1.МБОУ «СОШ№9 с углубленным изучением английского языка»
2.Боерык фигыль
3.Каримова Фания Ильдусовна, учитель татарского языка и литературы
Iквалификационная категория
4.2013г
Тема:Боерык фигыль.
Максат:Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү, укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:интерактив такта, слайдлар, компьютер.
Дәрес тибы:яңа теманы аңлату дәресе.Формасы: төркемнәрдә эш.
Дәрес барышы:
I. Ориентлашу- мотивлаштыру этабы.
1. Уңай психологик халәт тудыру.
1. Өй эшләрен,иҗади эшләрне тикшерү.
2. Актуальләштерү:
- Нинди сүз төркеме фигыль дип атала? Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?
- Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне атагыз?
Үзбәя кую.
II. УМ кую һәм чишү.
1. Без бүген, укучылар, Г. Тукай шигырьләренә тукталырбыз.
( Г. Тукай турында кечкенә генә әңгәмә оештырыла, 1 слайдта Тукайның портреты).
- Бик яхшы, хәзер аның шигырләреннән өзекләрен гөҗләп укып чыгабыз.
2 слайд.
1. “Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз- аларның булганы юктыр гомер...
...Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.”
2. Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
“ Әйдәчап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!”
3. “Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдамтаян син Аллага!”
4. “ Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз,
Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!
- Хәзер парларда бер-беребезгә укыйбыз.
- Укучылар, өзекләр Тукайның кайсы шигырьләреннән алынган? Ул безгә нинди үгет бирә?
- Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә аңлатма бирик? Алар нинди сүз төркеме? Нинди сорауга җавап булып килә? Мәгънәләре?(җаваплар тыңлана)
- Димәк,без бүген нинди УМ өстендә эшлибез?
- Боерык фигыль турында сөйләшәчәкбез. Үзбәя кую.
УМ ны адымлап чишү.
1. Модельләштерү:
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.Эшләп бетергәч,төркемнәрдән бер укучы аңлатып, тактада эшләп бирә.
Модель буенча бер-берләренә сөйлиләр, үз-үзләренә әйтәләр.
Боерык фигыль
мәгънәсе соравы төрләнеше җөмләдә
эш кушуны нишлә? зат-сан белән хәбәр
боеруны нишләмә? төрләнә
өндәүне
үтенү, ялвару
-Дәреслектәге 96 нчы күнегүдәге бирелгән өзекләрдән боерык фигыльләрне табыйк, аңлатма бирик.
- Г. Тукайның нинди шигырьләреннән алынган? Хәзер шуларны зат-сан белән төрләндереп, дәфтәрләребезгә язып куйыйк.
3 слайд. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше
|
берлек |
күплек |
|
I бар-ыйм |
I бар-ыйк |
|
II бар |
II бар-ыгыз |
|
III бар-сын |
III бар-сыннар |
- Бирелгән шигырь юлларын дәфтәргә әйтеп яздыру, хаталарны парларда тикшергәннән соң, боерык фигыльләрне үрнәктәгечә тикшерү.
Шул турыдан аз гына, биш-алты сүз сөйлим әле,
Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.
Үрнәк :укы- боерык фигыль, затланышлы, 2 зат берлектә, барлыкта, төп юнәлештә, хәбәр.
III. Рефлексия, бәяләү:
1. Бүген дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек? Ничек эшләдек?
Нинди нәтиҗәгә килдек?
( бер-берсенә әйтәләр, үз-үзләренә әйтәләр)
4 слайдта бәяләү критерийлары
“5” – дәресне модельгә таянмыйча, үз-үзенә, иптәшенә сөйли ала;
“4” – дәресне өлешчә генә модельгә таянып, иптәшенә сөйли ала;
“3” – дәресне модельгә таянып сөйли.
Белемнәрне тигезләүгә тест.
1.Боерык фигыль:
А) затланышлы Б) затланышсыз
2. Боерык фигыль:
А) заман белән төрләнә Б) заман белән төрләнми
3. Милләтем мине “ милли” ит... Нинди фигыль кулланылган?
А) хәл фигыль Б) хикәя фигыль В) боерык фигыль
5 слайд. Дөрес җаваплар: 1.А) 2. Б) 3. В)
Үзбәя кую.
2. Өй эше.
1. Боерык фигыль турында модельгә карамыйча да сөйләргә өйрәнергә.
2. Г.Тукайның шигырьләреннән боерык фигыль кергән 3 строфа язарга, боерык фигыльләргә телдән аңлатма бирергә.
3.* Г. Тукай китапларын ничек укырга кирәклеген әйтеп, иптәшегезгә хикәя формасында киңәшләр язып килергә.