107 нче “Салават күпере”
балалар бакчасы тәрбиячесе
Бойтемирова Светлана
Мубаракян кызы,
Яр Чаллы Татарстан Республикасы
Оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Тема: “Куянга булышабыз”
Яшь: 2-3.
Максат: балаларның яз, куян, кыргый хайваннар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту, : балаларның белемнәрен камилләштерү.
Бурычлар: балаларда өлкәннәр сөйләгәнен игътибар белән тыңлау, сорауларга җавап бирү күнекмәләрен ныгыту; пластилин-камырны әвәләү алымын кулланып кул моторикасын ныгыту; чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү; аларда йорт хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү, ярдәмчеллек сыйфатын үстерү; хәрәкәт активлыгын арттыру, төз итеп утыруны, кул һәм бармак чукларын, физик үсешләрен ныгыту; уенчыкларның урынын күрсәтә белүне ныгыту; фикерләү сәләтен үстерү, игътибарлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү; танып белү эшчәнлеген үстерү; куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту, балаларның сөйләм телен үстерергә ярдәм итү, физик активлыкларына арттыру,балаларда җәнлекләргә карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү, аларга ярдәм итү теләге уяту.
Материал: уенчык куян, туплар (зур һәм кечкенә), төрле төстә пластилин, уенчык эт һәм песи, агачлар, авыл йорты.
Сүзлек өстендә алдан эшләнгән эш: йорт хайваннары, кояш, туп.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, килгән кунаклар белән дә исәнләшик. Исәнмесез, хәерле иртә кунаклар!
Хәерле иртә, күзләрем!
Хәерле иртә, колакларым!
Хәерле иртә, кулларым!
Хәерле иртә, аякларым!
Хәерле иртә, кояш!
Хәерле иртә, дусларым!
Тәрбияче: Балалар, тыңлагыз әле мине. Безгә бүген кунак килгән. Әйдәгез, уйлап карыйк әле. Ул бик куркак, озын колаклы, кыска койрыклы. Кем икән ул?
Балаларның җаваплары.
Тәрбияче: Әйе, безгә кунакка куян килгән. Дөрес әйттегез! Исәнме, куян! Исәнмесез, балалар! Куянның озын колаклары, кыска койрыгы, тәпиләре бар. Әйдәгез, балалар, куянга үзебезнең җырыбызны җырлап күрсәтик.
Ак куянкай утырган,
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай
Колакларын селкетә.
Куян туңа башлагач,
Аякларын җылыта.
Менә шулай, менә шулай
Аякларын җылыта.
Куян тагын да туңа,
Сикергәләп тә куя.
Менә шулай, менә шулай
Сикергәләп тә куя.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, утырыгыз. Уңайлы итеп, урындыкның аркасына терәлеп утырыгыз. Балалар, карагыз әле, безнең куяныбыз бик моңсу, нәрсә булды сиңа? Куян, син нигә моңсу? Балалар, куянның сезгә үтенече бар, куянның уйнарга уенчыклары юк икән, әйдәгез, балалар, куянга уйнарга туп бирәбез. Бу нәрсә? (Туп). Әйе, бу туп. Куян, мә туп, уйна! (Балалардан кабатлату).
Тәрбияче: Балалар, куян барыбер моңсу, аның дуслары югалган, әйдәгез куянга дусларын табарга булышабызмы? (Әйе).
Уен: “Куянның дусларын табабыз”. (йорт хайваннарның исемнәрен кабатлату, аларның йорт хайваннар икәнен искә төшерү).
Тәрбияче: Куянның бик күңеле булды, булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез, куянның дусларына да туп бирәбез, менә ничек күңелле уйныйлар.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, куянның бик күңеле булды.
Тәрбияче: Балалар, куяннарның өйләренә кайтыр вакытлары җитте. Әйдәгез әле без аларга бүләккә туп ясыйбыз! Аңарчы, әйдәгез, бармакларыбызны уйнатып алабыз.
Бармак уены уйнау.
─ Бу Бармак – бабай, бу бармак – әби,
─Бу бармак – әти, бу бармак – әни
─Бу бармак – бәби, аның исеме – Чәнти!
Тәрбияче: Хәзер, әйдәгез куянга бүләк ясыйбыз. Балалар өстәлдә савытларда кызыл, яшел һәм сары пластилин куелган. Әйдәгез тупны кызыл төстә ясыйбыз. Башта кулда йомшартабыз, тактага куеп түгәрәк хәрәкәт ясыйбыз.
Әвәләү “Куянга бүләк” (пластилин).
Тәрбияче: Балалар, куян сезгә бик зур рәхмәт әйтә, сез аңа бик булыштыгыз, молодцы!
Тәрбияче: балалар, безгә бүген кунакка кем килде? Без аңа ничек булыштык? Өйгә кайткач әти-әниегезгә, әби-бабайларыгызга һ.б. сөйләп күрсәтегез, яме.
Балалар, сез җавапларны бик дөрес әйттегез. Булдырдыгыз. Мин сезне мактыйм, рәхмәт сезгә!