• Печать
Рейтинг:   / 13
ПлохоОтлично 

 

                                                                                     Киямова Алия Муллахметовна,

                                                                               учитель татарского языка и литературы

                                                                     МБОУ СОШ №3 г.Бавлы Республики Татарстан.

                                  

                                            Туган көн котлавы.         

  Изгеләрдән изге,газизләрдән газиз әтиебез!

Без сине кеше гомеренең матур,иң күркәм бәйрәмнәренең берсе-туган көнең белән котлыйбыз.

Әтием,сез әнием белән безгз ямьле дөньяда яшәр өчен гомер бирдегез.Безне иркә гөлдәй кадерләп үстердегез,белем,акыл биреп олы тормышка озаттыгыз.Без һәрчак синең ышанычлы,көчле җилкәңә таяна алуыбыз белән чиксез бәхетле.Олы ихтирамга лаеклы кадерлебез ,гомерең озын,һәр туар таңың якты,тыныч булсын.Картаюны белмичә озын гомер кичерергә язсын,ходай!

Яз аенда тугангамы әллә,

Кояш кебек якты йөзле син.

Ныклы сәламәтлек,бәхет белән

Тутыр әле яшьнең йөзен син.

Балкып яшә,яшьнәп яшә

Егетләр дә синнән көнләшсен!

-“Картаям,-дип әйтә күрмә,

Безнең өчен һәрчак япь-яшь син!