|
|
VI этап. Йомгаклау. |
VI этап. .Өй эше. Кереш сүзләрне кулланып 3 җөмлә язып килергә. Рәсим белән Илнурга кереш сүзләр кулланып, характеристика языгыз 3.Кереш сүзләр кулланып, әниләр турында хикәя язып килергә. - Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү. -Билгеләр кую |
||