Киямова Алия Муллахметовна,
учитель татарского языка и литературы
МБОУ СОШ №3 г.Бавлы Республики Татарстан.
Бәби котлавы.
Хөрмәтле яшьләр!
Бүгеннән сез Җир йөзендәге иң бөек булган –әти һәм әни исеменә лаек булдыгыз.Моны Сезгә нәни кызыгыз-мәхәббәт җимешегез бүләк итте.
Без сезне нәниегез туу белән чын күңелдән котлыйбыз.Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе булып ,тормышыгызга ямь,мәхәббәтегезгә- көч,сафлык өстәп,сау-сәламәт,зирәк акыллы булып үссен! Сезгә сабыегызны тәрбияләүдә түземлелек ,чын әти-әниләр акылы телибез.
Сабыегыз тормыш яме булып,
Ай үсәсен үссен көнендә.
Нәселегезнең гореф-гадәтләрен
Саклап барсын алгы көннәргә.
Ай нурлары булса кичтән ,
Таң нурыдай булсын иртәсе.
Сездә булган барлык яхшылыкны,
Буыннарга аның илтәсе.
Үзегезгә һәм нәни кызыгызга тыныч,аяз күк йөзе гомерлек юлдаш булсын!
.