Гайнетдинова Эльза Салихҗан кызы,
югары кв.категорияле тәрбияче
МБДОУ №123 «Акчарлак»
«Балаларның сөйләм телен үстерүдә мнемотехника чаралары куллану»
Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй фикерләрен тиешле эзлеклеклелектә, ашыйкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барырга тырышам. Ә бу максатларны тормышка ашыруда төрле чаралар кулланам.
Балаларның сөйләмен үстерүдә уен төрләренең, халык авыз иҗатының әһәмияте бик зур. Уен – шөгыльдә алынган белемнәрне ныгыту чарасы да ул. Уен мәктәпкәчә яшьтәге баланың танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерә, уенда бала үзе белмәгәнне өйрәнергә, аны эшләргә омтыла. Шуңа да эшчәнлегемнең һәр төрендә үстерелешле уеннар кулланам.
Сөйләмне үстерү – балаларның бәйләнешле сөйләмен һәм сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру, камилләштерү, сүзлеген баету ул. Балаларның сөйләм телен үстерүдә мнемотехника чаралары да зур урын алып тора.
Күрсәтмәлелек модельләре баланың сойләм теле усешендә ярдәмлек булып тора. Монологик сөйләм үстерү максатында төрле символлар, пиктограммалар, схемалар куллану - истә калдыруны җиңеләйтә, хәтерне арттыра, фикерләү сәләтен, гомумән, балаларның уйлап сөйләү эшчәнлеген үстерә.
Мнемотехника (грек теленнән тәрҗемә иткәндә, «истә калдыру, хәтер үстерү
технологиясе» дигәнне аңлата). Ул балаларның әйләнә-тирә мохит, табигать күренешләре турындагы белемнәрен тирәнәйтә, баета, хикәянең эчтәлеген яхшылап истә калдырырга ярдәм итә. Бәйләнешле сөйләм үстерү өлкәсендә кулланылучы методлар һәм алымнар системасының бер кисәге булып тора.
Күрсәтмә модельләштерү технологиясенең бурычлары :
- Монологик сөйләмне үстерү, актив сүзлек запасын баету, яңа сүз ясау күнекмәләрен ныгыту, сөйләмдә төрле җөмлә конструкцияләре куллануны формалаштыру һәм камилләштерү, предметларны тасвирлау һәм чагыштыру, хикәя төзү;
– күзаллау, игътибарлылык, фикер эшчәнлеген, ишетеп һәм күреп сөйләү
эшчәнлеген үстерү;
– балаларның кече моторикасын үстерү.
Ул аерым бер информация тупланган схема. Аның асылы шунда: һәр сүз яки кечкенә сүзтезмәгә аерым рәсем (картина) уйлана; шулай итеп текст схематик рәвештә «языла», әлеге схема-рәсемгә карап, бала информацияне җиңел генә истә калдыра.
Мнемотаблица ул - сөйләм телен үстерү буенча дидактик материал булып тора; аларны сүлек запасын баетканда һәм сөйләм телен үстергәндә кулланырга мөмкин; хикәя төзегәндә һәм эчтәлек сөйләгәндә шигырь ятлаганда һәм табышмакларга җаваплар эзләгәндә кулланырга мөмкин.
Тасвирлау хикәясе төзү- ул монологик сөйләмнең иң авыр төре. Предмет турында сөйләү өчен, аны аңларга кирәк, ә аңлау - ул анализлау. Әлеге эш бала өчен бик авыр бирелә. Монда баланы предметның билгеләрен аера белергә өйрәтергә кирәк.
Җырлар, табышмаклар, сынамышлар өйрәткәндә, шигырьләр ятлаганда да кулланырга мөмкин.
Мнемосхемалар һәм мнемотаблицалар кулланып, сүзлек байлыгы гына артмый, ә әйләнә-тирә мохит турында белемнәре киңәя. Сөйләп бирү теләге уяна, бала бу эшнең авыр түгеллеген аңлый. Шигырь ятлау - бер уенга әверелә. Бу балаларга бик ошый. Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү эшендә бик отышлы алым.
Шуны да истә тотарга кирәк, баланың сөйләм үсеше дәрәҗәсе, аның сүзлек байлыгына бәйле. Бу юнәлештә ясалган берничә адым, мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләмен үстерергә ярдәм итә.