Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«14 нче лицей»
Сочинение:
“Өчпочмаклы хатлар".
Башкарды:Гыйльмуллина Гүзәл
Җитәкче: Гыйльмуллина Г.Р.
Түбән Кама, 2014 ел
Тиздән Бөек Җиңүнең 69 еллыгы якынлаша. Сугыш турында мин кинолардан карап, китаплардан укып кына беләм, чөнки дошман явына каршы күтәрелгән туганнарым туган җиренә кире әйләнеп кайтмаган, сугыш кырларында мәңгегә ятып калган. Сугышта күргәннәре турында сөйләргә бер генә туганым да юк. Ә сугыш еллары мине бик кызыксындыра.
Бөек Җиңүгә багышлап мәктәбебездә төрледән-төрле чаралар, сыйныф сәгатьләре үткәрелә һәм үткәреләчәк. Менә шундый сыйныф сәгатьләренең берсендә миндә солдатлар язган хатлар кызыксыну уятты. Алар бит бөтенләй башкача итеп төрелгән, конверка да салынмаган өчпомаклы хатлар. Бу кызыксынуым мине, китап-журналлар актарып, күбрәк белергә этәрде.
Хатлар, хатлар...Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының тәртип саны куелган, штемпель сугылган хатлар. Әллә ничә төрле кулъязма...төрле төстәге карандашлар, төрле төстәге кара белән язылган алар. Төрле-төрле телдәге бу хатларда бер максат, бер уй, бер теләк бик ачык чагыла: җиңүгә ышаныч!
Солдат хатлары... Күз алдыгыгызга китерегез:кыска гына ял вакытында солдат окопта яки блиндажда, кәгазен калай төбенә яки тез башына куеп, хат яза. Дошманга булган ачы нәфрәте дә, Туган илгә булган көчле мәхәббәте дә, сугыш авырлыгы, яраларның сызлавы, иптәшләрнең һәлак булу кайгысы- барысы да шушы хатка сыеп беткән. Бу кечкенә генә кәгазьдә дошманны чигендереп алган шәһәрләр һәм авыллар турында да сөйләнә. Солдат язылып беткән хатын бик пөхтәләп, өчпочмаклап төрә, адресын яза һәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай ул, иң изге теләкләрен әйтеп, гаиләсенә сәлам хаты җибәрә.
Солдатлар ут эчендә. Кайберләре, искиткеч батырлык күрсәтеп, сугыштан исән чыга, ә кайберләре, дошман белән соңгы сулышына кадәр көрәшә. Ә хат, канатлы кош кебек, ерак-еракка “ оча”. Ул фронтчының ялкынлы сүзләрен туган иленә, гаиләсенә, якын кешесенә җиткерә.
Анаң искә төшмимени фронтта,
Килми синнән атнасына бер хат та?!
Ә бу вакытта тылдагылар якыннарының исәнлек хатын түземсезлек белән көтеп торган. Андый хатлар килү чиксез зур бәхет, шатлык булган. Хатны, укыгач, саклык белән генә төреп, югалмаслык җиргә куйганнар, һәм аларның кайберләре безнең көннәргә кадәр сакланган. Бүген без, инде саргаеп беткән бу хатларны укып, авыр сугыш елларын искә төшерәбез. Менә шуларның берсе.
“ Сагынычлы сәлам хаты.Мәгълүм итүче Трофим улыгыздан әниемә һәм әтиемә,җәмәгатем Фатыймага, Минзифага, Роберт һәм Марсель улларыма бик күп сәлам. Мин бүгенгә кадәр исән-сау, аллага шөкер. Шул машинамда йөрим. Ну, туганнар, алдагысын алла гына белә... Үзегезнең хәлләрегез ничек, шуны беләсем килә. Күптәннән хатыгызны алган юк, барыгыз да исән-саулармы? Ни хәлләрегез бар, барысын да әйтеп хат сала күрегез. Минем адрес шул ук. Утыннарыгыз бармы? Балалар ач йөрмиме? Бик кайгырам сезнең өчен, туганнар. Мин ерак илләрдә хәзер, гел сугыш эчендә, бик хәтәр җирләрдә йөрибез, аллага тапшырдым, бик изге теләкләрдә торыгыз, туганнарым. Хуш, сау булыгыз. Минем адрес: 2нче Белоруссия фронты, воинская часть-50436. Бу хатны 1943 елның14 нче февралендә яздым
... Күп калмады инде, әнкәй, синең
Сагыш белән көтәр айларың.
Көт, кайтырбыз, Берлин өсләренә
Эләрбез дә җиңү байрагын...
Ләкин кайту турындагы уйлар хыялда гына кала. Кызганыч, күпләр ят җирләрдә мәңгелеккә ятып кала. Аларның йөрәгенә тирән, мәңгелек җәрәхәт ясап, авылга шомлы хатлар гына килә.
Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйны ятим калдырды, бәхеттән мәхрүм итте. Шулай булуга карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.
Без бәхетле чорда яшибез, якты мәктәпләрдә укыйбыз, белем алабыз, үзебез яраткан эш белән шөгыльләнәбез. Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, алга таба да тыныч, мул, матур тормышта яшәргә язсын иде безгә!