“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә концерт
МБОУ ЗСОШ №6
1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Данилова Зиләрә Галимҗан кызы
“Кызыклы шәкерт”шигырендәге персонажлар сәхнәгә чыгалар.
Малай:-Әйдәле,Акбай,әйдәле, бире кил әле.
Акбай:-Юк,бармыйм.Минем урамда уйныйсым килә.
Малай:-Әй,юләр маэмай,әйдә тизрәк.Бүген 6 нчы мәктәп укучылары үзебезчә, татарча чыгыш ясыйлар. Әйдә якынрак барыйк, шигырьләр ,җырлар тыңлыйк, рәхәтләнеп ял итик!
(Якынрак киләләр,тамашачылар янына утыралар).
(Алып баручылар чыга).
1 нче а.б.Исәнмесез, саумысыз, дип
Бүген сезгә эндәшәм.
Барыгыз да ишетегез-
Мин татарча сөйләшәм.
2 нче а.б.Саумысыгыз, хәерле көн!
Мин дә сезгә эндәшәм!
Концертыбызның исеме
“Мин татарча сөйләшәм!”
1 нче а.б.21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн2000 нче елданбашлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләпүтеләбашлады.Тел тормышта зур урын тота.Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе.Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга , бер- берсенең теләкләрен , уй – фикерләрен белергә ярдәм итә.
2 нче а .б.Татарстанда инде берничә ел рәттән “Мин татарча сөйләшәм!”акциясе үткәрелә.Аның максаты-татар телен өйрәнүне көчәйтү , икетеллелек шартларында республикада яшәүче башка милләт халыкларын да татарча сөйләшергә өйрәтү. Без , 6 нчы мәктәп укучылары , быел да бу акциядә бик теләп катнашабыз.
1нче а.б. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу.Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.
2 нче а.б.Безнең туган телебез-татар теле.Бүгенге кичәбезне дә сиңа багышлыйбыз, туган телебез.
Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
1 нче а.б.
Җыр булырлык сүзләр биргән
Матур телем , туган телем,
Рәхмәт сиңа!
Туган телем-иркә
Киңдер сиңа күңел түрем
Җыр.
2 нче а.б.
И туган тел, и матур тел,
әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
1 нче а.б.
Бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә күчеп
Җырлыйк әле, биик әле !
Рәхәтләнеп ял итеп
Бер күңел ачыйк ,әле.
Бию.
2 нче а.б.
Дөньяда иң-иң матур ил -
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел -
Ул минем туган телем.
1 нче а.б.
Үз телемдә шигырь укыйм,
Үз телемдә сөйли алам.
Туган җирем, туган илем,
Мин бит синнән илһам алам.
Шигырь
2 нче а.б.
Туган телдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
Туган ил дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
1 нче а.б.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
Номер
2 нчеа.б.
Мин сөйлим анам телендә,
Яшим атам җирендә.
Бу бәхет миңа бирелгән
Туган йорт ишегендә.
1 нче а.б.
Җырлар тыңлыйк,җырлар отыйк,
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә,җырлап яшик,дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.
Җыр.
2 нче а.б.
Бие әле,бие әле,
Биегәнең күрсеннәр,
Баскан җирдә ут чыгара
Безнең кызлар дисеннәр.
Бию.
1 нче а.б.
Бездән сезгә шул теләк:
Җиткерәбез бик теләп.
Татар телен яратсыннар,
Өйрәнсеннәр барсы да,
Мәңге яшәсен телебез,
Чәчәк атсын тагы да!!!
2 нче а.б.
Мин татарча сөйләшәм,
Мин татарча күп беләм.
Кирәк икән, мин сезгә дә
Татар телен өйрәтәм!
1 нче а.б.
Сау булыгыз,дуслар,шат яшәгез,
Ямьләндереп бөек Ватанны.
Зур уңышлар белән каршылагыз
Туган илдә аткан һәр таңны.