Еш кына укучыларның аңында белемнәр аерым предметлар буенча фактлар җыелмасы буларак формалаша. Бу дөньяны, тормышны бербөтен итеп кабул итәргә комачаулый, укучыларга җәмгыять, мәдәният һәм табигать күренешләре арасындагы үзара бәйләнешне күрергә мөмкинлек бирми. Бүген бу проблема белән күпләребез даими очрашып тора. Әлеге мәсьәләне төрле предметлардан алган белемнәрне синтезлау аша, ягъни предметара комплекслы биремнәр эшләп хәл итеп була.
Темасының актуальлеге шунда: бүген предметара биремнәр педагогик алым гына түгел, ә заманча белем бирүнең бер ысулы булып тора. Алар предметларның аерым-аерым яшәүләрен җиңәргә ярдәм итә һәм укучыларны реаль тормыш проблемаларын хәл итәргә әзерли.
Функциональ грамоталылыкны үстерүдә проект эшчәнлегенең роле
Еш кына укучыларның аңында белемнәр аерым предметлар буенча фактлар җыелмасы буларак формалаша. Бу дөньяны, тормышны бербөтен итеп кабул итәргә комачаулый, укучыларга җәмгыять, мәдәният һәм табигать күренешләре арасындагы үзара бәйләнешне күрергә мөмкинлек бирми. Бүген бу проблема белән күпләребез даими очрашып тора. Әлеге мәсьәләне төрле предметлардан алган белемнәрне синтезлау аша, ягъни предметара комплекслы биремнәр эшләп хәл итеп була.
Темасының актуальлеге шунда: бүген предметара биремнәр педагогик алым гына түгел, ә заманча белем бирүнең бер ысулы булып тора. Алар предметларның аерым-аерым яшәүләрен җиңәргә ярдәм итә һәм укучыларны реаль тормыш проблемаларын хәл итәргә әзерли.
Нәрсә соң ул предметара биремнәр?
Мин үзем предметара биремнәрне түбәндәгечә аңлыйм:
алар ике һәм аннан да күбрәк фәннән алган белемнәрне куллануны таләп итәләр;
реаль вакыйгаларны модельләштерәләр;
практик нәтиҗәгә китерәләр;
универсаль уку гамәлләрен үстерәләр.
Безнең гимназиядә предметара белемнәрне куллануның җайга салынган системасы бар. Предметара бәйләнешләрне без укучыларда дөньяга фәнни караш формалаштыру, функциональ грамоталылыкны үстерү коралы итеп кулланабыз.
Белгәнебезчә, проект эшчәнлеге ФГОСның аерылгысыз бер өлеше булып тора, һәм без моңа аерым игътибар бирәбез. Уку елы башында укучыларга предметара темалар исемлеген тәкъдим итәбез. Бу төрле өлкәләрдәге белемнәрне берләштерергә һәм укыту-тәрбия процессында милли традицияләргә, җирле үзенчәлекләргә таянырга да мөмкинлек бирә.
Предметара проектларның кайбер мисаллары белән таныша аласыз:
“Мәктәп ишегалдының экологик паспорты” (биология + химия + математика + география) – мәктәп яны территориясенең торышын тикшерү, туфрак һәм суны анализлау, яшелләндерү процентын исәпләү, схема картасын төзү;
“Туган як тарихы саннарда һәм фактларда” (тарих + математика + җәмгыять белеме) — демографик мәгълүматларны анализлау, графиклар төзү, тарихи вакыйгаларның социаль-икътисадый процесслар белән бәйләнеше;
“Мәктәп бакчасы” (биология + геометрия + икътисад) – мәктәп яны бакчасын проектлау, культуралар сайлау, чыгымнарны һәм көтелгән уңышны исәпләү;
“Халык сынамышлары һәм физика” (физика + биология + туган якны өйрәнү) – һава торышы турында халык күзәтүләренең дөреслеген фәнни күзлектән тикшерү;
“Вакыт буйлап сәяхәт” (тарих + әдәбият + сәнгать) — текстларны һәм визуаль чыганакларны анализлау аша тарихи чор буенча интерактив юл күрсәткече булдыру;
“Татар милли костюмы: фән һәм традицияләр” (татар теле + математика + технология + тарих) — тукыманың үлчәмнәрен һәм чыгымнарын исәпләү, орнаментларның символикасын өйрәнү, костюм элементларын тарихи үзенчәлекләрне исәпкә алып яңарту, һ.б., һ.б.
Проектлар өстендә эш ничек бара соң?
Укучылар уку елы буена предметара эчтәлекле проектлар башкаралар. Эш вакытында алар:
үз эшчәнлекләрен планлаштыралар (максатлар куялар, төркемдә рольләрне бүлешәләр);
материаллар җыялар (китаплар, архивлар, интернет ресурслар белән эшлиләр, сораштырулар үткәрәләр);
күзәтәләр һәм экспериментлар үткәрәләр (мәсәлән, үсемлекләрнең торышын анализлыйлар яки әйләнә-тирә мохит параметрларын үлчиләр);
җирле халык, халык һөнәрчелеге осталары белән очрашалар;
алынган мәгълүматларны анализлыйлар (чагыштыралар, системалаштыралар, графиклар төзиләр);
нәтиҗәләр ясыйлар (презентацияләр, макетлар, хисаплар төзиләр).
Иң яхшы дип табылган проектларны гимназиядә уза торган С.Сүнчәләй исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциягә тәкъдим итәбез. Укучылар башка мәктәпләрдә үтүче конференцияләрдә дә катнашалар, призлы урыннар алалар.
Предметара биремнәрне гамәлгә кертүнең уңай яклары шактый:
укучылар төрле фәннәр арасындагы бәйләнешне күрәләр һәм мәктәптә алган белемнәрнең тормышта ничек кулланылуын аңлыйлар;
аларда тәнкыйди фикерләү, креативлык, коммуникация кебек төп компетенцияләр үсә;
интеграциядә катнашкан барлык фәннәрне өйрәнүгә укучыларның кызыксынуы арта, бу үз чиратында белем сыйфатына уңай йогынты ясый;
укучыларда фәнни белемнәр контекстында традицияләрне саклау һәм туган телне өйрәнү кирәклеге кебек сыйфатлар ныгый.
Предметара проектлар өстендә эшләү методик яктан да отышлы – фән укытучыларының үзара хезмәттәшлеге көчәя. Бу үз чиратында гимназиянең методик эшчәнлеген яхшырта.
Безнең гимназия белем һәм тәрбия бирүдә милли традицияләргә таяна, аларны заманча белем бирү акцентлары белән берләштерә. Укыту-тәрбия процессының максаты – гармонияле үсеш алган шәхес формалаштыру, ягъни без киләчәктә үзебезнең укучыларыбызны:
милли традицияләрне, туган телебезне һәм мәдәни мирасыбызны тирән белә һәм хөрмәт итә;
заманга яраклы һәм функциональ грамоталылыкка ия булган;
мәктәптә алган белемнәрен тормыш мәсьәләләрен чишкәндә урынлы куллана белгән;
тормышта үз урынын табарга сәләтле итеп күзаллыйбыз.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: предметара биремнәр безгә белемнәрне аерым фрагментлар итеп түгел, ә фәнни танып белүнең бердәмлеге итеп күрергә, укучыларны киләчәк тормышка әзерләргә ярдәм итә.