А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицей
Ялгызлык исемнәр
1 кв. категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Минуллина Мәдинә Сөләйман кызы
Яшел Үзән, 2014
Тема: Ялгызлык исемнәр.
Максат: Укучыларның исем турындагы белемнәрен ныгыту, яңа белемнәр үзләштерү.
Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.
Туган як турында булган белемнәрен үстерү, тирәнәйтү.
Материал: 3 нче сыйныф өчен «Татар теле» дәреслеге, С.В.Вәгыйзовнын «Кызыклы грамматика» китабы.
Җиһазлау: таблица, карточкалар.
Дәрес планы.
- Оештыру өлеше.
- Дәреснең тема һәм максатын әйтү.
- Актуальләштерү. Нәрсә ул исем?
- Яңа тема. Ялгызлык исемнәр.
- Белем һәм күнекмәләрен ныгыту.
- Өй эше.
7. Дәрескә йомгак ясау.
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, балалар. Хәерле көн. Татар теле дәресен башлыйбыз.
- Нинди сүзләргә исем дип әйтәләр?Исемнәр мәгънәләре буенча нинди төркемнәргә бүленә? Исемнең ничә төре бар? Исемнең ничә саны бар? Күплек санда икәнлеген каян беләбез?
Исемнәргә нинди сорау куела? (балалар җавабы). Барысы да дөрес. Бүген исем темасын өйрәнүне дәвам итәбез.
Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда,
Ишегалды, урам, түбә агарганда,
Ап-ак булып кайтып килә безнең бабай,
Безгә төрле-төрле уенчыклар алган да. /Габдулла Тукай/
Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Аны кем язган? Габдулла Тукайның нинди шигырьләрен, әкиятләрен беләсез?
- Тексттан исемнәрне сайлап алып укып күрсәтегез. Исемнәрне башка сүзләрдән ничек аерасыз? Исем нәрсәне белдерә?
- Нәрсә? кем? соравына җавап биргән сүзләрне әйтегез.
- Уенчыклар сүзе нинди сорауга җавап бирә?
- Габдулла Тукай сүзләре ни өчен баш хәрефтән языла?
Без 2 нче класста баш хәрефтән языла торган сүзләр турында өйрәнгән идек. Сез аларны рус теле дәресләрендә дә өйрәндегез. Нинди сүзләрне баш хәрефтән язабыз. Хәтерлисезме? Әйе, исем-фамилияләр, шәһәр, авыл, елга, исемнәре баш хәрефтән языла. Балалар, баш хәрефтән языла торган сүзләр ялгызлык исемнәр дип атала. Без бүген дәрестә ялгызлык исемнәр белән танышуны дәвам итәбез. (Тактага «Ялгызлык исемнәр» дигән язу эленә).
4. Тактага карадык. Дәресебезнең темасы: Ялгызлык исемнәр дип атала. Менә сезгә бер күнегү. Белемнәрегезне күрсәтегез әле.
габдулла тукай татарстанның кушлавыч авылында туган.
- Берәр хата таптыгызмы әллә? Бу сүзләр ни өчен баш хәрефтән язылырга тиеш? (балалар җавабы тыңлана)
Ни өчен шулай? Кешеләрнең бер үзенә генә бирелгән исеме була. Шуңа күрә аны зурлап баш хәрефтән язалар. Кеше исемнәрен безнең якташыбыз Гомәр абый Саттаров өйрәнә. Менә аның кеше исемнәре турында китабы да бар. Ул шулай ук таулар, кырлар, елгалар исемнәрен дә өйрәнә.
Икенче якташыбыз, Каюм Насыйриавыллар исемнәрен өйрәнә. Барлык авылларның, шәһәрләрнең берсенә генә бирелгән исеме бар.
Нәтиҗә ясыйбыз. Бер төрдән булган предметларның, кешеләрнең берсенә генә бирелгән исем, ялгызлык исем дип атала. Ә ялгызлык исемнәр һәрвакыт баш хәрефтән языла. (Ялгызлык исемнәр дигән язу астына: кеше исемнәре, шәһәр исемнәре, фамилия, авыл, исемнәре дигән язулар тезелеп бара.) Дәресебезне дәвам итәбез. Ялгызлык исемнәр болар гына түгел әле. Өйрәнүне дәвам итәбез. Ә хәзер Азатны тыңлыйбыз. Ул укыган җөмләләрдә ялгызлык исем бармы?
Зур Иделнең дулкыннарын ярып, ак теплоход үтеп бара. Бу матур теплоход Агыйдел буенча башта Камага, аннары Иделгә килеп чыга. Аннары ул КазаннанМәскәү шәһәренә бара. Бу теплоход «Габдулла Тукай» исемендә. (б-р табарга тиеш)
(Җөмләләрне дәфтәрдә язарга)
- Кем соң улГабдулла Тукай? Ни өчен аның исемен пароходка биргәннәр? Әйе, ул бөек шагыйрь. Шуңа күрә илебезнең күп кенә өлкәләрендә авыллар (7 авыл), 2 музей, урамнар, клублар, мәктәпләр һәм китапханәләр Г.Тукай исемен исемен йөртә.
Нәтиҗә: Күп мәктәпләрнең берсенә Г.Тукай исеме бирелә икән – ул? (Ул – ялгызлык исем) һәм ул нинди хәрефтән языла? (балалар: баш хәреф.)
Ял итү.
Хәзер дәфтәрләргә бер җөмлә язып куябыз, балалар. “Туган тел”шигырен Габдулла Тукай язган. Шигырь исемен нинди хәрефтән язарсыз? Әйе, баш хәрефтән. (1 бала тактада яза)
Шулай ук китап, журнал, газета исемнәре дә баш хәрефтән языла. Чөнки, …(ялгызлык исем дигән таблица астына китап, журнал, газета исемнәре дигән язу эленә)
5. Ә хәзер карточкалар белән эшләп алабыз? (Дөреслеге тикшерелә)
1) Исемнәрне табарга.
2) Артык сүзләрне тап.
3) Ялгызлык исемнәрне тап.
6. Дәрескә йомгак ясала.
- Исем нинди сорауларга җавап бирә?
- Кем соравы кайсы очракта куела?
- Ялгызлык исем ничек языла?
7. Өй эше: хайван кушаматлары язып килергә.